Әфлисун нокта куйды

Аллага шөкер, Яңа ел бәйрәме дә үтеп китте. Шулай дим, чөнки 31 декабрь төнен быел бер дә көтмәдем.

Дүрт ай элек дус-иш аркылы бер егет белән таныштым. Гашыйк булдым, яраттым, дип әйтә алмыйм. Әмма тырыш, акыллы, сабыр булуы белән җәлеп итте бу. Өстәвенә, ике җирдә эшли, вакытны юкка үткәрми. Уңай якларын санап чыктым да: “Ашыкма әле. Каян табыла тагын яхшыраклары, түз, бәлки ияләнерсең”, – дип үземне юаттым һәм ул шалтыратып очрашуга чакыргач та ризалаштым. Сүзләр әллә ни бәйләнеп китмәсә дә, беренче күрешү зарланырлык булмады. Үзем дә идеал түгел. Кайчакта кызулыгым да җитәрлек, туры сүзле, өзелеп чыккан матурлар рәтенә дә кертмим үземне. Егетнең уңай якларын күбрәк күрергә тырыштым. Әмма тора-бара бар да ялыктыра башлады. Миңа килгән саен: “Әни алай ди, әни болай ди”, – дип гел әнисен кыстыра бу. Бүлмәмә килеп берәр сәгать утырганда да әнисе берничә тапкыр шалтыратып улының кайда икәнен белешә. Бер-икене тутырып әйтәсе килсә дә түздем.

Танышуыбызга аз вакыт узса да, ул инде никах турында сүз кузгатты. Эндәшмәдем. Әмма төннәрен күзгә йокы керми башлады. Вакыт күрсәтер әле, дип тынычланырга тырыштым. Ә 31 декабрьдә, бер уңайдан әти-әни белән дә танышырсың дип, мине үзләренә чакырды. Әй, барасы килми, аяк тартмый бит. Шул көнне көндез яраткан дустым Чия бәйрәм белән котлап китте. Бүлмәгә Яңа ел рухы кертте. Күчтәнәч, ылыс ботаклары алып килгән. Бер дә зарланырга яратмасам да, күңелем тулганга, аңа барысын да сөйләдем. “И, бар да әйбәт узсын иде инде, алдан күңелеңне төшермә әле”, – дип юатты ул. Тик әйбәт узмады.

Кичен бусагаларын атлап кергәч тә, әнисе киемемә бәйләнеп алды. “Бигрәкләр ачык инде”, – дигән булды. Күлмәгемнең бер як җилкәсе төшкән иде шул, чукынчык. Запаска хиджаб тыгып киләсе калган да алдан уйламаганмын. Беркем янында да җавап эзләп кесәгә керми идем, “каенана” каушатты бит. Бусы әле башы гына булган. Тиз генә табын корырга тотындык. 3 кыз, 3 егет бергә җыелдык. Әмма әниләрен озатып кына булмый. Бетте баш, мин әйтәм, төн буе саклап утырачаклар икән. Ярый әле сәгать 11 тулып узгач, күршеләренә керделәр.

Үзем өйрәнгәнчә, әфлисунны телемләп кисәргә тотындым. “Каенана” читтән карап тора икән. Тиз генә килеп җитте бу: “Без болай түгел, ә икенче төрле итеп кисә идек”, – ди. Басым көчен сезгә монда сурәтләп күрсәтә алмыйм. Әмма тон бик югары иде. Тактасын, пычагын калдырдым да залларына кереп киттем. Үзе кисеп бетерсен алайса, дим. Савыт-саба турында аерым инструкция булып алды. “Анысына тотынмагыз, монысын алмагыз”дан башка сүз ишетмәдек. Ярый әле күбесен үзебез сатып алган идек. Черер иде микән пыяла тәлинкәләре?! Күршеләреннән дә ике тапкыр өйләренә кереп чыкты. Газдагы бәрәңгене онытмагыз, янәсе… Башыма уй керде. Ничек бүтән килмәслек итеп бу өйдән чыгып качарга?! Чиямә смс язам, аның да җавабы озак көттерми. Чыгып качарлык сылтауны ул табып бирмәсме дим. Яңа ел төнендә бердәнбер юанычым Чиянең смслары булды.

Сәгать икегә хәтле түздем. Аннары арыдым, кәеф юк, дип өйгә кайтасы иттем. Ул мине озатканнан соң, өйләр арасыннан югалганын көтеп тордым да икенче як тукталышка чыгып такси тотып, кызларым янына юл алдым. “Ура, мин ирекле!” – дип кычкырдым сөенечемнән.

Аңладым, аның уңай яклары күп булса да, әти-әнисенә түзә алмаячакмын. Иң әйбәте, әти-әнисе башкаладан 200-300 км чамасы читтәге авылда яшәп, туган ягына сирәгрәк кайтып йөри торган егет табаргадыр. Ара ерак булган саен, тавыш та чыкмас, кимчелекләр дә бик күренмәс, гайбәтләр дә булмас. Әллә нигә бер кайтканда гына теләсә нинди кыланмышларына түзеп булыр.

