Көндәлек

Көндәлек

Бу ханым белән мин социаль челтәрләрнең берсендә таныштым. Газет-журналларга язуым белән «җенләнүемне» белгәч, ул миңа үзенең көндәлеген укып чыгарга тәкъдим итте. «Берәр язма язганда, бәлки кирәге чыгар үзеңә. Хәер, ул көндәлектән китап язарлык. Кирәгеңә тот», – дип ул аны миңа бирде. Наташа (танышым – марҗа кызы) үзе рөхсәт иткәч, көндәлекнең кайбер битләре белән бүлешәсем килде…

ГАИЛӘ

8 декабрь.

Ирем белән без 5 елдан артык яшибез. Һәр гаиләдә дә 3-5 ел бергә яшәгәннән соң, ниндидер кризис булып ала диләр. Безнең дә өч елдан мөнәсәбәтләр начарланды. Саша эштән соңга калып кайта, миңа хыянәт итә башлады. Ә мин нишләптер моңа түздем. Саша чит хатыннар янында йөреп кайткан саен, мендәргә яшь сыгам… һәм гафу итәм. Нәрсәгә ул миңа? Ник мин аның белән яшим?! Юк! Болай яшәп булмый! Иртәгәдән үк барысын да үзгәртергә кирәк!

15 декабрь.

Бүген мин Саша белән утырып сөйләштем. Ул әйберләрен җыйды да, чыгып китте. Саша киткәч күңелемдә бушлык, моңсулык сизәрмен дип уйлаган идем. Әмма барысы да киресенчә килеп чыкты. Ул китте, ә мин хәтта тәрәзә төбенә басып та аны озатып калмадым. Әйтерсең лә без чит кешеләр.

САУМЫ, ЯҢА ТОРМЫШ!

30 декабрь.

Яңа ел! Һәркем бу бәйрәмнән ниндидер шатлык, бәхет, могҗиза көтә. Бала-чагалар гына түгел, олылар да…

Быелгы Яңа елда мин үземә мәхәббәт теләячәкмен! Гомерем буена җитә торганны! Йөрәгемә, күңелемә үтеп кереп, кан тамырларым буйлап ага торган мәхәббәтемне очратырга телим. Ул кешене күрүгә, минем йөрәк тибешем ешайсын, бала йоннарым кабара торган булсын шул сөюдән! Тик кайда икән ул минем бердәнберем?! Кайдан эзләп табарга соң сине? Без барыбер бер-беребезне эзләп табарга тиеш. 10, 20, 30 ел үтсә дә.

9 гыйнвар.

Бүген интернетта булган берничә танышу сайтларына кердем. Ялгызыма гына күңелсез. Чит кешеләр белән аралашып алдым әле бераз. Күзгә-күз карап сөйләшмәсәң дә, күңел юатырга ярап куя үзе. Бу Яңа ел каникуллары да туйдырды инде! Бөтен туган-тумача, дус-ишләрдә булып чыктым. Барысы да үз мәшәкатьләренә чумган. Көнне алар белән үткәрәм, ә кич тагын ялгыз. Саша белән дә ялгыз идем, хәзер дә ялгыз. Тик бу ике ялгызлык бер-берсеннән бик нык аерыла. Ирем белән мин рухи яктан гына ялгыз идем. Ә хәзер физик ялгызлыкны да тоям…

ИСКЕ ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН!

13 гыйнвар.

Бер көнне эштә интернетта дус кызлар белән язышып утырганда, хат килеп төште. «Миңа ир-егет исеме язып җибәр. Үзеңә әйләнеп кайткан җиденче исем – синең язмышың булачак!» Бер исәрләнеп алыйм әле мин әйтәм! Тоттым да аралашып утыручы кызларга җибәрдем. Бер исем килә, ике, өч… һәм менә җиденчесе! Петр… Ярый, Петр булсын дидем дә, уенны туктаттым. Ә эчкә ниндидер «корт» керде. Башта Петр исемле барлык танышларымны барлап чыктым. Тик миңа туры килердәй кеше «табылмады». Димәк, көтәргә кирәк!

Кайткач танышу сайтларында Петяларны эзләп карадым. Берсе ошамый, икенчесе инде өйләнгән, өченчесе тагын күңелгә ятышсыз. Ә менә берсе ошады. Фотога эт баласы тотып төшкән. Мин аның «битенә» кереп, фотосы турында фикеремне калдырып чыктым. Хайваннар яраткач, бөтенләй үк начар кеше түгелдер инде. Төскә-биткә дә ярыйсы гына күренә үзе. Исеме дә – Петр!

