- 17.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №32 (14 август)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Язгы кояш нурына сөенеп түбәдән тамган тамчылар тавышына Айгөлнең баскычтан җиңел атлап төшкән аяк тавышына кушылган ниндидер бер аһәң барлыкка килде. Алдан төшеп җиткән Илдар артка борылып Айгөлне көтеп алды. «Кара, ничек үзгәргән, ничек җиңел атлый», – дип уйлап куйды ул. Янына килеп баскан Айгөлнең күзләренә текәлеп карады. Тирәнгә яшерелгән күпме сагыш, никадәр моң, күпме җылылык күрде ул күзләрдә. Хәтта йөрәгенең ерак бер кылы зыңлады ул күзләрне күреп. Якын икән бит хатын аңа, бик якын. Кайчандыр ул иркәләп үпкән иреннәр, назлап сөйгән чәчләр менә менә, янәшәдә генә бит! Эх, тагын бер кулларыннан тотып «Гөлем» диясе иде.
Тик теле башканы сөйләде. Үзенә ят тоелган тавыш белән Илдар:
– Менә хәзер син минем хатыным түгел инде… – диде. Тамагына утырган төерне йотып җибәрде.
– Әйе, Илдар, икәү яккан учакның соңгы очкыны сүнде бүген… – диде Айгөл сабыр гына.
– Кабызырбыз – диде Илдар үзенә ышанып бетмичә һәм Гадел йортына үпкәле караш ташлап машинасына ашыкты. Аның башка бу күзләр белән очрашасы килмәде. Бүген беренче тапкыр Айгөл һәм улы Илназ язмышы өчен үзен гаепле сизде ул. Юл өстендәге кибеткә кереп аракы алды һәм өенә ашыкты. Өендә шешәне бушата-бушата үткәннәрне уйлады ул.
Айгөлнең йөргән егете еракта булуыннан файдаланып, кызны үзенә каратып, үзенеке итәр өчен аз көч куймады ул. Мәхәббәт озаклап килде Айгөлгә һәм күңелендә мәңгегә калды.
Ә Илдар барыбер үзенекенә иреште. Матур булды аларның мәхәббәт кыйссасы. Тик һәрбер кыйссаның ахыры моңсу булган кебек, аларныкы да шулай булды.
Илдар урын өстендә ятучы әнисе, әтисе, кияүгә чыкмаган ике апасы, өйләнмәгән ике абыйсы белән яши иде. Апалары Айгөлне башта яратмадылар, ни өчен икәнен үзләре дә әйтә алмадылар. Әллә карт кызларның көнләшүе идеме бу? «Барыбер яшәтмибез!» диеште алар өйләнү турында авыз ачкач.
Бала бик елак булып туды. Бик авыр тапты аны Айгөл. Көн-төн елаган бала янына килеп караучы, яшь әнигә булышырга уйлаган кеше дә булмады. Әле шуның өстенә килен хезмәте шул килеш калды.
Ике арада йөргән Илдар тавыштан туеп шабашкага чыгып китте.
Кайтышына чирләгән, ап-ак булып ябыккан, күз төпләре каралып киткән хатын, елак бала, зәһәр апалары каршы алды аны. «Булмый болай», – диде олы апасы.
– Әнигә тынычлык кирәк, теләсәң кая куй хатын белән балаңны, – диде.
Сәламәтлеккә туя алмаган ана баласын алып карт әбисенә юл алды. Сыендырды күпне күргән Разыя карчык. Кечкенә генә өй бала елаганнан зыңлап торса да, догалары белән өшкереп гел яхшыга өметләндерде оныгын.
Башта хатыны белән баласын юксынган Илдар тора-бара тынычланды. Сирәк сугылды Разыя әби өенә. Көннәрнең берендә Илдарның яшь кызлар, тотнаксыз хатыннар белән маҗаралары хакында сүз йөри башлады. Ышанмады Айгөл. Аның максаты башка иде. Баласын Казан шәһәренә, шифаханәгә алып китте. Табиблар ни дип әйтергә дә белмәде. Гел тикшерүләрдән алҗыган Айгөл Илназын күрәзәче әбигә алып барды. – Туганда башын кысканнар, башы авыртып елый балаң. Өч яшендә елаудан туктар, тик шифаханә юлларын таптыйсың әле. Әй бала, бала! Ходайдан сабырлык сора, – диде әби.
