- 16.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №36 (14 сентябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
«Юаш белән юләр бер», – дигән гыйбaрәне танышым Галия ханым еш куллана. Улы турында сөйли башласа, гел шушы сүзләрне исенә төшерә. Аныңча, Айдарының пешмәгән, ярты-йорты, кыюсыз булып үсүендә үзенең гаебе бик зур. «Туры телле булып, дөрес яшәргә өйрәттем, каршы дәшмәскә, кычкырышмаска, олыларны хөрмәт итәргә өндәп яшәдем. Шуңа күрә, карусыз, үзәксез, түти-вәти инде улым тәмам ир булып ирешкәч тә», – диде ул «Безнең гәҗит»тәге « Явызларга яшәү җиңел» дигән мәкаләне (2011, №34 (1 сентябрь) укыгач. Шушы хакта, без, ахирәтләр, кызып-кызып фикер алышырга керештек. Саруы кайнаганга, авырткан җиренә кагылганга, әлеге темага кагылышлы фикерләре, эч серләре белән башта Галия ахирәтем уртаклашты. Әлбәттә инде, язмада исем-фамилияләр үзгәртеп бирелде.
ЮАШ БЕЛӘН ЮЛӘР БЕР…
– Мәктәп елларында улым башкалардан әллә ни аерылып тормады, – дип дәвам итте дустым. – Яхшы укыгач, мөгаллимнәре тәртибенә зарланганын хәтерләмим. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, югары уку йортларының берсендә студент булу бәхетенә иреште. Икенче курсны төгәлләгәч, Ксения исемле кызга гашыйк булуы хакында серләштек Айдар белән. Күрше Чуашия Республикасыннан килеп бездә белем алучы кыз белән җәй буена бергә булдылар: төрле походларга йөрүләр, салда йөзүләр, кызга кунакка кайтулар… Җәе буена агылыйга таглый кебек аерылмыйча, мәхәббәтләре бөреләнеп чәчәк атты. Сентябрь ае башлангач, улым төннәрен бик соңга калып кайта башлады. Тулай торакта унбердән соң калырга ярамаганга күрә, балам ярты төн узгач кына өйдә була иде. Аптырагач, яшьләр безнең фатирда бергәләп яшәргә рөхсәт сорады. Ризалыгымны алгач, «киленбикәм» белән улым шатланышты инде! Озак та тормый, кызый кечкенә бөктәрен кыстырып безгә яшәргә күченеп килде. Күрсәгез иде Айдарымның Ксения янында тыз-быз килеп, аңа ошарга тырышып йөргәнлеген! Иртүк торып ашарга пешерә дә, өстәл корыштырып, кулларына күтәреп кухняга алып килә дә, алдына утыртып ашата! Бразилия сериалларыннан бер дә ким түгел инде, билләһи! Өч ел буе кулларында гына күтәреп йөртте мәгъшукасын, балакаем. Инде кушылып бергә яшәрләр, дип шатланып, өметләнеп яшәгәндә, укуын тәмамлаган кызый, Айдарны ташлап чыгып китте. «Сарафан» радиосы ирештерде: бай, машиналы башка егет тапкан икән «киленкәебез»! Ә улымның бөтен байлыгы ике метрга якын зифа буй-сыны да көчле самими мәхәббәте… Кайгыдан балам шашар дәрәҗәгә җитте. Ашаудан калды, йокысыз төннәре ешайды. Үз-үзенә кул салмасын дип үземнең дә төннәрен йокым качты. Улым күңел төшенкелегенә бирелеп, яшәүдән тәмам күңеле кайтып, депрессия дигән замана авыруы йогынтысына бирелде. Ярты еллар чамасы вакыт узгач, ул кеше рәтенә керде. Йөрәк яралары бераз томалангач, ниһаять, эшкә урнашты. Айдарга, кайгысыннан тәмам арыныр өчен, бер әйбәт кыз табып, дуслашырга киңәш иттем. Бергә эшләүче Альбина исемле гүзәлкәй улым артыннан үзе чабып йөри башлагач, шатланып куйдым. Кыз тәртипле күренә, төскә-биткә дә чибәр. Кызый эшне кызу тотты, күрәсең, яшьләр өйләнешергә карар кылганнар. Матур итеп, туйлап өйләндердем улымны. Яшьләр, Альбинага әбисе бүләк иткән фатирга күченеп, аерым тормыш корып җибәрделәр. Вакыты җиткәч, киленкәем оныклы да итте үзебезне. Ике еллар чамасы гомер узгач, үзләре яшәгән һәм кызның әнисе фатирларын әвеш-тәвеш китергәндә, улымны миллион сумлык кредитка батырып та куйды Альбина киленебез. Бу хакта мин бары тик эш узгач кына белдем. Улыма банктан түләү кәгазьләре килә башлагач кына аңыштым. Минем «уҗым бозавым», «телсез балыгым» «эһ» тә итәргә өлгерми калган. Аның «тешсезлеге» аркасында киленкәемнең абыйсы, әнисе хәзер аерым фатирда яши, ә минем мескенем кредит түли. Җаннарым сыкрый инде шул улым хакында уйлый башласам…