14 гыйнвар.

Бүген эштән соң Машаларга барып, соңгы тапкыр Яңа ел каршыладык. Иске булса да, Яңа ел бит инде ул! Ярыйсы гына күңел ачтык. Машада утырганда мин кабат интернетка кереп чыктым. Карыйм – Петя миңа җавап биргән! Йә Ходам, үземне яшүсмерләр кебек хис итәм! Шул бер хәбәрдән дә шул кадәр күккә менәрмен дип, күз алдыма да китермәгән идем. Аңа тиз генә җавап яздым да, Машадан кайтып китү ягын карадым.

Менә хәзер дә без аның белән язышып утырабыз. Ул шундый шаян һәм акыллы. Нинди темага сөйләшә башласак та, сүзебез бетмәс кебек…

17 гыйнвар.

А-а-а-а-а! Мин үземне күкнең җиденче катында гына түгел, ә космоста итеп хис итәм! Мин шундый бәхетле! Без Петя белән менә инде 3 тәүлек язышабыз. Иртәнгә кадәр телефоннан сөйләшәбез. Инде йокы күргән дә юк, ә барыбер яшәү дәрте, көчем ташып тора. Аның нинди булуын язып-аңлатып кына бетерә торган түгел. Мин бары ул дип яшим, Петя дип сулый башладым. Компьютерның икенче ягында утыручы бу егет миңа шундый якынайды!

19 гыйнвар.

Кичә мин чын-чынлап акылдан шаштым дисәң дә була. Төнге уникегә кадәр без Петя белән гадәттәгечә интернетта язышып утырдык. Бер вакыт миңа моңардан «Әйдә миңа кич утырырга?!» дигән хәбәр килә. Төн уртасында, бер белмәгән, күрмәгән ир кеше янына чыгып китәрмен дип күз алдыма да китермәгән идем хәтта! Ә Петя янына барырга нишләптер курыкмадым… Бу өч көн эчендә мин аңа тәмам ияләшеп беткән идем инде. Күптәнге танышлар кебек без аның белән таңга кадәр сөйләшеп утырдык. Ул шундый күпкырлы кеше! Белмәгән нәрсәсе юк! Тагын Петя бик күп җирләрдә сәяхәттә булган икән. Австралиядә дә, Көньяк Америкада да, Һиндстанда да… Европаны аркылыга-буйга йөрергә өлгергән. Бөтен җирдә фото сурәткә төшкән. Шул сурәтләрне карый-карый минем белән хатирәләре, истәлекләре белән бүлеште.

Ни кызганыч, иртәнге якта мин өйгә кайтып киттем. Берничә сәгать булса да йокларга кирәк иде чөнки. Үзем эштә утырам, ә уйларым, хыялларым аның янында калды.

28 гыйнвар.

Менә мин инде бер атнадан артык Петр белән таныш. Һәр көнне эштән соң аның янына очып кайтам. Иртәнге якта өйгә кайтып, киемнәрне алыштырам да – эшкә йөгерәм. Иңнәремдә канатлар үскән кебек! Моңа кадәр Аннан башка ничек яшәдем икән? Мин кайчан да булса бу минутларның бетүеннән, бар нәрсәнең дә эреп юкка чыгуыннан куркам. Аннан башка суларга мөмкин булмас, йөрәгем элеккечә типмәс кебек.

Яңа елда теләгән теләгем чынга ашты! Бары ике атна эчендә! Кем уйлаган бит бар нәрсә дә шулай тиз үзгәрер дип!? Ярату, мәхәббәт кешене яшәтә дә, яшәртә дә икән ул! Эх, бер кочаклап үбәсе иде хәзер миңа шуның кадәр бәхет бүләк иткән җан иясен!

Кичә мин беренче тапкыр Петяда кунача калдым. Шул калуымнан башка китмәм төсле аның яныннан. Эш сәгате тәмамланырга әле дүрт сәгать бар. Йә Ходам, ничек кенә түзеп җиткерергә шул минутларны?!

5 февраль.

