- 16.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №45 (14 ноябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Әле бу язда, алмагач төбен йомшартканда, балчык арасында әллә нәрсә ялтырап китте. Көрәгемне читкә куеп, чүгәләп утырдым. Ә анда 25 ел элек, дус кызымның туй көнендә югалткан алтын балдагы ята иде…
Дустым Гөлсем кечкенәдән матур кыз булды. Кап-кара чәчләр, зур күзләр дисеңме! Без якын дуслар булсак та, аны әбиләр алларына утыртып, курчак дип сөйгәндә, миндә әллә нинди көнләшү хисе барлыкка килә иде. «Эх, әниең генә күрми, иртә вафат булды шул, үскәнем», – дигәч кенә, мин аны жәлләп куя идем.
Мин үзем кечкенәдән сары, тонык булдым, җитмәсә сипкелле дә. Бу «кимчелекләремне» үскәч, тагын да «күпертә» башладым. Ә Гөлсем тагын да чибәрләнеп, гүзәлләнеп китте. Егетләр дә гел аның тирәсендә чуалды. Ул да алар янында чытлыклана белә иде.
18 яшьтә Гөлсем Мансур исемле күрше авыл егете белән дуслашып китте. Көн дә бергә җитәкләшеп клубка йөргән дустым мине бер атна гына таныш булган Мансурга алыштырды да куйды. Алар белән йөрергә дә уңайсыз иде миңа, үземә генә дә күңелле түгел иде. Шулай итеп, дустымны югалткандай булдым.
Бу юлы инде мин Гөлсемне Мансурга көнләшә идем. «Әй, әллә ни ис китәрлек егет түгел бит ул», – дип карасам да, дустым: «Аның шикелле егет дөньяда юк», – дип җавап бирә иде.
Алар бер ел йөргәннән соң, ямьле җәй аенда өйләнешергә булдылар. Туйга мине дә дәштеләр. Минем Гөлсемгә күпмедер үпкәм булса да, туйга бармыйча булдыра алмый идем. Шаһит кыз булмавыма да бераз кәефем төшкән иде.
Туйда яшьләргә матур теләкләр теләнде. Җырладык, биедек. Менә шул вакытта, без – иптәш кызлары Гөлсемне кияүдән «урларга» булдык. Безнең авылда шундый кызык уен бар. Туйда кияү егете кәләшне эзләп табарга тиеш.
Гөлсемне безнең алма бакчасына алып кереп, качырырга карар кылдык. Йөгергән вакытта, Гөлсем кулын селтәп җибәреп, балдагын «күккә очырды». Соңыннан аңлашылганча, бу аның әнисеннән калган бүләк булган икән. «Әбидән үк калган ул әнигә. Миңа аны югалтырга ярамый. Зуррак иде шул, кечерәйтеп, балдакны боздырасым килмәде», – диде Гөлсем, еламсырап. Шулай итеп, бездә уен теләге калмады. Барыбыз да балдак эзләргә керештек. Туйдагылар да безгә килеп кушылды. Куе яшел үләнне бер тегеләйгә, бер болайга ердык. Гөлсем балчык актарыр хәлгә килде. Шулай да, балдак табылмады!
Гөлсем шул минуттан башлап, һафага төште. Әнисе аңа балдакны: «Күз карасыдай сакларсың!» – дип биргән булган. «Димәк, бу берәр билгедер, ә бәлки, бу никах та югалган балдактай юкка чыгар», – дип уфтана башлады Гөлсем. Шушы көннән соң, берничә көн эзләдек без балдакны. Таба гына алмадык!
Гөлсем Мансур белән матур гына яши башлады. Яңа йорт та салып чыктылар. Шулай беркөнне дустым мине яңа өйгә чакырды. Күчтәнәчләремне кыстырдым да аларга кунакка киттем.
Чәй артында тагын балдак темасы өскә калкып чыкты. Берәрсе тапкандыр ул балдакны, миңа гына бирмәгәндер, дип әйтеп куйды Гөлсем. Безнең бакчада булган хәл өчен, үземне әллә ничек кыен итеп сизеп куйдым. Мин дип уйламыйдыр бит?! Сизмәдем дә, аклана ук башлаганмын. Янәсе, юктыр инде, юктыр!
«Эчем поша, юкка гына югалтмаганмындыр мин аны», – дип борчыла башлады Гөлсем. «Мин кечкенә вакытта берәр нәрсәмне югалтсам, гел якын кешемне югалта идем. Мәктәптә сәгатемне урлаткач, әни дә үлеп китте», – дип, елый ук башлады. Мин күпме генә юатсам да, нәтиҗәсе булмады.
Менә шундый ырым-шырымга ышанып, Гөлсем күз алдында ябыга башлады. «Бәби көтәсеңме әллә?» – дигән соравыма да, «Юк!» – дип кенә җавап бирде. Авырмый да икән…
Шулай да, күп тә узмады, Гөлсемнең бәби көткәнен белдем. «Кызым туса, аңа нәрсә калдырырмын?! Нәселдән килүче балдак юк бит», – дип уфтанды Гөлсем. Очрашкан саен бу темага сөйләшү туйдырды мине. Шулай да, бу тема 25 елга сузылган икән!
Дустым ике сау-сәламәт кыз бала табып үстерде. Ире дә менә дигән булды: эчми, кул күтәрми! Аның тормышында бер генә дә борчуы булмады кебек… Балдактан башка!
Бүген менә шул балдакны кулыма тотып басып торам. Бернәрсә дә булмаган аңа: салкын карлар да тимәгән, җилле яңгырлар да! Балдак бозылмаса да, дустымның күпме нервасы бетте шуның өчен. Ничек табылмаган ул моңарчы?!
Балдакны кош тоткандай, күрше авылга – дустымның өенә киттем. Чәй эчкән вакытларына ук туры килгәнмен. «Кызым кияүгә чыгарга җыена бит әле», – дип каршы алды мине Гөлсем. Мин аңа шушы минутта кулымдагы балдакны күрсәттем. Дустым хәлсезләнеп китеп, урынына барып утырды. «Алмагач төбеннән таптым», – дидем. Гөлсем аны һәрбер бармагына киеп чыкты. «Миңа насыйп булмады инде ул. Һаман зур икән әле», – диде, яшь арасыннан еламсырап. «Кызыңа бүләк итәрсең», – дигән сүземә каршы, «Юк, кирәге дә юк. Гомерем буе, аның югалуын җүнлегә булмас, дип юрадым», – диде Гөлсем. Шулай да, бер кешенең дә кулы җитмәс җиргә алып куйды ул балдакны. Шул минутта мин аның күзендә еллар буе җыелган борчуының таралганын күргәндәй булдым…
Исемем редакция өчен генә.
Туйда балдак югалса... ,

Комментарии