Күп хатынлылыкмы, күп ирлелекме?

Белемем буенча укытучы булсам да, миңа балалар белән күп эшләргә туры килмәде. Әмма кыска гына вакыт эшләү дәверендә күп кенә тәртипле, акыллы балаларның пар канатлы гаиләләрдә түгел, башлыча әтисез генә, ялгыз ана тәрбиясендә үсүләрен күреп, бик гаҗәпләндем. Атна дәвамында күмәк тормыш тәртипләренә тәмам ияләшеп беткән парлы балалар өйдә ике көн торып, дүшәмбе килгәч, алмаштырган кебек күренәләр иде. Бу көнне әйткәнне тыңламыйлар.

– Ял көнне әти-әниләрегез белән нишләдегез? – дигән сорауга:

– Кунаклар килде, кунакка бардык, – дип җавап кайтаралар. – Конфет ашадык, тәмле пироглар, – дип өстиләр.

– Әти кебек исердем, – дип дорфа сүзләр кыстыручы, йодрыкларын бер-берсенә төрткәли башлаучы малайлар да бар.

Сирәк-мирәк булса да, әниләрдән уңмаган балалар да очрый. Мәсәлән, әниләре әтиләрен ташлап киткән Андрюша белән Танечка. Ике һәм дүрт яшьлек бу сабыйларның күзендә тирән моң, сагыш. Әтиләренең кичен алырга соңга калган чаклары булгаласа да, иртә белән балаларын китергәндә бер тапкыр да соңга калмады. Балаларның әниләре кайтыр дип өметләнгәннән генә түгел, алардан башка яши алмаячагыннан иде бу. Әмма әниләре балаларын аракыга һәм бәйсез тормышка, очраклы чит ирләргә алыштырган иде инде.

Тик ата кеше нинди генә яхшы булмасын, ана тәрбиясен алыштыра алмый. Әниле булып та, аңардан башка үскән сабыйларның күзләрендә булган моң-сагыш әтисез үскән бала күзендә чагылмый. Чөнки әни кеше гаиләдә булмаган ата вазифасын да үз өстенә алу сәләтенә ия. Ә ана вазифасын алырга ирләрнең күбесенең хәлләреннән килми.

Ә бит борын заманнарда гаилә -атсыз калса, тормыш таркалган. Шуңа күрә тол тизрәк икенче кешегә кияүгә чыгу ягын караган.

Чөнки ялгыз хатын ач-ялангач, хәерчелектә яшәргә мәҗбүр ителгән. Хәзер исә киресенчә. Ялгыз хатыннар балаларын әтиле үскән балалардан әйбәтрәк тә, кешелеклерәк тә итеп үстерәләр. Андый гаиләдә үскән балалар хатын-кызга фәрештә, алиһә итеп карый. Чөнки адым-саен хатын-кызны кимсетеп, үзенә дә юк акылын өйрәтеп торучы ир-ат заты юк. Алар өйләнешкәч тә матур гаилә корып җибәрәләр, яхшы ата-ана булалар. «Әтисезне кияү итмә, әнисезне килен итмә», дигән гыйбарә дә үз көчен югалтып, ир-атның гаиләдә дәрәҗәсе булмауга кем гаепле соң?

Әлбәттә, һәр кеше яшьлегендә сөеп-яратышып гаилә кора. Яратышып өйләнешкән парлар туй киемнәрен салып ташлау белән көндәлек тормыш мәшәкатьләренә чумалар. Гаиләне алып баруның иң авыр өлеше исә хатын-кыз җилкәсенә төшә. Кайбер ир-атлар эштән кайткач, ашарга әзерләүләрен, алдына китереп биргәннәрен көтеп телевизорны кабыза да диванда утыра. Үзе кебек үк эштән арып кайткан хатынына булышырга исәбендә дә юк. Әгәр әзерләргә тотынса, барыбер аңардан рәт юк – бер атналык итне бер ашарлык ашка сала да, ел буе: «Минем кулым тисә, аш синекеннән мең тапкыр тәмлерәк була», дип хатынының колак итен кимерә.

