Гыйффәтлелек – искелек калдыгымы?

Гыйффәтлелек – искелек калдыгымы?

Илдәге демографик хәлне 350 мең сумлык «ана капиталы» биреп кенә үзгәртеп булмаячак. Бу – вакытлы күренеш. Анысын да кулга алып булмый. Билгеле кайбер адымнар ясалырга мөмкин. Ләкин без иң мөһим мәсьәләне читтә калдырып, аларга әһәмият биреп җиткермибез.

Киләчәк 300-350 мең сумга түгел, ә ана булачак кызларга бәйле дип әйтсәк, бик дөрес булыр. Ана булу яңа буыннарны тудыру һәм ашату гына түгел, ана булу – үсеп килүче буынны гомер буе тәрбияләү, әхлакый камилләштерү дә әле ул.

Күп еллар җәмгыять белеме фәнен укыттым. Педагогик эшчәнлек чорында (аеруча соңгы елларда) иң күзгә ташланганы – яшүсмер кызлардагы кискен үзгәрешләр. Бер дә сер түгел, хәзер укыту-тәрбия процессындагы иң зур әһәмиятне – игътибарны малайларга түгел, ә кызларга бирергә туры килә. Минем белән бар мөгаллимнәр дә килешер дип уйлыйм.

Кызганыч, хатын-кызда мөлаемлык бетеп бара. Күпчелегендә тупаслык, дорфалык күзгә ташлана. Бу сыйфатлар кайчан һәм нәрсәдә башлана соң? Хәзер күпчелек кыз бала курчак белән уйнамый, малайлар уенын артыграк күрә. Ул сугыш чукмары була, кем туры килсә, шуңа йодрыклары белән җавап кайтарырга әзер тора. Үсә төшкәч, үзеңдә барлыкка килүче мөлаемлыгының физиологик чагылышларын кабул итүдән баш тарта, үҗәтләнеп бары тик джинсы һәм кроссовка гына киеп йөри. Игътибар итегез әле: хәзер итәк яисә күлмәк киеп йөрүче сирәк. Авырга узганы да чалбар киеп, арты да, алды да кабарып йөри.

Оялчанлык, кызлык намусы – аның өчен таш гасыр чорыннан калган төшенчәләр. Укыткан чорда аерым темалар үткәндә, укучыларга дәрестә түбәндәге анкета сораулары тәкъдим ителде.

– Сиңа нинди кызлар ошый?

– Кызларның тәмәке тартуына ничек карыйсың?

– Кызларда сиңа ошамаган сыйфатлар?

Җаваплар бик күптөрле һәм уйландыра торганнары бар. Бер укучы: «Үзенә җәлеп итүчән тышкы кыяфәт, нәфис гәүдәне дөрес тотып, матур итеп йөрүчеләр», – дип язса, икенчесе: «Кызлар ягымлы, кайгыртучан, йомшак, түзем, кеше хәленә керә белүче, хезмәт сөючән», – булырга тиеш ди. «Пычрак сүзләр әйтмичә, аңлаша алырдай кеше», «Саф күңелле, эчендәгесе тышындагы хатын-кыз һәм башка күркәм сыйфатларга ия булган яхшы ана», – дип җавап бирә күпчелеге.

Икенче сорауга менә мондыйрак җаваплар бирелде: «Тәмәке тартучы, авызыннан бәдрәф исе килгән кызларга якын да киләсе килми», «Бигрәк тә күп ашап, мичкәдәй юанайган, өстәвенә, чалбар киеп, алды да, арты да чыгып торган кызлар ошамый», «Кәпрәеп, үзен әллә кемгә куеп, современный булып кыланган җилбәзәкләрне яратмыйм».

Бүген корудан куркып йөрүче буйдак егетләр бик күп. Аларның күпчелеге өйләнмәүләренең төп сәбәбен: «Куркам, әгәр кыз булмаса, бер йогышлы чир дә эләктерсәң, нигә өйләнгәнеңә гомерлеккә үкенеп туя алмассың», – дип аңлата.

Җенесләр арасындагы мөнәсәбәтләр тагын да иреклерәк булырга тиеш, дигән мәсьәлә бик катлаулы. Ягъни «ирекле мәхәббәт» төшенчәсе киң колач җәя, бу хәтта модага кереп бара. Без хәзер «гыйффәтлелек» төшенчәсен күп яктан башкача аңлауга таба барабыз.

Бер бик иске журналдан укырга туры килде. «18 яшен тутырган теләсә кайсы кыз хөкүмәт милке булып игълан ителә. Унсигез яшькә җиткән һәм кияүгә чыкмаган теләсә кайсы кыз каты шелтә һәм җәза куркынычы астында. Тәрбия комиссариаты каршындагы «Ирекле сөю» бюросында хисапта торучы 19 яшьтән 50 яшькә кадәрге хатын-кызларга никах белән тору өчен ир сайлап алу, ирләргә 18 яшькә җиткән кызлар арасыннан хатын сайлап алу хокукы бирелә. Теләгән кешеләргә үзенә ир яки хатын сайлау иреге айга бер мәртәбә бирелә. «Ирекле сөю» бюросы автономияле. Бюрода хисапта торучы хатын-кызлар арасыннан үзенә хатын сайлап алу 19дан 50 яшькә кадәрге ирләргә рөхсәт ителә. Бу эш дәүләт мәнфәгатьләрендә, хәтта хатын-кызның ризалыгыннан башка да эшләнә. Әлеге никахны укыган кешеләрдән туган балалар республика милке итеп кабул ителә.

«Нинди урынсыз шаяру», – диярсез сез. Әмма бу шаяру түгел, бәлки тарихи чынбарлык, документ. Мондый белдерүләр 1918 елда Владимир шәһәрендә кайчандыр «яңа модельле»не яклаучылар тарафыннан таратылып, бер өлеш халыкның «мәхәббәт иреге» турында ялгыш аңлауларын чагылдырган. Авылда исә бу революция битлегенә төренгән элементар җенси азгынлык булган. Аның тарафдарлары никах һәм гаилә турында төрле теорияләр уйлап чыгарган. «Ирекле мәхәббәт» теориясе элек чит илләрдә Көнбатышта киң таралган булса, безгә хәзер киң колач җәеп керә.

Тормышка кайбер яшьләрнең: «Никахны теркәү формальлек, сөю булса, гаилә болай да нык була. Хис юк икән, мөһер генә тотып тора алмый», – диебрәк фикер йөртүчеләрне дә очратырга туры килә. Хәзер «гражданлык никахы»н яклаучылар да күп.

Һәркемгә билгеле: ике яшь йөрәкнең кушылу тантанасы ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә уза, парларны теркәп, аларга гомерлек таныклык белән бер-берсенә терәк булырлык итеп законлаштыралар. Соңыннан туй мәҗлесе – бу бәхетле көннәрнең мәңге кабатланмас булуында.

Берничә еллар элек бер туй булып, «күңел» ачарга туры килде. Хәтеремә ул үзенчәлекле булуы белән кереп калды. Гадәттә, туйның үз тәртибе бар: кияү белән кәләшкә изге теләкләр теләнә, истәлекле бүләкләр бирелә, уен-көлке һәм «әче-әче» дип кычкырулар. Әмир белән Сәриягә (исемнәре үзгәртелде) дә туй барышында төрле яхшы теләкләр әйтелә торды. Әмма бермәл кәләш баскан җиреннән эчен тотып бөгелеп урынына утырды. Аның янындарак утыручы әнисе сикереп торып кызын култыклап алды да алгы бүлмәгә алып чыгып китте. Туйны алып баручы сүзгә бик җор кеше булып чыкты, берни булмагандай: «Җәмәгать, борчылмагыз, техник сәбәпләр аркасында туйны кәләшсез генә алып барабыз», – диюгә, мәҗлестәгеләр дәррәү көлеп җибәрделәр. Уен-көлке белән туй гөрләп барды, яшь парлар да онытылды.

Сәрияне ишегалдында торган җиңел машина белән сырхауханәгә алып киттеләр. Бала тудыру бүлегендә сабый озак көттермәде, ә бу вакытта авылда әле туй дәвам итә иде. Бу гаиләгә бер көнне ике куаныч килде: берсе яшьләрнең туе булса, икенчесе бала туу. Беренче карашка, хәзерге заман өчен бу күренеш гадәти кебек, әмма үз туеңда көмәнле булып утыру, бәбиләү бернинди дә әхлакый кысаларга да сыймый. Халыкта «корсагы борынына җиткәч, кияүгә чыкты» дигән гыйбарә бар. Билгеле, кайбер яшьләрне, шундый хәлгә җиткәч, ата-аналары мәҗбүриләп кавыштыралар. Кыз белән егет туй көнен көтеп тормый шул, сөю-сәгадәтне алдан татый. Яшьләрнең моңа әллә ни исе китми. Югыйсә, элек мондый күренеш оят, кабул ителмәгән нәрсә булып санала иде.

Минемчә, яшьләр мәхәббәтнең физик ягы турында да хәбәрдар булырга тиеш. Әмма бу гашыйкларның бер-берсенә таләбен тагын да арттырып, аларның мөнәсәбәтен чын-чынлап пакьләндерсен.

