- 14.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №41 (14 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
– Үзләре генә рәхәтләнеп яшәмәсеннәр әле, әтиең янына бар, – диде әнисе аңа беркөнне. Беркайчан да әнисе сүзеннән чыкмаган Галия сумкасына дәреслекләрен тутырды да әкрен генә туган өеннән чыгып китте. Әтисе, гаиләсен ташлап, икенче хатынга йортка кергән иде.
…Ташлаганнар һәм ташланганнар. Бу сүзләрдә никадәр зур аерма ята. Беренчеләре үз мәнфәгатен бар нәрсәдән һәм һәркемнән өстен куеп, максатларына ирешсә, икенчеләре исә кара кайгыга бата, хәсрәтләреннән нишләргә белми. Бигрәк тә яннарында балигъ булмаган балалар калса, бар җаваплылык алар өстенә төшә. Ашатасы, эчертәсе, киендерәсе, тәрбиялисе – бар дөнья мәшәкате аның җилкәсендә. Бу ачы кайгыны кем ничек күтәрә ала да, кем ничек үткәреп җибәрә. Әле үткәреп җибәрә алса… Ә баланың исә нечкә күңеле, каты балчык астыннан башын күтәрергә омтылган нәзберек үлән кебек, фани дөньяда яшәр өчен тырмаша, җил кайсы якка иссә, шуңа буйсына. Буйсынмый хәлең юк – син әле кечкенә. Син әле үз-үзеңне карар хәлдә түгел. Шуңа күрә дә Галия яратмаган тыкрыкка таба атлады.
И яратмый, и яратмый инде ул бу тыкрыкны! Шул тыкрык уртасындагы агач йортны! Үги ананың караңгы чыраен! Әтисенең шул хатынга ярарга тырышуын! Өй артындагы миләш агачларын, бакча буендагы тупылларын, инде каралып беткән иске коймаларын һәм шыңгырдап ачылган урыс капкаларын!
Шул тыкрыкка кермәс өчен әллә ниләр бирер иде? Әмма аның нәрсәсе бар соң? Дәреслекләр тутырган, инде почмаклары ашала башлаган иске сумкасы, үткән ел ук төпләнгән киез итеге, саржа күлмәге һәм яшел йоннан бәйләнгән кофтасы. Унике яшьлек кызга заманасына күрә тагын нәрсә кирәк? Ул чакта һәркем шулай киенеп йөрде, дип әйтерсез. Ул чакта әле һәр йортта әти дә булмады – фронттан әйләнеп кайтмадылар. Ә аныкы бит бар! Менә шушы тыкрыкта гына! Әтиледән әтисезлек!
Менә ул шыгырдавык ап-ак кардан никадәр акрын атларга тырышса да, шул йортка килеп җитте. Урыс капкасын ачып керде, өч-дүрт такталы баскычтан менде дә дөп-дөп итеп типкән йөрәген көчкә тыеп, өй алды ишегеннән үтте. Үзе белән кышкы салкынны ияртеп, алар каршысына килеп басты. Аны, билгеле, монда беркем дә көтмәгән иде… Үги ананың шадра бите, эчкә баткан нурсыз күзләре, бәрәңге борыны, биленең кайда икәнлеге беленмәгән симез гәүдәсе, кәкре аягы – барысы да күңел кайтаргыч. Ә аның янында озын төз гәүдәле әтисе, матур йөзенә бик килешеп торган артык зур булмаган кылыч борыны, шомырт кара күзе, бераз өскә чөерелгән түгәрәк ияге, егетләрчә гәүдәсе – җир белән күк арасында булган аерма. “Сихер, бары чирмешләрдән ясаттырган сихер эше генә”, – дип пышылдый иде күрше әбиләр.
Аны ашаттылар-эчерттеләр, кич белән дәрес әзерләгәндә дә утны иртә сүндерергә кушмадылар. Икенче көнне ул аларга дәрестән соң инештән күп итеп су ташыды. Су юлы бик ерак иде, ике урам аша үткәч тә, әле бәкегә хәтсез генә барасы бар. Юк, ул карышмады, су ташу аңа ошый иде. Су ташыганда күпмедер вакыт аларны да күрми тора. Бераз арытса да, яшәсен су ташу.
Ләкин беркөнне алар да аны куып чыгарды. Әниең янына кайт, диделәр. “Ул бит мине сезгә җибәрде”, – дигәч тә, үз сүзләрендә тордылар. Үги ана Галиянең сумкасын үзеннән алда урамга ыргытты… Галия сумкасын алмады. Ирексездән күз яшьләре тәгәрәде. Ул таныш сукмак буйлап барды да барды. Хәзер бөтен ышаныч аның аякларында, олтанлы итекләрендә генә иде. Кышкы кич, ябалак кар ява. Ул аның сырмасына сарыла, керфекләренә куна. Борын өстендә, керфекләрендә эреп, ачы күз яше белән кушылып, аны язмыш шулпасы белән сыйлый. Күз яшенең нинди ачы һәм тозлы икәнлеген ул шул көндә генә аңлады.