Ашарга пешерә белмәгән ир-атның кер юуын әйтеп тә торасы юк. Бер күлмәккә бер кап порошок тотып бетерә бит ул. Кая аңа икенче тапкыр кер юарга кушу!

Гаиләдә мондый вак-төяк эшләр җитәрлек.

Әлбәттә, бөтен йорт эшләрен ир-ат өстенә ташлаган акыллы хатын-кызлар да бар. Ир-ат үз урынында, хатын-кыз үз урынында булмагач, мондый гаиләләрнең дә язмышы ташка үлчим генә.

Шулай итеп, без, хатын-кызлар, бөтен авырлыкны үз иңсәләребезгә алабыз. Ирләргә чиста итеп юындырылган, матур киендерелгән балаларыбызны еламаган чагында, алларына алып сөю вазифасы гына кала. Әле аны да чын күңелдән, йөрәк җылысын биреп сөйсәләр, бер хәл.

Табигать бушлыкны сөймәгән кебек, ирләр дә өйдә файдаланылмый калган куәтләрен читкә чыгару хәстәренә керешә. Моны һәр ир үзенчә хәл итә – акчасы булганнар машина ала, коттедж сала йә сөяркәләр янына йөри башлый. Әмма хатын канаты астында тәмам җебегән ир, гадәттә, акчасыз һәм ялкау була.

Хәзер ирләр гаиләсен генә түгел, үзләренең тамагын туйдырырлык та акча эшли алмый башлагач, артык кашыкка әйләнде. Элек хатын-кызлар ничек тә законлы никах белән яшәргә омтылсалар, хәзер язылышмыйча яшәүне өстен күрәләр. Чөнки аерылыша калсаң, ирләрнең бүләсе малы да юк. Ә болай хөкүмәттән балага әз булса да акча килеп тора, хәерчегә сәдака биргән кебек, кайбер өстенлекләре дә була.

Соңгы вакытта күп хатынлылык турында бәхәсләр куерып-куерып ала. Моның, беренче карашка, начар ягы юк кебек. Яшереп торасы түгел, законы булмаса да, уңган ирләр берничә «фронтка»хезмәт итә. Бәхәс куертучылар – шундый яшерен тормыштан туйган ир-атларның үзләре. Күп хатынлылыкны хуплаган ирләр болайрак фикер йөртә: «Андый закон булса, берничә хатын алам да, корсак киереп ятам».

Әмма закон чыккан очракта да дөньяны ир-атлардан башка көтәргә өйрәнгән хатын-кызлар моңа риза булыр микән? Барыбер хатын-кызга терәк булырга җыенмаган эксплуататор ир-ат аңа нәрсәгә кирәк? Шушы авыр тормыш йөген тартып барганнан соң, сирәк-мирәк булса да, табын хәзерләп, өстәлгә «шайтан малаен»куеп, ир-ат чакырган хатын-кызлар да җитәрлек. Үзеннән шактый чыгым чыкса да, бер көйсез ирне гомер буе көйләп торуга караганда, арзанракка төшә, кулайрак та әле. Бер уңайдан, килгән мәлгә краныңны да, законлы ирнең кулы тими торган вак-төякләрне дә төзәтер. Тәҗрибәләре булган кешеләрдән ишетеп беләм, алга таба да шулай килеп китәргә җай булсын өчен алар йөзгә кызыллык китермәскә тырыша…

Ә инде нәсел калдырыр өчен ир кирәк булса, яхшырагын, затлырагын да табарга була. Шуның өстенә бала атасын күрмичә авырга узу мөмкинлеге дә бар бит әле.

Октябрь революциясе хатын-кызга ирләр белән бертигез хокук бирде. Ләкин бу хокук безне хатын-кыз булу хокукыннан аерып, эш атына әверелүне законлаштырды. Хәзер ирләр безнең өскә төшкән бөтен авырлыкны җиңеләйтү түгел, тагын да авыррагын такмакчылар – күп хатынлылыкны кертмәкчеләр. Алар моңа мисал итеп гарәп илләрен китерә. Шуны онытмаска кирәк, гарәпләргә хас гадәт-йолалар безнең татар халкына гомергә дә хас булмаган. Татарның бик байлары гына ике-өч хатын белән яши алган һәм бу адымга җитди сәбәп булганда гына, йә беренче хатыннан баласы булмаса, йә ул хаста булса гына, яшәгән хатыны риза булган очракта гына барган.

Без, хатын-кызлар, үз тамагыбызны туйдырырга гына түгел, эчеп-исереп, чиргә сабышкан ирләребезне иңгә салып, балалар үстерергә, аларны кеше итәргә, акча табарга, дөнья көтәргә өйрәндек инде.

Бездән күреп, кызларыбыз да үзләрен ким-хур иттермәс. Күз алдыгызга китерегез әле, әгәр без ирләребез тапканны һәм китереп биргәнне генә көтеп утырсак, бүгенге катлаулы заманда урамда хәер эстәп торучы хатыннарның-балаларның исәбе-хисабы булмас иде. Ә бүген ни күрәбез? Хәер сорап йөрүчеләрнең күбесе ирләр түгелме? Дөнья алып барырдай ирләрнең саны көннән-көн кими. Якын арада ирләрнең бөтенләй юкка чыгуы бар бит болай булгач. Безгә ирләрне саклап калу җәмгыяте төзеп, күп хатынлылык законы белән бер үк вакытта күп ирлелекне дә законлаштырырга вакыт түгел микән?

Без эштән арып кайтуга алар безнең балаларыбызны ашатып-эчертеп, өебезне җыеп, кибеттән ризык алып кайтып, кайнар ризык әзерләп каршы алсыннар. Валлаһи, дим, без бу йөкне дә тарта алабыз. «Кызыл китап»ка кергән ирләребезне саклап кала алабыз.

Көлке тоела, билгеле. Күп хатынлылыкны шушы шартларда күтәреп чыгу көлке түгелмени?

Минем бөтен ирләрне дә бер калыпка кертәсем килми. Үз өстенә төшкән җаваплылыкны аңлап, үрнәк гаилә корган ирләребез дә күп. Әмма андый ирен кайсы хатынның бүлешәсе килер икән? Аннан соң берьюлы берничә гаилә йөген тартырга нинди генә әйбәт ирнең дә кодрәте, акчасы, тазалыгы һәм йөрәге җитәр микән? Бер гаиләнең дә ихтыяҗын үтәр өчен бергәләп тормыш йөген тартканда да таманга гына туры килә әле. Карт хатыныннан туеп аның өстеннән килергә батырчылык иткән яшь хатын иргә хезмәт итәргә түгел, аның акчасын туздырырга дип кенә килмәс микән? Гомер иткән хатыны закон буенча тиешле ярты малын да бүлеп алса? Читтә кайчандыр шаярып алган җилдән баласы табылып, аңа да алимент түләсә? Шуның өстенә законлы балалары да авыз ачып торса? Оныклары да туса? Яшь хатын да үрчемле булса?

Үзләрен бер дә картая белмәс тойган урыс эстрадасы «йолдызлары»мисалында бу җәһәттән күп гыйбрәтләр күрдек инде. Оныклары кебек «йолдызларга»өйләнеп мәңгелеккә килгән кебек кыланганнарының күбесе җир астында, карт хатыннарына тугрылыклылары егетләр кебек. Әле алар күп хатынлылыкка дәгъва да кылмыйлар югыйсә – урысларда ул юк, ә сөяркәләр һәм аерган хатыннар гына бар. Хатын-кызлардан примадонна Алла Пугачева гына ни торырлык – яшь егетләрне картайтса картайта, үзе исә картая белми. Бусы – безнең файдага…

Аллага шөкер, безнең эстрада йолдызларының килмәгән яклары күп булса да, андый чир белән чирләмиләр.

Хәер, күп хатынлылык турында хыялланучылар аның бу якларын уйламый, дип беләм. Алар үзләренә рәхәтрәк булыр дип кенә белә. Тик күп ирлелекне без – хатын-кызлар батыр күтәрсәк тә, ир бичаракайларымның җилкәсе моны күтәрә алмас.

Сәмига СӘҮБАНОВА, Казан.

Комментарии