- 11.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №40 (8 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
– Ничек уйлыйсың: күктә ничә йолдыз бар икән?
– Санаганым юк. Миңа янымдагы йолдызым җитә, ул алардан да катырак яна.
– Ә мин беләм аны. Ул мин, мин, мин, – дип чырык-чырык килде Сиринә.
– Айсылу белән Илһам бер айдан соң никах ясыйлар ди, Илсурлар да күптән инде бәхет диңгезендә йөзәләр. Ә безгә кайчан чират җитәр икән?
– Син тагын шул турыда тотынасың. Нишләп син шулай матур әңгәмәне тагын бозасың? Укып бетермичә, кулга диплом алмыйча, әни үзенең ризалыгын бирмичә, кияүгә чыкмыйм дип әйттем бит инде, Алмаз.
– Укуың бетәргә тагын ике ел бит әле. Ә аның бер ае гына да бер елга тора. Киткәч, хатларыңны да бик сирәк язасың бит син.
– Тапкан кайгырыр әйбер. Хатларны күп итеп язармын.
Егет кызны кайнар кочагына алды, аның маңгаеннан, иреннәреннән үпте, тирә-юньдә тынлык урнашты…
Сиринәнең әнисе аларның очрашуларына бик каршы иде:
– Ничек инде шул егет белән йөрисең. Авылда иң яратмаган кешеләрем шулар. Алар бит авырулар, бу малайның үзенең дә башы больницадан чыкмый. Бүгеннән үк араны өзгән бул. Укуны бетерми нинди ул егетләр белән йөрү. Бу турыда башка әйттермә, – дип, һәркөнне кабатлады.
Тик шулай да Сиринә, әни кушты, дип, араны өзәргә ашыкмады, ярата иде ул Алмазны. Чынлап торып ошый иде сөйгәне Сиринәгә. Ләкин арага барыбер кызның әнисе керде. Ул егетне урамда очратып, теләсә нәрсәләр ялганлады, ә өйгә кайткач, кызына Алмазның тиздән бер кызга өйләнәчәге турында әйтте. Менә шулай аларның аралары гайбәтләр аркасында суынды.
Сиринә укып бетереп, кулына диплом алгач та, авылга кайтмады, эшкә урнашты, шунда булачак ире белән танышты. Егетне тырыш, хезмәт сөючән булганга яратты, әмма шулай да юлына Алмаз килеп чыгар дип, күңеле белән һаман аны көтте. Ниһаять, Сиринә гаиләле булды, зур итеп никахын да укыттылар, туен да ясадылар. Яшь хатын бар җылысын гаиләсенә бирде, эшендә җитәкче дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Беренче тапкыр үзенең нарасыен кулына алгач та, елап җибәрде, менә кайда булган икән минем күптән көткән бәхетем, куанычым, дип, шатлыктан елады да елады…
– Исән-сау барып җитегез инде. Кызым, киреләнмә, дәү әниеңне тыңла. Ә мин кичен килеп җитәрмен. – Сиринә, нәрсәдер сизенгән шикелле, үз-үзен кая куярга да белмәде. Җаны тыныч түгел иде аның. Югыйсә, каенанасы да еракта яшәми, бары бер сәгатьлек юл инде. Шулай да бүген кызын үзеннән башка каядыр кунакка җибәрү аның өчен бик авыр иде.
Ире аны тынычландырып:
– Барысы да яхшы булачак. Сине кичен көтеп калабыз. Әни синең яраткан ризыкларыңны пешереп торыр, – диде.
Сиринә капкадан чыгып киткән машина артыннан бар белгән догаларын укыды. Эшенә баргач та, эшлекле очрашуда каушап калды, барыбер үз-үзен кулга алырга тырышты. Шушы очрашу аның өчен бер ел узган кебек булды. Шуннан соң үз кабинетына кереп кенә җитте, сискәндереп телефон шалтырады…
Сиринә күзләрен ачканда, янында ак халаттан бер ир-ат басып тора иде. Шул ир аны үзенчә тынычландырырга тырышты. Сиринә берни аңламый, берни ишетми, күз кабакларына гер асып куйганнармыни, күзләрен ача да алмый. Шунда бертуган абыйсының тавышын ишетте:
– Сеңлем, хәлләрең ничек? Ишетәсеңме мине?
– Нәрсә булды? Мин кайда?
– Больницада. Син аңыңны югалткансың.
Шулчак Сиринәнең кылт итеп телефоннан ишеткән сүзләр исенә төште. Аның йөзе үзгәрде, калтырана башлады, кычкырырга тотынды, бәргәләнде, урыныннан торырга теләде. Аны көч-хәл белән тынычландырдылар. Шуннан соң хатын тагын да ярсып-ярсып еларга тотынды…
Сиринәнең ире белән кызы аның каенанасына кунакка барырга тиешләр иде. Тик урман аша узганда, арттан куып килгән бер машина аларның юлына аркылы баса. Чит машинадан әзмәвердәй ике ир чыга да боларга ата башлый. Өч яшьлек Язилә дә, ире дә, машина йөртүчесе дә секунд эчендә җан бирә.
Сиринә бу фаҗигане бик авыр кичерә, тиздән акылдан ук шаша башлый. Аны туганнары больницага салалар. Ниһаять, алты ай дәваланганнан соң, Сиринә үзен яхшы хис итә башлый. Больницадан чыкканнан соң туп-туры авылына – әнисе йортына, ире белән кызы җирләнгән якка кайтып китә. Ул бит аларны соңгы юлга озата, аларга соңгы тапкыр карап та кала алмады…
Хатын авылына кайткан көнне үк аракыга ябыша. Бу хәл көн дә кабатлана, җитмәсә, клубка чыгып йөри башлый. Аракы аны беразга гына булса да кайгыларын оныттырып тора. Әнисенең: «Балакаем, зинһар өчен тыңла мине. Аракы яхшыга алып бармый. Үзеңне юк итәсең», – дигән сүзләрен дә ишетми.
