- 11.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №27 (10 июль)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Бу язманың геройлары Нурия белән Муса икесе ике авылда туып үсеп, авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Нурия 8нче сыйныфка укырга безнең авылга килде. Инде үсмер кыз булган бу чибәркәйне Аллаһ тарафыннан җибәрелгән матурлык алиһәсе дисәң дә артык булмас. Төз гәүдә, матур ак йөз, чем-кара зур күзләр, тез астына җиткән ике толым чем-кара чәч, махсус ясап куелган диярлек авыз-борын, ап-ак матур тешләр һәм мишәр диалектына охшаш йөгерек, ачык сөйләм, кыскасы, коеп куйган алиһә.
Ул чакта безнең мәктәпкә 15 авылдан килеп укыйлар иде һәм ул укучылар гына түгел, укытучылар да, авыл халкы да аның матурлыгына сокланып карады. Ул инде бигрәк тә бергә укый торган егет халкының йөрәгенә ут салды. Матур булу өстенә, бик тыйнак, намуслы, яхшы укучы, боларга өстәп, бик яхшы биюче һәм бик оста җырчы иде. Бөтен фәннәрне яратып укыды, 8-10нчы сыйныфларда укыганда, мәктәп чемпионы булды. Җәен – йөгерүдә, кыш көннәрендә чаңгы ярышларында мәктәп, район буенча беренчелекне тотты, хәтта республика ярышларында 2нче урынны алып кайтты.
Нурия кечкенәдән әнисеннән, әбисеннән дини йолаларны үзләштерде. Ул чорда модада булган чигү-бәйләүне оста башкарды. Әнисеннән тегүчелек осталыгына өйрәнде. Әлеге һөнәрләре белән иптәшләре арасында макталды. Һәрьяктан да уңган-булган бу алиһәгә, әлбәттә, егет халкының да күзе төште. Күпләр аңа үз хисләрен хат аша яки җаен туры китереп, телдән аңлатырга теләде. Авылларына ат яки ул вакытта модада булган «Минск» маркалы мотоцикл белән илтеп куярга теләүчеләр күп булды.
Әлбәттә, Нуриянең үзенең дә сөю-ярату хисләре чәчәк ата. Үзләре белән бергә укучы Мусага тартыла аның күңеле. Муса уртача гына төс-кыяфәтле, бик тыйнак, тәртипле. Сыйныфның стена газетасы редакторы, ә Нурия – секретаре. 10нчы сыйныфта укыганда, Нуриянең үзен якын иткәнен Муса да аңлый һәм тәвәккәлләп, бер газета чыгарган көндә үзенең хисләрен аңлата. Бөтен күңеле белән моны көткән яшь кыз: «Мин дә сине яратам», – дип әйткәнен сизми кала. Яшьлек бит, хисләрне никадәр яшереп тотсаң да, ул барыбер ташып чыга. Муса белән Нуриянең бер-берсен яратуларын иптәшләре дә белә. Кайберләре ышанып бетми: Ничек инде Нурия Мусаны яраткан? Муса бит бик матур да, үткен дә түгел…
Шулай итеп вакыт уза. Укулар тәмамлана. Урта белем турындагы таныклык алу көне, чыгарылыш кичәсе… Кичәдән соң Муса Нурияне авылларына илтеп куя. Шул кичне алар киләчәккә планнар коралар. Нурия сәнгать институтына керергә була, Муса исә төзелеш техникумын сайлый.
Тормыш без уйлаганча шома, тигез булмый шул. Нурия конкурстан уза алмый, ул бергә укыган иптәшләре белән сәүдә училищесына укырга керә. Ә Муса төзелеш техникумында укый башлый. Шулай 1 ел узып та китә. Яшьләр җәйге каникулларын авылларында уздыралар. Әти-әниләренә булышалар, көн саен диярлек Нурия янына килеп йөри Муса. Аларның бергә булуларына ике якның да әти-әнисе риза була. Ике як та бер-берсен бик яхшы беләләр. Яңадан көз җитә, укулар башлана. Училищеда уку белән беррәттән Нурия тегүчелек курсларына йөри башлый. Әнисе тирә-якта оста тегүче булуы белән танылган булганга, кызына да әлеге һөнәрнең серләрен өйрәткән, аның алдагы тормышта кирәклеген төшендергән була.
Ә Мусаны исә көзге чакырылышта солдат хезмәтенә алалар, Ерак Көнчыгышка хезмәткә китә ул. Училищены тәмамлап кыз да юллама буенча Казан шәһәренең «Прогресс» азык-төлек кибетенә сатучы булып килә. Һәрчак намуслы, төгәл, сабыр булган кыз эшенә тиз ияләшә, иптәшләре арасында, коллективта бик тиз үз кеше булып китә. Ләкин Нуриянең матурлыгына, эшен яхшы башкаруына көнләшүчеләр табыла. Моңа сәбәп тә чыгып тора. Кибет директоры ярдәмчесе, инде яше 30га якынлашып барган буйдак Маратның күзе төшә чибәр, тырыш кызга. Бу хисләрен Нуриягә дә белдерә. Ләкин кечкенәдән намуслы булган кыз үзенең егете барлыгын, аны көтәчәген аңлата. Юк шул, мондый кызны кулдан ычкындырасы килми Маратның. Җае чыккан саен Нурияне ризалаштырасы килеп сүз ката, машина, фатир, байлык белән кызыктырмакчы була. Үз сүзендә нык тора Нурия: «Байлык бер айлык, ә ярату мәңгелек», – дип җавап бирә. Бу хәл, әлбәттә, коллективта да беленә.
