КАБАХӘТ – УЛ АФРИКАДА ДА КАБАХӘТ!

КАБАХӘТ – УЛ АФРИКАДА ДА КАБАХӘТ!

26нчы февраль санында «Мин кабахәтме?» дигән мәкаләне укыгач, башымда беренче туган фикер шундый булды. Ринат энем, бигрәк үзәгегезгә үтеп керерлек, җаннарны телгәләрлек язма булган бит, әй! Кулыгызга каләм алып язарлык дәрәҗәгә җиткергән, проблемагызны дөньяга сөрән салырлык иткән бит язмам. Мин дә сезгә, тартмый-сузмый, тиз арада яраткан газетабыз аша җавап бирергә булдым.

Сезнең татар матбугатына битараф булмавыгыз, аеруча, «Безнең гәҗит»не үз итүегез, әлбәттә, куанычлы хәл. Газета бит ул яңалыклар, дөнья хәлләре, кызыклы язмышлар, сәясәт… темалары белән танышу урыны гына булып калмыйча, еш кына сердәш, дус, киңәшче ролен дә үти. Күп очракта якыннарыбызга, дусларыбызга ачылып сөйли алмаган серләребезне без газета аша тәфсилләп бушанабыз. Менә сез дә, Ринат энем, «авырткан» темагыз хакында «Безнең гәҗит»кә язарга җөрьәт иткәнсез бит. «Зәңгәрләр»гә атап багышлап әле минем беренче мәртәбә генә язуым иде. Сез мине башка авторлар белән бутыйсыздыр, күрәсең… «Ак эт бәласен кара эткә», дигәндәй… Ярар, бу минем өчен мөһим мәсьәлә түгел. Димәк, сез язганча, бер балык башын чәйнәмәгәнмен. Тормышта язарлык, гыйбрәт булырлык, файда китерерлек башка темалар да бетмәгән. Менә Сез дә газетага язып, бәлки, бик дөрес эшләгәнсез.

Әйе, ул ханым миңа эч серләрен чиште. Шул рәвешле, бәлки, ул да бер мәлгә телгәләнгән җанына тынычлык тапкандыр. Тик мин әлеге ханымга карата җинаять кылмадым. Аның тарихы хакында татар дөньясына фаш итсәм дә, исем-фамилиясен, яшәгән урынын, туган-тумачасы хакындагы мәгълүмат төгәл күрсәтелмәде ич. Әнә, сез дә бит, ничек горурланып үзегезнең «җегетлекләрегез» хакында бөтен дөньяга лаф органсыз!

Җавап язуымны сез хатыгызда шәрехләгән тәртиптә дәвам итәм. Сез инде ир уртасындагы адәми зат булып, гаилә корып, балалар, хатын кочагында мул тормышта гомер кичерүегез хакында бәян иткәнсез. Фатирыгыз, машинагыз да бар икән. Бу юлларны укыгач, сезнең өчен аларның бик кирәкле, мөһим гамәл икәнлеге аңлашылды. Тормышта, башкалар шәйләмәсен өчен, сезгә бүтәннәрдән аерылып тормыйча, халыкча яшәү зарур. Күзгә төтен җибәреп, кешегә сизелмәслек итеп, тыныч, ике яклы тормыш алып бару өчен кирәк әлеге пунктлар сезгә. Тик бәхетнең икенче ягы да бар бит әле. Рухи дөньяң байлыгы, күңел – калеб чисталыгы, вөҗдан аклыгы, тән – күңел сафлыгы дигән төшенчәләрдән ерак, бик ерак, ахрысы, сез, энем. Шулай булгач, сезгә динебез, Хак Тәгалә хакында сүз катуны бөтенләй мәгънәсез гамәл дип уйлыйм. Кыйблаларын җуйганнарга вакыт әрәм итеп тору кирәксез эш!

«Уҗымга» йөрүнең сезнең өчен кыйммәтлерәк, бәһалерәк булуы да аңлашыла. Сезнең «уҗым» бит әле гади «уҗым» гына түгел… Эт өерен хәтерләтә миңа әлеге уҗым «бозаулары» җыены. Хатыгыздан бу юлга армия хезмәтендә кереп китүегезне аңладым. Бердәнбер татар егетенең «абруе» бик зур булган күрәсең, сержант бит башка милләт вәкилен түгел, ә сезне сайлап алган! Ален Делон чибәрлегенә иядер сез, энем. Озак уйланып тормыйча, урыс сержанты «канаты» астына «шуган» шәп «җегет»не үз күзләрем белән күреп, күзләренә төбәлер идем. Күзләр бит ул – җаннарның көзгесе. Сөйләр иде алар миңа күп нәрсәләр хакында.

