- 12.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №32 (12 август)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Адәм баласы бу дөньяга ике кешенең мәхәббәт җимеше булып, бәхеткә ирешер өчен туа. Шулар арасында күпмесе үз бәхетен таба алмыйча, бердәнбер гомерен ялгызлык газабында уздыра.
Татар халкында элек-электән бик гүзәл изге йолалар бар. Шуларның берсе – яучылык. Яучы дигәч тә күз алдыбызга ыштан балагы сыңарын төшергән көлкеле кыяфәттәге яучы карчыгы килеп баса. Совет чорында күп изге йолалар кимсетелде, кыерсытылды, гамьсез рәвештә онытылды. Уйлап карасаң, кешене бәхетле итүдән дә өстен изгелек бар микән?! Коръәндә дә яучылык бик изге шөгыль дип билгеләнгән. Әлбәттә, хәзер бик күп танышу бюролары, шул шөгыльне файдалану бизнеслары корылган.
Ә чын, ныклы, бәхетле, татар гаиләсе кору өчен борынгы зирәк халык йолаларына таянмый булмыйдыр. Бу мәсьәлә, бәлки, бик күпләрне борчыйдыр. Ә кулга алып эшләү өчен монда кыюлык, изге максат, матди яктан ышанычлы нигез дә кирәк.
Равилә Шамил кызы турында күптән ишетеп белә идем. Казан шәһәре уртасындагы кафеда каплап пешерелгән пиццаны күпләр татыгандыр, яисә ишетеп, күреп беләдер. Аның хуҗабикәсе танылган пешекче, эшкуар, шигъри йөрәкле, ачык йөзле Равилә ханым белән аралаша башлагач, ул миңа ярларны таныштыру, кавыштыру клубын ачу теләген әйтте. “Берничә ярны гына кавыштырсам да, саваплы эш эшләдем дип куаныр идем. Әйдә, Наилә, синең белән икәү яучы булыйк әле. Бөтен мөмкинлекне тудырырмын. Ә син бу эшне оештырып алып барырсың”, – диде. Берсүзсез риза булдым.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Арагызда үз бәхетен эзләгән, әмма моның өчен чара таба алмаган ялгыз җаннар! Без сезгә ярдәмгә киләбез.
Хатын-кызлар – 25, ир-егетләр 35 яшьтән башлап (яше чикләнмәгән) килә ала. Сезне пиццерия кунак залында көтеп калабыз.
Беренче очрашу 16 августта 17 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.
Наилә ЯХИНА.
Адрес: Татарстан, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 4нче йорт. Ленин бакчасы тукталышы. “Ностальгия” пицца кафесы. Тел.: 263-69-67, 89274131987
Насыйбымны эзлим
064. Миңа 55 яшь. Район үзәгендә яшим. Фатирга газ-су кергән. Бөтен уңайлыклар да бар. Тормыш иптәшем, кызганычка, үлде. Ә ир-ат кешегә берьялгызы бик читен.
Үзем өченче группа инвалид. Эчү белән мавыкмыйм. Холкым тыныч. Балаларым бар. Алар зур инде. 45-55 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз белән таныша алсам, әйбәт булыр иде.
Тел.: 89053165591.
065. Миңа 47 яшь. Авыл җирендә яшим. Ике балам бар. Кызымның үз тормышы, малаем янымда. Мөслим, Минзәлә, Актаныш, Сарман, Тукай районнары җирлегендә яшәүче 50-55 яшьтәге яхшы холыклы ир-ат белән тормыш корыр идем. Күчеп китәргә риза.
Тел.: 89274913504. Адресым редакциядә.
066. Миңа 50 яшь. Тол хатын. Буем – 160 см, авырлыгым – 65 кг. Ике катлы коттеджда яшим. Тормыш итәрдәй ир-ат белән танышыр идем. Эчү белән мавыкканнар, төрмәдә булганнар борчымасын. Үзем Оренбург өлкәсендә гомер итәм.
Тел.: 89619302862.
РЕДАКЦИЯДӘН:
танышу белдерүләре газетабызда бушлай басыла. Кайбер мәгълүматлар алу өчен, телефон номерыгызны да язарга онытмагыз, ул газетага сезнең теләгегез буенча гына бирелә, бу хакта да искәртсәгез иде. Номер ияләрен редакциягә шалтыратып белешергә мөмкин, яисә шул номерны күрсәтеп буш конверт тыгылган хат юллый аласыз. Сезнең белән аралашу ихтималы номер ияләренең үз карамагында.
Өстәп шунысын да әйтик: Казанда яңа оешкан “Насыйп ярым” танышу клубы белән дә тыгыз элемтәдә торачакбыз. Безгә килгән белдерүләрнең барысы да клуб җитәкчеләренә тапшырылачак. Димәк, танышу өчен мөмкинлекләр арта. Һәркайсыбыз парлы, нык терәкле һәм бәхетле булсак иде. Ә “БГ” бу эштә бар көчен куеп ярдәм итәргә әзер.