АВЫЗЫҢ КЫЕК БУЛСА, КӨЗГЕГӘ ҮПКӘЛӘМӘ…
– Хәер, беркемгә үпкәләп тә, ачуланып та булмый, үзем дә шундый бит мин, – дип дәвам итте Галия дустым. – Ирем Илдарны бик яратып чыктым. Озын буйлы, чибәр, мыеклы, чем-кара күзле егеткә баш-аягым белән гашыйк булдым. Салгаларга яратканын белә идем, тик мәхәббәтем ярдәмендә тәрбияләрмен дә, ул үзгәрер дип, чын күңелдән ышанып, тормышымны аның белән бәйләдем. Дөрес, баштарак алай әллә ни артык күп кулланмады «акбаш»лыны. Тик беренче балабыз тугач, тәмам чыгырыннан чыкты. Шул көннән башлап, эчмәгән көннәрен кулдагы бармакларда да санап бетереп була. 36 ел кулыннан төшермичә, шешәне суырып яшәде. Аерылышырга теләгән чаклар, үзен ташлап әллә кайларга олагасы килгән вакытлар да күп булды. Мин, тиле бәрән, ул әле, бәлки, яхшы якка үзгәрер дигән өмет белән, өч бала дөньяга китердем. Тик ирем генә аракы диңгезенә көннән-көн күбрәк бата торды. Эштән куылулар да, урамда кыйналулар да, өйгә кайтмыйча, атналар буе кайдадыр яшәүләр… Балаларны әтисез калдырырга кызганып, исереккә түзеп яшәдем. Таныш паспортисткам иремне пропискадан төшереп, әнисе фатирына яздырырга булышачагын да әйтте, тик мин һаман аны кызгандым. Үзем турында бер дә уйламадым шул, иремне, балаларны жәлләп яшәдем… Юкка гына: «Оясында ни күрсә – очканында шул булыр», – димәгәннәрдер. Характер туганда ук Ходай тарафыннан бүләккә бирелгән шәйдер, күрәсең. Усал, явыз кешеләрне мин бик бәхетсезләр, мескеннәр дип исәплим. Тормышта бит бар да закончалык принцибы буенча яши: эшләгән начарлыкларың да, изгелекләрең дә барысы да әйләнеп үзеңә кайта. Хак Тәгалә явызларга, усалларга бу тормышта булмаса, теге дөньяда барыбер җәзасын бирәчәк. Әйләнә-тирәбездә андый мисалларны еш күреп торабыз бит. Минемчә, без якты дөньяга яхшылыклар кылып яшәр өчен җибәрелгән. Шуңа күрә, санаулы гомерләрне изгелекләр кылып яшәүгә багышлыйк!
ТЕРСӘК ЕРАК ТА БИТ…
Галия ханым сөйләгәнне игътибар белән тыңлап утырган икенче бер дустым, Халисә дә, телгә килде. Мин үземне йомшак күңелле, карусыз, эчкерсез, ярдәмчел дип исәплим. Кычкырышучыларны күрсәм дә, тизрәк андый урыннан китәргә тырышам. Ирем белән дә хәлләр кыза башлагач, ул ут чәчәргә тотынганчы, тизрәк өйдән чыгып китү җаен табам. Я кибеткә, я күршеләргә кереп, берәр сәгатьтән әйләнеп кайткан җиремә, ул инде тынычланган була. Тик бер көнне мине дә шайтан кытыклады, мин дә усаллык юлына бастым. Һәм кызымнан чак кына колак какмый калдым. Сезгә дә сөйлим әле серләремне, бәлки, файдасы тияр, – дип дәвам итте Халисә ханым.
– Өченче курста укучы кызым дуслары белән классташлар очрашуына кафега ял итәргә чыгып китте. Сәгать 11 дән дә соңга калмыйча, өйгә кайтырга килешендек. Унберенче яртыда шалтыратып, сөйләшкәндә, Айсылуым тиздән кайтачагы хакында әйтте. Инде унбер дә тулып китте, унике дә узды… Борчылып, телефонына шалтыратсам, кызым аны алырга ашыкмады. Ә аннары телефоны тәмам «үлде». Эх, шул чакта тынычланып, сабыр атларын эшкә җиксәм икән! Соңыннан аңлашылганча, кызымның телефонындагы аккумуляторы «утырган» булып чыкты… Төнге беренче яртыда кайтып кергән баламны ярсып, чыгырымнан чыгып каршыладым. Ишектән керә-керешкә акырып-бакырып, карчыгадай өстенә ябырылдым. Ул аны-моны әйтергә өлгергәнче, суккалап та алдым… Я, Хода, балам бер сүз әйтми, күз яшьләренә буылып, бүлмәсенә кереп ятты. Мин кайгыдан нишләргә белмичә, елап шешенеп беттем. Атна дәвамында Айсылу минем белән очрашмаска тырышып, иртүк укуга чыгып китәргә тырышты. Кичен дә тизрәк ашап-эчеп, юынып, йокы бүлмәсенә таю ягын карады. Ун көнләп вакыт узгач, ниһаять, кызымның теле ачылды.