Менә бүген дә тиз-тиз киенде дә клубка чыгып китте.
– О, наконец-то, Сирена да чыгып җитте, нишләптер бүген соң чыктың, – дип, аны каршы алдылар һәм шунда ук кулына аракы салынган стакан тоттырдылар. Ул стаканны алды да эчеп тә җибәрде. Шунда аракының әчелегеннән бераз тын ала алмыйча торды, аннары гына тирән итеп сулыш алып куйды. «Аңына килгәндә» аның дуслары шау-гөр килеп бииләр иде инде. Шулвакыт Сиринә гер аскандай авыр күз кабакларын көчкә күтәрде дә, клуб эчен күзе белән айкап чыкты. Гадәттәгечә, шул ук кешеләр. Элеккеге дуслары читтән генә аны күзәтәләр. Әнә тәрәзә төбенә сөялгән, кайчандыр Сиринә артыннан чыбып йөреп тә, үз дигәненә ирешә алмаган Кәрим дә, озак вакытлар очрашып йөргән Алмаз да аңардан күзен ала алмыйлар иде.
Сиринә карашлардан качып, клубтан чыгып китте. Ярты юл буена үзенең кая барганлыгын абайламады, бераздан гына кай тарафка атлаганын аңлап алды. Ул су буена килеп чыкты. Чирәмгә ятып, туктый алмыйча, ярсып-ярсып елады. Кызы, ире, тормышы – барысы да йөрәк әрнеткеч…
Күпме вакыт узгандыр, аның янына Алмаз килеп утырды. Бераз вакыт икесе дә бер сүз эндәшми су өстендә йөзгән айга карап тордылар. Шуннан соң Сиринә, телен көчкә әйләндереп:
– Күпме үземә тынычлык табарга теләдем, бәлки авыл ярдәм итәр, дип уйладым. Киресенчә, ул мине саз шикелле, төпкә генә өстери башлады. Бәлки, миңа киредән шәһәргә китәргә кирәктер. Ничек уйлыйсың? – диде.
– Үз-үзеңне кулга алырга тырыш, Сиринә. Тормыш дәвам итә бит.
– Тормыш дәвам итә, – дип кызуланып кабатлады Сиринә. – Кемгәдер дәвам итә торгандыр, тик минем өчен юк. Үзеңнең фәлсәфәңне читкәрәк куеп тор. Кайчаннан бирле үземә җан тынычлыгы эзлим, һаман таба алмыйм.
Алмаз яшьлек сөйгәненә күзләрен тутырып карады, Сиринәне үбәсе, назлыйсы, җылы кочагына алып: «Мин сине беркайчан да беркая да җибәрмим, бөтен авырлыкларны да бергә җиңеп чыгачакбыз, әйдә бергә булыйк», – дип аның колагына пышылдап әйтәсе, шуннан соң: «Мин сине һаман да шашып сөям, Сиринә», – дип сөрән саласы килде.
– Минем дә тормышым ал да гөл түгел, – дип сүзен башлады ул. – Үзең беләсең, үземнән унике яшькә олы хатын белән яшим. Бәлки бала булгач, мин аны ярата башлармын, дип уйлаган идем, ләкин йөрәкне алдалап булмый икән. Йөрәк үзенекен тели. Мин һаман да сине яратам. Синең өчен хәтта гаиләмне ташлап китәргә дә әзермен. Әй, аны гаилә дип атап та булмый. Без аның белән икебез ике дөньяда яшәгән кебек. Миңа ул түгел, син кирәк…
– Җитте, – дип сүзен бүлдерде Сиринә. Бар кит, кайт өеңә. Минем үземнең генә каласым килә. Уйларым белән бергә үземне генә калдыр хәзер үк.
– Сиринә…
– Алмаз, бар.
– Юк.
– …
– Нишләп мине куасың, Сиринә? Минем сиңа ярдәм итәсем килә.
– Миңа инде беркем дә ярдәм итә алмаячак, Алмаз, хәзер кит моннан, калдыр мине үземне генә.
– Сир…
– Кит янымнан, – дип кычкырды түземлеге калмаган Сиринә.
Алмаз аңа озак кына мөлдерәп карап торды да:
– Сиңа мин һәрвакыт ярдәм итәргә әзермен. Синең өчен җанымны да кызганмаячакмын.
– Минем башка сине тыңлыйсым да, синең белән сөйләшәсем дә килми. Ә синең җаның миңа кирәк түгел, – дип кырт кисте Сиринә…
Ниһаять, ул үзе генә калды. Үзе һәм уйлары белән. Әнә алар гаиләләре белән тауда шуалар, бәхетлеләр. Әнә бергәләшеп Яңа елны каршылыйлар… Ул да түгел, имеш, ярның теге ягында әтисе белән кызы аны чакыралар. Сиринә бөтен көчен җыеп, суга таба якынлашты. Китеп баруларыннан куркып, «Көтегез мине. Хәзер сезнең якка чыгып җитәм…» – дип сөйләнде…
Ике көннән соң Сиринәнең үле гәүдәсен таптылар.
Ләйсән ЯРУЛЛИНА.
Казан шәһәре.

Комментарии