Киленне пропискага кертимме?

Киленне пропискага кертимме?

Редакциябезгә Яңа Чишмә районыннан бер укучыбыз шалтыратып, килене турында сөйләде. Зарланды дип тә әйтә алмыйм, мактамады да… Авылга кунакка кайткан арада, килене югында, безгә шалтыратып үз гаиләсендәге проблемалар белән уртаклашырга теләве икән. Арабызда бик кызык кына әңгәмә килеп чыкты. Яздырып алган сөйләшүне сезнең игътибарга тәкъдим итәм.
– Улымны өйләндергәнгә ике ел тула июльдә. Киленне бер дә яратмадым башта. Типик авыл кызы инде. Юньләп кием дә сайлый белмәүче мокыт кына бер нәрсә. Ярар, өйләнде , Казандагы йортыбызда бергә яши башладык. дә шәһәргә килгәч күзгә күренеп үзгәрде, матурланып китте, диимме?! Хәзер инде ашарга пешерә белә, улымның да өс-башын чиста йөртә, сүз сорап кесәгә дә керми… Бөтен яктан да булдыра үзе. Эшләргә дә, талашырга да. Кияүгә чыкканнан бирле пропискага кертүемне сорый, ә мин риза түгел. Хәзер шуның аркасында улым белән дә талашып беттек. Бөтен туганнар миңа каршы. Хәзерге яшьләргә ышаныч юк бит ул: бүген торырлар, иртәгә – юк. Аннары минем йортны бүлешә башларлар.
– Апа, улыгыздан башка тагын кемнәрегез бар соң? Йортны барыбер кемгәдер калдырасы бит…
– Ике бар, оныклар үсеп килә. Йортны улыма калдырам инде анысы, тик мин бит әле бүген-иртәгә үләргә җыенмыйм. Киленнең күпме торасын да белмим. Үземнең дә урамда каласы килми.
– Нишләп сез аларның барыбер кайчан да булса аерыласына шулкадәр ышанасыз соң? Бик начар торалармыни?
– Юк, начар тормыйлар үзе. Начар булса, киленнең прописка турындагы сүзенә карап кына улым миңа каршы сүз әйтмәс иде. Мин бит аны үзем генә үстердем диярлек, атасы эштән кайтып кермәде, чит хатыннар янында чуалды. Улым беркайчан да миңа каршы сөйләшмәде. Көн калдырмады бу хатын миңа, бердәнбер улымны да миңа каршы котыртып ята. Гел әйтәм: «Килен, Маратны (исеме үзгәртелде) миңа каршы котыртып тормышың уңар дип уйлама, үзеңнең дә малайларың булыр, шунда аңларсың», – дим.
– Улыгызның балалары бармы соң әле?
– Юк. Ике ел буе бала да таба алмагач, озак яшәмәячәкләре билгеле инде. Үзебез өчен яшибез, диләр. Үзең өчен өйләнгәнче яшәргә кирәк аны, аннан соң түгел.
– Үзегез киленне, «ашарга пешерә белә, җыештыра, чиста-пөхтә», дип мактыйсыз, үзегез аларның алга таба бергә булмавына да ышанасыз. Әгәр улыгыз бу хатыннан аерылса һәм аннан да начаррагына өйләнсә яки аракы эчеп урамда аунап ятса, нәрсә булыр иде? Әгәр алар хәзер сезгә үч итәм дип йорттан икәүләп чыгып китсәләр?
– Минем улым эчеп ята торган кеше түгел, мин аны алай итеп тәрбияләмәдем! Әгәр чыгып китсәләр, аларның башка барыр урыны юк! Кая китсеннәр ди алар?! Йортны кызларыма яздырам да куям, китсәләр китсеннәр…
– Киленегезгә каршы барып, улыгызны гына түгел, туганнарыгызны да үзегезгә каршы куеп бетергәнсез, дип аңлаттыгыз. Сезнең шундый әшәкелек аша улыгызны һәм аның гаиләсен читкә чыгарып җибәрүегез, кызларыгызның да сездән читләшүенә китермәсме? Оныкларыгыз да сезнең нинди булуыгызны күреп үсә. Йортны да, юридик яктан карасак, алай җайлы гына бүлеп ала алмый киленегез.
– Кызларым болай да гел улым яклы инде. Белмим шул… Киленне пропискага кертергә дисезмени?!
***
Бу әңгәмәне язгач, интернет аша берничә танышыма җибәреп, аларның да фикерен белешергә булдым.
Гүзәл, 24 яшь, кияүдә түгел:
– Кияү – тещадан, килен – каенанадан аерым яшәргә тиеш, шуннан соң бернинди проблема булмаячак. Ә бу болай дәвам итсә, картлык көнендә аны соңгы юлга балалары түгел, хөкүмәт озатачак.