Армиядә сезне сындырганнар, бөкләгәннәр, пластилин ясаганнар, чын ир-атта була торган стерженьнән колак кактырганнар. «Мин сине үз канатым астына алам, җил-яңгыр тидермәм, тик минем белән буласың», – диюгә, сез озак уйлап тормыйча, инстинктларга бирелеп, хайвани затка әйләнүегезне үзегез дә сизми калгансыз. Хайвани диюемә гафу үтенәм, тик бу гамәл хайваннарда юк бит… Әлеге сержант белән булган көннәрегез хакында, авыз суларын агызып, бүген дә газетага язарга җөрьәт иткән «җегет»кә ни диясең инде.

«Зина корты кергәннәрне, юлдан язганнарны шайтан котыртып тора», – дия иде безгә олылар. Ринат энем, икенче бер татар егетен бозык юлга бастыруыгыз хакында да сез масаеп шапырынасыз. Гөнаһ турында сезгә сөйләп, аңлатып торуны кирәксез гамәл дип исәплим. Кыйбласыз адәмнәргә Хак Тагалә үзе туры юлны күрсәтсен!

«Яшь вакыт бит: кан уйный, дәрт ташып тора», – дип сиптергәнсез. Яшьлек һәркайсыбыз өчен дә яшьлек инде ул! Бөтен кеше дә дәртле, көчле була. Тик ике ел солдат хезмәте вакытында иминлекләре хакына үзләрен корбан итеп, вөҗдан – намусларын сатып, шакшылык дөньясына алыштыручылар саны бармак белән генә санарлык. Булса да, үзләре турында масаеп, бөтен җиһанга кылган «геройлыклары» хакында сөрән салмыйлар. Теге икенче татар егете белән булган саубуллашу төнен дә мәңге онытасым юк дип шәрехләгәнсез. Сезнең тормышта, күрәсең, башка искә алырлык вакыйгалар юктыр… «Аннан үземне кулга алдым. Кызлар белән йөри башладым. Берсен ошаттым, гаилә кордык. Без икебез дә дәртлебез, ләкин «сулга» да барып килгәлим», – дип язгансыз. Монысы инде бозыклыкның чигенә чыккансыз дигән сүз, Ринат энем. Хатыныгыз сезнең «зәңгәрлек»не белсә, дәрте шунда ук шиңәр иде. Машина, фатирыгыз, акчалар, байлыклар да күзенә күренмәс иде. Күңел тынычлыгы, тән сафлыгы, күңел пакълыгы хакына барысын да ташлап, сездән аерылып китәчәк ул.

Язмагыздан күренгәнчә, сезнең тирәдәге барлык ир-ат та «зәңгәрләр» булып чыга. Алар бар да тормышларыннан канәгать, сезнеңчә. Әлбәттә, беркем дә, миндә венерик чир бар, гепатит йоктырдым, ВИЧ авыруына дучар булдым дип кычкырып йөрми. Тик «зәңгәрләр» арасында әлеге чирләрдән интегүчеләр шактый. Бер көнне иренмичә, СПИД үзәгенә кереп, карап, күзәтеп чыгыгыз әле. Анда искиткеч чибәр, зифа гәүдәле ир-атлар табибка күрененергә чиратта тора. Ул мескеннәр дә теләсә кем белән очрашып йөрмәгән, үзләрен карап, чиста, пөхтә йөрткәннәр. Аларның да киң даирә кешеләре дә, даими сөяркәләре дә булган. Андыйлар белән «ТӘМУГКА ТИҢ ТОРМЫШ» мәкаләсен язганда (2011, №24, 22 июнь) шактый аралашырга туры килде. Аеруча, 27 яшьлек ир-ат истә калды. Очраклы мәгъшукалары да, һәрдаим очрашучылары да күп булган Андрейның. Искиткеч чибәр, йөзенә карап туймаслык әлеге бәндә бүген үлем көтеп яши. Ә бит аның «мәхәббәт» ияләре бар да югары белемле, бай, зур урында эшләүчеләр булган. Ул да сайланып кына ятакка үрмәләгән, теләсә кем кочагына чуммаган. Үзен гел карап, чиста, көяз йөрткән. Әмма «кармак»ка килеп капкан, бичара. Ул хәзер Мәскәүдәге махсус хастаханәләрнең берсендә дәвалана. Терелүенә тәмам өметен өзгән, соңгы көннәрен якыннарыннан, туганнарыннан читтә үткәрергә мәҗбүр ул. «Зәңгәрләрнең барысын да агрегатларыннан тотып, электр чыбыкларына асып куяр идем мин. Эх, үткән көннәрне кире кайтарып булса икән!» – дип уфтанулары әле дә колагымда чыңлый сыман.

Сезгә рәхәт! Бу хакта сезнең язма сөйли… Тик күпмегә кадәр дәвам итәр икән ул?! Өйдә бернәрсә белмәүче бичара хатын, бер гаепсез сабыйлар, «сулда» – «тегеләр» зарыгып көтә. Бәйрәмнәрегезне, туган көннәрегезне, юбилей кичәләрен дә бергәләп үткәрегез. Мин каршы түгел. Мунча-сауналарга да йөрегез! «Зәңгәрләр» арасында төрле катлам халкы барлыгы да беркемгә дә сер түгел. Чыдамлыгыгызга көч китермәгез, гей клублар да сезне кабул итәргә әзер. Тыймагыз үзегезне дөнья рәхәтлекләреннән… Сезнең азуыгыз, бозыклыгыгыз чиктән ашкан инде. Язганыгызча, сезнең кебекләрне ничек бар, шулай кабул итәбез. Тик «зәңгәрләр» хакында сүз чыкса, күңел болгана, укшыйсы килә башлый шул…

Менә сезгә җавап язам да, бүтән бу теманы күтәрмәскә сүз бирәм! Башка темалар турында язып, гонорар эшләргә ният кылдым. Барлык тапкан акчаларны туплап, сезгә җибәрергә булдым. Җитмәсә, кредит алып та сезгә бирермен. Мактана алмыйм, сезнең кебек мул тормышта яшәмим. Аллага шөкер, үземнеке үземә җитә. Ә әлеге акчаларны, Ринат энем, дәвалануга тотыгыз! «…Без дә аларны сауналарга чакырабыз, тик массаж ясар өчен генә. Чөнки алар, (хатын-кызлар, М.Н. искәрмәсе) безгә назны бирә белми, ә без ирләр, беләбез! Һәм безгә бик рәхәт! …Мин ике җенес кешеләренә дә рәхәтлек бирә алам һәм моның белән горурланам!», – дип язучы фикер иясенә аз дигәндә психологка күренү зарур. Ә инде ул башка төрле махсус табибларга барырга үзе үк тәкъдим итәчәк. «Чирен яшергән үлгән!», – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Әлеге чирдән котылу бәхетенә ирешсәгез, теге миңа вәгъдә иткән путевкагызны сезне дәвалап савыктырган табибка бүләк итәрсез, Ринат энем.

Энем! Теге «алсу» хатын-кызларга карата да минем фикер шундый ук: кабахәт – Африкада да кабахәт ул! «Алсу»лар хакында башка мәгълүмат чараларында язмалар шактый чыкты. Кызыксынсагыз, андыйлар турында «Матбугат.ру» сайтыннан табып укый аласыз. Язмагыздан күренгәнчә, сезнең үзегездә дә каләм бар, энем! Табыгыз шундый бер «алсу» кызны, языгыз мәкалә. Лесбиянка кызларның җавапларын укырга сезгә менә шундый форсат бар.

Теге язмам белән ачуыгызны кабарткан булсам, монысы нишләтер икән инде?! Кызу канлы кеше, шырпы кебек кабынып китәм, – дип язгансыз бит. Артык каты бәрелгән булсам, гафу… Мин дә туры телле, гадел, дөреслек яклы шул.

Мәдинә НУРУЛЛА.

P.S. Ринат энем! Сезгә кызык та, файдалы да булыр дип уйлыйм. Әлеге проблема турында башкалар фикерен белү комачауламас.

Гуля, 45 яшь:

– Балаларга кечкенәдән дөрес җенси тәрбия бирү зарур. Ныклы, тату гаиләдә бала дөрес юнәлеш алып тәрбияләнә.

Сара, 19 яшь:

– Җенси ориентация һәркемнең үз эше. Мин әлеге темага бөтенләй сөйләшергә яратмыйм.

Мәлик, 28 яшь:

– Балага гаиләдә дини тәрбия бирсәләр, ориентация проблемасы килеп чыкмас иде.

Александра, 57 яшь:

– «Алсулар» да, «зәңгәрләр» дә психикасы какшаган кешеләр. Алар дәвалауга мохтаҗ. Чирләрен яшермәсәләр, вакытында табибка мөрәҗәгать итсәләр, аларны сихәтләндереп була, дип уйлыйм мин.

Шамил, 32 яшь:

– Гаиләбездә өч кыз үстерәбез. Хак Тәгалә иманлы, тәртипле, тәүфыйклы кияүләр насыйп итсен!

Григорий, 62 яшь:

– «Зәңгәрләрне» мин җаным-тәнем белән күрә алмыйм. Без яшь чакта андый проблемалар юк иде! Хәзер яшь буынга тормыш итүләре бик катлаулы. Мәктәпләрдә, әлеге юнәлештә, белгечләр чакырып, аерым дәресләр оештыру зыян итмәс иде.

Зоя, 25 яшь:

– Тормышта һәркем үзе өчен җаваплы. Барлык кылган гамәлләребез тормыш тарафыннан үз бәясен алыр. Бәхет һәркемнең үз кулларында! КАБАХӘТ – УЛ АФРИКАДА ДА КАБАХӘТ!, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии