«Ирегезнең сөяркәсен күрмәгез!»

«Ирегезнең сөяркәсен күрмәгез!»

(Булган хәл. Исемнәр үзгәртелде.)

«Тормышымның дүрттән өч өлеше тоташ борчу-сагыштан гына торды кебек. Инде менә картлыгыма да аяк бастым, шулай да, хәзер рәхәтрәк, тынычлыгым да артты», – ди Сәрия апа, шөкер иткәндәй, җыерчыклы куллары белән ябык битен сыпырып…

– Мин озын гомерлеләр нәселеннән. Без, дүрт бертуган, инде сигезенче дистәне ваклыйбыз.

Без барысы алты булып, икебез яшьтән үк ниндидер чир эләктереп, бакыйлыкка күчкән. Әти дә сугышка киткән җиреннән әйләнеп кайтмады. Бер кечкенә генә сурәте дә калмады, ичмасам… Әни исә безне, дүрт баласын, ачлык-ялангачлыктан саклыйм дип эштән арына алмады. Мин аның бер генә дә хәл алырга утырган вакытын күрмәдем! Ачлык заманында исә, карап торган зур юанычыбыз – арык кына карт сыерыбыз безне ач калдырмады.

Берара черегән бәрәңге ашарга ияләнеп киттек. Әни аның эчендәге кортларын кырып кына төшерә дә (күбрәк кырсаң, бәрәңгесе юкара), аннары аны пешереп, сөт белән болгата иде. Бәрәңге эчендәге кортлар эссегә түзә алмыйча, өскә чыга, ә без аны алып кына атабыз да, ашауны дәвам итәбез.

Табак-савыт булмавы да теңкәгә тиде. Өстәл янында кемнең кулында чүмеч, кемдә тәлинкә… Иң мөһиме – ашарга гына булсын, ничек тә ашап була ул! Баерак кешеләргә табага еш бара идек. Аларның өеннән чыккан камыр ризыгы исенә чумып, табага бер генә кабартма булса да куеп чыгарсыннар иде дип теләдек. Мәрхәмәтлерәк кешеләр безне ул бәхеттән мәхрүм итмәде.

Гомумән, сугыш еллары менә шундый кадерсез истәлекләр белән күңелдә авыр эз калдырды. Сугыштан соң, бертуган апам Казанга эшкә китте. Әнигә җиңелрәк булсын дип, мине дә үз янына алды. Унөч яшьтән мин дә «шәһәр кызы» булдым. Баштарак өй эшләрен генә карап торсам, соңрак дәүләт эшләренә дә чыга башладым. Эшләмәгән эшем калмады, иң авыры төзүче эше булды. Шунда ныгып киттем дә инде мин. Буй җиткән кыз булып өлгердем.

Егерме бер яшемдә чибәр, гармунчы егеткә кияүгә чыктым. Иптәш кызларымның «аһ-ваһ» килүләре ошый иде миңа. Соңыннан гына төшендем. Аның артык чибәр булуы пычагымада кирәкми икән. Матур кешегә бар да кызыга. Тормышта берәвеңә чит-ят кызыкса, гаилә бетә икән ул. Гармунчы булуы да әһәмиятле түгел икән!

Зөфәр миннән бик күпкә олы иде. Әти кулы җылысын тоймаганга да тартылдым мин аңа. Мине кадерләп кенә тотар дип уйладым, ялгышканмын!

Аны хатыннар бик яратты, үзе дә алардан качмады. Качып очрашсалар бер хәл, өйгә дә алып кайта башлады, җитмәсә, үзе исерек тә. Үзенә әйтеп аңлатып та булмый, тик йөри бу «рәхәттә». Миңа кайтып ашый да, чыгып китә «эшенә». Бер тиенен өйгә алып кайтмады. Соңыннан гына белдем, аның акча алган көнен хатыннар ишек төбендә генә көтеп тора да, шуннан тапканын туздырырга китәләр икән… Ә мин ике балам белән аны зарыгып өйдә көтеп утырам!

Бервакыт Зөфәр мине машина белән эшкә килеп алды. Өйгә кайтып бара идек, бер унсигез яшьлек кыз кул күтәреп басып тора. Шуннан керде дә утырды бу машинага, Зөфәр белән шау-гөр киләләр. Бу кыздан Зөфәрнең кеме булуын сораган идем, мин аның йөргән кешесе, димәсенме! Мин аның хатыны, дигәнгә дә исе китмәде. «Миңа да кирәк», – ди бу!

Шулай итеп, бу хатыннар белән талашып та, сугышып та карадым. Булмады! Зөфәрнең үз башында булмагач, юк инде… Өченче балама узган идем, Зөфәр, ул баланы тапсам безне бөтенләй ташлап чыгып китәчәген әйтеп, миңа яный башлады. Бернәрсә эшли алмадым…

Тормышымны гына бозмады ул минем, балама кул күтәрергә дә мәҗбүр итте. Чыдар әмәлем калмагач, ике сумка киемен тутырдым да, чыгып китәргә куштым. Хатыннары өстенә, даими килеп торучы милицияләре белән дә аның өчен көрәшеп туйган идем!

Ул чыгып киткәч бик еладым. Әллә ялгыш эшләдемме дип тә уйладым. Әни дә: «Акылына килер, сыер ашаган җиренә кайта ул», – дип юатты. Кайтмады ул, башкага өйләнде…

Шушы авыр вакытымда әни дә гүр иясе булды. Балык ашарга ярата иде. Беркөнне шуның кылчыгын йоткан. Эчке яктан күкрәк тирәсенә кадалган бугай, шул тирәдән тышкы якка зур шеш үсеп чыкты. Без, балалары, ничек тә аны табибка алып барырга тырыштык, каршы килде. Пычак астында үлүдән курыкты. Дүрт көн урын өстендә яткач, шеш шартлап, әнинең авыз-борыныннан кан итте. Шул вакытта авызындагы куйган теше урыныннан чыгып, сулыш юлына киткән. Минут эчендә вафат булды әни!

Әнине дә югалттым, баламны да, иремне дә… Шул вакытта Зөфәрнең дә икенче хатыны бала төшертүдән үлеп китте. Тагын теләсә нинди хатыннар белән йөри дип ишетелеп торды.

Бервакыт дус хатыным үз гаиләсе һәм мин ике балам белән циркка барырга булдык. Барсам, Зөфәр дә ниндидер бер ияртеп, тамаша карарга килгән. Боларның да урыннары безнең янда булып чыкты, шаккаттым. Зөфәр балаларны алып сөя башлады, ә мин үз чиратымда, теге хатынга Зөфәрнең хатыны булуымны, балаларның да аныкы булуын әйттем. Моның исе дә китмәде. Үз урынына барып утырды. Шулчак балалар туңдырма сорый башлады. Аталарының акчасы юк, мин инде цирк кадәр циркка килеп, ашата да алмадым дип үкенмәс өчен, кибет юлына чыга башладым. Теге яныннан үтеп бара идем, миңа сүгенеп, начар сүз әйтте. Уйлап та тормадым, башын аска эттем дә, ике бот арасына муенын кыстырып калдырдым. Теге чиный ук башлады. Зөфәр чабып килде дә беләгемә ябышты. Аңа да, төзелештә эшләгән башым белән үземә суктырып тормаячагымны әйтеп, бәреп үк җибәрдем. Шуңа ул мине буарга ябышты да инде. Безнең акырышуга залдагы бөтен утны яндырдылар. Цирк карарга килгән бар кешенең күзе бездә генә булды. Биш-алты милиция менеп, мине җилтерәтеп алып чыгып та китте. Дус хатыныма балаларны үзеннән калдырмавын үтендем. Шулай итеп, төрмәгә алып бардылар. Анда минем кебек сугышып килгән хатыннар шактый иде. Бер тәүлек утырдым да, балаларымбулгач, унбиш тәүлектән азат иттеләр. Шулай да, унбиш сум түләргә куштылар. Ул вакытта зур акча иде ул. Абый белән апа бишәр сум бирде, үземнән дә бераз өстәп, штрафны түләп кайттым…

Зөфәр бу хатынга да өйләнде. Бергә эчеп ятканнар. Шуннан башкасын белмим. Зөфәрне паралич сугып, күпмедер вакыт яткач, үлеп китте ул. Соңыннан гына белдем, хатыны ач тоткан икән. Теге урын өстендә селкенә дә алмыйча яткан, ә бу исерек хатын ул ашарга сораган саен, кулына нәрсә эләксә, шуны тотып, аны кыйнаган…

Йөрсә дә, исерек булса да, кайтыр әле дигән өметем шулай итеп сүнде. Бүген исә, ярый балаларым бар әле, дип яшим. Яшь кызларга теләгем шул: кияүгә ашыгып чыкмагыз. Сөйгән ярыгызны өйрәнүдән курыкмагыз! Матур дип алданмагыз! Кызлар арасында, егетең матурмы, дигән сорау яши. Аның матурлыгы беркемгә дә кирәкми! Үзегезгә матур күренсә, акыллы булса, шул җиткән!

Хатыннарга шуны әйтәсем килә: ирегез читкә йөрсә дә, сез аны күрмәгез! Ул кайтканда, матур итеп елмаеп, тәмле ашлар, җылы кочак белән каршы алыгыз! Ул ир сиңа да, башка кешегә дә җитә! Балаларны ятим итмәгез! Ашыгып, үкенерлек карарлар чыгармагыз! Барыгыз да бәхетле булыгыз!

Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА язып алды.

РЕДАКЦИЯДӘН. Мәхәббәт өчпочмагы, хыянәт, сөяркәләр тарихы гомер-гомергә булган. Бу мәңгелек тема. Югарыдагы язмада хатын-кыз үз тәҗрибәсен уртаклаша, ирнең сөяркәсен күрмәскә киңәш итә. Укучыларыбыз бу хакта нәрсә уйлый икән? Гаиләне саклап калу өчен дәшми калыргамы, әллә «ун тапкыр чыгам – уңганчы чыгам» принцибы белән, гаилә кадерен белердәй ир эзләргәме? Тормыш тәҗрибәгезне уртаклашсагыз, башкаларга гыйбрәт, үзегезгә бушану булыр.

Комментарии