- 15.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №40 (12 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Совет заманында безнең фабрикада алдынгы эшчеләргә Мәскәүгә бер атнага юллама бирәләр иде. Ул бәхет миңа да елмайды. Яшәвем «Измайлов» кунакханәсендә булды. Ике кешелек бүлмәдә тыйнак кына бер хатын белән яшәдек. Без тиз танышып, аралашып киттек. Мин сөйлим, ул тыңлый, ул сөйли – мин тыңлыйм. Ул сөйләгән бер вакыйганы язарга булдым. Сез аны, ул сезне белми.
«Шулай бер иптәш кызымда кунакта булдым. Кызлары Лилия быел мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Шуның хөрмәтенә кичке ашка чакырдылар. Лилиянең туу тарихы шушы көнгә кадәр сер булып саклана.
Хәйдәр белән Гөлия өйләнешеп тора башлыйлар. Бер ел да уза, ике ел да үтеп китә. Бала гына күренми. Биш ел уза, юк булгач – юк инде. Тикшерүләр үтәләр, гаепнең әти кешедә булуы ачыклана. Бу хәлләрдән соң Хәйдәр бөтенләй югалып кала. Нишләргә? Көннәрдән беркөнне ул: «Баласыз тормыш тормыш түгел, әле өметләнеп йөри идем, соңгы өмет тә өзелде. Һич тә булмаса, алып кайтыйк балалар йортыннан бер кыз бала», – дип хатынын үгетли башлый.
Галия дә үзенчә борчыла. Төрлесен уйлый. Балалар йортыннан да аласы килми. «Миңа баласыз да начар түгел, ияләндем инде. Алган бала алкаштан туган булса, берәр авыруы булса, кая куярсың? Өстеңә йөкләп алгач, чыгарып ташлап булмый бит. Ата-анасына кирәкмәгән баланы нигә әле без карарга тиеш? Аны үстерүебез генә була. Әйтмә дә, үпкәләмә дә миңа, Хәйдәр. Мин сиңа кадәр үк уйлап караган идем бу хакта, – дип кырт кисә Галия.
Бу сөйләшүдән соң Хәйдәр бала турында башка сүз кузгатмый. Күпме шулай йөрерләр иде, беркөнне аларга Хәйдәрнең энесе Хәмит килеп чыга. Шулай сагындырып кына килеп чыккалый ул. Утызны узып китсә дә, өйләнмәгән әле. Казан заводларының берсендә инженер булып эшли.
Озак сөйләшеп утыра Хәйдәр энесе белән. Галия Хәмитнең «Юк, абый, юк, булмаганны сөйләмә», дигән сүзләрен, ә ире Хәйдәрнең: «Хәлемә кер, энем, ә», – дигән сүзләрен генә ишетеп кала.
Хәйдәр бүген көндәгедән иртәрәк уянды. Галиягә нәрсәдер әйтергә тели, сүзен башлап җибәрә алмый. Кич Галиясен алып өй каршындагы бакчага чыга. Башта җәйге ял турында сөйләшәләр. «Галиям, кадерлем, – дип башлый сүзен Хәйдәр, – Хәмит 3 көннән ялга чыга, диңгезгә бара. Барып кайт син дә Хәмит белән. Мин риза, бәлки, балабыз булыр. Минем дә үз каным, синең дә үз балаң була. Галиям, тыңла, башка чарабыз юк. Бу син әйткән алкаш баласы булмый, Алла боерса, менә күрерсең, үз балабыз була, үз балабыз», – дип кабатлый ул. Галиянең күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. Ул бер сүз дә әйтә алмый. Хәйдәргә таба елышып, башын аның иңбашларына куя да: «Шушы көнгә калдыкмыни инде, Хәйдәр. Синең күзләреңә ничек карармын?» – ди. «Ничек караган булсаң, шулай карарсың. Билетлар алынган, бер атнадан китәсез», – ди Хәйдәре.
Галия юл сумкасын әзерли башлагач, Хәйдәр җиңел сулап куйды,
Р. S. Хәмит ялдан кайткач, Казан белән араны өзеп Себер якларына китеп бара.
Венера МОРТАЗИНА. Казан.
Комментарии