- 12.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Газетагызда «Каенанам безнең тормыштан көнләшә…« (№28, 17 июль, 2013) исемле язмагыз басылып чыккач, инде артта калган, ләкин онытылмаслык булып җуелган хатирәләрем яңарды… Тик алар – элекке каенанам белән бәйле, күңелсез хатирәләр…
Мин иремне бик яратып, һәрбер кыз бала хыялланганча, тату гаилә, күпләргә үрнәк булып яшәрбез дип хыялланып чыктым. Дүрт елны, сүз әйтерлек түгел, матур яшәдек. Өйләнешкәч үк әти-әнидән аерым тордык, ирем дә мине яратты, каенана белән дә мөнәсәбәтләр яхшы кебек иде. Ләкин миңа гына шулай тоелган, чөнки каенананың үз кызы иреннән аерылып кайткач, безнең тормышта мәхшәр башланды… Кыскасы, каенанам белән аралар суынды, ирем белән тавыш-гауга китте.
Каенанам шәһәр читендәге бер авылда гомер итә. Мал-туар асрамаса да, кечерәк кенә бакча тота, шунда яшелчәсен, бәрәңгесен үстерә. Ирен буяп, матур киенеп йөрергә яраткан, гомеренең яртысын әле генә узган хатын-кыз өчен авыр эштер дип уйламыйм мин аны. Җае чыккан саен йә без, йә кызының гаиләсе булышырга кайтып йөри идек. Югыйсә, күршесендә генә яшәгән 80 яшьлек марҗа әби дә, балаларын көтми, берүзе бакчада «казынып» аңа үрнәк булып тора иде.
Әлеге дә баягы, мулла бабай таягы дигәндәй, сүзем каенанамның кызы аерылып кайткач башланган тавыш турында иде бит. Иренең сулга йөрүенә түзә алмаган кызы, бердәнбер көнне малаен җитәкләп, каенанага кайтып керде. Күз яшьләрен агызып, мескен булып кайтып кергән кыз, тора-бара усаллана, үзен күрсәтергә тотынды. Үзен тол хатындай жәлләтеп, каенанамны да безнең гаиләгә каршы котыртып куя башлады. Каенана үзе үк кызының: «Син гел энекәш гаиләсен генә яратасың, бөтен акчаңны аларга гына тотасың, миңа берни алып бирмисең», – дип, үпкәләгәнен безгә сөйләп утыра иде. Үз әнисе куышында, берни сатып алмыйча, үзе эшләгәнен үзенә генә тотып (аның эш хакы начар түгел иде) яшәгән кыз гел безнең гаиләдән көнләште, күпсенде. Мин берәр матур кием киеп кайтсам да ачуы килеп үзенә дә алмый калмады, берәр күңел ачу комплексына бара калсак, ул да иярде. Берничә айдан безнең гаилә – каенана өчен бөтенләй икенче планга күчте. Аның кызының бәхетсез тормышы өчен без генә гаепле кебек идек.
… Ашарга утыргач та: «Мин үз иремә беренче һәм икенче ризыкларны гына пешердем, син энекәшне ашатмыйсың ахры, ябыгып киткән», – дип миңа «төрттерә», берәр атнаны каенана эшенә кайтмый калсам: «Ялкау, Алладан туган бер фәрештә булды инде ул хатының, мин шулай үз каенанама кайтмый калсам, ирем мине бәреп үтерер иде», – дип хәләл җефетемнең «колак итен» ашап җибәрә торган булды. Каенана ул сүзләрнең барысын да ишетеп торды, тик бер тапкыр да мине яклап кызына каршы әйтмәде. Киресенчә: «Менә минем кызның тормышта бәхете булмады инде. Каенанасыннан да уңмады, ирдән дә бәхете булмады. Үзе тәртипле дә, телләшеп тә йөрми…» – дип мактанып туя алмады. Шул чакларда авыз тутырып кызы турында йөргән гайбәтне, каенанасының әйткән сүзләрен гәрәбә урынына тезәсе килә иде дә бит: «Мин килен генә, ни дисәм дә начар гына булырмын», – дип тыелып кала идем…
Бер елны каенанам үзенең туган көнен үткәрде. Туганнар белән дустанә яшәмиләр, дуслары да бармак белән санарлык аларның. Кызының ни иптәш кызлары, иремнең дуслары юк иде. Үзебез туганчыл, кеше белән аралашып яшәгәч, аларның яшәү рәвешләре дә миңа сәер тоелды. Килен булып килгәч тә, аларның туганнар белән йөрешмәве, кышкы озын кичләрдә «кич утырырга» күршеләрнең кермәве мәзәк күренеш иде. Өйдә тынлык, бары үзеңнекеләр, әйтерсең өйдән мәет чыккан… Шул бәйрәмгә иремнең апасының каенанасы да килгән иде. Аулакта калуыбыздан файдаланып, зарланып та күрсәтте каенанамнан!