Ял көне булуга да карамастан, Петя бүген командировкага китә. Өч көнгә! Бигрәк озак инде. Ул тәүлекләрне сөйгәнемнән башка ничек үткәрермен. Йокыга киткәндә дә, Ул килеп ятмаса күзләремне йома алмыйм хәзер. Ә менә Аның култык астына кереп, башымны күкрәгенә салсам, шунда ук төшләр күрә башлыйм. Ул янәшәдә йоклаганда, хәтта юрган да кирәк түгел. Чөнки Петяның тән җылысы икебезгә дә җитәрлек.

Тулы бер бәхет вак кына кыйпылчыклардан җыела икән ул. Кайбер көннәрдә алтыным миннән иртәрәк торып, эшкә китә. Йокысы ачылып бетмәгән булса да, кәгазь салфетка шигырьләр язып, миңа хәерле иртә теләп калдыра. Йә булмаса тиз генә кибеткә чыгып, чәй эчәргә берәр тәмле әйбер алып керә, яисә чәчәк бәйләме… Мин дә Аңа булдыра алган кадәр бар назымны, сөюемне бирергә тырышам. Кайбер көннәрне эштән бик арып кайтсам да, Петяга дип төрле ризыклар пешерәм. Күп очракта ул татып карамаган салатларны, ит ризыкларын интернеттагы рецептлар буенча ясыйм. Шуңа да Ул эштән соң йөгерә-йөгерә кайта. Бүген сөеклемне Итальян кухнясы белән сыйлармын дигән идем, ә Ул китә. Исән йөреп кайт, иркәм!

18 февраль.

Кичә Петя белән танышуыбызга, күрешүебезгә бер ай тулды! Ул миңа шундый матур, зур букет алып кайткан! Чәчәкләрне сайлый белә дә соң инде үзе! Ничек мин яратканнарын эзләп табадыр, белмим. Миңа калса, аның мине тоемлау, сизү сәләте бар шикелле. Ә бәлки миңа шулай тоела гынадыр. Бүген шимбә. Ул авыр эш атнасыннан соң изрәп, сабый балалар күк йоклый. Аның йоклаганын карап тору шундый рәхәт, кызык. Петя бер вакытта да диярлек юрган ябынмый. Песи баласы кебек йомарланып ята да, елмая-елмая йоклый. Каны шул кадәр кайнар микәнни соң? Фатир да әллә ни җылы түгел инде юкса…

21 февраль.

Бүген Саша белән аерылышу хакында сөйләштек. Тик ул киресенә каткан диярсең, аерылмыйм ди.

23 февраль.

Бүген Петямның бәйрәме. Мин эштән соңга калып кайттым. Дөресрәге җаныема бүләк сайлап йөрдем. Соң кайтканыма Ул үпкәләде. Кич буе диярлек минем белән сөйләшмәде хәтта.

24 февраль.

Иртәгә Судка мөрәҗәгать итәчәкмен. Суд аша булса да аерылырга исәп. Чөнки бар барлыгым белән Петрушамныкы гына буласым килә!!!

1 март.

Саша белән ниһаять рәсми рәвештә аерылыштык. Тик ул бик нык үзгәргән. Дөресрәге миңа булган мөнәсәбәте башка төрле. Бәлки хатасын аңлагандыр, ә бәлки минем бәхетемә аяк чалырга гына җыенадыр.

7 март.

Петя миңа бәйрәмгә нәрсәдер әзерли бугай. Кич буе ванна бүлмәсендә кем беләндер сөйләште. Ниндидер үзенчәлекле сюрприз булырга тиеш бу. Бу егеттән мин гадәти әйбер генә көтмим. Чөнки Ул хатын-кызны таң калдыра белә. Иртә тизрәк җитсен иде инде…

19 март.

Петя белән бергә булуыбызга менә ике ай булды. Ике ай тулган көнгә җаныем мин эштән кайткан җиргә тәмле итеп кичке аш әзерләгән, бүлмәне шәмнәр белән бизәгән, чәчәкләр алган. Миңа алтын сәгать белән йомшак уенчык бүләк итте. Ул шундый ягымлы, игътибарлы… Үз бәхетемнән кайчак үзем куркып куям.

22 март.

Инде берничә көн эштән бик арып кайтам. Гел кәефем юк. Кичә Петя белән бераз әйткәләшеп тә алдык. Кәефсез йөрүем аңа да ошамый, тик нишләтим. Эш тә әллә ни күп түгел бугай инде. Гел бер үк нәрсә белән шөгыльләнәм үзем, ә хәл бетә.

24 март.

Бетте… бар да бетте. Кояшлы, җылы көннәр дә, иркәләүләр, назлаулар, Ул дип өйгә йөгереп кайтулар, романтик кичләр… артта калды.

Бүген эштән соң мин әни янына кайтырга булдым. Петяга шул турыда шалтыратып әйткәч, мине бик әрләде. Тик минем бераз ял итәсем, әнием белән сөйләшеп утырасым, йокым туйганчы йоклыйсым килде. Өйгә кайтканда, юл буендагы даруханәдән авырга узганны тикшерә торган тест сатып алдым. Йөгерә-йөгерә өйгә кайттым, 5 минут көтәргә. Ай, көткәндә секунды да сәгать кебек үтә. Бер, ике, өч… һәм менә нәтиҗә – ике полоса! Йа Ходам, ике ел, ике ел көттем мин бу шатлыкны. Хәзер нишләргә дә белмим!

Петяга шалтыраттым. Тик сөйләшә алмадым, тамакка төер утырды. Аннан «смс» язып җибәрдем. «Мине башка көтмә, мин сиңа кире кайтмыйм…» Петя әллә ничә тапкыр шалтыратты, язды. Тик мин җавап бирә алмадым. Ул мине аңламас та иде бәлки. Нишләп шулай иткәнемне үзем дә аңламыйм, әмма бу хакта Аңа әйтмәячәкмен.

Һаман ышана да, тынычлана да алмыйм. Гел елыйсым килә. Күзләремдә яшь тә калмады бугай инде.

1 апрель.

Петя һаман шалтырата, яза. Тик мин генә Аңа җавап бирмим. Бүген Саша килгән иде, мине кире кайтырга үгетли. Мин аңа бала көтүемне әйттем. Нишләптер Саша бер дә аптырап калмады, «Үземнеке кебек тәрбияләрмен, бер дә борчылма!», диде дә, әйберләрен төяп, килеп тә җитте. Хәзер без кабат Саша белән бергә. Тик минем Петяны уйламаган бер генә сәгатем, бер генә минутым да юк.

12 декабрь.

Улым Петяга охшаган! Хәтта йоклаганда авызларын кыймылдатуы да Петяныкы кебек. Күз төсе, борыннары, колак очлары – барысы, барысы да әтисе. Улымны үпкәндә, Петяны үбәм шикелле. Ул бик еш кына минем төшләремә керә. Ничә тапкыр аның номерын җыеп, шалтыратырга уйлаган идем. Телефонны кулыма алам да, аннан туктап калам. Хәзер аның үз тормышы, яңа мәхәббәте бар. Бәлки ул мине онытыр өчен генә шулай йөридер, тик ул беркайчан да, бер генә кызны да рәнҗетмәячәк. Мин шалтыраткан очракта да, кем ул мине тыңлыйсы килә дигән гарантия бирә ала… Берәү дә. Ә йөрәк барыбер көтә, йөрәк барыбер ышанмый.

16 гыйнвар.

Безнең Петя белән танышуга да бер ел була икән! Ул көнне сөеклем миңа бик матур бәйрәм оештырыр иде, мин дә аңа бүләк алган булыр идем. Җир йөзендә бездән дә бәхетле пар булмас иде ул мизгелдә. Эх, кайтарырга иде үткәннәрнең бер өлешен генә булса да!

30 гыйнвар.

Мин кичә Сашадан киттем. Аны да, үземне дә алдап яшисем килми. Мин барыбер Петяны оныта алмаячакмын. Теләмим дә. Чөнки мин дөньяда бары Аны һәм безнең мәхәббәт җимешебезне генә үлеп яратам! Бу ике җан иясе өчен мин утка да, суга да керергә, һавага да күтәрелергә әзермен.

Петя йөргән кызы белән вакытлыча аерылышкан дип ишеттем. Бәлки бу минем өчен соңгы мөмкинлектер, кем белә бит… Иртәгә үк Петяга шалтыратырга кирәк!

P.S. Кызганыч, Машаның көндәлеге шул урында өзелгән. Ничек кенә булмасын, аның язмышы уңай хәл ителер һәм бу ханым дөрес юлны табар дигән өметтә калам.

Сәлимә Зариф

Комментарии