Йөрәккә булмый биреп әмер

Авыл мәктәбенә әле яңа гына укып бетергән татар теле һәм әдәбияты укытучысы килде. Ул кыз үзе яшь, чибәр, буй-сыны дисеңме – барысы да килешле үзенә. Шәһәр кызы булса да, укуны тәмамлагач, үз теләге белән ерак чит авылга кайтырга уйлый. Шундый катгый карарга килүнең сәбәпләре дә бар.

Гүзәл зур уку йортында укыганда, Илназ исемле егет белән таныша. Ул Гүзәлнең йөрәген яулар өчен бик озак йөри, төрле әйберләр уйлап чыгара, мәхәббәт аңлата. Егетнең беренче адымы – Гүзәлгә чәчәкләр бирү була. Беркөнне курьер аша Гүзәлнең өенә зур гына ап-ак йомшак куян уенчык җибәрә. Гүзәл генә:

– Илназ, бүләгең өчен бик зур рәхмәт. Тик безнең арада бернәрсә дә була алмый. Зинһар, гафу ит, мин сине бары тик дустым кебек кенә яратам, – дип шалтыратып әйтә. Егет моннан соң да тынычланырга уйламый. Гүзәл яши торган йортның тәрәзәсе каршына – асфальтка: «Гүзәлем, син дип өзелә үзәгем! Мин сине яратам», – дип язып куя.

Ә Гүзәлгә башка, Илназга охшамаган, бөтенләй икенче төрле кеше кирәк. Чөнки Илназ әзрәк мактанчык та, дуамалрак та, үзен өстенрәк тотучы да, тиз кабынып китүчәнрәк тә.

Язмышларга шулай язган, күрәсең, Илназ үз сүзендә нык тора: кызны барыбер үзенеке итә. Укуга бергә йөриләр, бергә утыралар. Аларга көнләшеп тә, сокланып та, гаҗәпләнеп тә карыйлар. Шулай итеп, өч ел вакыт сизелми дә үтеп китә. Беркөнне Гүзәлгә аноним хат килә. Анда Илназ белән төшкән ниндидер бер кызның төрле-төрле фотолары була. Гүзәл ни уйларга да белми, тамагына төер тыгыла. Шулвакыт аны шалтыраган телефон тавышы айнытып җибәрә. Андагы тавыш:

– Фотолардан күренгәнчә, Илназ синеке түгел инде, аның мәхәббәте бер син генә түгел икән бит. Шулай булгач, хәзер яшьләргә юл бир, – ди дә телефонны куя. «Юк, юк, Илназ болай эшли алмас, – дип кабатлый ул үз-үзенә. – Эх, тизрәк укып бетереп, диплом яклыйсы да китәсе иде кая да булса. Юк, мин монда кала алмыйм. Бөтен нәрсә Илназны искә төшереп тора», – дип йөрәге өзгәләнә. Ә Илназны шул көннән соң алыштырып куялармыни, ул Гүзәл ягына карамый да, аны бар дип тә белми. Илназга да Гүзәл сурәте белән ясалган фотошоплар килә. Баксаң, бу яшьләрне аерырга теләп эшләнгән икән. Тик ул Гүзәл белән сөйләшергә дә, вакыйганы ачыкларга да теләми. Шуның белән аларның мәхәббәтләре тар-мар килә…

Гүзәл хәзер авылда дүртенче елын уздыра. Беркем белән дә очрашмый, үзенә сүз каткан егетләрне дә үзеннән читләштерә, бөтен игътибарын, вакытын эшкә бирә. Бик яратып укыта. Балалар арасында җиденче класс укучысы Камил исемле малайны бигрәк тә ярата Гүзәл. Ул үзе сабыр, акыллы, тәртипле малай, яхшы билгеләргә генә укый. Бөтен укытучы да аңа зур өметләр баглый. Киләчәктә зур кеше булыр, Алла боерса, дип уйлый Гүзәл дә.

Еллар уза. Камил унберенче класска җитә. Кызлар үзләре аның артыннан чаба башлый, тик Камил берсенә дә карамый. Аның эчендә нәрсә янганын, аның нәрсәләр уйлаганын беркем дә белми. Соңыннан, имеш, Камил авырый, аны кызлар кызыксындырмый… дигән сүзләр йөри башлый. Чынлыкта исә егет мәхәббәт хисе белән яна. Гүзәл аларның мәктәбенә килү белән, Камил аңа гашыйк була. Әмма беркемгә дә сиздерми.

Гүзәл дә үз укучысына гашыйк булуын аңлый. Ләкин алар арасында дәрья бар. Берсе – укытучы, икенчесе – укучы. «Болай ярамый, авыл халкы ни дияр?» – дип уйлана Гүзәл. Камилне башыннан, уйларыннан алып ташларга теләсә дә булдыра алмый, яшерен янып-көюләр дәвам итә.

Ләйсән ЯРУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

Комментарии