Бәхетне кем ничек аңлый!

Бәхетне кем ничек аңлый!

– Дуслар, бездән дә бәхетле кеше юктыр. Менә, Аллага шөкер, инде биш ел бергә яшибез, кыз үстерәбез, барысы да яхшы, – дип һаман да мактануында булды Зөлфәт.

Зөлфияләрнең университетны тәмамлауларына 5 ел булды. Менә шул очрашуда Зөлфәт белән Ләләнең һаман да бергә булуларына ничектер сәерсенеп тә, борчылып та карады Зөлфия.

– Абау, бигрәк карарлыгы калмаган, кипкән, көйгән, – дип сөйләшеп алды кызлар. Дөрестән дә, алар биш ел элек белгән Ләлә түгел инде. Ә бит укырга килгән елны кыз бик чибәр иде. Артыннан бик күп егетләр чапты аның. Тик барыбер шул мактанчык Зөлфәтне сайлады ул. Читтән караганда аларның очрашып йөрүләре һәркемгә кызык булып күренде, ничектер пар килмәгәннәр кебек иде. Ләлә тырыш, белемле кыз булса, Зөлфәт һәрвакыт кызлар артыннан чапты, уку аның өчен икенче планда булды. Лекцияләрне Зөлфәт урынына Ләлә язды, практик эшләрне дә Зөлфәт аңа тапшырды. Имтихан бирергә дә бергә керәләр, шунда Ләлә укытучы күрмәгәндә Зөлфәткә булыша. Имтиханны беренче булып Ләлә биреп чыга. Шуннан соң Зөлфәт чыкканчы, ул кеше түгел, үз-үзенә урын таба алмый, борчыла, тынычландыра торган дару эчә. Курсташлары: «Боларның очрашып йөрүләре озакка түгел, менә Зөлфәт диплом алсын әле, Ләләне ташлап китәчәк», – дип әйтәләр иде. Тик укып бетерү белән алар туй ясады.

Очрашуда Ләләне күреп, бөтенесе шаккатты. Дөрестән дә, аларның күз алларында икенче Ләлә басып тора иде. Бик каты ябыккан, күз төпләре каралып эчкә баткан.

– Ул Зөлфәтнең бөтен кыланышларына түзеп яши торгандыр. Бөтен әйберне үз эченә җыя, ачуын йота, Зөлфәтнең күзенә генә карап тора бугай, – дип пышылдашты кызлар.

Шулай бераз утырып алганнан соң, төрле уеннар, конкурслар башланды. Шулвакыт Зөлфия Ләләнең читкәрәк китүен көтеп торды да аның янына барып сөйләшергә теләде.

– Ләлә, – дип башлады ул сүзен, – нишләп синең күзләреңдә шатлык чаткылары ялтырамый? Син бик каты арыгансың, бөтен авырлыкларны үз җилкәңдә күтәреп, барлык проблемаларны үзең чишеп, ачуыңны, әйтәсе килгән сүзләреңне эчкә йотып арыгансың. Болай үз-үзеңне ашама, бетермә. Без әле бит яшь. Безнең шау-гөр килеп кенә яшәр чагыбыз. Уйла бу турыда. Кирәк микән сиңа үзеңне шулай корбан итүләр? Бар әйберне дә үз эчеңдә йөртмә, кемгә дә булса әзрәк бушан. Күрерсең, үзеңә үк җиңел булачак, – диде дә, Зөлфия башка берни әйтми китеп тә барды.

Ләлә башта моны нәрсә дип тә кабул итәргә белмәде. Шуннан соң мәйдан уртасында бәхетле йөзләргә күз ташлады. Дөрестән дә, курсташлары бәхетле, дөньядан ямь табалар. Ә Ләләнең кызыннан башка бернинди шатлыгы да юк бит. Барысы да коры аның. Тормышы күз буяр өчен генә кебек. Шулай да тормышының бернинди дә китек якларын күрәсе килмәде. Ә киресенчә, һәрвакыт үзен башка кешеләр арасында иң бәхетле хатын-кыз итеп күрсәтергә теләде. Ул башкалар арасыннан Зөлфәтне эзләде. Әнә ул. Шат, бәхетле күренә. «Юк, кызлар, теләсә нәрсә уйлагыз, миңа хәзер шушындый тормыш ошый, Зөлфәттән башка яши алмыйм».

Шулай басып торганда:

– Нишләп үзең генә торасың монда? Әйдә башкалар янына, – дип, Зөлфәт аның иңнәреннән кочаклап алды. Нинди генә булса да үзенеке шул инде үзенеке – кадерле Зөлфәте!

Фәридә ӘХМӘТШИНА.

Самара өлкәсе.

Комментарии