- 13.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №23 (8 июнь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Хәзер хатын-кызлар бар нәрсәне үз кулларына алырга омтыла. Ирләр кебек киенүне әйтеп тә тормыйм, күпчелек чалбардан йөри. Кирәк икән, машинасын йөртә, штанга күтәрә, футбол уйный. Кыскасы, хатын-кыз ирләр өлкәсен яулап алды. Югыйсә, гүзәл затларның урыны өйдә. Ашарга пешереп, өйне тәртиптә тотып утырасы гына да бит, хәзерге замана хатын-кызлары алай өйрәнмәгән, гаилә проблемалары күбесенчә алар өстендә.
Ник болай соң ул, ирләр кайда дигәндә, аларның гаиләдәге роле Советлар чорында ук югала башлаган иде. Ул вакытта күп ирләр эчүчелеккә бирелде. «Чума» авыруына әйләнгән шушы нәрсә аркасында, гаиләләр җимерелде, күпме ир-атның гомере бик иртә өзелде. Белгечләр бу хәлне «атом бомбасы» белән чагыштыра башладылар. Җәмгыять нигезе җимерелә барып, инвалид балалар белән бөтен ил тула язды. Коммунистлар партиясенең Үзәк комитеты: «Гражданнарга, гаиләләргә болай яшәү мөмкин түгел. Эчүчелеккә каршы «сугыш ачарга»», – дигән фикергә килеп, төрле чаралар күрә башладылар. Айныткычлар ачылды, фабрика-заводларда «иптәшләр суды» барлыкка килде. Үзенең гаиләсен эчеп борчыган ирне хатыны унбиш тәүлеккә утырта ала иде. Шулай итеп гаиләдә ирләр роле кимеде, алар гаиләдән читләште, җәмгыятьтә үрнәк гаиләләр сирәгәйде.
Эчүчелекнең тамыры Русиядә бик тирән киткән, бер селтәнүдә аны балта белән чабып өзәргә мөмкинме? Безнең илдә бу сорауга җавап бирүче табылмас һәм бу эчкечелекне тиз генә туктатып та, бетереп тә булмас. Ә эчкечедән нинди тәрбия, нинди акыллы киңәш көтәргә мөмкин. Төптән уйлап карасаң, балага аек әти, хатын-кызга аек ир, гомумән алганда, һәркемгә аек тормыш кирәк.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ,
Казан шәһәре
Комментарии