Рәнҗеш төшә шул…

Яраткан күршем турында язарга булдым. Сеңлем шикелле ул миңа. Кеше күңеленә бер җылы сүз җитә, бигрәк тә олы яшьтәгеләргә. Бик игътибарлы ул. Исеме Нәсимә. Авылда туып үсеп, мәктәпне тәмамлап, шәһәргә килә. Заводка эшкә керә. Бик матур һәм эшчән булуын күреп, бергә эшләүче Хәлимә исемле хатын аны малае белән таныштырып, аларны өйләнештерә. Нәсимәнең – авылда егете, ирнең йөргән кызы кала. Өйләнешкән көннән үк болар бер-берсенә ияләшә алмый.

Яшәүләренең рәте булмый. Хәлимәнең улы: “Үзең алып кайттың, үзе яшә”, – дип, аның белән әрләшә. Читтәге хатыннар белән йөри башлый. Нәсимә – авыл кызы, сабыр, барысына да түзеп яши. Чөнки инде бала туа. Кызның әти-әнисе дә: “Үзең чыктың, аерылма, баланы ятим итәсең”, – дип, гел тукып тора. Вакыт узып, тагын бер бала туа. Шулай 25 ел гомер узып та китә. Әмма ир һаман аны өеннән куа. “Минем өем, чыгып кит. Башкага өйләнәм”, – дип, кычкырырга күп сорамый.

Нәсимә бер урында озак эшләп, ике бүлмәле фатир ала. Һәм аерылмый башка чара булмаганын күреп, бер улы белән шунда күченә. Әмма ир кеше: “Мин өйләнәм”, – дип, икенче улын да куып чыгара. Нәсимә, әни кеше, аны, билгеле, үзенә сыендыра. Чыннан да, ир өйләнә. Әмма икенче хатын белән ике генә ел яшәп кала. 50 яшендә эшенә барган җирдә кинәт үлеп китә. Нәсимә аны соңгы юлга үзе озата. Чөнки яшь хатын ул чакта күренми. Әмма фатирны исә үзенә калдырырга тели. Алар рәсми язылышып, бер ел яшәп калганнар. “Мин аның законлы хатыны, беркая да китмим”, – дип, күкрәк кага икән. Нәсимәнең бер улы исә биредә пропискада. Хәзер ул хатын бер бүлмәдә, малай икенчесендә яши. Нәсимә бик борчыла. Берәр ел гына яшәп алган кешенең фатирга хуҗа булырга теләве гаҗәпләндерә…

И тормыш, син без дигәнчә түгел шул. Нәсимәне язмыш яшьлегендә адаштырган. Аның сөйгән егетенең йөрәге әрнегәндер, иренең дә яраткан кызының күз яшьләре аз акмагандыр. Шундый рәнҗүгә корылган тормыш ничә кешене бәхетсез иткән.

Фәүзия ЗАРИПОВА.

шәһәре.

Комментарии