- 12.01.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Укуны тәмамлап, кулыма диплом алган көннәремдә эшле дә булдым. Ләкин озакламый җитәкчемнең бәйләнүенә (нинди бәйләнү диген әле?!) түзә алмыйча, эштән чыгып китәргә мәҗбүр булдым!
Беренче эш көнемнән башлап бәян итим әле. Бу эшне апамның бер таныш егете табып бирде. Апа да: «Укуыңны тәмамлыйсың, сине бер җирдә дә көтеп тормыйлар, чакырган җиргә бар, бер әйләнеп, күреп кайтырсың», – диде. Кулыма дипломымны тотып, биргән адрес буенча чыгып киттем. Казан үзәгендәге бу бинаны бик тиз эзләп таптым. Бина эченә кергәндә, йөрәгем сикерә башлады. Беренче тапкыр куркыта, диләр, бик хак икән! Ишекне ачып җибәрүгә, каршыма 30-35 яшьләрдәге бер ир килеп чыкты. Нәрсә өчен килгәнемне аңлап алгач, җитәкчеләренә алып кереп китте. Матур гына җиһазланган бүлмәдә инде олыгаеп килүче абзаң утыра иде. «Шушы буламыни инде минем җитәкчем», дигән уй йөгереп үтте башымнан. Шул ук көнне ул мине эшкә алды.
Икенче көнгә ясанып, киенеп эш урыныма килдем. Җитәкчем белән күрешкәч, янәшәдәге бүлмәгә урнаштым. Укуым буенча булмаса да, хезмәт хакы яхшы булган сәркатип эше миңа ярап тора иде.
Коллективта ир-егетләр бик күп. Беренче эш көнемнән үк миңа игътибар җитәрлек булды. Ә мин исә, шуннан файдалана идем. Чиста, саф татар кызы булсам да, кыска итәкләр, ачык изүле кофталар киюдән чикләнмәдем, шәп кенә чытлыклана да белә идем. Кияүдә булмавым да ярап куйды. Шулай да, егетем бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксынучылар табыла торды. Коллективтагы хатын-кызларның миңа көнләшеп каравы да ошый иде миңа. Мин бит араларында иң яше, иң чибәре идем!
Эш урынымда ир-егетләр белән күбрәк аралашсам да, үземә бер иптәш кыз да таптым. Беркөнне бу миннән җитәкчебезнең бәйләнү-бәйләнмәве белән кызыксына башлады. Бу турыда бер дә уйлаганым юк иде, әмма бу сорау миндә кызыксыну уятты. «Карт ич инде ул», – дип кенә чикләнсәм дә, бу сорау минем өчен җавапсыз калды.
Әйе, җитәкчем миңа башка ирләр шикелле йотарлык итеп карамый иде. Башка бер генә дә начар уй килмәде. Тәртипле ир икән, хатынына тугрылыклы дип уйладым. Баксаң, ул ялгызы гына яши икән. Яшьтән өйләнгән булган, тик аерылган…
Эшли башлавыма ике ай була дигәндә, бер генә дә кыек сүз әйтмәгән, каты бәрелмәгән җитәкчем миңа бәйләнә башлады. Бу бәйләнү әллә ничек мыскыл итүгә охшап калды. Аның бар кушканын эшләп барсам да, әйткәнен тыңласам да, аңа берничек тә ярый алмадым. Җае туры килгән саен, ул миннән үч ала шикелле тоелды. Беркөнне эшкә соңга калып килдем: ул хезмәт хакымны кисте, бер көн өстәмә ял алганга, шимбә көнне эшләтте. Шулай итеп, мин аның колына әйләндем. Әнигә зарлана башлагач, ул да түзәргә кушты. Ә минем хәлне беркем дә аңламый иде…
Эштә матур киенеп, кыланып йөрүләрем дә онытылды. Бар теләгем: җитәкчемнең ягымлы күз карашы булды. Ә ул карашны мин тойдым: үземдә түгел, ә чит ир-егетләрдә! Бу уемны башта җүләрлек дип уйладым, ышанырга теләмәдем. Шулай да игътибар белән карагач төшендем: коллективның дүрттән өч өлеше ир-егетләрдән тора һәм алар барысы да җитәкчебез янында «песи» кебек! Бу аларның аңа ярарга тырышып йөрүе генә булмыйча, әллә ничек ирләргә хас булмаган якынлык, тартылу иде!
Бу уемны иптәш кызым белән бүлешмичә булдыра алмадым. Ә ул ишетүгә, авызымны каплады. «Хатын-кызны яратмый ул, сине дә шуңа сөйми. Без аннан ерак йөрибез», – диде. Иптәш дип йөргән кызымның ни өчен бу турыда шулай соң әйтүенә аптырадым, билгеле. Мин бит аның ирләре белән аралашып, аны көнләштергәнмен, шуңа да ул миңа карата артыгын кылана икән.
Шушы көннән башлап, бар ир-егетләрнең җитәкче бүлмәсендә озак торуына, ә мин аларның чыкканын көтеп, башка кешене кертмичә утыручы сакчы булуыма төшендем.
Күп күрсәм дә, күп ишетсәм дә, минем авыздан бер генә артык сүз дә чыкмады. Шулай да, беркөнне мин тотылдым. Коллективта өйләнмәгән 28 яшьлек чибәр генә егет эшли иде. Беркөнне бу яныма керде дә, уйнап кына мине кочаклагандай итте. Шул вакытта, җитәкчемнең ишеге ачылып китте һәм ул җил-җил атлап, безнең янга килеп чыкты. Өстәл аркылы кулын сузып ятучы хезмәттәшем моны сизми калды. Ул аңлап алганчы, җитәкчем үз бүлмәсенә кереп китте. Аның артыннан ук «егетем» дә иярде. Бүлмәдән акырган тавышлар ишетелгәч, бик курыктым…
Икенче көнне дә җитәкчем бик кәефсез килде. Мин дә үземә бүтән аның ирләренә борылып карамаска ант иттем. Ләкин шул ук көнне җитәкчем мине чакырып, эштән азат булуымны хәбәр итте. Бу аны минем эшкә яраклы булмавым белән аңлатты, тагын бик күп сәбәпләр тапты…
Шулай итеп, «зәңгәр көнләшү» мине эшсез калдырды. Ләкин шактый гына әйбәт сабак та бирде: «зәңгәр» ир көнче хатыннан да көнчерәк һәм куркынычрак икән, ләбаса!
Алисә. Казан шәһәре.
«Зәңгәр көнләшү»,

Комментарии