- 13.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №36 (10 сентябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
– Мин сугыш чоры баласы, – дип сүзен башлады Әминә әби. – Аллага шөкер, шул сугышларны башыбыздан кичереп, шушы тыныч, матур тормышны күрергә насыйп булган безгә. Ләйсән кызым, бу дөньяда сугышның дәһшәтлелеген, тормышның ачысын күргән кеше бер мин генә түгел. Шулай да һәркем өчен үзе күргәннәр тагын да авыр булып тоела. Минем сиңа бары тик үземнең күргәннәрне генә сөйлисем килә.
Таң беленер-беленмәс кенә. Мин чоланда йоклыйм. Шундый саф һава инде, сулап туйгысыз. Урамда әзрәк суытып та җибәргәнме соң, каз тәннәре чыгып китте. Рәхәт тә соң монда! Шулвакыт күзләрем зур итеп ачылды, йөрәгем жу итеп куйды: әти кайда соң әле? Аңышмый торам. Шунда кылт итеп исемә төште: ул олы абый белән сугышка китте бит. И абый гына исән-сау әйләнеп кайта күрсен. Инде киткәннәренә өч ай була, әле һаман да хат-хәбәрләре юк. Абыемны шундый сагындым, тагын биш айдан өйләнергә тиеш иде. Шушы каһәр суккан сугыш барысын астын-өскә китерде. Сугыш башлану белән алдылар үзләрен фронтка. Абыем гына сау-сәламәт кайтсын. Амин! Ә әти кайтмаса да ярый. Абау, нинди рәхәт икән бит ул өйдә булмагач. Тәүбә-тәүбә! Алай әйтергә дә ярамый инде. Нәрсәләр уйлаганымны әнием белсә, бик каты орышыр.
Безнең әти бик кырыс, коры, холыксыз кеше иде, әнине булган гомере буена кыйнады. Ул үзенә – 26, ә әнигә 14 яшь булганда өйләнгән. Дөресрәге, урлап кайткан. Беренче көннән үк әнигә кул күтәргән, ничә көннәр буена шул сугулардан кара янып чыккан тән белән йөргән әниебез. Абыемнан соң, миңа кадәр тагын дүрт абыем булган. Тик алар туу белән бер-бер артлы үлә барганнар. Ә әти: «Җүнле бала гына да таба алмыйсың бит», – дип гел кыйный торган булган. Ә мин туган көнне: «Нишләп кыз таптың? Монда мин хатын-кызлар ашатып ятарга тиешме, әрәмтамаклар, балаңны күземнән югалт», – дип, әнинең бугазына килеп ябышкан, шул гына җитмәгән, өстәл өстендәге чынаякны алып әнинең башына тондырган, ә мине одеялым белән бергә идәнгә алып очырган.
Әле бүгенгедәй хәтеремдә: сеңлем тугач, әнине тагын кара яндырып кыйнаган иде. Хәтта тибеп аның аягын да сындырды. Әниебезнең аягы шуннан соң туры итеп төзәлмәде, һәрвакыт бер якка янтаеп йөрде. Сынган аяк белән һәрвакыт аяк өстендә булды ул. Шуңа да карамастан әти аны һәрвакыт суккалап-каккалап торды. Әти өйдә булса, мин сеңлем Фәридәне күтәрәм дә су буена чыгып китәм. Караңгы төшкәч кенә кайтабыз. Шулай кышның бер көнендә көрткә батып, су буенда йөрибез. Сеңлемнең аякка яңа гына йөреп киткән чагы. Шулвакыт аның аягы астындагы боз ярылды да ул бозлы суга чумды. Бу күренеш бик тиз булды ки, күз ачып йомганчы, каршымда нәни сеңлемнең җансыз гәүдәсе ята иде инде. Ул бата башлагач та, мин нәрсә эшләргә дә, нәрсәгә тотынырга да белмичә тордым. Аны тартып чыгарганда ул суламый иде инде. Фәридәнең җансыз гәүдәсен көч-хәл белән өйгә күтәреп кайттым. Әни баланы минем кулларымнан алды да, ярсып-ярсып еларга тотынды. Ә әтинең моңа бер дә исе китмәде. Аралыкта нәрсәдер мыгырдана-мыгырдана киенде дә, үзенең барып йөри торган күрше урамда яшәүче Мәймүнә апа янына чыгып китте. Ә без мәетне төне буе саклап чыктык, икенче көнне күмделәр. Әниебез үзе дә ул көннәрне үлеп терелгәндер. Бик ярсыды ул, елады, кайгырды, шул ук вакытта үз-үзен кулга алырга тырышты. Күмеп кайткач та, әтинең беренче кайгысы – ашау булды. Әни, хәлсезләнеп, бусагада утыра иде. Әти аны беләгеннән тотып торгызды да ашарга әзерләргә почмакка этеп җибәрде. Әни нәрсәгә тотынырга, аңа нәрсә ашарга әзерләргә дип уйланып торды. Шуннан соң әтинең алдына ярты телем ипи, кичәгедән калган мичкә тәгәрәткән бер бәрәңге белән сөт китереп куйды. Әти тиз-тиз генә ашады да, тагын шул сөйрәлчеге янына чыгып китте.