– Аның теле генә түгел кулы да тик тормый бит. Малай салып кайтса, берәрне менеп төшәргә дә күп сорамый. Үзе бөтен гаепне миннән күрә. Әле ярар иде берәр эшкә көтеп торсам: кичен кайтсалар, әбәдтә китеп бардылар. Бер айда дүрт атна булса, шуның берсен миңа кайтсалар, өчесен шушында «чаптылар». Булыша алганча акчасын да бирәм, авыл «күчтәнәчләреннән» дә өлеш чыгарам. Әле алай да ярап булмый: «Икенче киленеңне күбрәк яратасың син. Пенсияң дә аларда, алар кайтсын», – дип миңа телефоннан акырып ташлады. Бер сүз әйткәнем юк, торсыннар гына дим…» – дип кодагый булган кеше, мин табак-савыт юганда, эчендәгесен «бушатып» киткән иде. Кызы ире белән торганда ул кодагыйдан да әйбәт кеше булмады, кызы аерылып кайткач исә, киленнең әнисе, ягъни минем әни яхшы кодагыйга әйләнде. Теге кодагыйдан да начар кеше табылмады җир йөзендә.
Эх, сөйләп күрсәтергә иде каенанага «әйбәт», «эшчән» кызының нинди икәнен! Алайса, гел миннән үзенә «хезмәтче» ясарга теләде. Имеш, күрше киленнәре бакчада чүп тә утаганнар, кайтып өйләрен дә юып киткәннәр, ишегалды да себергәннәр… Мин генә хөкүмәт эшендә калганмын да, мин генә эш яратмыйм икән. Ярар иде аларда эш эшләп, берәр кайчан риза булып калсалар! Аларга гел нидер ошамый. Керне дә дөрес элмәгәнмен, коймак та артык калынрак булган… «Без болай итә идек тә, тегеләй эшли идек», – дип үз-үзләрен мактыйлар, әйтерсең, алар гына булганнар да, эшчәннәр дә, матурлар!!! Килен-кияүнең эшләгәнен яратса да, каенана үз улыннан бер тапкыр күңел өчен генә дә булса да: «Теща»ңа кайтып булышканың бармы?» – дип сорамады. Минем дә әти-әни – авыл кешеләре, аларның каенанадан аермалы буларак, мал-туарлары да бар, бакчасы да зуррак. Каенанага иң мөһиме – үз эшенең бетүе иде! Аны синең иртәгә эшкә барасың да, минем әти-әнинең эше дә, бала белән төнлә юлга чыгу да борчымады…
Хәтта туй үткәч җыелган акчаларны да, бездән башка санап, суммасын әйтеп тә тормыйча, банктан алган ссудасына алып барып түләде. Чынлыкта, мин үз туемнан ничә сум акча җыелганын да белмәдем. Аны бит уртага салып сөйләшеп, аннан соң да ссудаңны түләргә буладыр. Ирем белән генә сөйләшкәннәр дә, туй акчасын кая куясын хәл иткәннәр. Бу минем әлеге гаиләгә килеп эләккәч, алган беренче «шок» иде.
Балам тугач, каенанам декрет акчасына «хуҗа» булды. «Эш хакың ярыйсы гына инде, шул акчагызга ванна бүлмәгезне, бәдрәфегезне ясатырсыз», – дип аңгырайтты. Ә бала тугач күпме акча кирәге аңа караңгы иде… Бәби бүләгенә дә очсызлы әйбер күтәреп килде, бөтен туганнарның исе киткән иде ул вакытта. Бәби чәен үткәрүне белмәде дә, килеп бер көн дә бала карашмады. Әле сабыем туганчы ук: «Бу онык та миңа булмас инде. Әнә яндагысын да үзем үстерәм», – дип әйтеп куйган иде. Баламны да гел кызының улыннан шома гына аера бирде. Безгә кунакка килсә, өйдәге оныгына тәм-томны төяп алып кайтып китә, ә минекенә «кибеткә керергә вакыты булмый». Кичен ирем белән кибеткә чыгып китәләр дә, ирем акчасына тәм-томнар тутырып керә… Мине күрми дип уйлагандыр инде, дәшми генә идем.
