- 17.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №32 (15 август)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
ягъни «чайлдфри» галәмәте турында
Социаль челтәрдә «гаҗәеп» кешегә юлыктым. Рәсемнәре, дөньяга карашы һәм мөнәсәбәте дә миңа кыргый, чит-ят кебек тоелды. Хатын-кызларның йөкле вакытта уңышсыз төшкән фотолары, ямьсез балалар, бала тапкан хатын-кызның ямьсезләнеп калган гәүдә өлешләре һәм башкалар… Әлеге «кеше» бик тырышып балаларсыз яшәүне агитацияли һәм үзенә каршы булганнарга ямьсез җаваплар яза иде.
Баксаң, мондый гадәтле ул үзе генә түгел икән – «чайлдфри» төркеменә керүчеләр интернетта аерым бер тормыш белән яши, дип әйтергә дә була. Монысын исә эзләнә торгач белдем. Соңгы биш елда чайлдфри хәрәкәте интернетта киң үсеш алган икән.
КЕМ УЛ ЧАЙЛДФРИ?
Чайлдфри — инглизчәдән «балалардан ирекле» дип тәрҗемә ителә. Википедия буенча, балаларың булмау һәм аңлы рәвештә аларның кайчан да булса булуын теләмәү, дигән сүз бу.
Инглиз телендә «балаларсыз» сүзе кулсыз, аяксыз сүзләре кебек яңгырый һәм ул балалар җитмәү дигән төсмер белдерә. Шулай итеп, баласы булмаган кешеләрне яклап, «чайлдфри» – «балалардан ирекле» сүзен чыгарганнар.
Әлеге сүзнең тарихын төрле җирдә төрлечә аңлаталар. Тикшерелмәгән бер чыганак буенча, мисал өчен, «чайлдфри» сүзе 1970 елда барлыкка килгән, ә популярлыкны 1990 елда Лесли Лафэйетт тырышлыгы белән алган. Бу фараз гына булса да, «чайлдфри» хәрәкәтенең инде шактый тарихы бар дигән сүз!
Сәламәтлек саклау статистикасының Милли үзәге Америкада «үзләре теләп балаларсыз яшәүче» хатын-кызлар саны елдан-ел арта, дип күптән хәбәр иткән. Әйтик, 1982 елда алар 2,4% булса, 1995 елда 6,6%ка кадәр үскән.
Шунысы хак: «чайлдфри» галәмәте безгә Америкадан үтеп кергән һәм Русиядә әлеге юнәлеш белән яшәүчеләр саны көннән-көн арта. Һәм бу эш «махсус» башкарылырга мөмкин дип санаучылар да бар. Русиядә соңгы елларда демографик хәлне яхшырту өчен күп эшләр кылына, нәтиҗәләре дә күренә башлады, ә «чайлдфри»лар саны арту – әлеге уңышка каршы күтәрелү, дип яза кайбер чыганаклар.
Чайлдфри булуның түбәндәге сәбәпләрен атыйлар: шәхси ирекне бала хакына югалтырга теләмәү, бала табу өчен сәбәп булмау, вакыт исраф итәргә теләмәү, балаларга нәфрәт белән карау, йорт хайваннары һәм туганнар, дусларның балаларын карау белән канәгатьләнү.
Чайлдфри тарафдары балалы булыр өчен артык индивидуалист, эгоист, ул үзе өчен генә яши, хәтта шәхси киңлекне үз баласы белән дә бүлешергә теләми. Төп идеясе – шәхси иреге өчен балалардан баш тарту һәм балаларсыз яшәү рәвешен пропагандалау. Аның фикеренчә, дәүләтнең күп балалы гаиләләрне яклавы кешеләрдә иреккә омтылышны һәм үзе өчен яшәргә теләкне бетерә. «Балаларың булмаса – уңышка ирешәсең», – ди ул. Үзен балалы кешеләрдән өстенрәк дип саный, үзен генә тормыштан барысын ала дип уйлый. «Бала тудырырга теләү – акылсыз кешенең инстинкты гына», – ди чайлдфри. Ул ирекле тормыштан мәхрүм итә, үз-үзеңне камилләштерүгә җитди каршылык дип саный. «Хатын-кыз – инкубатор түгел, ә шәхес», – дип белдерә.
Психологлар фикеренчә, чайлдфри һәм баласыз яшәргә уйлаган кеше икесе дә бер үк түгел. Баласыз яшәргә уйлаган кеше бу карарны үзе кабул итә һәм ул турыда башкалар белән сөйләшү, үз позициясен агитацияләү ихтыяҗын тоймый. Ә әлеге төркем – актив рәвештә әлеге теманы күтәрә, башкаларга үз позициясен тагарга тырыша.
Күзәтүләр буенча, парлы яшәүче чайлдфрилар белемле, күп акча эшләүче, дин тотмаучы, традиция һәм гореф-гадәтләрне кире кагучы, еш кына җитәкче урындагы кешеләр.
ЧАЙЛДФРИ БАЛАЛАРГА КАРАТА НИНДИ МӨНӘСӘБӘТТӘ?
Чайлдфри балаларны яратырга, битараф булырга, яратмаска да мөмкин, әмма гомуми сыйфатлары шул – балалары юк һәм ата-ана булырга теләмиләр дә. Алар балаларсыз да тулы канлы тормыш була дип саный.
АБОРТ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘРЕ
Чайлдфриларның бер өлеше «аборт – бала үтерү» дигәнгә протест белдерә.
«Балаларга карата нәфрәт кичермим, бары кызык түгел. Миңа мондый «бәхет» кирәкми, мин бала үстерергә һәм тәрбияләргә теләмим дә, моны эшли дә белмим. Абортка барганда кызлардан фикерләре үзгәрмәсме дип 150 кат сорыйлар, ни өчен соң әле бала тудырырга җыенган хатын-кыздан берни дә сорамыйлар? Аборт ясаткан кеше әле киләчәктә бала таба ала яки балалар йортыннан алырга мөмкинлеге бар. Ә туган бала белән беркая барып булмый – ул ятимнәр йортында кирәксез кеше булып калачак», – дип яза форумда берәү.
Чайлдфри хәтта үзе теләп стерилизациягә барырга мөмкин. Русиядә 2 баласы булган һәм 35 яшенә җиткән кешеләр генә стерилизация ясата ала. Шуңа күрә теләүчеләр бу эшне Украинада башкара икән. «Анда кануннар алай ук кырыс түгел», – диләр.
«БАЛА ТУДЫРГАНЧЫ, ҮЛҮЕҢ ЯХШЫРАК»?
«Чайлдфриларның күпчелеге – авыр балачак кичергән, ата-ана тарафыннан кыерсытылган, явызлык белән кара-каршы очрашкан, ятимнәр йортында үскән кешеләр. Балачак белән бәйле һәр нәрсә аларда авыр хисләр тудыруы билгеле», – ди психологлар.
Кайбер бала таба алмаган кешеләр дә үз кайгыларын шул рәвешле «юа» икән.
14-18 яшьлек әдәпсез яшьләрне күреп, үзләре янында да шундый бала басып торуны күз алдына китерә һәм, гомумән, бала табудан баш тарта торган кешеләр дә бар, ди. Нәни балаларның астын җыештырырга, алар елаганны тыңлап торырга теләмәү дә «баладан ирекле» яшәү теләге уята икән.
Чайлдфри форумнарының берсендә мондый язма очраттым: «Беренчедән, мин кемгә дә булса үз тормышыма тәэсир итүне рөхсәт итә алмыйм. Ә бала минимум 5 ел вакытымны алачак. Икенчедән, минем иҗади һәм башка планнарым бар. Һәм аларны хәтта мине аңламаслык башка берәү өчен читкә куярга җыенмыйм. Өченчедән, мин үземә кирәк булган кадәр акча эшлим. Һәм ул акча берничек тә балага җитмәячәк».
Бала табудан куркучылар да юк түгел: «Минемчә, йөкле булуның бер яхшы ягы да юк – токсикоз, аңыңны югалтып егылу, «тулгак» сүзеннән генә дә миңа начар. Йөкле хатыннар ничек түзә торгандыр! Мин беренче тулгак тотканда ук үләр идем. Бала тудырганчы, үз-үзеңне атып үтерү яхшырак. Авырту коточкыч булырга тиеш, миңа калса. Ә тышкы кыяфәт? Күкрәкләре салынган, күп төннәр йокламаудан күз төпләре каралган, куркыныч корсак, шыксыз гәүдә – миңа мондый бәхет кирәкми», – дигән икенче берсе.
Өченче чайлдфри ирекле тормыштан да рәхәте юк дип саный: «Без ирем белән ирекле һәм рәхәт яшибез, барырга теләгән җиребезгә барабыз. Һәм беркем дә: «Бала мондый шартларда ничек яшәр соң? Яки балагызны кемгә калдырасыз?» – дип сорамый.
Чайлдфриларның фикер йөртү рәвеше еш кына гаҗәпләндерә. Мисал өчен, тагын бер форумнан өзек.
Бер кыз үзенең «балалы чайлдфри» булуы турында яза. Ул балалар яратмый һәм бала табарга да теләми. Ләкин көннәрдән беркөнне балага уза. Аборт ясатырга тели – әмма ире каршы чыга. «Безгә күптән вакыт бит инде, бала безгә кирәк», – ди ул. Кызның әти-әнисе дә бала табуны хуплый. Әмма төп герой тиз генә тынычланмый. Озак вакыт әле ул аборт ясатыр өчен дусларыннан, танышларыннан акча эзли. Әмма акча җыелмый, баланы табарга туры килә. Әлеге кыз баланы таба, әмма бер тамчы да яратмый. Аны карарга, иркәләргә, үстерергә теләми. Ахыр чиктә «Баланы карый белмисең», – дип, әби-бабасы оныкны үзенә алып китә. Әни кеше моның белән рәхәтләнеп килешә һәм элекке тормышына кайтуына сөенеп бетә алмый.
Шушы тарихны язган кызга икенче бер чайлдфри җавап яза: «Ирең – эгоист, ул синең турында, сиңа ничек авыр булуы хакында уйлап та карамаган. Миңа калса, ул сине яратмый!» – ди. Сүз баланы табарга үгетләүче ир турында бара.
Бу урында көләргәме, еларгамы, мин әле аңлап бетермәдем…
КАРА-КАРШЫ
Чайлдфриларга каршы язучылар, алар белән көрәшүчеләр дә юк түгел.
Соңгы көннәреңдә бер кашык суга тилмерсәң, кем сиңа ярдәм итәр? Әгәр кешеләр бала тудырудан туктаса, дәүләт тә, син яшәгән ил дә бетәчәк бит… Син үлгәннән соң, фатирың һәм мирасың кемгә калыр? Балалар – тормышның чәчәге! Бала тудыру – табигый хәл. Аллаһ бала бирсә, ризыгын да бирер. Ә сезнең әти-әниегез чайлдфри булган булса? Нәниләрне ничек яратмаска мөмкин? – бу һәм башка дәлилләргә дә чайлдфри һәрвакыт каршы әйтерлек сүз табачак.
Шунысы яхшы, «чайлдфри» дигән табу гомерлек түгел – кеше фикерләрен һәм дөньяга карашын үзгәртергә дә мөмкин. Әмма бала тапкач, «чайлдфри» булып кую гаять кыен – бу гаилә һәм бала өчен зур куркыныч дигән сүз дә әле.
ДИН БОЛАРГА НИНДИ КАРАШТА?
Чиркәүләрдә әлеге мәсьәләгә карата дебатлар да уздырылган. Дини консерваторлар бу юнәлешне «Аллага каршы күтәрелү» дип атаган. Папа Иоанн Павел Икенче гаиләле парларның баласыз яшәргә теләвен кискен тәнкыйтьләгән. Христиан авторы Альберт Мохлер: «Библия буенча, парларга балалы яки баласыз яшәүне сайлау мөмкинлеге бирелмәгән. Киресенчә, безгә балаларны шатлык белән, Алла бүләге кебек кабул итәргә һәм аларны саклап, яратып, Алла каршында курку белән үстерергә кирәк», – ди.
Исламда исә гаилә тормышына, балаларга зур урын бирелә.
Бала туу хәбәре шатлыклы хәбәр санала. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әй Зәкәрия! Дөреслектә Без сиңа Яхья исемле малай турында шатлыклы хәбәр бирәбез…» (Мәрьям: 7)
Коръән балаларны дөнья тормышының зиннәте ди: «Байлык һәм балалар – бу дөньяның зиннәте…» (Кәһеф: 46). Пәйгамбәр галәйһиссәләм исә, балалар хакында менә нәрсә дигән: «Балалар – җәннәт күбәләкләре алар».
Бервакыт Әкърагъ бине Хабис Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына кергән. Шул вакытта Пәйгамбәр галәйһиссәләм оныклары Хәсән белән Хөсәенне үбә торган булган. Әкърагъ: «Син кызыңның балаларын үбәсеңме? Аллаһ белән ант итәм, минем ун улым бар, ләкин минем беркайчан да берсен дә үпкәнем юк», – дигән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Әгәр Аллаһ синең йөрәгеңә мәрхәмәт салмаган икән, мин нәрсә эшлим?»
Мөселман кешеләре гаиләле һәм күп балалы тормышка омтыла – чөнки мондый тормыш иң хәерлесе һәм күпкә саваплырак санала.
Чайлдфри хәрәкәтенә килгәндә, аларны якларлык бер генә сүз дә таба алмыйм. Психикаларына зыян килгән кеше генә «балалардан ирекле» яшәүне пропагандалау максаты белән яши ала торгандыр.
Менә шундыйлар да бар дөньяда, җәмәгать. Андый-мондый берәр чайлдфри белән очрашсагыз, хәзер моның нинди юнәлеш икәнен беләсез. Җәмгыятьнең тагын бер шыксыз бүленеше, миңа калса.
Аек рәвештә балаларсыз яшәргә теләүче, хәтта башкаларга үз фикерен тагарга тырышучыларны күреп елыйсы, ә шәхси тормышымны башка белән бүлешергә теләмим, бала тапканчы үләр идем, диючеләрдән көләсе генә килә. Шунысы кызганыч, чайлдфри арасында 15-17 яшьлек яшүсмерләр генә түгел, 46 яшькә җитеп тә, әлеге позициягә тугры калучылар бар.
P.S. Татарлар арасында чайлдфриларны очратканым юк, әлеге юнәлеш безгә үтеп кермәс дип ышанасы (һәрнәрсәнең безгә соңрак килеп җитүе куркыта, билгеле) һәм ата-аналарга «тәрбия» мәсьәләсендә мондый куркыныч барлыгын җиткерәсе генә кала.
Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА.

Комментарии