Зөлфия, 52 яшь, тол хатын:
– Кызык икән! Киленнең шәһәргә пропискага керәсе килгән! Башта үз фатирларын сатып алсыннар, аннары шунда хуҗа булырлар. Бу хатын әлеге фатирны ничә еллар эшләп алгандыр. Аның өлешенә кемнеңдер хуҗа булырга теләве куркытадыр, бик яхшы аңлыйм. Мин дә пропискага кертмәс идем. Үз янымда да яшәтмәс идем әле мин аларны. Үзләренең фатирларын алырга акча туплаганчы, бераз яшәп торсалар гына риза булып бераз чигенер идем.
Айрат, 36 яшь, өйләнеп аерылган:
– Бу ана дөрес эшләми. Киленне әле дә үз гаиләләренә кертә алмый икән. Ул үзенең шушы гаиләгә лаек икәнен күрсәтү өчен тагын ничә ел яшәргә тиеш икән бу йортта? Мин бу ир урынында булсам, хатынымны алып, ул йорттан чыгып китәр идем. Өйләнеп тә әнисе белән яшәүче ирләрне аңламыйм, чөнки мин үзем дә хатыным белән туганнар аркасында аерылыштым. Хәзер шул туганнар сүзенә карап торуым өчен үкенәм. Гаиләмне алып Кавказ тауларына чыгып китеп, шунда берәр мәгарәдә качып яшисем калган.
Галя, 48 яшь, кияүдә:
– Беркем дә беркемне пропискага кертергә тиеш түгел. Үпкәләүләр дә булырга тиеш түгел. Ләкин мине башка бер сорау борчый: нишләп бу каенаналар үзләренең килен булган чагын оныта икән? Килен үзе дә үпкәләгән икән, улын да котырткан икән… Карале, нинди начар килен! Аны котырту өчен бердәнбер яраткан улы кечкенә бала мәллә? Аның үз башы бардыр бит?!
Ир өчен талашып, үпкәләшеп ятасы түгел, дус яшәргә кирәк, хатыннар. Каенана өлкәнрәк һәм зирәгрәк хатын буларак, килене белән уртак тел табарга тырышырга һәм сөйләшеп килешергә тиеш.
Лилия, 29 яшь, кияүдә:
– Каенананың битенә төкереп чыгып китәр идем. Вакыт барын да үз урынына куя, бу каенана да япа-ялгыз утырып калгач үз хатасын аңлар иде.
Влад, 42 яшь, өйләнгән:
– Вакытлыча прописка ясатсалар ярыйдыр бит? Нишләп шуның өчен дә талашырга? Килен үз фатиры турында уйласын, кеше йортында бәхет төзи алмас ул.
Гөлнара, 22 яшь, кияүдә:
– Элек кенә кияүгә чыгу белән киленне үз кызлары кебек кабул иткәннәр, шунда ук пропискага керткәннәр. Хәзер бит һәр каенана үз киленендә фатирын яулап алырга килгән Гитлер эзли. Фашист дип беләләр инде ул авыл кызларын. Астыртын дип уйлыйлар. Авыл кызлары каенана белән торырга риза булып кияүгә чыккан икән, алар фатир бүләргә килгән дип беләләрдер. Жәлләп куйдым әле теге киленне. Әле ярый үз каенанам бөтенләй башка республикада яши.
***
Бу мәсьәләгә карата психолог Ләлә БӘҺРАМШИНА аңлатмасы:
– Галя ханым дөрес әйтә: биредә тавыш прописка өчен дә түгел, ә ир өчен бара. Каенанага улының игътибары җитми, шуңа да ул аның беркая да китмәячәген белеп, улы белән идарә итәргә тырыша. Килен дә үз позициясен нык тота кебек: өйдәге эшләр аның өстендә икәне күренә, талаша да белә, пропискага да керергә җыена, әле үпкәләгән дә, ирен дә котырткан… кыскасы, икесе дә ирне ике якка тарталар. Ир исә үз ирлеген күрсәтергә омтылып бәргәләнә.
Каенананың ике юлы бар: киленне пропискага кертү һәм пропискага кертмәү. Шушы юлларның кайсыннан барганда нәрсә килеп чыгарга мөмкин шуны анализлыйк. Әгәр ул киленне пропискага кертсә, сабырлык күрсәтсә, улы каршында әнисенең дәрәҗәсе үсәчәк. Ул әнисен, бәлки әле, хатынына караганда да ныграк хөрмәтләячәк, чөнки әнисенең яшь гаиләгә булышуын ул күреп тора. Әгәр киләчәктә йортсыз калырга куркасыз икән, улыгызга һәм киленегезгә әйтми генә юридик аспектларны өйрәнеп бетерә аласыз. Юристлар белән киңәшләшеп, йортны да үзегезгә калдыра торган итеп, киленне дә пропискага кертеп була.