Илназ елаудан туктады, тик аның тын алуында авырлык сизелде. «Операция кирәк», – диде табиблар. Разыя әбисенең пенсия акчасы белән ерып чыгып булмасын аңлады Айгөл. Ә булышыр кеше юк. Илдары күрше авылда иреннән аерылган ике балалы хатын яныннан кайтмый. Үзенең әти-әнисе дә булышабыз дип тормады. Бәлки бу язмышның беренче кискен сынавы булгандыр. Хакимияткә ярдәм сорап барды хатын. Җирдә әле яхшылык, кешелеклеләр барын тойды ул. Ярдәм иттеләр аңа.
Операция җиңелдән булмаса да, тиз тернәкләнде сабый. Күзгә күренеп яшәү нуры иңде йөзенә.
Авырлыкны җиңеп, сабые өчен куанган хатын ирен югалтканын, чын күңелдән, шул вакыт төшенде. Ул арада Разыя әби дә бакыйлыкка күчте. Айгөл тирән депрессиягә бирелде. Аракының ни икәнен, аны эчкәч җиңел булганын белде. Аракы аны чоңгылга өстерәде. Чоңгыл кырыендагы хатынга төшеп китсен дип типкәләүчеләр күп иде. Ә төп рольне Илдар уйнады. Үзен аклар өчен кая барса шунда Айгөл турында начар сүзләр сөйләде. Йортка керткән хатын янында аның тормышы көйле иде. Айгөл белән Илназ аңа кирәкмәде. Ә җир шары әйләнүен дәвам итте. «Дөнья куласа – бер әйләнә, бер баса» дигән мәкаль бар бит. Шулай икән шул.
Еллар үтте. Айгөл депрессиядән чыгып, үзен кулга алды. Икенче кешегә әверелеп куйды. Аны кияүгә сорап килүчеләр күп иде. Тик ул бердәнбер мәхәббәтен, йөрәгенең иң серле почмагына яшереп, үзен эш белән күмде. Ә тырышлыгының җимешләре озак көттермәде. Эшендә югары уңышларга иреште ул. Хуҗалыгын торгызырга тотынды. Ә Илназы чынлап торып спорт белән шөгыльләнде.
Үги малае белән сүзгә килеп, Илдар телевизорны ачса, район хәбәрләрен тапшыралар. Ә анда үзенең улы – Илназ сөйли иде. «Татарча көрәштәге бөтен җиңүләремне әниемә багышлыйм» – диде үсмер егет. Бәлки шул чакта чыккандыр әчеттереп беренче үкенеч яше Илдарның.
Җыелма команда составында республика буйлап йөргән Илназ өстәл теннисыннан да, хоккей, футболда да сынатмады. Таныйлар иде аны, ярышларда хөрмәт итәләр, ә бит Илдар улына кул селтәгән иде. Кем уйлаган бит! Эчтән балкыган, тормышын гөл иткән хатыны Айгөл үҗәтләнә-үҗәтләнә үз көче белән спорт үрләрен яулаган Илназ йөрәген өтте аның. Кайчандыр аңа кушылып Айгөлдән көлгән «дуслары» хәзер Илдардан көлә иделәр. «Ни оттың?» – диләр алар ирнең хәзерге тынгысыз тормышын күздә тотып. Йортка кергәнче, утка кер диләр шул борынгылар. Шуларны күз алдыннан кичереп утырды Илдар. Торып машинасын кабызды һәм үзенең туган авылына юл алды. Илназ белән Айгөл яшәгән йортның капка төбеннән әкрен генә үтте, тик йөгереп, елмаеп каршы чыгучы гына булмады. Кайчандыр кайнап торган йорт буш бүген. Әти-әнисе бакыйлыкта. Абый-апалары таралып бетте. Илдар кибеттән тагын бер шешә аракы алды һәм үзе белән шабашкага йөри торган иптәше янына юнәлде. Чыр-чу килгән балалар, тулы тормышлы дусты каршы алды аны.
– Эх, ялгышмаган булсам, тормышым шушылай гөрләр иде бит, – диде һәм елап җибәрде. – Үз терсәген тешләгән кеше юк шул әле.
Ә бу вакытта Айгөл телефоннан Илназ белән сөйләшә иде. Татарстанның ерак көнчыгышына урнашкан районнан Илназ шалтырата. «Әни, Суворов нәрсә дигән әле? Килдем, күрдем, җиңдем бит, име әнием! Кайтабыз Алла боерса», – диде. Шуннан барысын да аңлады Айгөл. Тагын җиңү! «Рәхмәт балам», – диде ул куанып.
Фаягөл ГАЗИЗҖАНОВА.
Саба районы, Явалаштау авылы.

Комментарии