- 13.01.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Альберт йөгереп барып әтисенең чалбарына ябышты:
– Әтием, тимә инде! Тимә әнигә! Авырттырасың бит!
Әмма инде бер мизгелдән бүлмәнең икенче почмагына барып төшүен сизми дә калды. Егылганда каты итеп бәрелгән иңбашына да карамастан, ул, янә торып, ярдәмсез яткан әнисе янына йөгерде. Ертылган күлмәгенең җиңе аша күренеп торган кара янган беләген яшерә-яшерә, ирен кырыеннан агып төшкән кан тамчыларын кул сырты белән сөртеп, инде аягын бөкләп утырган әнисе аны сүзсез генә кочагына алды. Күкрәгенә кысып, күзләрен йомып: «Курыкма, балам, барысы да яхшы, елама», – дип пышылдады. Бу арада әти кеше яннарына килеп, канәгать йөзен яшерми, хәмердән төссезләнгән акайган күзләрен бераз кысып иелде дә, тончыккыч сасы исен аңкытып:
– Нәрсә утырасың, фахишә?! Азмы?! Тагын кирәкме?! – дип акырды.
Эльза йөзен кырыйга борды. Ир, алпан-тилпән килеп, ишектән чыгып китте. Бүлмәдә, ниһаять, тынлык урнашты. Бары тик, вакыты-вакыты белән, Эльзаның үксегән тавышы гына ишетелде. Ул, битеннән агып төшеп, ярасын әчеттергән тозлы күз яшен сөртте дә, тезләрендә йоклап киткән сабыен башыннан сыйпады. Тәнендәге яраларның, күгәреп чыккан эзләрнең авыртуын сизмәде, күңелендәге, йөрәгендәге ярасы алардан күпкә ачырак, әрнеткечрәк иде Эльзаның. Һәм нәкъ менә шул, җанында сулкылдаган авыртуына түзә алмыйча үкседе ул. Мондый тормыш турында хыялландымы? Мондый язмыш сорадымы Ходайдан?.. Бу кыйнауларга да ул бала дип түзеп килә. Әтисе булсын, тулы гаиләдә үссен, башка балалар янында кимсенмәсен ди. Улы бәхете өчен барысына әзер Эльза. Балага ата назы, игътибары да бирелергә тиеш, бигрәк тә малай кешегә. Ул аннан үрнәк алып, аңа охшарга теләп үсәргә тиеш.
Кечкенәдән исерек ата белән гомер итеп, көннән-көн әнисенең ничек җәфаланганын күреп, нәрсә генә булса да, эчә торган кеше белән тормаска үз-үзенә сүз биргән иде бит Эльза. Бала хакы, аны тилмертмәс өчен генә булса да, андый кеше белән яшәмәячәкмен дип үз-үзен ышандырды һәм чынлап та ышанды. Шул фикер белән яшәде.
Эльза гаиләдә икенче бала иде. Аннан олырак абыйсы һәм кечерәк сеңлесе белән ике энекәше бар. Үзен хәтерләгәннән бирле әтисе хәмердән аерылмады, көн саен исерек иде. Юк, начар кеше дип әйтмәс иде аны Эльза. Сабыр, аз сүзле, алтын куллы иде аның әтисе. Кулыннан килмәгән эше юк иде. Үзләре торган йортны, каралты-кураны, сарай-коймаларны – барысын үзе ясап, башкарып чыкты ул. Матурлыгы, ясалу осталыгы белән бөтен кешене тартып, сокландырып тора аларның йорты. Әнисе дә аны шуның өчен яраткандыр, мөгаен. Шуңа да, ул мәктәпне тәмамлагач, озак тормыйлар, өйләнешәләр. «Ул чакта бик бәхетле идем. Бөтен авылга бер дигән, күпләрнең йокысын качырган егет иде ул. Бик үзсүзле. Ул чакта бер егет артымнан чуала иде, бирмәде бит шуңа, тәки үзенеке итте», – дип әнисенең елмаеп сөйләгәннәре исендә Эльзаның. Әти-әнисенең