Әгәр пропискага кертмисез икән, болай да сезгә каршы көйләнгән улыгыз бердәнбер көнне йорттан чыгып китәргә мөмкин. Чөнки сез аның ирлеген басасыз, йортта аның сүзен зур итеп куя белмисез, хөрмәтләмисез. Ничек кенә булмасын: ул – ир кеше! Бигрәк тә хәзер. Аның инде үз гаиләсе, яклар кешесе бар. Ул хатынын, киләчәктә балаларын да үз әнисеннән якларга тиеш булып чыга! Шуңа да аның белән дә санашырга һәм аңларга тырышырга кирәк. Улыгыз йорттан чыгып китте, сез кызларыгыз тәрбиясенә калдыгыз, ди. Кияүләрнең мөнәсәбәте сезгә нинди булыр? Оныклар ничек карар? Киләчәктә үзегез шул килен кулына калмассызмы? Тормышта барысы да булырга мөмкин. Шуңа күрә уйлагыз һәм улыгызга, әле дә итәк астыннан чыга алмаучы малай түгел, ә ир кеше булырга ирек бирегез.
***
КИЛЕННӘР КОЛАГЫНА
– Сез ирегезне аерым бер сыйфатлары өчен яратасыздыр. Бу сыйфатларны анда кем тәрбияләве хакында уйлап караганыгыз бармы? Әйе, әти-әнисе! Ул өйләнгәч тә әнисе сүзеннән чыкмый дип борчыласызмы? Ләкин бит сез дә үз әниегез белән сөйләшеп, киңәшләшеп торасыз. Аның сезне яратуын белеп, начарлыкка киңәш итмәвенә ышанасыз. Шуңа күрә дә ирегезгә әнисе турында начар сүз әйтмәгез, бу бик зур хатагыз булыр.
– Башта ир, яклаучыгыз һәм саклаучыгыз кебек, сезнең тарафны өстен күрсә дә, иртәме-соңмы анда «әни малае» уяначак һәм бу мөнәсәбәтләргә нокта куелуга китерәчәк.
– Әгәр сез каенанагызның ниндидер эшеннән риза түгел икән, аны ирегезгә әләкләп хәл итәргә маташмагыз. Бу улын әнисенә каршы котыртуга һәм каенана белән шәхсән сөйләшергә теләмәүгә тиң булып каралачак.
– Каенананың сездән ризасыз йөриячәгенә әзер булыгыз. Барысының да сәбәбе бер: сез аныңча эшләмисез.
– Гаиләнең беренче өч елы гаилә мөнәсәбәтләренә (шул исәптән каенана белән үз арагызны җайлауга да) ныклы нигез салуга сарыф ителә. Әгәр шушы вакыт эчендә зирәклек белән каенананы яулап аласыз икән, гаиләгезнең озын гомерле буласына ышаныгыз. Чөнки бер киленгә ияләнгән каенананың сезне югалтасы килмәячәк һәм улын да ничек «җайлыйсын» ул бик яхшы белә.
КАЕНАНАГЫЗ СЕЗНЕ ЯРАТСЫН ӨЧЕН:
– Аны «әни» дип атагыз.
– Беркайчан да аңа тавыш күтәрмәгез.
– Улы әнисе белән талаша калса, ирегезне якларга ашыкмагыз. Ике якны да тиң күреп, аларның сүзен бизмәнгә салып карагыз.
– Мөмкинлек булганда, каенанага арзан гына булса да, бүләкләр ясарга тырышыгыз. Туган көнен белегез, 8 март, Яңа ел, Корбан гаете һәм башка бәйрәмнәр белән тәбрикләргә дә онытмагыз.
– Аның сәламәтлеге белән дә кызыксынып торыгыз. Кирәк булса, дарулар алыгыз, битараф булмавыгызны белеп торсын.
– Әгәр аерым яшисез икән, аның фатирына барып җыештырып кайту өчен вакыт табыгыз.
– Аңа кунакка еш йөрегез. Сөйләшү өчен генә булса да шалтыратып торыгыз.
– Аның улы турында беркайчан да начар сөйләмәгез, ул сезгә моны гафу итмәячәк, һәрхәлдә тыштан аңлаган кыяфәт ясаса да.
– Аның өчен нәрсә дә булса тегеп яки бәйләп киертегез.
– Каенанадан беркайчан да акча алып тормагыз. Алсагыз, тиз арада кайтарып бирергә тырышыгыз.
– Сезнең балалар – аның оныклары. Оныклар белән күрешүдән беркайчан да тыймагыз.
– Сезгә «искелек калдыклары» булып күренгән аның әйберләре – каенанагыз тормышының иң якты мизгелләрен саклаучы предметлар булырга мөмкин. Аңа әйтмичә, аның искелекләрен ташлый күрмәгез.
– Ирегез яки каенанагыз турында күршеләрегезгә яки туганнарыгызга начар итеп сөйләмәгез, сүз бик нык күпереп, аларның үзләренә килеп ирешергә мөмкин.
Сәхифәне Эльвира ФАТЫЙХОВА әзерләде.

Комментарии