Күпме торасың, егеткәй?

Күпме торасың, егеткәй?

Кызларның үз тәнен сатып акча эшләве хакында күп сөйләделәр, күп яздылар инде. Фахишәлек – иң борынгы һөнәр. Казан шәһәрендә дә фахишәләр «эшли» торган нокталарны күпләр ишетеп белә. Бер танышыма Яр Чаллы шәһәреннән дусты килгәч: «Кайда монда сезнең атаклы Революция урамы, үз күзләрем белән күреп кайтасым килә?» – дигән. Танышым нинди урам икәнен аңлап җиткермәгән башта, аннан гына Восстание урамының фахишәләр белән данлыклы булуы исенә төшкән. Менә шундый кызык та, кызганыч та вакыйга. Дөрес булса, урамда тәнен сатучыларның «мамка»лары (сутенерны шулай дип атыйлар) гына түгел, ә «түбәләре» дә бар. Күп очракта, фахишәләрне полиция хезмәткәрләре контрольдә тота. Тик моның нәтиҗәсе генә күренми. Штраф түләгәннән соң, «төнге күбәләкләр» кабат үз «эш урынына» кайта.

Кызларның күбесе бу юлга акчасызлыктан бара. Авылдан килгән, тормышны рәтләп күрмәгән, әле 18 яше дә тулмаган кыз зур шәһәрдә бер танышсыз, бер дуссыз диярлек басып кала. Акча җитмәү, яшь вакытта матур киенү, тәмле ашау теләге, күп очракта, кызларны фахишәлек юлына китерә. Матур тормышка кызыгу боза саф, самими кызларны!

Күптән түгел мин бик сәер фахишә белән таныштым. Без, гадәттә, кызларны гына фахишәлек белән шөгыльләнә дип күрергә күнеккән. Ә бу – егет кеше! Социаль челтәрләрнең берсендә аралашып киттек без аның белән. Татар егете, Илназ исемле. Башта аның сөйләгәннәренә ышанмадым да. Төскә-биткә чибәр, акыллы да кебек тоелды ул. Кызыксынучанлыгым зур булгач, сорау артыннан сорау яудыра башладым. Кем ул? Кайда яши? Кем булып эшли? Бер-ике көн эчендә шактый гына мәгълүмат та җыя алдым.

Илназ – балалар йортында тәрбияләнгән егет. Әти-әнисе юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булганнан соң малайны әбисе тәрбияли. Ул да вафат булгач, егетне балалар йортына алалар. Балигъ булгач, Илназ берьялгызы зуп-зур дөнья кочагында кала. Шуны да әйтергә кирәк, егет Санкт-Петербург шәһәрендә туган, үскән, шундагы балалар йортында тәрбияләнгән. Казанга исә бер иптәш малаеның туена килгәч калган. «Сездә халык ничектер йомшаграк, мәрхәмәтлерәк. Бәлки, тәрбиялерәктер дә әле», – ди ул казанлылар хакында.

Илназның мәктәп белеме генә, һөнәре дә юк. «Миңа кирәкми дә ул, үз тормышымнан тулысынча канәгатьмен», – ди ул, уку турында сүз чыккач. Дөрестән дә, бер уйлап карасаң, фахишәгә белем нәрсәгә инде?! Бардың, эшеңне эшләдең дә, акчасын алып, рәхәтләнеп яшә!

Илназ да, башка яшьләр кебек үк, матур тормыш, кыйммәтле киемнәр, тәмле ризык дип «яши». Сөйләшүеннән аңлашылганча, ул тормышыннан тулысынча канәгать һәм тормыш рәвешен әлегә үзгәртергә теләми дә.

Аның клиентлары арасында, 18 яшьтән 40 яшькә кадәр булган туташлар һәм ханымнар икән. «Кырыктан узганнарны карамыйм да, миңа болары да җитә. Күбрәк 30 яшьләр тирәсендәге, кияүгә чыкмаган бай кызларга «хезмәт күрсәтәм», – ди ул. Илназның бер сәгатьлек «эше» – 5 мең сум тора! Шул мизгелдә башымнан, үземнең язган язмаларым өчен алган акчаны, әтиемнең ай буе җирдә казынып та, 10 меңнән дә күп акча күрмәве, укытучы апамның 25әр дәфтәр тикшереп, атнага 34 сәгать дәрес укытуын һәм шуның өчен 13 мең сум хезмәт хакы алуы турында уйлап куйдым. Кем ничек булдыра, шулай яши инде дияр кайберәүләр. Тик зина кылып, фахишәлек белән тапкан акчаның бәрәкәте күбрәкме, әллә инде көнгә 10ар сәгать тракторда җир сукалап, комбайнда икмәк урып тапкан акчаның кадере зуррак буламы?

Көнгә күпме клиенты булуын да сораштым Илназдан. «Төрле чак була. Гадәттә, 2-3 җиргә барып кайтам. Миңа шул җитә. Станок янында ай буе басып торып, шуның өчен ниндидер 30 мең алганчы, көн саен 2-3 кыз белән йоклап кайтам да, рәхәтләнеп яшим! Тормышның матур якларын күрә белергә, иң татлы мизгелләрен татып калырга кирәк яшь чакта!» – дигән җавап кайтарды егет.

Илназ үзен бик бәхетле, рәхәт, матур, тормыштан бөтен нәрсәне алып яшәүче итеп күрсәтергә теләсә дә, аның аралашуында ниндидер моңсулык, сагыш тойдым. Аллаһы турында сүз кузгаткач: «Ул мине йә бик нык каргаган, йә бөтенләй оныткандыр, күрәсең. Юкса, мин тормышта моның кадәр кыйналмаган булыр идем», – диде. Шул чагында, Илназны чын-чынлап кызгандым. Үзем беркайчан да акча, байлык дип «тилермәгәч», аның шулай матди байлык артыннан кууы, акчага табынуы бер кызганыч. Әти-әнисез, балалар йортында тәрбияләнүе, бернинди туган-тумачасы булмавы икенче яктан күңелне әрнетте. Шул чагында мин Ходаема тигез канат, шуның кадәр күп туганнар бирүенә мең рәхмәтләр укыдым. Егетнең шуның кадәр рухи яктан түбән тәгәрәве дә йөрәкне чеметә. Ә иң мөһиме, аның кешеләргә, тормышка, яхшылыкка, Ходайга ышанычы юк. Монысы иң үкенечлеседер, мөгаен…

Сәлимә ЗАРИФ.

Комментарии