Мәхәббәт «упкыннары»…

Мәхәббәт «упкыннары»…

Рафаэль Сальмушевның «Ир затыннан минем гайрәтем чикте» (№10, 13 март, 2013 ел)язмасы моңарчы күңелнең бер почмагында качып яткан тарихлары хакындагы хәтер йомгагын сүтәргә этәрде. Түбәндә сурәтләнәчәк кыйссаларның барысы да тормыштан алынды. (Бары тик исем-фамилияләр генә үзгәртелә.) « ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта», – дип язган сөекле шагыйребез. Мәхәббәткә багышланган шигырьләр ятлап, җырлар көйләп үскән буын балалары бит без. Сөю-сөелү турында хикәя-романнар укып, шуларга ышанып, андагы уңай геройларга охшарга тырышып үстек. киноларына да мөкиббән идек. Һиндстаннан кайтартылганнарын караганда лышык-лышык борын тартып, андагы геройлар өчен янып-көеп, елап үткәргән вакытлар әле дә хәтер сандыгында кадерле ядкәр булып саклана. Нинди генә упкыннарга ташламый безне дигәннәре…

ЙӘ ӘНИЕҢНЕ САЙЛЫЙСЫҢ, ЙӘ МИНЕ…

20 ел дус, тату, мул тормышта яшәгән, танышларына үрнәк гаилә булып торган Гыйсмәтуллиннар аерылышкач, без – аларның якын дуслары – озак вакыт ышанырга да ышанмаска да белмәдек. Дустым Галия үзе бу хакта авыз ачып сүз башламый, ә мин сорашырга базмыйм. Аларның аерылу тарихының сере безгә берничә елдан соң гына билгеле булды.

Галия ирен яратып кияүгә чыкты. Үзеннән 10 яшькә олы Мансур белән алар авыл Сабан туенда танышалар. Күршеләренә кунакка кайткан егет кызга бер күрүдә гашыйк була. Кызга да ул бик ошый: эчү-тартудан ерак торган, тәртипле, итагатьле егеткә ул чакта шактый авыл кызы битараф түгел. Өстәвенә, егетнең эшләгән урыны да саллы: ул бер министрлыкта урынбасар кәнәфиен били. Әти-әнисе дә исән, ә егет алар белән күрше йортта аерым фатирда үзе генә яши…

Бер айдан Мансур гаиләсе белән авылга, Галияләргә, кайтып төшә: бу юлы кызның кулын сорарга. Озак та үтми, Казанда, ә бер атнадан авылда туйлар шаулап-гөрләп уза…

Яшь хатын балалар бакчасына эшкә урнаша. Тормыш шулай гөрләп дәвам итә, Гыйсмәтуллиннарның беренче балалары – кызлары Гөлнира туа. Ә бер елдан уллары Әдһәм дөньяга аваз сала. Галия бакчадан саклык банкына эшкә күчә. Балалар да тигез-тыныч гаиләдә матур гына үсеп килә. Олысының инде мәктәп тәмамлар чагы җитә. Тик бу вакытта Галиянең әнисе бик каты авырып китә. Ананы кызы үз янына, Казанга алып килә. Галия эштән китеп, әнисен карарга мәҗбүр була, Әкълимә апага склероз диагнозы куялар.

Бер көнне Галия, Әкълимә апа бик эчәргә сорагач, аны йортлары каршындагы урындыкта калдырып, тиз генә өйләренә кереп чыгарга уйлый. Кире әйләнеп килгәндә, әнисен урынында күрмәгәч коты оча. Тирә-күршеләре белән шактый эзләсәләр дә, Әкълимә апаны таба алмыйлар. Икенче көнне дә, иртәгесен дә ул табылмый, эреп аккандай, юкка чыга. Милиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү дә уңай нәтиҗәләр бирми.

Кайгы-хәсрәттә бер ай чамасы вакыт узгач, ире, кичке аш вакытында, үксеп елаган хатынын тынычландыру өчен:

– Ярар, елама инде, исән әниең. Кичә генә Кремль тирәсендәге дамба буенда күрдем мин аны. Кайтыр әле, йөреп туйгач, – дип ычкындырмасынмы…

Галия исе китеп иренең күзләренә карый. Шундук такси яллап Мансур әйткән җиргә чыгып китә. Тик күпме генә эзләсә дә, әнисен таба алмый. Бер атна чамасы узгач, полиция хезмәткәрләре аларның өенә шалтырата: олы яшьтәге бер татар апасының табылуы хакында хәбәр итә. Гыйсмәтуллиннар гаиләсе шундук моргка юнәлә. Галия әнисен тануга, хәле бетеп, идәнгә егыла… Әкълимә апаны, туганнары, җыелышып, олы кызыннан башка гына җирли. Берәр айлап дәваланганнан соң Галия дә хастаханәдән чыга.

Шушы хәлләрдән соң ул ире белән аерылыша. Балаларын алып, әнисе фатирына күченеп яши башлый. Тик Мансур әлегә кадәр хатынын кичерә алмый: ничек инде җир куенында ятучы әнисен гомер иткән иренә караганда күбрәк яратырга мөмкин?!

ҮГЕЗ БУЛСА НИ, ТИК СӨТЛӘЧ КЕНӘ БУЛСЫН…

Саниянең беренче баласы соң тәпи китте, теле дә башкаларга караганда соңрак ачылды. Мәктәптә дә беренче сыйныфны көчкә «3» ле билгеләренә тәмамлап чыкты. Икенче класста укыганда директор баланың әти-әнисен үзенә чакыртып:

– Инсафның укуы бик начар, быел программа катлаулы, тагын да авыррак булачак. Сезнең укытучыгыз бик үҗәт, малаегызны 56нчы мәктәпкә җибәрәсе килми. Мин моны сезнең үз карамагыгызга тапшырам. Әйдәгез, гариза языгыз да без аны шунда урнаштырыйк, – дигәч, Сания Шәрипова телсез кала.

Мәктәпкә ара-тирә чакырып, халык телендә «юләрләр» мәктәбе дип аталучы уку йортына «кодалап» торалар Шәриповларны. Ярый әле укытучылары әйбәт булып чыга: бала белән туктаусыз шөгыльләнүе бушка китми. Малай башлангыч сыйныфларны тәки «башкарып» чыга.

Икенче уллары Хәлим гел «бишле»гә генә укый. Мәктәпне дә «алтын» медальгә тәмамлый. Музыка мәктәбендә дә ул алдынгылар рәтендә. Егет үзе теләгән уку йортларының берсендә студент булу бәхетенә дә ирешә. Тик менә көтмәгәндә-уйламаганда кайгы килә алар өенә: кечесен армиягә алыр чак җитә. Инде нишләргә?

Ары чабалар, бире чабалар, үзләренчә армиядән котылу әмәлен дә уйлап табалар. Моңарчы сөеп-сөелеп яшәүче Шәриповлар аерылышырга карар кыла. Дөрес, әлеге гамәл бары тик кәгазьдә генә сырланып калачак. Ә алар, элеккечә, бергә яшәячәк. Тиз генә аерылышырга гариза да яза болар.

Инде хәзер икенче этапны тормышка ашырырга кирәк: Инсафка инвалидлык эшләтергә. Таныш психиатр аларга бу эштә ярдәм итәргә алына: керү-чыгу «тишекләрен» җентекләп аңлата, кирәкле кешеләр белән таныштыра. Шулай йөгерә-чаба торгач, Инсаф Шәриповка группа бирәләр. Инде военкоматка барып, белешмәләрне күрсәтеп, Хәлимне армиядән йолып калу әлләни авырга туры килми.

Хыяллары тормышка аша тегеләрнең: кече малай яннарында, олысына да шактый күләмдә пенсия юллыйлар. Сания Шәрипова үзе дә көтмәгәндә пенсиягә чыга: Инсафка инвалидлыкны бала чактан килгән авыру өчен дип билгеләделәр ич!

ЯЗМЫШТАН УЗМЫШ…

Башкалада яшәүче Венера ханым гашыйк була. Ире үлгәнгә дә инде шактый гомер узган, тик әле аның моңарчы беркемгә күтәрелеп тә караганы булмады. Көтмәгәндә-уйламаганда очрата ул аны. Язгы бозлавыкта аягы таеп егылуга, шундук янында бер ир-ат пәйда була. Ханымга аягына басарга ярдәм итә, киемнәрен кагып чистарта. Бик нәзакәтле рәвештә Венераны өенә озатып куярга тәкъдим итә. Әллә чарасызлыктан, әллә инде шундый йомшак мөгамәләдән күңеле эри, ханым бик теләп ризалаша.

Көчкә басып йөрүче ханымга әлеге ирнең ярдәме бик вакытлы була. Бергәләп аягына гипс та салдырып кайталар, кичке ашны да икәүләп ашыйлар. Илдар илтифатлы, игътибарлы, ханымның бөтен теләген үтәргә әзер. Бәхет дигәннәре шундый буладыр инде ул!

Илдар атна дәвамында килеп, яңа танышына ярдәм итеп тора: кибеткә бара, ашарга пешерә, идәннәр юа, мичкә яга, су ташый, утын кисә… Авылдан язгы каникулда ял итүче улы кайтып төшкәч тә ташламый ул аны. Ә бер айдан бөтенләйгә күченеп килә.

«Чүт-чүт» айлар тиз узып китә, «дөп-дөп»ләре алмашка килә. «Джентельмен» Илдарның «һөнәр»ләре көннән-көн арта… Аллап-артлап, унҗиде катлы сүгенүләре дисеңме, эчеп төннәр буе акырып чыгулармы, пешкән ризыктан гаеп табулармы, җикеренеп өскә сикерүләрме… Венера үз тормышын тәмугка тиңли башлый. Туган-тумача, дуслар да аның өенә юлны оныта.

Илдар бер җирдә эшләми, көне-төне эчеп, хатын җилкәсендә көн күрә. Венера эшкә китүгә, дуслары килеп җитә дә «бәйрәм» башлана. Илдар якында гына яшәүче үзе шикелле хатыннар белән дә дуслашып өлгерә. Аеруча, Наташа исемлесе, алардан чыкмый диярлек ята.

Дистә ел яши әлеге хәшәрәт белән Венера ханым. Куалап чыгарып та карый, полициягә дә тапшыргалый, ачкычларны тартып алулар да ярдәм итми. Ә бер көнне кичен эштән кайткан хатынны гомер буе яшәгән йорт нигезендә күмер өеме каршы ала… Илдар һәм Наташа гомерләре дә шунда кара күмергә әйләнә…

Күптән түгел Венера ханым белән автобуста очраштык. Ул бүген, буй җиткән улы белән, кеше почмагында гомер кичерә икән…

– Үткән гомерләрне кире кайтарып алып булса икән! Төрмәдә утырганнарны якын да җибәрмәс идем. Вакытында арт санына тибеп чыгарырга кирәк булган ул хәшәрәтне. Мондый хәлгә калмас идем картаймыш көнемдә. Төрмәдән «югары белем» алып чыгып, хатын-кызның күңелен күреп, аларны тоткын хәленә төшереп, яхшылыктан файдаланып яшәүче төрле сорттагы альфонслар «армиясе»нең артуы күзәтелә. Танышларым, дусларым арасында да шундый әтрәк-әләмнәр белән гомер итүчеләр шактый. Язмыштан узмыш юк, диләр. Язмыш һәркемнең үз кулында икән ул. Мин моны бик соң аңладым, эх, терсәк якын да бит, – дип яшь тулы күзләрен күрсәтмәскә тырышып, чыгар юлга кузгалды Венера ханым …

«СУКЫР» МӘХӘББӘТ

Мәктәпне тәмамларга бер ай калгач, Зәкия үзенең балага узганлыгын аңлый. Инде нишләргә? Егетенә әйтеп, киңәшләшер иде дә, тик кайсына серне чишәргә?! Олег, Саша, Марат, Хәлим, Юра, Алексей, Эдик… бик күп булды алар кыз тормышында. Егетләрнең берничәсе белән шушы хакта сөйләшеп караган иде дә, тегеләре бөтенләй бүтән күзгә күренмәс булды. Дус кызлары аңа баладан котылырга киңәш бирде. Эшне инде әнисе дә сизенде, ул исә кызына баланы табарга киңәш итте.

Имтиханнарны тапшырып, әнисенең киңәше буенча, ашханәләрнең берсенә савыт-саба юучы булып эшкә урнашты кызый. Аз гына булса да декрет акчасы алыр ичмасам, дип хыялланды Флюра ханым. Тик җилбәзәк кыз анда озак тоткарлана алмады, яңадан җиңел, рәхәт тормыш кочагына «чумды». Көмәнле дип тормады, эчте, тартты, егетләр белән дә йөрде.

Беренче баласы үле туды Зәкиянең. «Күбәләк» шушы хәлләрдән соң бөтенләй чыгырыннан чыкты: үзе яшәгән фатирны «притон»га әйләндерде. Көн саен бер көтү ир-ат, хатын-кызлар өзелмәде алардан. Флюра апа, чыдар хәл калмагач, дус хатынына яшәргә чыгып китте. Ә Зәкия бала тудыру «фабрика»сы ачып җибәрде: ел саен бер бала… Тик ул инде хәзер өендә яшәми, сабыйларны әнисе – Флюра апа карый. Бичара, сабыйларны балалар йортына бирмәс өчен, җан фәрманга тырыша. Күршеләр, танышлар, төрле фондлар ярдәме белән биш сабыйны тәрбияли.

Ә балаларның әниләре күзгә-башка күренми, кайдадыр типтерә. Берничә елдан тагын йортына әйләнеп кайта «күке». Үзе белән кайткан бер адәми затны «ире» дип таныштыра. Бөтен тәне татуировкаларга «күмелгән» «кияү»не күргәч, Флюра ханым телсез-өнсез кала.

Шунысын әйтергә кирәк, кызы кайткач, тормыш бераз җайлана төшә: тегесе ара-тирә акча тамызгалый. Ә үзләре җәннәт тормышында рәхәт чигә: эчкәннәре – коньяк, ашаганнары – икра…

…Бер көнне иртән иртүк Заһировлар гаиләсен полиция хезмәткәрләре уята. Зәкиянең кулына шундук богау салалар. Ятакта кан эчендә батып ятучы «киявен» күргәч, Флюра апа аңын югалта…

Соңыннан шунысы ачыклана: Зәкия ирен төнлә суеп үтерә һәм үзе үк полиция хезмәткәрләрен чакыра. Иренең миллион сумлык кредит бурычлары «буа» башлагач, ханымның башкача түзәр чамасы калмый…

Мәдинә НУРУЛЛА.

Комментарии