- 16.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №19 (14 май)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
«Безнең гәҗит»тә басылган «Урланган кәләш язмышы» (16 гыйнвар, 2014) язмасы мине яшь чагыма алып кайтты.
Башкортстанның Дәүләкән шәһәре урта мәктәбен тәмамлагач, икеләнмичә РОНОга барырга булдым. 60нчы елларда белемле укытучылар җитми иде. Бу бигрәк тә авыл җирендә сизелде. Югары уку йортына керү өчен башта ике ел эшләргә кирәк. Өстәвенә, хәрби хезмәттән кайтканнар уку йортына конкурстан тыш керә.
Мине Коминтерн дигән 20ләп өе булган рус авылының сигезьеллык мәктәбенә урыс теле һәм әдәбияты укытырга җибәрделәр. Кечкенә, караңгы, җимерек урыс авылы. Мәктәп бинасы да төзек түгел. Шулай булса да, якын-тирә авыллардан балалар йөреп укыды. Бер ел укыткач, Бирск педагогика институтына читтән торып укырга кердем. Ике ел бик тиз узып китте. Чит авылны, халкын, гореф-гадәтләрен үз итә алмадым. Туып-үскән ягымны, әнкәемне, туганнарымны, дусларымны, апам Халидәне юксындым һәм эштән бушанып кайтып киттем.
Халидә апамның – район үзәге Кырмыскалыда май заводында баш технолог, ә җизни умартачылык буенча зоотехник булып эшләгән чак. Ике малай үстерәләр иде. Дүрт-биш көн дигәндә, апа мине районга алып китте. РОНО мөдире урынбасары Фоат Шәрип улы документларымны карады да: «Иртәгә эшкә чыгарсың, сеңлем. Башлангыч сыйныфлар буенча методист кирәк безгә», – диде.
Яшь булгач, миңа инспектор тикшерүләрен дә, укытучылар өчен семинарлар үткәрүне дә, хәтта Уфага, министрлыкка хисаплар тапшыруны да йөклиләр иде. Шулай эшкә өйрәндем. Мин яңа алымнар белән эшләгән укытучыларның тәҗрибәсен яшь буын укытучыларына җиткерүче идем. Актив комсомол әгъзасы булу сәбәпле, районның үзешчәннәр сәнгатендә дә катнаштым, район газетасына, әхлак темасына язмалар да язып тордым.
…Берсендә, урамнан барганда, башын түбән игән бер егет янымнан исәнләшеп китте. Үзе пөхтә киенгән, чибәр. Күпмедер вакыттан соң шул егет белән клубта очрашырга туры килде. Алай гына да түгел, Яңа ел кичәсендә ул – Кыш бабай, ә мин Кар кызы булдым. Егетнең исеме Альберт иде. Бу 1963нче елның Яңа елы. Кыш бабай, Кар кызын кулына күтәреп алды да, чыршы тирәли әйләндерә башлады. Зал безне котлады, алкышларга күмде. Шул кичне Альберт мине беренче тапкыр озатып куйды. Башка көннәрне дә, апамнан рөхсәт сорап кына, кинога алып бара иде.
Берсендә, эштә бергә эшләүче Динә яныма килде дә:
– Клара, сез Альберт белән очрашасызмы әллә? – дип сорады.
– Әйе, – дидем мин. – Нигә кызыксынасың, Динә?
– Соң, ул бит әле бала-чага гына! Армиягә дә барырга өлгермәгән…
– Ни сөйлисең син? Ул диңгезче булып хезмәт иткән! Хәзер Мәскәүдә читтән торып, юридик югары белем ала. Әле сессиясен ябып, яңа гына кайткан. Үзе сөйләде…
– Юк инде! Син беләсеңме, минме? Минем әни белән аның әнисе гомер буе дуслар, бергә эшлиләр, бер-беребезгә йөрешәбез.
Йөрәктә шомлы уйлар барлыкка килә башлады. Икенче кичне, кинодан кайткач, ишегалдында сөйләшеп тордык.
– Альберт, дөресен әйт әле, сиңа ничә яшь?
– Нигә ул сиңа?
Егетем уйга калды…
– Сиңа бит бары 18 генә! Син бит әле армиядә дә булмагансың!
Альбертның йөзе үзгәрде. Кызарды, тәмам югалып калды. Тынлык. Аның йөрәгенең «тук-тук» иткән тавышы гына ишетелә.
– Ярар, син дигәнчә булсын инде, – диде ул, тынлыкны бозып.
Мин инде Альберт турында Халидә апага, әнигә армиядә булган, юридик институтта укый дип сөйләп өлгергән идем. Егетнең кайда, кем булып эшләве турында да кызыксынмадым. Комсомол оешмасы тирәсендә йөргәнен аңлый идем. «Урожай» спорт җәмгыяте рәисе вазифасын башкарган. Яшь булуына да карамастан, футбол уйнаган.
Гыйнвар азакларында Альберт миңа өйләнешергә тәкъдим ясады.
– Юк, Альберт. Син армиягә барып, хезмәт итеп кайтырга тиеш. Мин сине көтәрмен, – дидем.
– Сиңа егетләр юл бирмәс шул. Инде хәзер үк көнләшеп, миңа төрттерүчеләр бар. Малай-шалай башың белән ничек үзеңә караттың диючеләр дә аз түгел…
– Өйләнешсәк тә, сиңа армиягә барырга кирәк, Альберт! Мин сине барыбер көтәчәкмен. Мин сүземдә тора торган кеше.