– Иртәгә иртүк, сәгать дүрттә уятырсың әле, яме. Имтиханга чират алырга барасы, – диде дә йокы бүлмәсенә кереп чумды. Ә мин кино карарга керештем. Телевизорны кабызуга, ике ир кеше сөйләшүенә тап булдым. Аларның берсе икенчесенә: «Иртәгә дүрттә уят әле мине, алай-болай йоклап калмагаем, поездга соңга калуым бар», – диюгә, башыма суккандай булды:
– Минем кыз да иртәнге дүрттә уятырга кушты бит, ул берәр мәкер оештырмаган микән, дип, шик-шөбһәләрем артканнан-арта барды. Айгөлнең паспортын тикшереп карарга булдым, ул урынында юк иде. Шул арада танышым Сания шалтыратты:
– «Кичә кызыңны Казан тимер юл вокзалы янында очраттым, – дигәч, шикләнүем артты гына. Алай да кичтән заказ биреп, иртәнге дүрткә такси чакыртырга булдым. Кызым иртүк торды да, тиз генә җыенып, кечкенә генә сумкасын күтәреп чыгып китте. Ул таксига утыруга, мин дә артыннан кузгалдым. Күрер-күрмәс балам артыннан күзәтеп барганда, ул утырып барган машинаны күз уңыннан ычкындырдым. Вакытны бушка уздырырга ярамый иде, машина йөртүчегә тиз генә тимер юл вокзалына барырга боердым. Вокзалда урнашкан таблодан тиз арада китәчәк поезд хакында белешмә алып, перронга ыргылдым. Ерактан кызым силуэтын шәйләүгә, йөрәгем «җу» итте. Мин килгәндә ул инде вагонга кереп «кунаклаган» иде. Вагонда мине күргәч, балам аптырап калды. Шунда без Айсылуым белән аңлаштык. Китү хәстәрен ул алдан ук күргән булып чыкты: билетларын, юл сумкаларын, акчаларны кичтән иптәш кызына илтеп куйган булган. Ул миңа бик үпкәләгән, рәнҗегән, кул күтәреп сугуымны кичерә алмаган. Шул сәбәпле, Краснодар шәһәрендә яшәүче дус кызы янына китәргә карар кылган. Барып урнашкач, миңа хәбәр итәргә планлаштырган. Әлбәттә инде, мин аны ничек кенә булса да алып калырга тырыштым: елап та, тилмереп тә, куркытып та карадым… Тик Айсылу каты бәгырьлелек күрсәтеп, барыбер китәргә булды. Шунысы тынычландырды: кышкы каникуллар тәмамлануга, кире әйләнеп кайтырга ышандырды. Башка чара калмаганга, ут йотып, өйгә кайтып китәргә мәҗбүр булдым.
Ун көн дәвамында Айсылудан хат-хәбәр булмады. Ул чактагы борчылуымны, елап-шыңшыганымны, төн йокламыйча кайгырганнарымны, Ходайга ялваруымны аңлый торгансыздыр, дусларым…
Ниһаять, кызымнан смс алдым! Өч көннән өйдә булачагы хакында язган! Коштай ыргылып, тимер юл вокзалына очтым! Кочаклашып, елашып күрешү минутлары тормышымдагы иң кадерле мизгелләр булып йөрәгемдә, җанымда мәңгегә уелып калды. Кызым белән өйдә иркенләп сөйләштек, аңлаштык. Бер-беребезне кичереп, рәнҗү-үпкәләрдән арындык. Әлеге гамәл икебез өчен дә зур сынау булды, дип исәплим. Кызым да, мин дә шактый сабак алдык…
Дустым Галия белән мин дә чын күңелдән килешәм: явыз, усал булу тормышта үзеңне, якыннарыңны, гомумән, кешеләрне бәхетсез итә. Минемчә, әби-бабаларыбыз: «Таш атканга – аш ат!» – дип, юкка гына әйтмәгәндер…
Мәдинә НУРУЛЛА.
ТАШ АТКАНГА – АШ АТ!,
Комментарии