Менә шушы узган елларны искә төшереп ята-ята таң да аткан. Көн яктырган. Әнием күптән торган…
Инде әти белән абыйның киткәненә дә ел ярым булды. Икенче урамда яшәүче Мәхмүт абый үзенең гаиләсенә һәрвакыт хатлар язды. Безнең әти дә аның белән икән. Без шуннан әти турында хәбәрләрне белеп тордык…
Беркөнне йөгереп су буеннан кайттым да, гадәттәгечә, сайгакка менеп киттем. Мин аның бер кыегыннан ераклыкка карарга яратам. Бигрәк тә безнең йорт авыл кырыенда – урман ягында булганга, мин шул ерак урманнарга, басу-кырларга озак кына карап тора идем. Кайлардадыр ату тавышлары ишетелеп китә, минем ничек тә булса шул атышкан кешеләрне күрәсем килә иде. Сайгакка менеп җитеп, сынымны турайттым гына, каршымда ниндидер бер таныш булмаган кеше пәйда булды. Ул да каушавыннан нишләргә белми аптырап миңа карап тора иде. Куркуымнан кычкырырга да онытып тораташ булып каттым. Берзаман әлеге кеше ниндидер аңлашылмый торган сүзләр сөйли башлады. Мин, сайгактан сикереп төшеп, өйгә кереп киттем. Ничек аягым сынмаган шунда, хәтта бернинди авырту да тоймадым.
– Әни, әни, безнең сайгакта ниндидер бер чит кеше басып тора. Әни, нишлибез инде хәзер? Ул нәрсәдер сөйли, мин аны аңламадым…
Мин тотлыга-тотлыга сөйлим дә сөйлим. Үземнең күзләрем шардай, бертуктаусыз кулларымны бутыйм, әнинең мине тынычландырырга тырышуын да ишетмим, һаман үземнекен тукыйм гына.
– Тынычлан, Әминә, тынычлан, кызым. Курыкма, – ди әни, – ул абый безгә начарлык эшләмәячәк. Ул бик яхшы абый. Тик аның турында беркем дә белергә тиеш түгел, беркемгә дә аның турында сөйләмә. Әйдә, бу безнең икебезнең генә зур серебез булсын. Ярыймы? Тагын бер тапкыр әйтәм, Әминә, ул безнең икебезнең дә дустыбыз булсын. Тик сайгакка башка менмә, алайса ул абыйны куркытырсың.
– Ә нишли соң ул сайгакта? Нишләп өйдә түгел? Нигә ярамый? – мин әнигә бер-бер артлы сораулар яудыра башладым.
– Кызым, үскәч, бәлки мине аңларсың. Үзеңнең гаиләң булыр һәм мине алай тәнкыйтьләмәссең дип уйлыйм. Үзең беләсең, кызым, әтиең бик усал, ә бу абый бик әйбәт кеше. Кем генә сораса да, кызыксынса да, белмим дип кенә җавап бир. Алда гомерләр булса, син әзрәк үскәч, мин сиңа барысын да сөйләрмен, аңлатырмын, кызым, – дип, әни үзенең кайнар иреннәре белән маңгаемнан үбеп алды, аркамнан чәбәкләде. Аның күзләрендә борчылу белән сөенү чагылып китте, шул ук вакытта күзләре бик уйчан иде.
Әнинең сайгакка менеп йөрүен болай да күргәли идем, тора-бара ул анда еш менә башлады. Теге абыйны тагын бер тапкыр күрәсем, аның матур күзләренә тагын бер тапкыр карыйсым килсә дә, башка бер тапкыр да сайгакка менмәдем. Шулай да кайвакытларда бер почмакка посып торып, әнинең аннан тизрәк төшүен көтеп утыра идем. Ә әни аннан төшә дә йә мине кочагына алып иркәли, йә каядыр билгесез якка карап моңая, йә елый торган иде.
Тиздән тагын бер сеңлем туды. Исемен Мәликә дип куштык. Ул бик нәни, матур, курчак кебек иде. Мин аның янында көне-төне бөтерелдем. Әни эшкә киткәндә, безне бикләп калдыра, ә мин Мәликәне карыйм. Башта без беркемгә дә Мәликә туганын белгертмәдек, ләкин без капчыкта ятмый бит ул. Авыл халкы белгәч, барысы да әнине каһәрләде, сатлыкҗан, сөйрәлчек дип атады…
Ниһаять, сугыш тәмамланды. Әти сугыштан исән-сау кайтты, абыйны гына кабат күрергә насыйп булмады. Әти кайткан көнне үк әнине тибеп-тибеп кыйнады. Ә әни ул вакытта тагын көмәнле булган.
