Җаны теләгән – елан ите ашаган…

Җаны теләгән – елан ите ашаган…

Берәр әйбер аласың килгәндә акча юк дип тә, җыеп та азапланасы түгел. Банклар рәхәтләнеп кредитка бирә. Телефоннан да, кредит бирәбез, дип, иләсләндереп кенә торалар, почта тартмасына да кредит карточкасына хәтле салып китәләр. Мондый мөмкинлектән баш тартып буламыни? Аеруча яшьләрнең кәттә машиналарда йөрисе, яңа фатирларда яшисе, кәттә кызлар, егетләр белән ял итәсе, гаилә корасы, чит илләргә барасы килә һәм әкренләп алдавыч тозакларга килеп капканнарын сизми дә калалар. Әлбәттә, күбесенең кредитын түләү әти-әниләренә кала. Ә үзләрен бик акыллыга санаган беркатлы кызлар исә машиналы, фатирлы кияүгә чыгабыз, дип куанып, ярык тагарак алдында да калалар.

Әлбәттә, матур яшәргә омтылуның гөнаһы юк. Дустымның авылда үскән, әмма шәһәрдә яшәргә хыялланган кызы да, Казанга килгәч, бер кәттә егет белән танышты. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән егетнең эшләре гөрләп бара, соңгы ике елда гына бер һәм өч бүлмәле фатир, чит ил машинасы алган, шуның өстенә эш өчен кирәк-яраклы техникасы да тагын өч җиңел машинасы да бар. Әти-әниләре дә ныклы – биш бүлмәле фатирда яшәп яталар. Кыскасы, менә дигән кандидатура.

Тик кечкенә генә ләкин бар: егетнең хатыны һәм ике баласы бар икән… Әмма дустымның кызын очраткач, ашыгып өйләнгәнен аңлап, аерылырга булган. Бай егетнең акча янчыгы күз алдында торганда бу кечкенә генә җитешсезлек киртә була аламыни?

– Ай-һай, – дидем мин дустыма. – Кызың менә дигән егеткә дә чыга алыр иде, балалы ирне айгызатмаса. Сугыш заманы түгел бит, егетләргә кытлык түгел.

– Анысы шулай да… Кияүгә чыгар вакыты күптән җитте. Аның дуслары бала сөя инде. Аңа да вакыт… Җитмәсә, шундый кешесе чыгып тора… Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырсаң – җүләр булырсың. Гомер буена үкенеп яшәгәнче хатаны вакытында төзәтү ярыйдыр бит? Уйламыйча өйләнгән ул.

– Кияү буласы кешегез ничә яшьтә соң?

– Шундый мөлкәтләргә ия булгач, бала-чага булмас инде… Утызы тулган бугай…

– Ә хатыны?

– Анысы да шул тирәдә…

– Белмим инде… Кызыгыз кияү тапмаслык түгел бит, хатын аертып чыкмаса, – дидем мин. – Читтә күңел ачканда ир-ат әйтә инде ул. Хатын ягы ни ди бит әле… Җитмәсә, балалары да бар, дисең. Алай бай егет булгач, балаларын да иренә бирсәләр? Нинди хәлдә каласын аңлый микән соң ул үзенең? Хәзер бит, үзең беләсең, зур суммада алимент түләмәс өчен ирләрнең нинди чараларга гына бармавын?

Дустым авыр сулады.

– Яшьләр син әйткәнне тыңлыймыни алар? Танышларымның улларын да әйтеп карадык. Хәерчегә чыгып, хәерче арттырыйммыни? Аларның кредитларыннан башка берние дә юк, – дип кенә җавап бирде.

– Җаны теләгән елан ите ашаган, – дидем мин. – Тик өйләнәм дип, алдап йөрүе дә бар бит әле. Ирләргә ышансаң…

– Аерылырга гариза биргән инде.

– Гариза бирү аерылдым дигән сүз түгел әле. Мин мөһерле кәгазьгә генә ышанам. Андый булган егеттән хатыны аерылыр микән? Ничә фатир, күпме техникасы бар, дисең бит. Гаилә бюджетыннан алиментка шактый сумма да китә башласа?

– Ничава. Бергә алынган милкен бүлсәң, кызыма да җитәрлек кала әле.

Икенче баласы кечкенә булуга карамастан, аерылыр сәбәпләре ышандыргыч булгандыр, күрәсең, кат-кат йөртмәделәр, хәтта килешер өчен вакыт та кирәк булмады. Мондый булган егетне ычкындырмас өчен, ашыга-ашыга кыз ягында никах укыттылар, загска гариза бирделәр. Тик никах кичәсендә, ни сәбәптәндер, егет ягыннан берәү дә юк иде.

Күңелемә шик төште. Хатын-кыз ул ни җитте иреннән дә тиз генә аерылырга ашыкмый, үзе рәхәт күрмәсә күрмәс, иң җүнсез дигәнен дә тәртәгә кертергә тырыша, кешегә бирмәс өчен җан тырмаша бит, мондый адымга иң ахыр чиктә генә бара. Хәер, хәзерге яшьләрне аңламассың.

– Бераз сабыр итәргә иде… Балалары булгач, ике арада йөриячәк бит ул барыбер. Кабат бергә булулары да бар, – дидем. – Егет ягы да бу никахны хупламаганга охшаган…

– Егетнең әти-әниләренең бүтән мәшәкате килеп чыкты, шуңа килә алмадылар – диде дустым. – Туйда булырлар.