Конкурс: “Нишләттең син мине, мәхәббәт?”
Якындагы бәхет
Вәсим Аидәне балалар бакчасында ук ошатты. Мәктәптә дә күз уңыннан җибәрмәде. Кыз бик матур, егетләр күзе төшмәслек түгел. Күрше егетенә исе дә китмәде аның. Чибәррәк, кыюрак егетләр белән аралашты. Әниләре, туганнар Аидә белән Вәсимнең бергә булуын теләсә дә, кызның алар өметен аклыйсы килмәде. Кызның салкын карашын Вәсим тойды, билгеле. Ләкин һаман аның янәшәсендә булырга тырышты. Ерактан булса да кызны күзләде. Мәктәпне тәмамлагач, егет кыз белән янәшә булу өчен, ул сайлаган институтка укырга керде. Курсташлары башта бу парга сәерсенеп, көлеп карады. Соңрак ияләштеләр. Күбесе акыллы, сабыр, укуда тырыш Вәсим яклы булды. Аңа көлеп караган, җитмәсә, егетләрне бер-бер артлы алыштырып торган Аидәне җиңел холыклы дип кабул иттеләр. Укуны тәмамлаганда кызга 22 яшь иде.
Ул үз яшендәгеләрнең гаилә коруларын күреп, кайберләренең инде үз балаларын тәрбияләү белән мәшгуль булуын аңлап, бер мәлгә югалып калды. Чөнки кыз күпме генә егетләр белән аралашса да, алар арасында гаилә корырдай җитди егет очрамады. Менә шунда гына ул Вәсим турында уйлап куйды. Көннәрдән беркөнне Аидә Вәсимгә кияүгә чыгарга ризалык бирде.
Туйлар матур гына үтте. Аидәне беренче айларда хатын булу канәгатьләндерде. Йортны ямьләде, тәмле ризыклар пешерде. Әмма бу көндәлек эшләр бик тиз туйдырды. Кичләрен озаклап дусларына кунакка, кино-концертка китеп югала торган булды. Ире аны сүз әйтми генә өйдә көтте, эштән кайтып ашарга әзерләп хатынын каршы алган вакытлары ешрак була башлады. Чит ир-ат белән дә чуала башлады хатын. Ә үзен: “Мин иремне беркайчан да ташламаячакмын, башкалары аның вакытлыча гына”, – дип юатты. Бала табарга да ашыкмады. “Әле бала белән өйдә утырырга миңа иртәрәк”, – дип фикер йөртте ул.
Көннәрдән беркөнне Аидә әнисе авырый дигән хәбәр алды. Ул эшеннән бер ай ял алып, әнисен җылы якка дәваларга алып китте. Бер шалтыратуында ире: “Хәзер башка белән яшим. Мине гафу ит. Саубул”, – дип әйтеп салды. Аида шунда гына кемне югалтканын аңлады. Ярата икән лә ул аны. Әнә бит йөрәге ничек кысылып-кысылып куя. “Мин бит аннан башка яши алмыйм, – дип уйлады ул. – Димәк, Вәсим өчен көрәшергә тиешмен”.
Вокзалга кайтып әнисен озатканнан соң, ул Вәсимгә шалтыратты. Очрашып сөйләшергә үтенде. “Син 4 атна белән 11 елны чагыштыр. Ялгышмыйк”, – диде.
Чыннан да, 11 ел җиңә. Шул вакыйгадан соң аларның мөнәсәбәте яхшыра. Аидә дә иренең кадерен белеп яши башлый.
Рәисә МИФТАХОВА.
Әгерҗе районы, Мордва авылы.
Килер бер көн
Ялгыз калуына карамастан, Гөлгенә сынмады-сыгылмады, киресенчә, агымсуга каршы йөзәргә тырышты. Кызы Гөлияне җил-яңгыр тидермичә, кешедән ким-хур итмичә үстерде. Дөрес, кызы да әнисе йөзенә кызыллык китермәде, мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Билгеле инде, шундый билгеләр белән югары уку йортына аңа юл ачык иде. Гөлия шуны аңлап, Казандагы югары уку йортларының берсенә кереп белем алды. Җае чыккан саен, әнисе янына кайтып торды. Гөлгенә дә кызы укысын, мохтаҗлыкта яшәмәсен дип, иң тәмле ризыкларны аңа бирде, кайткан саен баласы теләгенә каршы килмәде. Аралары да начар түгел, серләшеп, уртак тел табып яшәде алар.
Яшәделәр шул, яшәделәр… Көннәрнең берсендә алар арасыннан кара мәче үтте. Туганнары моны нәрсәгә юрарга да белмәде. Әллә күз тидеме? Әбиләр әйтмешли, берәрсен боздылармы әллә? Монысын Алла үзе генә беләдер.