Ул туган көннәр җитә башласа, кызына, баласына кыйбатлы бүләкләрне алдан шалтыратып сорап куя торган булды. Беркайчан да: «Акчагыз бармы? Ничек алдыгыз?» – дип сорамады. Кызының Туган көненә дә шәп кенә, заманча телефон сорады, акчабызның болай да юк чагы иде, тормыш булгач төрле вакыт була бит, иптәшләрдән әҗәткә алып телефон алып кайттык. Ирем акчаны яхшы эшләгәч, гел бездән артыгын көтәләр. Ә үзләреннән кайвакыт меңлек түгел, сумлык та бүләк күрмисең! Алар да начар яшәми, каенананың пенсиясе минем эш хакымнан күбрәк тә. Ирем белән дә гел шулар өчен тарткалаштык, шуңа да тора-тора юк-барны күрмәскә дә өйрәндем. Ә барыбер ярап булмады…
Әнә дус кызым рәхәт тора ичмасам. Аның иренең каенана-каенсеңелләре юк. Өч бертуган малай, каенанасына өч килен, бик дус-әйбәт яшиләр. Дустым үзе дә: «Аллага шөкер, ярый әле синеке кебек «каеншырпы»ларым юк, килендәшләрем белән бик дус без. Әни дә (ул каенанасына шулай дәшә) – яхшы кеше, гомере буе укытучы булып эшләгән, гадел, нинди тормышта яшәсәк тә бер малаен да аермый, тигез карый. Мин аны каенана шикелле түгел, киңәшләр бирүче, кирәк чакта ярдәмчел олы апам итеп тоям», – дип шатланып туя алмый. Әни дигәннән, каенанамның бер тапкыр да үз каенанасын «Әни» дип сөйләгәнен ишеткәнем булмады, ә миннән ул шул сүзләрне көтте. Баштарак Әни иде, күп өйрәтә-кысыла башлагач, сөйләгән сүзләре килеп ирешкәч, «Әни» дип дәшүдән туктадым. Ул бөек исемне, иң элек, киленеңә иптәш, киңәшче булып, башкалар сүз әйткәндә дә яклап чыгып, хурлаганда мактап торып кына яулап алырга була. Ә минем каенана урамда кем очраса шуңа, айга бер-ике аралашкан күршеләренә мине эшсез, булмаган итеп сөйләргә яратты. Шул ук сөйләгән ахириләренең миңа китереп җиткергәннәрен ул белмәде.
Кыскасы, мин алар тормышында тора-тора артык кешегә әйләндем, аерылдык без. Каенанамның да моңа артык исе китмәде, улын икенчегә өйләндереп куйды. Тик, ни өчендер, ишетелгән сүзләргә караганда, хәзер мин әйбәт икәнмен, икенче хатын усал булып чыккан! Малаен да ярты елга бер генә кайтара икән, каенана кунакка килгәч тә артык исе китмәгән: пешереп ашатмаган, кафеда гына тамак ялгап өенә кайтып киткән. Үзе дә: «Малай торса, шул беренче хатыны белән торсын икән ул. Беренчесе нинди булса да, үз икән, дуласаң – бер үпкәләр дә, икенче көнне дәшәр, кусаң – кире кайтыр… Юкка гына: «Беренче хатын – Алладан, икенчесе җеннән бирелер», димәгәннәр инде аны», – дип сөйләп йөргән.
…Инде ул вакытлар артта калды. Мин икенче тапкыр кияүдәмен. Ходаема мең шөкер, бу каенанам (мин аңа болай Әни дип дәшәм, алга таба да шулай язармын) белән без иптәш кызлар кебек. Тормышта күпне күргән, якыннарын күп югалткан Әни миңа бик якын кеше хәзер. Кунакка кайткач та кунак итә белә, тәмледән-тәмле камыр ризыклары пешереп ашата, хәер-фатихасы белән озатып кала. Бер тапкыр да «моны ник алай эшләдең, ник эшләмәдең» дигәне юк. Эшләсәң – риза, эшләмәсәң – дәшми, пешерсәң мактап ашый, булышсаң мең рәхмәтен әйтә. Анда чакта яратмаган эш тә, ничектер үзеннән-үзе эшләнелә. Килендәшем белән дә дуслар без, еш кына бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, Әнигә кайткач та эшләрне бергәләп эшлибез. Үз Әнием белән дә Әнинең аралары әйбәт, бер-берсенең хәлен гел шалтыратышып-белешеп торалар. Чын каенана менә шундый була икән ул! Ә малаена килененнән зарланып, үз куллары белән баласының тормышын җимерүче түгел…
Ләйлә.
Чаллы шәһәре.

Комментарии