Дөрес, туйда булдылар, тик егет ягы туйны зур фатирында да үткәрмәде, чыгымнарын да күтәрмәде. Килен, бай егетне аерып алып, үзенеке итү куанычыннан, түбәсе күккә тигәндәй йөрде, никахта төшкән фотоларны да, туйда төшкәннәрен дә аерылган хатыны күрсен, ирен кире үзенә алмасын, дигәндәй, контакт битенә ашыга-ашыга куеп барды. Туйдан кергән акчага Мисырга барып ял да иттеләр һәм туй киемнәре белән андагы кипарислар ышыгында басып та, ятып та фотога төшеп анысын да контакт битенә теркәделәр.

Егете эләгүен эләкте дә, күңелне кытыклап торган, аерылышкач, бүленергә тиешле милек кенә кулга керәм дип тормый шул. Хәтта бу турыда искә алучы да юк. Аерылган хатында шул хәтле милек калсын да, фатир арендалап тор инде? Кайнатай-кайнанай да бергә яшик дип чакырып тормый, һаман шул аерылган киленне, аның әти-әнисен якын күрәләр, тату гына аралашалар… Әллә кабаттан кушылырга җыеналар инде? Һәм ул көн саен ире калдырган милекне бүлү эшенә тотынырга вакыт икәнен исенә төшереп тора башлады. Ә ире моның артыннан йөрергә вакыт юклыкны сәбәп итеп, сүзне башкага борды. «Синең өчен аерылдым бит, шул җитмимени, анда балалар бар бит», – диде. Тик хатыны математиканы яхшы белүен күрсәтеп, исәпләп тә чыгарды.

– Миңа бөтенесе дә кирәкми. Алган ике фатирыңның берсе белән иномаркаң булса җитә. Кредит бурычларының да яртысын исәпләрбез.

Иренең шактый зур суммага берничә кредиты барлыгын белгән иде инде. Милек ул исәпләгәнчә кулга керсә, бик җиткән булыр иде дә… Тик аерылган хатында калган бер фатирны ул кияүгә чыкканчы ук социаль ипотека программасы белән чиратка басып алган һәм монда кияүнең бер катнашы да юк булып чыкты. Ә өч бүлмәлесе исә әти-әнисеннән калган фатирны сатып, аны яңа төзелә торган йорттагы фатирга түләгән, һәм алар исемендә булып чыкты. Дөрес, йорт төзелеп беткәч, аны кызлары исеменә күчерәчәкләр. Машинасында да ирнең бер тиен өлеше юклыгы аңлашылды. Дөрес, иске җиңел машиналары үзенеке икән…

Ә егетебез үзе баштанаяк кредитка баткан – машиналары да, төзелеш өчен техникасы да – барысы да бурычка алынган һәм һәркайсы өчен, процентларын да кертеп, зур күләмдә бурычларын түли булып чыкты.

Аерылышу да ире тарафыннан булмаган, өйгә акча кайтмавыннан һәм бурыч өстенә бурыч җыюына сабыр итеп, акча ягын җиңеләйтер өчен, яшь баласы белән декрет ялында да утырмыйча эшкә чыккан хәләле, иренең бүтән хатын-кыз белән кәеф-сафа кылыр өчен болай да булмаган акчасын туздыруын белеп, үзе гариза биргән булып чыкты.

Кеше бәхетенә кул сузу моның белән генә төгәлләнсә иде дә…

Кайнана белән кайнатай фатиры иркен, аларның да күңеле эреп, яшәргә чакырган булырлар иде… Тик бер баткан, батыйк инде, дигәннәрдер, тагын кредитка чумып, бер бүлмәле булса да аерым фатирларын, үзебезнең илнеке булса да яңа машина булдырдылар… Егетнең әти-әнисе бу җәһәттән булышудан катгый рәвештә баш тартты. Кызның әти-әниләре хәзер пенсиядә булсалар да, кыз исеменә алынган фатир, машина бурычын түләр өчен, авырый-авырый әле дә эшләп йөриләр. Ә мактаулы кияүнең исе дә китми – бу юлы да фатир да, машина да аның исемендә түгел… Хатыны азапланган чагында да җавабы бер:

– Авырлыкны да бергә кичерергә сөйләштек. Синең өчен менә дигән җитеш тормышымны таркаттым бит…

Аерылуның кем тарафыннан булганын белмәгән яшь хатынга бу турыда әйтүче юк. Үзе өчен булуына ышанып, алда торган авырлыкларны кичерүе җиңелрәк тоелсын өчендер инде. Җаны теләгән – елан ите ашаган, диләрме әле?..

Үз әти-әнисе булыша, билгеле. Авылдан итен-бәрәңгесен дә, башкасын да ташып торалар. Болай булып чыгуына эчләре поша билгеле. Тик Хак Тәгалә моны гына азсынды бугай. Көтеп алган оныкларын тапкан чагында кызлары клиник үлем кичерде, ә оныкны ярып кына алдылар. Баланың баш миенә кан сауган иде… Менә шул катлаулануны дәвалап гомерләре үтә хәзер…

Кеше малы да, кеше бәхете дә синеке булмый шул инде. Ә менә иң гаҗәбе шул булды – әлеге җүнсез хатын дигәннәре – минем элекке хезмәттәшемнең бик акыллы, бик булган, бик тырыш бер кызы булып чыкты. Иренең кире кайтасы килә дә соң, тик терсәк якын да тешләп кенә булмый шул.

Әле менә миңа да ташламалы кредит алырга өндәп телефоннан ничә тапкыр телефоннан шалтыраттылар… Аптырагач, миңа җитмеш яшь инде, үлә калсам, калдырырдай мирасым да, банкка салынган акчам да юк, шулай булгач, балалар түләмәячәк, үземнең дә керемем юк, дигәч, туктадылар.

Сәмига СӘҮБАНОВА

Комментарии