Менә алда ул көн саен диярлек йөргән бәке. Әле күптән түгел генә аннан су алган иде. Хәзер кирәкми инде, бәке, аңа синең кулың! Кач син бәке, зинһар, күренмә аның күзенә! Ала күрмә син аны үзеңә! И ябалак кар, капла тизрәк бәкене! Кыз баланың күңелен авыр чакта ни генә котыртмас!
Кинәт күк капусы ачылып киткән кебек булды. Инеш өстендә ап-ак киез итекләрен кигән, ап-ак шәлгә төренгән Фәрхенур әбисе пәйда булды. Моннан ел ярым элек вафат булган әбисе ничек терелгән соң? Әрәмә ягыннан килеп, инеш аркылы кар өстеннән атлый, ә үзенең артыннан эзе дә калмый. Менә ул кул сузымы ераклыкта гына. Менә ул үз гәүдәсе белән бәкене оныгыннан каплады.
– Әбием, ал мине үз яныңа! Миңа монда бик авыр! Әбием, бәгырем, кызган мине!
– Ялгыша күрмә, кызым, кайт туган йортыңа, үз әниең янына!
Кинәт аның кулларын нидер ялап алды. Бу – күрше эте Дамка иде. “Дамка, җаным, син мине яратасың, жәллисең мәллә?” – дип, Галия аны кочаклап елады. Әйе, кечкенә генә гәүдәле, токымы да билгесез булган җирән Дамка аны аңлый да, жәлли дә иде. Күрше Нәгыймәттәйләрнең өй алды астында бу эт елына берничә мәртәбә балалый. Аларны ничек туендыра алгандыр – үзе генә белә. Галияләрнең капка астыннан кереп, тавыкларга куйган ризыкны көненә әллә ничә тапкыр тикшерә. Тавыклар ашап бетермәгәнне ялап булса да чыга иде ул. Галия аны беркайчан да кумады. Сирәк кенә булса да калган ашлар белән сый-хөрмәт күрсәткән чаклары да булды. Шул яхшылыкны искә төшереп, этнең күңеле нидер сизенеп, бәке янына килеп чыкканга охшаган. Дамка бер адым алга атлый да Галиягә таба борылып карый, әкрен генә шыңшып ала. Күрәсең, бәке яныннан алып китәргә, үзенә ияртергә тырыша.
Ике арада бәргәләнгән бала язмышын үз башына төшкәннәр, үз җаны аша кичергәннәр генә аңлар. Беркем дә аны язып кына, сөйләп кенә, моңланып җырлап кына да аңлата алмас. Ачы, бик ачы язмыш баланың бәгыренә үтәр, бөтен әгъзаларын какшатыр, язгы көндә яшь бөреләрне кырау суккан кебек хәлен бетерер. Сары сагыш аның алсу балачагын кара елан кебек урап алыр. Уйныйсы килгәндә дә уйнатмас, көләсе килгәндә дә көлдертмәс, йөгерәсе килгәндә дә аяк чалып торыр.
Һәр таркалган гаиләнең тарихы бер-берсенә охшамас. Гаепне үз өстенә генә алучылар да бик аздыр. Әле бик озак еллар узгач, язмыш китереп кыскач кына – үкенелер. Ә сабый баланың тамган күз яшьләре үпкә-рәнҗешкә әверелер. Дөньяда каргыштан бигрәк рәнҗеш нечкәрәк тә, көчлерәк тә. Ул кайчан булса да барыбер сине кыерсытканга барып җитә. Үзенә өлгерә алмаса, киләчәк буыннар сукмагына аркылы ята. Аның аша сикереп үтә алмыйлар. Галия моны бик озак еллар узгач кына аңлады. Атасының яңа гаиләдә туган балалары, ягъни үги анадан туганнары Галиягә караганда да бәхетсезрәк булып чыкты. Бар нәрсәне хәтерендә тоткан авылдашлары: “Сезнең рәнҗеш төште!” – диделәр.
Язмыш һәркемне күләгәдән чыгарып, тормыш дәрьясына ташлый. Кылган яхшылыкларың сиңа тотынып калырга нәрсә дә булса бирер, ә яманлыкларың аска өстерәр. Галия моны теге көндә үк аңлады: менә аңа Дамка юл күрсәтә. Ул аны ташламас. Үз әнисе янына алып кайтыр.
