Әти нинди булырга тиеш?

Бу заманда булу элеккегә караганда да кыенрак. Күпчелек гаиләләрдә кеше йорттан читтә эшли. Балалар әниләрнең өйдә ничек эшләгәнен күрә, әмма әтинекен юк. Әниләр тырышлыгы белән һәркемгә сизелерлек рәхәтлек һәм уңайлыклар тудырыла. Ә хезмәте нәрсә бирә? Балалар аңлап җиткерми торган хезмәт хакы. Күп кенә тикшерүләр ачыклаганча, мәктәп укучыларының гаиләдә әтине барлык күрсәткечләр ягыннан әнидән кала икенче урынга, ә кайбер вакытта әби, бабай, яшьтәшләреннән дә соңрак куюлары очраклы түгел.

Йорттагы эшләргә ирнең вакыты хатынына караганда күп өлеш кимрәк китә.

Малай өчен ата – үрнәк, аңсыз рәвештә аңа охшарга тырыша. Кече яшьтән кабул ителгән тәҗрибә еш кына гомер буе саклана һәм шактый дәрәҗәдә яшь ирнең үзен ничек (әйбәт яки начар) тотуын билгели. Әти кеше малайда кыюлык, чыдамлык, киң күңеллелек һ.б. ирләргә генә хас характер сыйфатлары булдырырга ярдәм итә.

Кыз бала өчен әти – беренче чын ир-ат үрнәге. Әти кешенең яхшы үрнәге белән кызы корып җибәргән гаилә арасында турыдан-туры бәйләнеш бар.

Әти – тормыш мәшәкатьләрен хәл иткәндә гаиләнең көче, таянычы. Ул балаларның акылы һәм гадел өлкән дусты. Әти киң күңелле һәм үз-үзен аямаучы. Аның күзәтүе һәм яклавы астында яшәү балаларга рәхәт һәм күңелле. Әмма абруе, дәрәҗәсе булмаганда, әтигә нишләргә, аны нәрсә белән алыштырырга?

Мондый очракта, барыннан да элек анага иң якын булган ирләрнең: абыйсының, бабасының һәм башкаларның ярдәме кирәк. Бер инженер әтисен ничек яшәргә өйрәткәне һәм үрнәк күрсәткәне өчен рәхмәт хисләре белән искә алды. Шул ук вакытта ул үзенә карата яхшы мөнәсәбәттә булганы өчен сабакташ дустының әтисен дә гомере буе хәтерендә саклаган. Чит гаиләдә ул әти белән әни, ата-ана белән бала, абый белән энесе арасындагы татулыкны күргән. Ә бала өчен исә ягымлы сүз дә, наз да, бергәләп саф һавада йөрү дә әһәмиятле. Өлкән ир-ат аның турында кайгыртса, малайның йөрәгенә шатлык тула.

Әлбәттә, иң әһәмиятлесе – балаларга игътибарлы һәм кайгыртучан булу. Ләкин әти кеше тиешенчә таләпчән дә булырга тиеш. Дөрес, балалар белән мөгамәләдә әти кешенең нинди тон сайлавы бик мөһим. Гаиләдә таләпне үтенеч формасына төрсәң яхшырак. Монда приказ бирү, боеру тоны (аеруча үсмерләр белән сөйләшкәндә) һич тә ярап бетми. Юкса, кызып китүгә кадәр барып җитү ихтималы бар. Шуңа игътибар иткәннәр: балалар белән әни арасында низаглар килеп чыга, ләкин алар җиңелрәк һәм тизрәк хәл ителә. Балалар белән әтиләр арасында конфликтлар сирәгрәк була, ләкин аларны хәл итү өчен күбрәк рухи көч һәм вакыт таләп ителә. Менә шуның өчен дә ызгышларны китереп чыгармаска тырышырга кирәк.

Әтинең гаиләдәге тормышы балаларның күз алдында. Алар барысын да күреп тора, бар ялгыш һәм кимчелекләрне сизәләр. «Син минем белән зоопаркка барырга вәгъдә бирдең, ә үзең бармадың», «син миңа уенчык сатып алам дидең, алмадың», «син ашаганда авызымны чапылдатмаска кушасың, ә үзең киресен эшлисең»… Тормышта шулай ата-ана балаларына барлык фәннәрне, ә балалар исә өлкәннәргә бары тик берне – тормыш әхлагы фәнен генә өйрәтәләр.

Һәрбер ата үз баласын яхшы итеп күрергә тели. Соңгы вакытларда күп кенә әтиләр гаилә проблемаларына, бала тәрбияләүгә игътибарлырак була башлады. Социологлар ачыклавынча, балаларны тәрбияләүдә ирләрнең катнашуы күзгә күренеп үсә. Ирләр аш пешерү, кер юуда катнашуга караганда, ата-аналар җыелышына теләбрәк бара һәм балаларга дәрес әзерләүдә булыша. Күбрәк ирләр йорттагы хуҗалык эшләрен дә белән үзара бүлешеп эшләргә кирәк дип саный. Димәк, алар әти буларак үз вазифаларын дөрес аңлый.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Комментарии