- 16.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №19 (14 май)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Зәйнәпбануны нишләптер кайберәүләр яратып бетерми иде, чөнки ул беркем белән дә әрепләшми, үзе дә зарланып йөрми һәм хәтта бераз һавалырак та кебек иде. Өсте-башы килешле, ә үзе киеп ялыккан киемнәреннән кызларына шундый матур итеп киемнәр тегә, фирма кибетләреннән алганнан бер дә ким булмый. Ә инде ир-атларга килгәндә, аны барысы да ихтирам итә иде.
Без аның җиңел тормышта яшәмәгәнен дә белә идек.
Ире Хәлим кызурак, кеше белән аралашучан, бәйрәмдәме, кунакта булсынмы – һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга ярата, теләсә кем белән бик тиз дуслашып китә, мактанчыграк һәм, билгеле инде, хатын-кыз мәсьәләсендә дә әүлия түгел. Нинди генә йомыш төшсә дә, булышмыйча калмый һәм кулы теләсә нинди эшкә дә ятып тора, тик тора белми, нидер кыра, нәрсәдер эшли, шуңа барысы да Зәйнәпбану түтигә кызыгалар, чынлап көнләшәләр дә иде.
– Их, безнең дә ирләребез Хәлим кебек булса иде, – дип тә уфтаналар.
Кайчакларда аның иренә ничек түзеп торганына аптырап та куялар. Чөнки Хәлим күршедә генә яшәүче Фирдәния белән ачыктан-ачык шаяра. Исән чагында Фирдәниянең ире Гариф салгаларга яратты. Салуы да кешечә генә түгел – айлар буена айнык йөри-йөри дә берара ычкынып китә һәм айнымыйча берничә көн буена аяктан егылганчы, исертә торган нинди эчемлек бар – шуны чөмерә. Моның ахыры, әлбәттә, әйбәт бетмәде. Бервакыт ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып киткән җиреннән үз аягы белән кайтып кермәде.
Ә болай Гариф бер дә начар түгел, көлемсерәп йөри, күп укый торган кеше иде. Өендә нинди генә китаплар юк, күршедә яшәүче балалар мәктәп программасына кергән китапларны китапханәдән таба алмаганда, аңардан алып торалар иде. Ул аларны берсеннән дә жәлләми, тик китап белән сак эш итәргә генә куша иде. Элек ул бер дә эчмәгән, диләр. Геолог булып эшләгәч, өйдән озак китеп торырга туры килгән аңа. Беренче хатыны моңа озак түзеп тормаган, тоткан да аны ташлап, ул командировкада чагында башка кешегә чыккан. Соңыннан бик үкенгән, дип тә сөйлиләр, кайсы дөрестер, анысын белгән юк. Гариф моңа бик нык кайгырган. Бу эшен ташлаган, бүтән бер тапкыр да өйдән читкә китеп эшләмәгән. Фирдәния апага өйләнгәч, әзләп каба башлаган һәм шулай ияләшеп киткән. Соңыннан бу яман гадәтен ташларга бик тырышса да, вакыт-вакыт шулай ычкынып киткәләгән.
Гариф Хәлимнең якын дусты иде. Ул вафат булгач та элеккечә, аларга кереп йөрүен туктатмады. Зәйнәпбануның исә моңа исе дә китмәде. Ә Фирдәниянең йомышы иренә еш төште, аңа эш табып кына торды. Ә берзаман ачыктан-ачык күршеләре алдында:
– Без күптән бергә ир белән хатын булып яшибез инде, Зәйнәпбану, нишләп аңа чат ябышып ятасыңдыр, – дип мактанмасынмы!
Барысы да инде ни булыр, дип аптырап, Зәйнәпбануга төбәлде. Ә тегенең керфеге дә селкенмәде.
– Мин түгел, ул үзе минем белән яшәргә тели. Синең яныңа да Хәлимне сагынганга гына йөри бит ул. Ул синең иреңнең якын дусты иде шул. Ә иреңне мин бик ярата идем. Бик… Шуңа да түзәм. Шундый ирем була торып, мин аның үзе исән булмаса да, аның хатирәсен шулай пычратмас идем. Беренче хатынын гына оныта алмады ул, кире кайтарырга да тырышып карады, сиңа өйләнеп тә бәхетле булмады, шуңа иртә китте дә…
Хәлим җир тетрәсә дә болай аптырап калмас иде. Чынлыкта, хатынының бу сүзләре аңа җир тетрәгәннән дә көчлерәк тәэсир итте. «Ике хатынның солтаны мин», дигән төслерәк кәпрәебрәк читтә бу сүзләрне тыңлап торган ир кыйнап ташланган эт хәлендә иде. Бер сүз дә әйтмичә, өенә кереп китте дә көне буена эчте.
Айныгач, Фирдәния янына керүдән туктады һәм бу сөйләшү турында сөйләү түгел, искә төшергәнне дә яратмады. Чөнки хатынының акланып тормасын аңлады бугай ул. Чынлыкта, еллар буена үзенең җавапсыз мәхәббәте белән яшәгән хатынының бер гөнаһы да юк иде бит.
Сәмига СӘҮБАНОВА.
Комментарии