Хәтсез генә гомерләр үткәч тә, Галия шул хакта кат-кат уйланыр. Язмышына рәхмәтле булыр, чөнки кайчандыр үзе изгелек кылган, ярдәм кулы сузган кешеләр арасыннан аны онытмаучылар сирәк булса да табылып торды. Авыр чакта Дамка кебек чабып килеп җиттеләр…
Ә әтисен ул күптән түгел төшендә күрде. Нәкъ үлгән көнендә. Гыйнвар аенда. Вафат булуына унбиш еллап вакыт узгач. Ниндидер ишек ачылып китте. Аннан әтисе килеп чыкты.
– Әткәй, әткәй! Якынрак кил әле, йөзеңне инде онытып бетердем бит! – диде Галия өзгәләнеп. Ләкин әтисе аның янына килмәде, җан авазы белән үрсәләнеп:
– Үкенәм! И, бик үкенәм! – диде дә ишеген ябып куйды…
Гөлзадә ӘХТӘМОВА.
Алабуга шәһәре.
Кайтаваз
Ирләр күбрәк үзен кайгырта
Галиянең 30 сентябрь санында басылган “Үз ирең булмас инде” исемле язмасына карата фикеремне белдерергә булдым әле.
Һәр кешенең тормышы үзенчә. Галиянең дә беренче ире әйбәт булгандыр. Шуңа икенче кеше белән язмышын бәйләргә уйлаганда, анысы да шулай ук әйбәт булыр дип чыккандыр инде.
Минем дә ирем 55 яшьтә үлеп китте. Ике кыз үстереп, кияүгә бирдек. Аның белән үткән тормышны, бергә торган вакытларны гел искә алам. Ничек яшәлде икән, дип уйлыйм. Кая инде ул икенче кеше белән тормыш кору?! Дөрес, ул үлгәч, күршебездәге бер ир хатыны үлеп, 40 көн дә үтмәде, миңа тәкъдим белән керде: бергә булырга иде исәбе. Ул үзе генә яши. 35 ел бергә гомер иткән хатынын да пропискага кертмәгән икән. Ирләр күп очракта үзләрен генә кайгырта шул. Кыскасы, мин аңа ризалык бирмәдем. Балаларым белән яши идем, оныкларымны үзем үстердем. Гел алар янәшәсендә булырга тырыштым.
Аннары бер танышым Буа районында гомер итүче берәүгә минем номерны биргән. Дустымның максаты безне таныштыру булган. Ул кеше килде, таныштык, аралаштык. Беренче очрашу-сөйләшүдә үк яңа танышым балаларының калада яшәп, җәй буе оныкларының Буага бабалары янына кайтып торуын, берничә ай дәвамында шуларны карарга кирәклеген әйтте. “Үз оныкларым да бар бит минем, аларны да тәрбияләргә кирәк”, – дигәч, “Үз әти-әнисе юкмыни соң карарга?” – ди. Анысын да кире бордым.
Тагын бер гаилә турында языйм әле. Безнең белән эшләгән бер апа ире белән 40 ел яшәп, ике малай үстерде. Тик уйламаганда ире якты дөнья белән хушлашты. Бик акыллы, әйбәт кеше иде. Шул апаның ире үлгәч, балалары фатир бүлешә башлады. Бер улы әнисен кодасына димләде. Кодасының исә хатыны үлгән, өч бүлмәле фатиры бар. Апа шуңа кияүгә чыкты. Тик беренче көннән үк ир үз таләпләрен куйган: акча җитми, эшкә керәсең, бакчаны сатабыз дигән. Ул ханым да беренче ире әйбәт булгач, икенчесе дә яхшы булыр дип уйлагандыр. Әллә язмыш, әллә күрәчәк… Ире белән озак яши алмады. Больницаларда шактый ятканнан соң үлде. Теге ир тагын өйләнде, ул хатыны да озак вакыт авырып ятып, теге дөньяга күчте. Ә ир әле дә егетләр кебек, яшь килеш сакланган. Үзен генә ярата.
Аннан соң кешенең картайган саен акылы чыга бит. Элеккеләр бер-берсенә юл биреп яшәгән. Без дә тормышның бөтен авырлыгын күреп үстек. Шуңа балаларыбыз яшьлегебезне кабатламасын дип, аларны артык иркәләп, кешедән ким-хур булмасыннар дип үстердек. Ләкин балаларның күбесе бөтенләй икенче карашта. Картлар йорты моның ачык дәлиле инде.
Нинди булса да үз ирең белән парлы, тигез гомер итәргә язсын инде һәркемгә дә.
Фәүзия ЗАРИПОВА.
Казан шәһәре.
Комментарии