Эштә еш кына олы хатыннар гел киленнән зарлана. Ул ягы начар, бу ягы килешсез, имеш. Ә үзләре? Булып бетмәгән каенанага ни пычагыма әфлисун турап торган җирдә кызлар эшенә кысылырга инде, ә? Шул әфлисун күзне ачты, барысына да нокта куйды. Чөнки шуннан бирле “әни малае”ның шалтыратуларына, смсларына җавап биргән юк.

Табылмый калмас безгә дигән насыйп яр. Никахына да әзер түгел идем, иректән туймадым шул әле мин. Эх!!!

Айгөл.

.

БДИ мәхәббәткә комачау итәме?!

Шык та шык, шык та шык!… Кесә телефоным шулай хәбәр бирә. Изге Вәли көне килеп җитүенә ишарә итүче тәүге “канатлы” смс килеп төшкән икән. 14 февральдә бар җиһан мәхәббәткә төренә, чәчәк бәйләмнәре, шоколадлар кибет киштәләреннән “выжт!” итеп югала, йөрәк төсле открыткалар – “валентинка”лар турында әйтәсе дә юк! Юкка гына гыйнвар башларында сата башламыйлар шул аларны.

Берәүләр назлы сүз, чәчәк бәйләмнәрен 14 февральдә генә кабул итсә, Руслан Насертдинов белән Настя Воинова өчен елның 365 көне дә (кәбисәдә – 366 көн) мәхәббәт көне. Руслан – , Настя – рус, Руслан – ислам, Настя христиан динендә.

Руслан белән Настя беренче тапкыр мәктәптә исемлекне укыганда очрашканнар, тик бер-берен әллә ни ошатмаганнар. 1 сентябрьдә һәркемнең үзенчә утырасы килсә дә, сыйныф җитәкчесе Фәридә Байбекова барыбер үз күңеле кушканча утырткан.

– …Һәм безгә бер парта артына утыру бәхете тәтеде, – диде Руслан.

– Шулайдыр инде! Руслан Фәридә Рәшитовнадан бергә утыртуыбызны үзе үтенде, – ди Настя. – Шул чакта ук гыйшык тотып йөргән, күрәсең. Ә миңа Руслан әллә бар, әллә юк – барыбер иде.

Беренче елны боларның тәнәфес саен почмакта кочаклашып, үбешеп торуларына укытучыларның җен ачулары килгән. Класс җитәкчесе аларны дәрестән соң калдырган, әти-әниләрен чакырткан. Ләкин үзегез күреп торасыз, бернинди “файдасы” тимәгән. Физкультура дәресендә мәхәббәт утында янучылар эскәмиядә утырып күгәрчендәй гөрләсә, Настяга андый ләззәтле мизгелләр турында хыялланасы гына кала. Чөнки спорт җене кагылган Русланны туптан һич “кубармассың”!

Пар күгәрченнәрнең күңел китабында инде дүртенче бите язылып килә. Шулай да дүрт ел буена мәхәббәт вулканы ничек кенә тетрәмәгән дә ничек кенә шартламаган. Анысын күбрәк бер-берсенең холкы туры килмәвенә сылтыйлар. Ләкин аерылышырга уйламыйлар да. 11 сыйныфны тәмамлагач, икәүләшеп Казанга, әмма төрле югары уку йортларына керергә исәплиләр.

– Күрешергә кыен булмасмы соң? Бу вакытта күбрәк укуга өстенлек бирергә кирәк, минемчә.

– Юк, юк, борчылма! Женя исемле дустым Мәскәүдә йөргән кызы белән төрле җирдә укыйлар, ләкин очрашырга вакыт җитмәвенә зарланганын хәтерләмим, – ди Руслан.

Аның Настя аркасында әти-әнисе белән ызгышканы бар. Бер тапкыр үзе урамда йөргән, ә үзе: “Мин мәктәптә билгеләр төзәтәм әле”, – дип, өйдәгеләр колагына токмач элгән. Әти-әнисе Русланның хәйләсенә бик тиз төшенгән. Ә Настя егете белән күрешер өчен, кечкенә сеңлесен берничә тапкыр өйдә берүзен калдырып киткән.

– Сезнең өчен конфет, чәчәк бүләк итү баналь яисә оригиналь гадәтме? Изге Вәли көнендә ниндирәк бүләк алышасыз?

– Монда күп уйларга кирәкми… Әлбәттә, “банальщина”! – ди Руслан. – Бер елны Гашыйклар көненә Настя миңа энҗе-мәрҗәннән ясалган “валентинка” бүләк иткән иде.

– Ә миңа чәчәкләр, гөлләр ошый. Әйтик…

– Тукта, тукта, Настя, әйдә, Руслан үзе әйтеп карасын әле, – дип бераз кыен хәлгә калдырдым егетне.

– Настя роза, чүлмәктәге гөлләрне ярата. Сары розалар… ә, юк, алар бит аның әнисенә ошый!

– Якын килдең, ләкин мин күбрәк ландышларга мөкиббән, – диде Настя.

“Беренче караштан ук гашыйк булырга мөмкинме?” – дип сорагач, Настя уңай җавап кайтарды, ә Руслан бераз уйга батып: “Юктыр, чөнки иң элек хисләр кайный. Тора-бара гына шул кешенең күңел йомгагын сүтәргә керешәсең”, – диде.

Алар Гашыйклар көнен зур түземсезлек белән көтеп ала. Ләкин бәйрәм уку көненә туры килсә, көтелгән кәеф чак кына түбәнгә тәгәри. Элегрәк курсларга “хыянәт” итеп, ял итәргә, күңел ачарга китсәләр, быел ул мәкерле гамәл турында уйлап та карамыйлар. Теләгән уку йортына эләгер өчен, фән мәрмәрен кимерәсе дә кимерәсе әле. БДИдан үлеп курыкмасалар да, аз гына шүрлиләр.

Буш вакытларында Кама буенда йөриләр, хәтта бер тапкыр җәяү ГЭС күперен кичкәннәр. Ни хикмәт, гашыйклар шәһәре – Парижга, Эйфель манарасына барасылары килми. Хәзер алар өчен беренче урында – БДИ. Франция беркая да тәпиләмәс, көтәр әле, диләр.

Әти-әниләре бергә йөргәннәренә каршы түгел. Бер-берсенең әти-әнисе белән очрашмасалар да, читтән торып алар турында яхшы беләләр икән.

– Руслан, син, татар, ә син, Настя, рус милләтеннән… Бу аермалык сезнең мөнәсәбәтләргә ничек тә булса йогынты ясыймы?

– Юк, киресенчә, укуны җиңеләйтә, – ди Настя. – Руслан миңа татар теленнән текстларны тәрҗемә итә, катлаулы күнегүләрне эшләп бирә. Тик билгеләр белән хәлләр шәптән түгел, чөнки ул кушымчаларда хата җибәрә.

– Алла боерса, кавыштыгыз, туегызны уздырдыгыз, ди. Ә балагыз тугач, аңа нинди исем бирерсез, милләтен ничек язарсыз? – дигәнемә икесенең дә балтасы суга төшкәндәй булып калды. Ләкин Руслан әйткәнчә, бу сорауга җавап бирергә иртә әле.

Алар бер тапкыр хәтта мәхәббәт өчпочмагы төпкеленә эләгеп, аерылышкан да. Чып-чын джентельмен Руслан Настя белән дуслашуның әмәлен тәки тапкан бит. Анысы турында төпченеп тормадым. Әмма күрәзәче ярдәмендә түгел, чөнки егет мәхәббәт белән “уйнаучы” сихерчеләргә бер тамчы да ышанмый.

Билгеле ки, җәмгыятебездә ирләр белән хатыннар холыклары туры килмәү сәбәпле аерылыша. Моңа тәкәбберлек, бер-береңә юл куймау да керә торгандыр. Руслан тиктомалдан гауга куптармаса, Настя үзен горур дип саный. Ничек кенә “дәваланып” карамаган, ләкин горурлык дигән шайтанны күңеленнән һаман куып чыгара алмый.

Руслан изге Вәли көнен билгеләп үтүгә инде кечкенә “бизнес-план” төзеп куйган. Ләкин берсенә дә әйтми, серен җиде кат йозак астында саклый.

Ромео белән Джульетта сыман мәхәббәттән шашынган яшьләр булуы, әлбәттә, зур сөенеч. Чөнки дөнья нәкъ менә алар аркасында ямьләнә. Ләкин шул ук тылсымлы мөнәсәбәтләр киеренкелеге тәэсирендә үз-үзенә кул салучылар артуы пошаманга калдыра. Нинди милләт, ничә яшьтә булуына карамастан, иң беренче очракта ике кешелек кечкенә генә “җәмгыять”тә аңлашу, тугрылык һәм җаваплылык хисе булдыру зарур. Ә көнчелекне себереп атарга күп вакыт кирәкми!

Линар ЗАКИРОВ.

шәһәре.

Сагынма

Зарыгып, көттереп килгән кыш
Җаныма ак карын сипкәнме.
Тибрәлә йөрәкнең кыллары,
Сагынма, юксынма үткәнне.
Әллә соң җилбәзәк вакытта
Җил генә шаярып үпкәнме.
Киселсен хисләрем канаты,
Сагынма, юксынма үткәнне.
Очканда канаты каерылып
Күз яшен мин генә түккәнме.
Аерылган язмышлар, соң инде
Сагынма, юксынма үткәнне.

Рәсимә НӘБИУЛЛИНА.
Түбән Кама шәһәре.

Комментарии