Кинәт Альберт «аһ» диде дә, йөрәген тотып, җиргә егыла башлады. Мин апаны чакырып чыктым. Икәүләшеп егетемне өйгә алып кереп яткырдык. Үзебез нишләргә дә белмибез. Җизни өйдә юк, шуңа да егет кешене өйдә калдырып булмый. Апа миңа күршеләрдән чана алып чыгарга кушты. Икәү тартып, кайтарып куярбыз, диде. Альберт исә, мәшәкатьләнмәгез, үзем, үз җаем белән генә кайтам дип, безгә каршы төште. Аны өйләренә кадәр озатып куйдым.
Мин үземне Альбертка гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. Ләкин күп яклары белән ул миңа бик ошый иде. Өлкән кешеләргә ихтирамлы, үзе басынкы, тәртипле булуы белән мине җәлеп итте. Мине саклап кына торды.
Теге вакыйгадан соң бер атналап яныма килмәде. Ә күңел барыбер нидер көтә. Үзем дә клубка чыкмыйм.
1964нче елның 7нче феврале. Апаны күрше районга өч көнгә командировкага җибәрделәр. Апаның кече улы Илгиз авылда, әнкәйләрдә. Олысы Радик исә район үзәгендәге балалар бакчасына йөри. Аңа 4 яшь тә 4 ай. Радикны бакчадан алып кайттым да, уенчыклары белән уйнарга калдырып, сөткә киттем. Күрше Лена апага күз-колак булырга куштым.
Юл буйлап барганда, бер машина килеп туктады. Аннан Альберт төште. Минем кая, нәрсәгә баруым белән кызыксынды. Рульгә Альбертның дусты һәм күршесе Ирек утырган. «Әйдә утыр машинага, җилдертеп кенә алып барып кайтабыз», – диделәр дә мине машинага утырттылар. Ашханә янына барып туктадык. Мин тиз генә сөт алып чыктым да яңадан машинага утырдым. Күперне узгач, машина, уң якка борыласы урынга, сул якка таба китте. Егетләрдән кая баруыбызны сорадым. «Мин тиз генә бер җиргә кереп чыгам», – диде шофер егет. Бервакыт карасам, Альбертлар йорты янына килеп туктады бу. «Әй, сезгә ышанган мин юләр!» – дидем дә, төшеп, үзебезгә таба кайту ягына чыктым. Альберт исә, йөгереп килеп, кулымдагы сөтле бидонны карга утыртты да, мине күтәреп, өйләренә алып кереп китте.
− Нишләвең бу? Ник мин сезгә керергә тиеш? Өйдә Халидә апаның малае көтә мине…
– Әйдә әле, өйдә әни көтә, – ди Альберт.
Без тарткалашкан арада, Альбертның әнисе чыкты.
– Әй балалар, нишләп торасыз монда? Керегез әйдә, түрдән узыгыз! – дип, безне өйгә чакырды.
Мин аптырап калдым. Өйгә керсәм, алгы якта әбиләр өстәл янына җыелып утырганнар. Үзләре исә: «Мөслимәнең малае килен алып кайтты», – дип пышылдашалар. Мине дә баштан-аяк тикшереп чыктылар.
– Миңа кайтырга кирәк, өйдә бала ялгызы, – дим Альбертка.
– Нинди бала? – дип сорады аның әнисе.
– Апаныкы. Бала үзе генә калды, апа өйдә юк.
– Барыгыз, баланы алып кайтыгыз! – дип, Альбертның әнисе безне чыгарып җибәрде.
Кыз урлау шул буладыр инде дип уйладым эчтән генә. Кырмыскалы халкы хәйран калды. Сәхнәдә туган мәхәббәтнең ялкыны кайнар булды. Февраль аенда язылыштык. Октябрь аенда Альбертны армиягә алдылар. Декабрьнең 3ендә улыбыз туды. Ялгызыма гына бала үстерү җиңел булмады, билгеле. Күңелсез иде. Улыма ике ай булгач, баланы бакчага биреп, эшкә чыктым. Укуга вакытым калмады. Академик ял алырга туры килде. Эштән кайткач, өй эшләре көтеп тора.
Мин көндезге укуга күчәргә дигән карарга килдем. Кайнанам белән киңәштем. Альбертка бу турыда хат яздым. Каршы килмәделәр.
Улымны үз яныма алдым, бик авырлыклар белән бакчага юллама бирделәр. Тулай торакта торып укый башладым. Бик читен, түзә алмаслык көннәр күп булды. Бала бик еш авырды. Температурасы булса, балалар бакчасына алмыйлар. Ә мин укырга бара алмый идем. Башкалардан артта калмыйм дип, төне буе конспектлар күчергән чакларым да аз булмады. Өч ел буе хыянәт итмичә, иремне армиядән көтеп алдым. Шуның өстенә диплом да якладым.
Безнең диплом алды практикасы өч ай иде. Шул практика вакытында Альберт, ходотайство алып, безне үзе хезмәт иткән Германиягә алып китте. Безгә анда бер бүлмә бирделәр. Шул хәрби частьта хәрби балаларына белем бирдем. Үземә Берлин урамнарында йөрергә, тарихи урыннарны күрергә насыйп булды. Германиягә баруым минем күңелемдә мәңгегә истә калды.
…Аннан соң узган тормыш юллары бик тә катлаулы да, гыйбрәтле дә, шатлыклы да, кайгылы да булды. Әмма мәхәббәт, ярату барлык киртәләрне дә җиңә икән ул. 14нче февраль көнне безнең өйләнешкәнебезгә 49 ел була.
Раббым гомер бирсә, белмәссең,
80не тутырырбыз.
Оныкларның никах туенда
Түрләрдә утырырбыз.
Клара ХИСАМЕТДИНОВА.
Минзәлә районы, Түбән Тәкәрмән авылы.

Комментарии