Бу язмага утырганчы, элек минем өчен шактый кызыклы булган Ф.Энгельсның «Гаилә, хосусый милек һәм дәүләтнең барлыкка килүе» дигән әсәрен тагын бер кат укып чыктым. Бу китапның соңгы битен ябып куйгач, бүгенге күзлектән карап, үзем өчен ачыш ясадым: тарихи үсеш юлы кабатлана икән.

Энгельс кешелек җәмгыятенең үсеш баскычында өч чорны билгели: кыргыйлык чорында төркемдәге никах (групповой брак), варварлыкта – парлы никах, ә цивилизациягә күчкәч – монополия яки бер генә ирлелек урнаштырылган.

Хәзерге «җенси ирекне» дәгъвалаучыларның теориясе һәм практикасы группадагы никахка туры килә торган парлы никах. Күпме ирләр яисә хатын-кызлар тормыш иптәшенә хыянәт итеп, чит ярлар белән парлаша. Цивилизация чорына туры килгәне – ирекле никах (гражданский брак), ягъни бу очракта ир белән хатын үзләренең мөнәсәбәтләрен рәсимләштермичә генә яшиләр.

Бүгенге кыргый капитализм вәзгыяте ирләрне дә, хатын-кызларны да әхлакый, җенси яктан йөгәннән ычкындырды. Фахишәлек (бигрәк тә яшьләр арасында) үрелеп чәчәк ата. Бүген мәктәп яшеннән үк балага узып, укуын ташлап китәргә мәҗбүр булган кызлар сафы көннән-көн арта. Гыйффәтлелек файдасына тагын бер дәлил китерик. Яшьләр ни өчен якынлыкка омтыла. Бер-берсенә әлегәчә татып карамаган ләззәт бирү, бәхет китерү ниятеннән дип уйларга кирәк. Менә шунда кызлар үзләренең алданганын сизми дә кала. Белгечләрнең күзәтүенә караганда, беренче интим очрашудан соң, яшьләр еш кына көткәннең киресен – күңел кайту, оялу, курку хисе кичерә. Рөхсәт чиген билгеләү хокукы хатын-кызга бирелгән. Мәхәббәт мөнәсәбәтләренә тонны нәкъ менә ул бирә, рухи, югары чын мәгънәсендә аны матур итә.

Әмма сер түгел: кайбер яшьләр аларның мөнәсәбәтләре никадәр ирекле (ә мин җавапсыз дияр идем) булса, үзләрен шулкадәр заманчарак дип саный. Алар аңлавынча, гыйффәтлелек инде күптән искергән нәрсә.

Соңгы елларда әлеге яман күренеш сала белән кала арасында тигезләнеп бара. Авылларда әхлакый һәм җенси тотнаксызлыгы аркасында кызлар гыйффәтлелеген югалта, яшьли әни дә булганнары бар. Әмма алар арасында сабыен бала тудыру бүлегендә калдыручылар да җитәрлек.

Гаиләдә кызлар күбрәк бу мәсьәләдә әни кеше белән элемтәдә булса, аның акыллы киңәшләрен тотса, үзенә гомерлеккә упкын әзерләмәс иде. Әгәр дә хатны-кызлар үзендә ана булу ихтыяҗы тумаса, дәүләтнең ярдәме дә, иренең даими булышлыгы да ана булу кебек авыр хезмәткә аны кызыктырмас.

Гаилә әле төзелеп килгәндә, бәхетсез дә, бәхетле дә була алмый. Бер-берсенә һич тә пар булмаган кешеләр менә дигән итеп бәхетле гомер кичерә, ә икенчеләре, гүя бер-берсе өчен яратылганнары бер ел да бергә яши алмыйлар. Гаилә ул – язмыш бүләге түгел, тылсымлы таякны селтәп җибәрү белән генә була алмый. Гаилә – гомерлек бәхеткә ирешү өчен, берөзлексез уртак тырышлык нәтиҗәсе. Гаилә эволюциясе шуны күрсәтә. Өч ел элек «Гаилә елы» үткәрелде, берәр файдасы булдымы икән соң? Юк, билгеле. Безнең ата-бабаларыбыз «Гаилә елы» да уздырмаган, ләкин күбесенең гаиләсе камил булган. Кызлар гыйффәтле булып кияүгә чыккан, ирен хөрмәт иткән, мондый хатынны нинди ир хөрмәтләмәсен? Өлкән буын кешеләренә бер тәкъдимем бар: үзеңнең оныкларыңа ата-бабалары кем булуы хакында сөйләргә кирәк булуы хакында онытма!

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы, Урсай авылы.

Гыйффәтлелек – искелек калдыгымы?, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии