- 13.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №23 (8 июнь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Хөрмәтле «Безнең гәҗит» редакциясе! Сезнең басманы даими укып барам. Дөреслекне курыкмыйча ярып саласыз – рәхмәт. Сабак булырдай гыйбрәтле хәлләр, ачы язмышлар кешеләрне уйланырга этәрә. Газета – тәрбия чарасы. Бәлки, мин язган мәкалә дә кемнәргәдер үз язмышына нәтиҗә ясарга булышыр, яхшылыкка өндәр дип ышанам.
Исемнәр үзгәртелде, героем үзен тануларын теләми. Алайса, бу зарлану кебек тоела, ди.
Бибигайшә әби үзенең бердәнбер кызын – Зәйнәбен бакканда бәхетле гомер теләгәндер, югыйсә. Тик язмышларга нәрсә язылганын беребез дә белми шул. Әтисе гүр иясе булгач, Зәйнәпкә яшьтән үк тормыш арбасын тартырга туры килә.
Сугыш бетеп, ике-өч ел үтүгә, чибәр, һәр эшкә кулы ятып торган уңган кызны күрше авыл егете Мулланур бик тиз күреп ала. Озак очрашып йөрмиләр, гаилә корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимешләре – Тәслия – дөньяга аваз сала. Дүрт саны төгәл, сау-сәламәт сабыйга куанып, бик бәхетле яшиләр. Эх, шушы бәхетне саклап яшисе дә яшисе…
Мутлыгы белән дан тоткан Мәфтуха, аларның бәхетенә кызыгып, Мулланурга ятьмә кора. Юк-бар эшне сылтау итеп, аны өенә чакыра. Һәркемгә ярдәмчел, беркатлы Мулланур үтенечне кире какмый. Чәй эчәргә керсә, өстәлдә «ак баш» кукраеп утыра. Барлы-юклы кабымлык, бушаган шешә ирнең аңын томалый, ул ничек итеп Мәфтуханың кочагына кергәнен сизми дә кала. Мулланур көннән-көн бу хатынның тозагына эләгә бара. Авыл халкы алар турындагы хәлләрне Зәйнәпкә бик тиз җиткерә. Ул, аны яратып алган Мулланур ничек итеп аңа хыянәт итсен инде, дигән уй белән яши.
Беркөнне ояты качкан Мәфтуха, «сихерләнгән» Мулланурга ияреп, аларның өйләренә кайта. Зәйнәп үз күзләренә үзе ышанмый. Гарьлегеннән, баласын да алмыйча, күрше авылдагы әнисенә торып йөгерә. Бала да өйдә калгач, Мулланур аны килеп алыр дип өметләнә. Аяз көнне яшен суккан кебек, Зәйнәпкә ачы хәбәр килеп ирешә: бәгырьсез Мәфтуха сабыйны бәрәңге бакчасына чыгарып ташлаган. Мондый вәхшилеккә Аллаһы да түзмәгән, хайваннарга юл күрсәткән. Авыл этләре баланы бәрәңге сабаклары арасыннан табып, биләвеннән өстерәп, ишегалдына алып кайтканнар. Авылга ничек кайтып җиткәнен Зәйнәп үзе дә сизми кала. Нарасыен куенына алып, елый-елый, сабыеннан гафу үтенеп, әнисенә йөгерә.
Вакыт күп нәрсәне үз урынына куя. Мулланур «айнып», Зәйнәп янына барып, гафу үтенеп йөрсә дә, йөрәге каткан хатын аны бусагасына да якын җибәрми.
Шул арада Мәфтуха «тиз генә» малай алып кайта. Берәм-берәм ике кызлары туа. Мулланурга чигенергә юл ябыла.
Тәслия үсә, мәктәптә «дүртле», «бишле» билгеләренә генә укый. Аллаһы Тәгалә аңа буй-сынын да, чибәрлеген дә кызганмаган. Шуның өстенә моңлы да, аны бер концерттан да калдырмыйлар. Өлгергәнлек аттестаты билгеләренә карап, РОНО кызны бер авылга башлангыч сыйныф укытучысы итеп җибәрә. «Эшкә дә мәктәп формасы белән йөрдем, алмашка күлмәгем юк иде», – дип искә ала ул.
Беркөнне газета белдерүенә күзе төшә: «Балахово химик техникумы укырга чакыра. Стипендия 35 сум». Уку теләге дә көчле булган, күрәсең, химиядән дә гел «бишле»ле булганга күрә, «Барыбер керәм», – дип уйлап куя. Укытып азрак мая туплагач, әнисенең фатихасын алып, шунда юнәлә. 45 сум югары стипендия алып укый, әнисенә рәхмәт хатлары гына килеп тора. Тәслия шунда химзаводта эштә кала. Сәламәтлеге какшый башлагач, кая эләккәнен аңлап, эшеннән китә. Медицина техникумына укырга кереп, аны кызыл дипломга тәмамлый.
Шәфкать туташы булып эшләгәндә, иптәш кызына ияреп, кунакка кайта ул. Аны бу авылда озын буйлы, баһадир егет Сабир ошата. Аңа кадәр дә Тәслиягә күп егетләр кызыгып йөри, ләкин кечкенәдән «ябышкан» ятимлек шәүләсе һаман да итәгеннән тартып килә, үзен аларга тиң күрми. «Бәлки, бу егет минем язмышымдыр, ул да әнисе белән генә тора. Механизатор булгач, тырыштыр. Яшем дә бара», – дип, аның белән гаилә корырга була. Усаллыгы белән дан тоткан, чәнечке телле каенана кулына килеп төшәсен белми шул әле ул. Беренче елларда балага уза алмаган киленне каенана «корыган агач» дип мәсхәрәли.
Ниһаять, шатлыклы көн җитә: Тәслия балага уза. Хатын бәби тапканда, аңын югалта. Баланы вакуум белән алалар. Ул церебраль паралич диагнозы белән туа. Аякка баскач, үзе акушер булган ана вакуумның дөрес салынмаган нокталарын күрә. Табиблар гаебен төзәтеп булмый шул. Гарип бала белән кайткач, каенананың ачуы тагын да чәчелә. Авыл шәфкать туташы эше ялсыз. Җитмәсә, ире Сабир да «яшел елан» белән дуслаша. Хуҗалыктагы бөтен авыр эш Тәслия җилкәсенә төшә. Өй эшләре, гауга гаилә тормышын тәмугка әйләндерә. Кечкенәдән ир-ат эшен эшләп үскәнгәме, эшкә үҗәтлеге үзенең хатын-кыз икәнлеген дә оныттыра. Организм түзә алмый, авырлы Тәслияне больницага озаталар. Вакыты җитмичә, 500-700 граммлы игезәкләр дөньяга килә. Ана аңын җуя. Табиблар, «хатының авыр хәлдә», дип, телеграмма бирәләр. Гамьсез ата килми, әнисе: «Мал карыйсы бар», – дигән. Икенче тапкыр хәбәр итәләр. Сабир килеп, «Әнкәй сине алып кайтмаска кушты, өй тулы гарипләр нигә кирәк диде», – дип, хатынының өзгәләнгән йөрәгенә тоз сибеп китә.
Ярый әле Тәслиянең таянычы – әнисе бар. Өч баласы белән кызын үз өенә алып кайта ул. 23 яшендә тол калып, дөньяның ачысын-төчесен татыган, бөтен гомерен Тәслиясенә багышлаган Зәйнәп бу сынауларны да бергәләп үткәрергә риза. Зәйнәп сабыйларны аяк киеме тартмасына салып, мич башына урнаштыра. Авыз урынына кечкенә тишек, ничек ашатырга? Тәслия әле савыкмаган, хәле начар. Күкрәк сөтен савып, тамызгыч белән игезәкләрне ничек тә туендыра. Аллаһы үз ярдәменнән ташламый аларны.
Тәслия аякка баса. Аның медицина буенча тәҗрибәсе ярдәмгә килә. Кызларны ул зонд белән туендыра башлый. Тернәкләнеп килгән сабыйларны күреп, табиблар да шакката, «Мондый авырлыктагы балаларны вакуумнарда үстерү дә авыр бит, бу – могҗиза», – ди алар. Ярдәмгә мохтаҗ өч баланы үз өстенә алып, Тәслиянең эшкә урнашуына каршы килә алмый Зәйнәп. Ипилек-тозлык колхоз акчасына биш җан асрап булмый. Бала туганчы бирелә торган декрет акчасы ирендә кала, аны китереп бирер дип өметләнәләр, үзе барырга гарьләнә. Ә бала тугач бирелә торган акчаны туганнан туган сеңлесе тиз бирү шарты белән сорап ала һәм югала. Беркатлы Тәслия төп башына утырып кала.
Буш вакытын Тәслия балаларга багышлый: ярдәмлекләрне күп укый, эзләнә, кирәкле дару-витаминнарны белеп куллана, улы Илнурга массаж ясый. Аз гына алга китешенә дә куанып, киләчәккә өмет белән яши. «Мин аны барыбер кеше итәчәкмен!» – дип әйтә иде ул. Дәвалану чаралары буенча кайда нәрсә ишетсә, улын алып, шул төбәккә йөгерә. Каян көч алгандыр, илне аркылы-торкылы гизеп чыга. Ярый әле Совет чоры: уку, медицина бушлай, транспорт арзан. Хәзерге чорда, бер төбәккә бару өчен, бер айлык эш хакы да җитми. Шуның өчен безнең буын элекке вакытны бик сагына.
Әлбәттә, ничәмә-ничә еллар туктаусыз юлда йөрү кесәгә сукмый калмый. Булган бар акча йөрәк парәсен терелтү өчен тотыла. Тәслиянең йөрүе бушка китми, аз-маз алга китеш сизелә. Илнур балалар бакчасында тәрбияләнә, башлангыч белем ала – анада өмет уяна. Ләкин саксызлык аркасында машинадан егылган Илнурның сәламәтлегенә тагын зыян килә. Бу вакытта Зәйнәп апа да авырый башлый. «Әни ел саен ашлык агуларга йөрде, аның белән эшләгән хатыннар үлеп бетте инде», – дип сөйли иде Тәслия.
Бакча коллективы үтенече нигезендә, яңа килгән хакимият башлыгы Тәслиянең хәлен аңлап, аларга район үзәгеннән бөтен уңайлыклары булган фатир бирә. Эше дә шунда, балалар бакчасында шәфкать туташы. Кышын – фатирда, ә җәен авылга күченеп, бакчада яшелчәсен үстереп, кош-корт асрап яшәргә тырыша. Бер сәгатьлек төшке аш вакытында өйгә кайтып, ике инвалидны ашатып-эчертеп килергә кирәк. Соңга калып, кисәтү алмас өчен, үз вазифасыннан тыш, нинди генә эш кушсалар да, карышмый эшли Тәслия. Өстәвенә әбиләреннән калган кечкенә авыл өен, каралты-кураны карап торырга кирәк. Әле дә ярый дөньяда игелекле кешеләр бар. Үз төбәгенә кайтканнан бирле, ике-өч гаилә Тәслиянең хәлен аңлап, үз ярдәмнәреннән ташламыйлар.
Тугыз ел буе Тәслия әнисен карый. Бер дә авырыксынмый, күтәреп кенә йөртә. «Ул анасын акчасы өчен генә укол белән тота», – дип әйтүче кара эчле кешеләр дә табыла. Аның: «Беренчедән, ул кызларыма гомер бүләк иткән, икенчедән, минем газиз анам. Кулымнан килә торган ярдәмнән дә мәхрүм итимме? Ул безнең өчен генә яшәде бит», – дип рәнҗеп елаганнары әле дә хәтеремдә.
Тәслия, сәламәтлеге начарлану сәбәпле, 50 яше дә тулмыйча, эштән китәргә мәҗбүр булды. Көрәшергә хәле калмады, сыгылды, ләкин егылмады. Җәен колхозда ындыр табагында эшләде, бакчасына яшелчә утыртты.
Игезәкләре – Дилә белән Зилә – яхшы билгеләргә генә укып, шәфкать туташы булдылар, аннары күрше районга эшкә урнаштылар. Көндез больницада, ә кичләрен үз участокларының авыруларына тиешле ярдәм күрсәтеп йөрделәр. Коллективта, җитәкчеләр арасында аларның дәрәҗәләре үсте.
«Сабырлык ул учка алган утлы күмер», – ди бер акыл иясе. Ә Тәслия – сабырлыкның үрнәге. Ана дигән бөек исемне йөртергә иң лаекларның берсе. Табигать аңа шушы сынауларга каршы торырга никадәр көч биргән. Йөрәгеннән кан тамганда да якыннарын саклап, кешеләргә изгелек кылып, горур атларга тырыша ул. «Әле дә ярый балаларым бар. Илнурымда сабый акылы булса да, ул миңа иптәш, аның белән үземчә киңәшәм, серләшәм», – дип сөйли ул.
Дамира.

Комментарии