- 11.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №40 (8 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Беренче ирем белән аерылышканга ничә еллар узса да, аның әнисен һаман да оныта алмыйм, ул һаман да минем икенче әнием булып тора.
Р. мине беренче тапкыр әти-әнисе белән таныштырырга үзләренең авылларына алып кайтты. Бу Биектау районының бик матур бер авылы иде. Беренче кайткан көннән алып, мин булачак каенанам белән каенатама әти-әни дип эндәштем. «Әле бит син беренче тапкыр танышырга гына кайткансың, никахыгыз булмаган, сез бергә түгел, ничек инде син беренче тапкыр күргән кешеләргә әти-әни дип эндәшәсең? Тарихта язылмаган, гомердә күрелмәгән хәл бит бу», – дип яратмыйча әйтүчеләр дә булды. Тик булачак әти-әнием моңа бер дә каршы түгел иде. Алар бик ачык күңелле кешеләр булды. Әти һәрвакытта да миңа кызым дип кенә торды. Урыны оҗмахта булсын! Ә икенче әнием турында китап язарлык. Аның эчкерсез, киң күңелле кеше булуы әйтеп бетергесез. Үзе кечкенә генә буйлы, мөлаем, һәрвакыт елмаеп кына тора, кайчан да булса кеше белән сүзгә килгәнен дә, башка кеше турында начар сөйләгәнен дә белмим. Аның кебек кешеләр бу дөньяда бик сирәктер. Биш баланы аякка бастыру да бик күп көч сорый бит. Тик ул түзгән, әти белән барлык авырлыкларны да җиңеп чыкканнар. Аларның өченче балалары Р. белән гаилә корып яши башлагач та, безгә бик нык ярдәм иттеләр.
Икенче әти-әниемне үземнең әти-әниемнәр шикелле бик каты яратып кабул иттем. Аларга карата минем хөрмәтем бик зур. Хәзерге иремнең әти-әнисе белән мөнәсәбәтләр әйбәт, тик алар инде икенче кебек.
Р. белән аерылышкач, әнисе яныма утырды да: «Ярар, Л., алай үз-үзеңне бетермә, алга таба Р.дан да яхшыракны табарсың әле», – дигәч, мин: «Дөрес әйтәсең, әни, дөньяда ир бетмәс, тик синең кебек каенананы башка беркайдан да таба алмаячакмын», – дип үксеп елаган идем. Шуннан соң мин аларга башка кайтмадым инде. Баштарак телефон аша сөйләшеп тордык, аннары болай аралашуны туктатырга кирәктер дип уйладым, чөнки Р. икенчегә өйләнергә йөри икән дип ишеттем. Булачак хатыны белеп алса, аңа бик уңайсыз булыр кебек иде.
Сентябрь аенда беренче каенанам – икенче әниемнең туган көне – 65 яшьлек юбилее! Минем аны чын күңелемнән тәбрик итәсем килә. Әни! Һәрвакытта да шундый искиткеч кеше булып кал! Мин сине һаман да яратам, хөрмәт итәм һәм сагынам.
Әни, бу язманы укысаң, мине танырсың дип уйлыйм.
Л.
Казан шәһәре.
Комментарии