- 17.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №32 (13 август)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Ишегалдында ял итеп утырабыз. Күрше карчыгы: «Кара инде син бу яшь парларга, ирен эшкә озатканда да үбешеп алалар. Яшьләр яшьләр шул, яшьлек инде», – дип үзалдына сөйләнеп куйды. Әллә сокланды, әллә көнләште – күзләрендә ниндидер ямансулык эзләре чагылды. Әйе, бу көнләшү, ләкин кара көнләшү түгел. Үзенең яшь чагын искә төшереп, үткәннәрнең инде кире әйләнеп кайтмаячагын белеп, яшьлектән көнләшү иде. Билгеле инде, карчыклар ир-атлар күрмәгәнне күрә, ишетә – барысын да барлап йөри. Хәтер сандыгым сыекланды дип йөрсә дә, үзенә кирәген бер дә онытмый, әледән-әле ир-ат халкының исенә төшереп кенә тора. Менә бүген күптән уйлап йөргән сүзләрен яшь кәләшкә җиткерергә җае чыкты. «И-и-и, балалар, мин сезгә карап-карап торам да, гел яратышып, сөешеп кенә йөрисез. Матур итеп эшкә озатасың, елмаеп каршы аласың. Бер генә дә рәхәтләнеп әрләшеп тә ала белмисез. Ничекләр генә гомерләр итәрсез икән? Әнә без картым белән көненә бер-бер сәбәп табып сүзгә килеп, аннары татуланышып алмасак, көнем бушка узган шикелле була. Үзе тагын сәбәбе чыгып тора, йә миңа ошамаган берәр эш эшләп ташлый, йә кушканны эшләргә оныта. Ирләр бит алар, балалар шикелле, абыналар да егылалар. Әле ярый хатыннар бар аларны барлап йөрергә, дип, бик дөрес җырлый теге малай радиодан. Нәкъ минем уйларның эзенә бастырып әйтә инде. Егылгач, торалар алар торуын да, без булмасак, маңгайларында гел, юл чатындагы ватык светофор шикелле, кызыл фонарь янып торыр иде. Менә шулай, кызым, ирләр артыннан һәрвакыт күз-колак булып йөрергә кирәк. Сез яшьләр әле, олылар сүзенә колак салырга кирәк», – дип сүзен тәмамлады.
Дөрес, без ир-ат халкы олыгайгач, хәләлләребезгә үзебез, тутырып урысчалатып та әйтсәк, повод бирәбез. Әз-мәз генә инде ялкаулана төшәбез. Кайгыртучың булганда, нигә ялкауланып алмаска? Иртән торуыңа чәе кайнаган, өстәл өсте нигъмәт белән тулган. Чәйләп алгач, рәхмәтеңне әйтеп, амин итәсең дә торып китәсең. Хатын-кыз савыт сабасын юганда, өен җыештырганда, үзләре әйтмешли, кырыкка ярылырдай булып йөргәндә, безгә, ягъни ир-ат халкына, ике кулыңа көндәлек бер эш инде. Өй тирәсендә кайнашасың, кайсыларыбыз, ишегалдына чыгып, төш җиткәнче, вак-төяк сөйләшеп үткәрә. Анда көне дә тиз узмый бит әле. Ник алай була икән дисәгез, элегрәк ишегалдында олылар домино сугып, көнне үткәрәләр иде, хәзер ул шөгыль дә юк, онытылды. Төш вакыты җиткәч, тагын ашы пешкән, чәе кайнаган. Ишекне ачып кергәч, мәтрүшкә, бөтнек исләре белән яңа пешкән чәй исләре борынны кытыклап ала. Вакытыңнан бераз соңрак керсәң, әзрәк эләгә инде эләгүен, но түзәрлек. Кем әйтмешли, ашы тәмле, чәе кайнар, тагын ни кирәк сиңа, диярсең. Салават җырлагандай, салкын чәй эчеп гомерең узмаганга, Ходайга мең рәхмәтле булып, хәләлеңнең әз-мәз генә, без ир-атлар әйткәнчә, мырылдап, нервыларын тәртипкә китереп алганына түзәбез инде. Түзәргә ходай язсын, безгә шулай рәхәт. Алар әле безнең өчен, олыгайгач та, Габделфәт җырындагыча: «Хатын-кызлар, гүзәл, назлы туташ, сылу ханымнар. Янәшәдә сез булганда гына ышанычлы безнең адымнар».
Вакыйф КЫЯМОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии