Күзәтүләр

(2016нчы ел көндәлегеннән)

15.03.16

Безнең нәселгә сорашу, төпченү дигән нәрсә хас түгел. Шуңадыр, әти-әнинең үткәнен белми яшәдек. Әтиебезнең тормышын, ул үлгәннән соң, аның фронт блокнотларыннан укып белдек. Бервакыт авылдашымнан: «Нигә балаларың синең турыда белми?» – дип сораган идем. Ул минем сорауга сорау белән җавап бирде: «Аларга бөтенесен дә сөйләгәч, ничек мин аларны тәрбияләрмен?» Ярый, анысы шулай да булсын. Ә үсеп җиткән балаларыңа тормышыңны сөйләргә нәрсә комачаулый? Аларның бит кайчан да булса үз тамырларын беләсе килер, һәм шулчак: «Нигә әти безгә бернәрсә дә сөйләмәде икән?» – димәсләрме?

4.04.16

Бүген әниебезне искә алу көне. Вафат булуына ун ел икән инде. Әниебез бәхетле булуның ике принцибына таянып яшәде: «Булганына шөкер ит» һәм «Үпкәчел кешедән бәхет кача». Беренчесен, гадәттә, «байлыкның чиге юк», дип аңлыйлар. Ләкин аның тирәнрәк мәгънәсе дә бар бугай. Тормыш син дигәнчә генә бармый. Чөнки, булсын балаларың, булсын ирең яки хатының, алар үз теләкләре, үз максатлары белән туган. Аларны үзгәртәм дип хет шартла – үзгәртә алмыйсың. Бәхетсез итәргә мөмкин. Булганына шөкер итеп, аларга үз юлларыннан барырга ирек куй.

14.04.16

Шагыйрь Мансур Сафин белән Мамадышта булдык, аның иҗат кичәсендә. Чаллыны Мамадыш белән чагыштырырлык та түгел икән. Анда бөтенләй башка атмосфера: табигыйлек, зәвык, бөтен нәрсәнең яшәр өчен булуы, машиналар өчен һәм йоклар өчен генә түгел… Бервакыт Үзәк китапханәдә Краснодардан килгән бер язучы белән очрашу булган иде. Чаллы турында ул: «Шул кадәр дә шыксыз, салкын-тәкәббер шәһәрне күргәнем юк иде әле», – диде. Без, аптырашып, бер-беребезгә карашып куйган идек. Үз шәһәрең булгач, яхшы якларын табарга тырышасың да бит, алай бармактан суырып кына нәрсә инде… Яңа шәһәр төзелә башлауга озакламый ярты гасыр! Шул дәвер эчендә бер театр да төзеп утырта алмагач инде! Китапханәләр белән дә шул ук хәл: алар шушы көнгәчә торак йортларның беренче катында, кысан бүлмәләрдә; кайберләре шул кадәр төпкә яшерелгән, бик тырышып эзләсәң дә, табарлык түгел. «Ташка үлчим андый башлыкларны!» – дияр иде безнең әни. Катырак әйтмәсә әле.

9.05.16

Бүген Җиңү көне. Шәһәр хакимияте бинасы янына танк, миномет һәм башка сугыш кораллары китереп куйганнар. Парадокс: кеше үзен үтерә торган коралларга карап соклана… Әллә безне сугышка әзерлиләрме? Бөтен җиргә танк, туплар куя башладылар, һәйкәл урынына.

22.06.16

Фоат Садриевнең «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән» дигән повестенда бөтен ирләр дә булдыксыз яки кабахәт итеп күрсәтелә. Белдерү буенча ир табып булмый дигәнне аңлатыр өчен шулай эшләнгән инде бу. Әдәбиятның төп кануны: чынбарлыкның кайсыдыр ягын күпертеп, чигенә җиткереп күрсәтү. Кеше аңласын өчен. Чөнки без тормышны үзебез күзәтеп кенә аңлый белмибез.

27.07.16

Бер ханым – килене турында: «Без кергәндә арты белән торган вакыты туры килсә, борылып чыгабыз да китәбез, кереп тә тормыйча. Ә алды белән торган чагы булса, аңардан да яхшы кеше юк: якты йөз белән каршы ала, ягымлы сөйләшә, хәтта массажлар ясап, дәвалап чыгара».

4.08.16

Хатыным, кою заводының карьерында эшләүчеләрнең ни арада баеп өлгерүләренә исе-акылы китеп: «Адашкан бер будка гына утыра иде… Кара, күпме иномарка тезелеп тора хәзер», – ди.

14.08.16

Бакчада. Киптерер өчен алма турыйбыз. Бер алма кисәге җиргә төшеп киткән иде, мин, алам дип, иелдем. Хатыным әйтә: «Әй, шуңа вакыт әрәм итеп…» Менә аның миннән тизрәк эшләү сере нәрсәдә икән.

17.10.16

Саф, эчкерсез мөнәсәбәтләргә тап булсам, кешеләр бер-берсенә елмайса, чын күңелдән бер-берсе белән сокланса (тормышта, китапта, экранда), күзләремә яшь килә. Бик сирәк очрый торган, ләкин күңел зарыгып көткән нәрсә булгангамы? Югыйсә болай да була бит: бүләк алып бара да, якты йөз күрсәтмәсәм дә хакым бар, мин инде акчалата түләдем, ди… Син елмайганда тирә-ягың яктырып китсә, син яшәгәнгә күрә дөнья мәрхәмәтлерәк булса – шул түгел микән тормышның мәгънәсе?

2.11.16

Бүген Чаллының 12нче китапханәсендә журналист хезмәтенә багышланган сөйләшү үткәрелде. Башта, темадан читкәрәк китеп, милләт, туган телне саклау мәсьәләсенә кагылышлы сүзләр булды. Шуннан берәү: «Газета-журналларны укымыйлар бит, нишләргә? Советлар вакытында һәр гаиләгә ике-өч газета яздыру мәҗбүри иде», – диде. «Хәзер бит ул заман түгел, мәҗбүр итеп булмый, – дидем мин. – Укырлык итеп язарга кирәк! Шундый язмалар була, аларга дистәләгән фикер-җавап килә. Димәк, бу язмалар кемнеңдер иң нечкә кылларына кагылган. Кешенең күңелен айкап, аны дертләтеп җибәрердәй итеп язган журналистларга таң калам мин. Бүре дә тук булсын, сарык та исән калсын дип кенә язылган язмаларны кемнең укыйсы килсен инде».

Журналист Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии