Яратмаган ир гаеплеме?

Яратмаган ир гаеплеме?

Айгөл Закированың «Яратмаган ир белән яшәү авыр икән…» («Безнең гәҗит», №2, 14 гыйнвар, 2015) исемле мәкаләсендә бүгенге меңнәрчә гаиләләрдә була торган тормыш тасвирланган. Бу мәкаләгә кайтаваз язып тормаган да булыр идем, психолог киңәшен укыгач, язмыйча кала алмадым. Дөресен генә әйткәндә, психолог Юлия Ногманованың әйткән сүзләрен укыгач, бу психологның үзенә киңәш бирү җитми икән, дип уйладым. Менә нәрсә ди психолог: «Аерылган килеш тә бер түбә астында яшәү – зур ялгышлык. Бу очракта балалар турында уйлау мөһим. Үсә торгач, алар «Әти, нигә син әнине үпмисең, кочакламыйсың?..» дигән сорау бирә башлаячак». Бу юлларны укыгач егылып китә яздым. Минем 63 ел бергә яшәгән әти белән әнинең үбешкәннәрен күргәнем булмады. Минем үземнең дә, туганнарымның да әти-әниләр алдында, балалар алдында үбешкәннәрен күргәнем юк. Шуңа карамастан без агрессив та булмадык яисә үз-үзебезгә дә йомылмадык. Киресенчә, ир белән хатынның үбешүләре катгый төстә үзләре калгач кына була торган интим хәл икәнен аңлап үстек.

Инде килеп тагын бер җөмләсенә күз салыйк: «Яшь баласы белән ялгызын калдырып, беренче ире аны ташлап китә. Эльвирага зур психологик травма ясалган». Чынлыкта Эльвира үз сүзләренә караганда бернинди дә психологик травма алган хатынга охшамый: «Горур булып күренергә теләдем – ярар, кит, безгә әти кирәкми, дидем», – дип әйтә. Белгәнемчә, психологларның төп вазифасы – гаиләнең проблемасын өйрәнеп, ялгышларын аңлатып, гаиләне саклап калу өчен эш итү. Ә инде Юлия ханым: «Эльвира белән Шамил гаиләләрен саклап калсалар да, аларның проблемасы хәл ителмәячәк», – дип ярып сала. Чынлыкта психологның тиешле белеме булып, үз вазифасын яхшы аңласа, язылган мәкаләгә карап кына, үзенең киңәшләрен бирүдән тыелып калыр иде. Психолог проблемалы гаиләдәге ир һәм хатын белән аерым-аерым да, бергә утыртып та сөйләшергә, аннары инде киңәш бирергә тиеш. Инде мәкаләдә телгә алынган гаилә хакында мин дә бер-ике сүз әйтим, психолог буларак түгел, ә мөселман кешесе буларак. Мәкаләдә Шамилнең дә, Эльвираның да яртылаш дөрес, яртылаш ялган сөйләгәннәре күренеп тора. Ә ярымялган тулы ялганнан да начаррак, әлбәттә. Әмма мин аларның сүзләренә анализ ясарга җыенмыйм. Монда Эльвираның, ирен тыңламыйча, «акча эшлим» дигән сылтау белән, туйларны фотога төшереп йөри башлавы проблеманың төп чыганагы булып тора. Ирнең рөхсәтеннән башка хатын күршегә генә чыгып керсә дә, фәрештәләр ул хатынга ләгънәт укып торганнары хакында Пәйгамбәребез (с.г.в.) күп хәдисләрдә әйтә. Ияртеп килгән баласы белән кабул итеп, хатын беркайда да эшләмәсә дә, матди яктан тәэмин итеп торган ирне «яратмадым» дип әйтүе дөреслеккә туры килми торгандыр. Ике балалы хатынның бәхете шул ике балага җил-яңгыр тидермичә һәм ирен тәрбия кылуыннан тора. Монда яшь аермасы яшәргә комачау итәрлек зур түгел. Әле бүгенге яшь кызлар махсус – үзләреннән 18-20 яшькә олырак ирләргә чыгалар. Монда гаиләдә килеп чыккан чатаклыкларда төп гаепле кеше – Эльвира, әлбәттә. Юк, ирләр ирләрне яклый инде дияргә ашыкмагыз. «Ирне ир иткән дә, чир иткән дә – хатын» дигән мәкальне дә истән чыгарырга ярамый. Хатын кеше үзенең гаилә корып яшәргә омтылып тормавын әлеге дә баягы мәхәббәт булмауга сылтау ясап калдыра. Ә инде гаиләнең бәхетле булып корылмавында Аллаһы Тәгалә сызып күрсәткән юлны инкарь итеп, үз белдегең белән билгесезлектән бәхет эзләү тора. Аллаһы Тәгаләнең сызган юлы дибез икән, бу бер Шамил – Эльвира бәхетсезлеге генә түгел, милләтебезнең бәласе дисәк тә, ачы язмышы дисәк тә дөрес булыр. Милләтебезнең уллары һәм кызлары бәхетле гаилә корсыннар өчен, без мөселманнарга казый-психологлар әзерләп укытып чыгару алшарт булып тора. Ул казый-психологлар мәчет саен булмаса да, район саен берәрне булдыру кирәк. Казый – психологның вазифасы ир белән хатынны шәригать кушканча аеру гына түгел, ә гаиләне саклап калу булырга тиеш. Ничек итеп? Беркем дә 100% яхшы була алмаган кебек, 100% начар да булмый, һичшиксез, һәрбер кешенең нәрсәгә дә булса таланты, нәрсәне дә булса яратып башкарырга сәләте була. «Ярату» сүзенең икенче мәгънәсе дә бар бит әле, ягъни бер әйберне яисә бер кешене икенчесенә яраклаштыру. Ир белән хатынның да бер-берсенә ошардай яклары була, ирнең яисә хатынның шул яхшы якларын өйрәнеп, икенче якка күрсәтә белү психологның төп эше була да инде.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии