Кыз урладык

Кыз урладык

24нче сентябрьдә радиодан Дилбәрнең «Капка» тапшыруын тыңлап утырам. Берәүнең хатын укый: «Яшь чагымда мине урладылар, бәхетем булмады», – дип язган. Шушы хат миңа да яшьлек вакыйгаларын искә төшерде.

Матур гына бер язгы кичтә, гөрләп сулар акканда мине Әсхәт исемле бер егет озата кайтты. Уңган-булган, акыллы егет. Әле без яшьләр, миңа 18 генә яшь, аңа 19 тулган. Аны 1955нче елның 20нче сентябрендә армиягә алдылар, ул вакытта 3 ел хезмәт итәләр иде. Пар ат белән, гармуннар уйный-уйный, егетләр авыл әйләнде. Без әнием белән бәрәңге алабыз. Безнең янга туктап, әни белән кул биреп саубуллашып чыкты. Бер-беребезгә күтәрелеп карау юк, җир тишегенә төшәрлек булып торам.

3 ел да 3 ай дигәндә исән-сау әйләнеп кайтты Әсхәт. Кайтып озак та тормады, районга механизаторлар әзерли торган курсларга укырга китте. Аннан ялларда, бәйрәмнәрдә өйгә кайтып йөрде. Беркөнне әйтә бу: «Флера, Миннәнәсне өйләндерәсе бар иде бит. Әйбәт кенә, акыллы гына кыз кирәк», – ди. Өйләнәсе егет бар эшкә дә булган булса да, кызлар янына йөрергә кыюлыгы җитмәгән икән. Уйлап тордым да, мин әйтәм: «Безнең күршедә генә уңган кыз бар, шуның белән сөйләшеп кара», – дим. Әле бу кыз белән сөйләшкән юк, беркөнне ат белән кыз алырга килгән болар. Нишләргә инде, кереп киттем мин күрше кызы янына. «Зөлфия, мин сине кич утырырга дәшәргә кергән идем», – дим. «Кермим, үзең кер безгә», – ди. «Алай булгач, әйдә инде, мине озат», – дидем. Сөйләшә-сөйләшә, сүз белән алдап, үзебезгә хәтле алып килдем. Ул арада кул фонаре яктырып китте, тыкрыктан ат килеп чыкты, икебезне алып чанага ыргыттылар да, берсе икебезне дә кочаклап өстебезгә ятты. Күрше кызы әйтә, бер галушым төшеп калды, ди. Кайда анда галуш кайгысы инде. Кайтсак, зур капканы ачып куйганнар, ишек алды тулы туган-тумача килен кайтканын көтә. Бу ноябрьнең 7се – Октябрь бәйрәме көн иде. Әле юньләп кар ятмаган, кайда кара җир, кайда юеш кар. Мин як-ягыма карандым да, якында гына бер капканы күреп, шуңа таба барыйм дисәм, тау икән, тәгәрәп төшеп киттем. Аннары өйгә кайтып, әни янына кереп яттым. Үзем дер-дер калтырыйм. Әни нәрсә булганын сораша. «Күрше Зөлфияне Миннәнәскә урладык», – дим. Аның әтисе Касыйм абый кибет каравылчысы иде. «Әй Аллам, иртәгә Касыйм абыең кереп, сине ата инде», – ди әни. Көне буе Касыйм абыйның кереп атканын көтеп йөрдем. Касыйм абый күренмәде. Кичкә таба әнисе керде. «Тәкъдиренә шулай язган булгандыр инде, Галия апа, – ди. – Уңса, Ходадан, уңмаса, баш кодадан була», – ди.

Матур гына яшәп китте алар. Икесе дә тырыш, булган кешеләр иде. 3 бала үстерделәр, 4 оныклары туды. Хәзер инде икесе дә бакыйлыкта. Зөлфия белән килендәшләр булып гомер иттек, әти-әни сүзен зурладык.

И гомерләр бик тиз үтә икән,

Яшьлек белән белми каласың.

Гомер буе бәхетле булырсың,

Алсаң, ата-ана догасын.

Флера ФӘЙЗЕТДИНОВА,

Спас районы, Ямбакты авылы

Комментарии