Укуын тәмамлагач, Гөлиянең Казанда калу мөмкинлеге бар иде. Әнисе дә моңа каршы килмәде. Әйбәт укыган кызга эш табу кыен булмады, билгеле. Кыскасы, үз бәхете үз кулында иде аның. Ләкин тормыш гел без дигәнчә генә бармый шул. Көннәрдән бер көнне (әле ул вакытта эшкә урнашмаган иде) Гөлия әнисенә кияүгә чыгуы турында хәбәр итте. Ана кешегә шатланырга гына да бит, тик кияү буласы кешенең урыс милләтеннән булуы Гөлгенәнең йөрәгенә ук булып кадалды.
Телсез кала ана. Кыз – әнисен, әнисе кызын аңларга теләми. Шулай итеп, Гөлия өчен туган йорт ишеге ябыла. Менә инде ике елга якын алар бер-берсе турында ишетергә дә теләми.
Гөлия әтисе белән үсмәсә дә, алар аралашып яши. Иң авыр минутында ул әтисе ишеген шакый, тегесе ярдәм кулы суза, туй ясый. Ләкин әнисе туйга килми. Хәер, чакыру кәгазен туйга ике көн кала почта әрҗәсенә салып китә кызы. Гөлгенә икеләнеп кала: барыргамы, юкмы? Мин-минлеге җиңә – бармый.
Гөлия ир бала таба. Туганнары бу вакыйгадан соң ана белән кыз аңлашыр дип өмет итә. Әмма мөнәсәбәтләр тагын да катлаулана гына.
– Гөлгенә, тукта, нигә шулай үз-үзеңне бетерәсең, бер синдә генә түгел бит андый хәл. Гафу ит кызыңны, үзеңә дә җиңел булып китәр, – дип күпме генә үгетләсәләр дә, аның җавабы бер:
– Юк. Мине санга сукмыйча, шул кешегә ияреп чыгып китте. Хәзер инде теләсә нишләсен, сайлаганы белән торсын!
Туганнары Гөлгенәне дә аңлый: бар өметен баглаган кызы әнисе күтәрә алмаслык адым ясады бит. Ананың ничек бәргәләнүен, йокысыз үткәргән төннәрен, түккән күз яшьләрен берәү дә күрми. Ләкин аның вакытыннан алда картаю сәбәбен барысы да яхшы аңлый. Инде эш узган, дөньяга яңа җан – аның оныгы аваз салса да, күңелдәге төер таралмый. Коръәндә дә бер-береңне кичерә белергә, ачу сакламаска кушкан. Әлбәттә, Гөлгенә моны үзе дә белә, тик йөрәге белән кабул итә алмый.
Гөлгенә шактый еллар урын өстендә яткан әнисен багып, хөрмәтләп соңгы юлга озатты. Ел саен Коръән ашы уздыра. Дуслары, туганнары арасында абруе бар. Тик тормышының бер ягы китек.
– Оныгың бигрәк матур. Бер дә күрәсең килмимени соң? – дигәнгә каршы ул:
– Матур булса, үзеңә алып кайт та, кочаклап ят! – дип җавап бирә туганына.
Бигрәк каты бәгырьле, диярсез. Мин аның урынында булсам, бер дулар идем дә, тынар идем, диючеләр дә булмый калмас. Нишлисең, һәркемнең үз холык-фигыле. Ә, бәлки, бу кылган гөнаһларыбыз өчен җәзадыр? Нигә соң кызы әнисе сүзенә колак салмаган, катнаш никахка ризалашкан? Туачак баласы язмышы турында уйлады микән ул бу адымны ясаганчы? Мәхәббәт, диярсез. Әйе, яратадыр ул ирен. Тик еллар үткәч, ул әнисен һәм үз хатасын аңлар, әмма инде соң булыр.
Ә хәзергә Гөлгенәнең туганнары ана белән кыз арасында бәргәләнә. Алар бу хәлне ананың усаллыгы, үзсүзлелеге аркасында гына килеп чыкты, дип саный. “Ул бит олы кеше, бераз сабыр булырга кирәк иде”, – диләр.
Алла боерса, килер шундый көн, Гөлгенә безне кунакка дәшәр һәм әйтер:
– Кызым белән оныгым килде. Җыелып, сез дә килегез!
Берүк, шулай була күрсен.
Гөлсирә ВИЛЬДАНОВА.
Түбән Кама шәһәре.
ХАТЫН-КЫЗ БӘХЕТЕ
Хатын-кызның бәхете –
Яхшы иргә чыгудыр.
Бер-бер артлы сабый белән
Гаилә тутырудыр.
Кадерлем дип эндәшүдер
Үз хәләл җефетенә.
Балакаем диюдер,
Йөрәге парәсенә.
Лилия СӘЛАХЕТДИНОВА.
Буа районы, Күл-Черкен авылы.
Белдерү
Юбилейларны, туйларны татарча күңелле итеп уздырабыз. Тел: 89274083786, 89625636255
Комментарии