– Әле син мин булмаганда себерелеп йөрисеңме, аның ире сугышта йөри, бу… – дип, ярсуыннан әнигә бар көче белән тибеп җибәрде дә урам себеркесе сабы белән аның эченә берничә тапкыр сукты.
– Әхмәдулла, кирәкми… бер гөнаһсыз сабый бит ул… Ай, үләм…– дип, әни җан әчесе белән кычкырды, авыртудан сыны катып, эчен тотты, бөтен киемнәре кара кан белән тулды…
Әминә әби шушы урында тукталып калып, сулкылдап елап җибәрде. Бераз тынычлангач, сүзен дәвам итте.
– Әниебез җирдә аңсыз килеш ята иде. Ул 36 яшендә җир куенына керде, ә әтине шул ук көнне кулга алдылар. Кеше үтерүче белән бергә аңа «халык дошманы» исеме тактылар. Җиңү бәйрәме белән кайткан көнне кулга алынганнан соң, башка өйгә кайтып кермәде. Имеш, ул сугышта сатлыкҗан булган, моны дәлилли торган фактлар да, шаһитләр дә бар. Дөрес, мин анысын тәгаен генә белмим, тик мине сатлыкҗан кызы дип атап йөргәннәре исемдә.
Әниебез үлгәннән соң, сеңлем белән мине хәлле генә туганнан туган апабыз үз канаты астына алды, безне ике ел карады. Ул үлгәннән соң, яклаучысыз калдык. Безне детдомга бирделәр. Мин, Аллага шөкер, үз тиңемне табып, матур гына тормыш корып җибәрдем. Насыйбулла бабагыз бер кычкырып сүз әйтмәде, кул күтәрмәде. Бер-беребезне һәрвакыт аңлап, хөрмәт итеп яшәдек.
Сеңлем Мәликә дә гаиләле булды, тик бәхете генә булмаган. Аңа гомере буена немец кызы дигән кушамат тагылды. Ире дә, немец кызы, немецлар калдыгы, дип кенә эндәшә иде. Балалары булмаганга да ире Мәликәне гаепләде. Ул да безнең әти шикелле аны бик каты җәберләп торды. Сеңлем җәбер-золымга түзә алмыйча, бик яшьли суга батып үлде.
Чынлап та, Мәликә бик матур кыз булып үсте. Ул мин сайгакта күргән абыйга бик тә охшаган иде. Икебез ике әтидән туып, аның әтисе немец кешесе икәнлеген белсәм дә, ул минем иң кадерле кешем булды. Мәликә суга ташланганда, аңа 24 яшь тә тулмаган иде. Якты дөньяда рәхәт күрмәсә дә, икенче дөньяда оҗмах ишекләре аның өчен ачык булсын.
Әнием дә бу тормышта рәхәт күрмәде, әтинең кыерсытуларына күпме түзеп яшәде. Бәлки, кайбер кеше аны бик нык тәнкыйтьләр, сугыш вакытында дошман белән чуалган дип әйтер. Тик мин әниемә карата бернинди ачу да тотмыйм, нәфрәт уты белән дә янмыйм. Ул беркемгә дә начарлык эшләмәде, хәтта кычкырып та әйткәне булмады. Әти үзенең сөяркәсе янына чыгып киткәч: «Бүгеннән үк гүр иясе булыр идем, сезнең өчен генә яшим, балакайларым. Мин сезне беркайчан да ташламаячакмын», – дип, безне күкрәгенә кысып елый иде. Үзем гаиләле булгач, әнине көннән-көн яхшырак аңлый башладым. Аның һәр кылган гамәлләрен искә төшереп, үлчәп карый идем. Әниебез беркем алдында да гаепле түгел. Ул бит назга сусаган хатын-кыз иде. Аның да сөенәсе, сөеләсе килгәндер. Ә сайгакта күргән теге абыйның алга таба язмышы ничек булгандыр, анысын белмим.
Бу вакытта Әминә әбинең карашлары тәрәзәгә, бик еракка – билгесез якка төбәлгән иде.
– Мин әле һаман да шулай еракка карап торырга яратам. Үзем дә белмим, нәрсәдер күзәтәм. Миңа шулай җиңел булып китә. Әнинең балаларыннан бер мин генә исән калдым, гомерем булган икән. Уйлап карасаң, бер гөнаһсыз күпме сабый гүр иясе булды бит. Суга батып үлгән сеңлем Фәридә һаман да күз алдымда, суга ташланган Мәликә, әни карынында үлгән нарасый, миңа кадәр туган өч ир бала, сугыш кырында ятып калган абыем. Йа Ходаем, алдагы көнебездә күрсәтмәче шул сугышларны, ачы хәсрәтне.
Ләйсән ЯРУЛЛИНА.
Казан шәһәре.

Комментарии