бер-берсен яратканлыгына шикләнми ул. Барысы да яхшы булыр иде дә бит, шул хәмер дигән, үз юлында барысын да үтерүче, юкка чыгаручы «аждаһа» булмаса. Эчсә, үзгә иде аның әтисе, бөтенләй башка, чит, салкын, куркыныч. Танымаслык булып үзгәртә иде аны бу «җәһәннәм сыекчасы». Эльзаны иң рәнҗеткәне, күңеленә тигәне – әтисенең кул күтәрүе. Кирәксә-кирәкмәсә, авыз-борынны канга батырып кыйный иде ул. Ә бер күренешне мәңге онытмас Эльза. Аеруча тетрәндергеч, үзәк өзгеч иде ул. Нәрсәдән тавыш чыкканын хәтерләми Эльза, мөгаен, әтисенең һәрдаим көйсезлегеннән булгандыр. Башта кычкырышу, әшәке сүзләр, кизәнү, һәм соңгы вакытта еш кабатланган кул күтәрү. Әнисенең башын идәнгә бәрә-бәрә кыйнаганда, үзенең көчсезлеген, берни белән дә ярдәм итә алмаганлыгын күрәлмыйча, моңа түзмәс дәрәҗәгә җитеп, йөгереп килеп әтисенә ябышуы кичә генә булган кебек аңа. Әтисенең эченә сугып җибәрүе, үзенең диварга бәрелеп егылуы да исендә. Шул вакыттан соң әнисе акылга җиңел булып калды аның. Хастаханә, табиблар, дәваланулар, инвалидлык… Шул көнне Эльзаның, әйтерсең, күңелендә нәрсәдер өзелде, бу көнгә кадәр бик мөһим булып тоташып торган, ниндидер нечкә генә бер кыл…
Юк, аның гаиләсендә болай беркайчан да булмаячак. Аның балалары бәхетле, тату гаиләдә үсәчәк, мондый коточкыч күренешләрнең, гомумән, булуы турында белмәячәк, дип үз-үзенә сүз бирде ул. Ә хәзер?..
Инде никадәр вакыт Эльза, әйтерсең, үзгә бер томан эчендә яши. Бернигә карамый, «барысы яхшы, барысы әйбәт булачак, ул үзгәрәчәк, балага әти кирәк», дип үз-үзенә кабатлый. Хәер, аның гына сүзе түгел, авылга кайткан саен әнисе дә: «Кызым, түз барысына, ул синең ирең, хатын-кызга шулай язган инде ул, гомер буе түзеп яшәргә», – дип кабатлап килә. Туган-тумачасы да: «Үзең генә бала белән кая бармакчы буласың? Яшәргә урының, ашарга ашың бар, тагын ни кирәк? Әнә, кайберәүләр бөтенләй ирсез яши. Үзең генә каласың киләме? Кемгә кирәк соң син бала белән?» –диләр. Шулай яшәде дә. Көн арты көн, ай арты ай… Менә улына да биш яшь тулып узды. Ә киләчәктә ни булыр? Әнә, бүген сабыйга кул күтәрергә дә тартынып тормады ир дигәне. Эльза улының кара янып чыккан беләген сыйпап куйды, йөрәгенең тыны буып сыкрап кысылып куюына чыдый алмый, карават кырыена утырды. Ә, бәлки, иптәш кызы хаклыдыр? Дөрес түгелдер болай? Әнә бит, үзе генә түгел, иң кадерле, иң якыны – йөрәк парәсе дә җәфалана. Әгәр берәр көнне, әтисе әнисен кыйнаган кебек кыйнап, Эльза акылга саегып калса? Кем карар соң аның нәниен? Аннан башка кемгә кирәк аның сабые? Нишләр соң ул аннан башка? Ничек яшәр? Әлеге дә баягы исерек әтисе беләнме? Әни назыннан, мәхәббәтеннән башкамы? Кирәкме аңа бала?..
Эльза калтыранган куллары белән телефонын алып, иптәш кызының номерын җыйды:
– Сәлам. Мин синдә бераз тора аламмы? Фатир тапканчы. Мин аерылышуга гариза бирәм…
Ләйсән ГАБДРАХМАНОВА.
Казан шәһәре.Бала хакына... ,
Комментарии