Марат теләгенә ирешү өчен хәйлә эзли һәм менә беркөнне коллектив белән пикникка чыгуны оештырырга була. Коллектив белән булгач, Нурия дә бара. Казансу буенда кичкә кадәр бәйрәм итәләр, су коеналар. Әлбәттә, кәеф-сафа кору булгач, хәмер дә була. Гомерендә бер йотым хәмер капмаган Нурия катышмый әлеге табынга. Маратның мәкерле планы барып чыкмас кебек. Инде пикник тәмамланыр алдыннан үзенең бер мәгъшукасы аркылы Нуриянең лимонадына йоклата торган дару салдыра ул. Аны-моны сизмәгән Нурия лимонадны бик тәмләп эчә һәм нәтиҗәдә каты йокыга тала.
Йөрәген, баш миен ниндидер кызулык яндырганга, бераз авыртканга кисәк уянып китә. Һәм Ярабби Ходаем… ул ялангач, аның өстендә берәү… «Син… мин сине», – дигән ярым-өзек пышылдау. «Я Хода, ни бу?! Аны алдаганнар, ул көчләнгән… Яшен тизлегендәге куркыныч уйлардан айнып, өстендәге кешене тибеп төшерә ул һәм шундук сикереп тора. Ул диванда, янында ярым ялангач Марат. «Нишләдең син, кабәхәт җанвар?» – ди Нурия үрсәләнеп. Тиз генә торып, идәндәге күлмәген эләктереп, яланаяк, яланбаш ишеккә ташлана. «Чәбәләнмә, кызый, чәчәгең коелды, син минеке булырсың!» – дигән ярыммыскыллы тавышны ишеткәндә, ул инде урамда иде. Ярый бу йорт пикник булган урыннан ерак булмаган икән. Әле иртәнге як булганга, урамда кеше аз. Ул тиз-тиз чәчләрен рәтләп куя, күлмәген төзәтә. Ә башта мине, йөрәкне пешергән сорау: нишләдем мин, нинди хурлык, Я Ходам, ни өчен?! Кая барыйм? Муса, гафу ит! Әти-әни, гафу итәрсезме?! Ул тиз-тиз трамвайга ашыга. Бәхеткә кеше аз, кыз бер урынга барып утырып, сулкылдап елап ала. Юк, кешегә белгертергә ярамый, күз яшьләрен сөртә, бераз тынычлана ул. Менә тукталыш, аларның тулай тораклары ерак түгел. Тизрәк бүлмәгә керергә кирәк. Бүлмәдә берүзе калгач, караватка капланып, туйганчы елый ул. Торып, салкын су белән битен, бөтен гәүдәсен юа. Бераз тынычлангач, шәһәр мунчасына барып, юынып кайта. «Чи ит янмас», – ди халык әйтеме. Нурия дә мунчадан кайтып, кайнар чәй эчкәч, шактый тынычлана. Авырту сизгән, талчыккан гәүдә, нервылар ял сорый. Ул ятып йокыга китә. Бик озак йоклый. Ә икенче көнне аның эш сменасы башлана. Иртә килә ул эшкә, кемне күрер, нәрсә әйтерләр, бу хәлне тагын кем белә?! Шундый уйлар борчый кызны. Иптәшләре килә, көндәлек хезмәт башлана. Көндезге ял сәгате җитәр алдыннан бик фырт киенгән, горур кыяфәтле Марат күренә. Нихәл, сылу кыз, эшләр гөрлиме?! – ди ул ярыммыскыллы елмаеп. Дәшми Нурия, шул секундта бу эштән тизрәк китәргә кирәк, дигән уй яндырып уза. Эш сәгате тәмамланганда, эштән азат итүләрен сорап язган гаризасын директорга кертеп бирә. Аңа гаилә хәлем сәбәпле, авылга китәм дип аңлата. Бәхеткә каршы, өлкән яшьтәге директор төпченеп тормый, 3 көннән эшләреңне тапшырырсың дип, гаризаны имзалый. Марат һәм башкалар белеп өлгергәнче, бик тиз эшен тапшырып, эштән китеп бара. Тулай торактан да китә. Әгәр бу эштә калса, Маратның аны эзәрлекләвен, булган хәлләрне кешеләргә сөйләп, үзен пычратачагын күңеле сизә Нуриянең. Бүтән сәүдә эшенә якын килмәскә ант итә ул. Алга таба ни эшләргә, күңел яраларын ничек төзәтергә?! Кемнән киңәш, ярдәм сорарга?! Ә Мусага ни дияр?! Әле кичә генә аннан хат килде: «Сагынам, яратам, көт. Син минем язмышым», – дип язган.
Бер фикергә килергә кирәк: үз әнием суга салмас. Авылга кайта ул. Кайтуга сизә ана йөрәге, нидер булган. Кызының күзләре моңсу. Бер кат чәйләр эчкәч Нурия хәлне сөйләп бирә. Әнисенең алдына капланып, дерелдәп елый. «Бала – бәгырь ите», – диләр бит, гомер буе күңеле яхшылыкта булган кызын гафу итә ана.
– Кайгырма, тынычлан. Начарлык артында яхшылык, изгелек булыр, – дип юата, тынычландыра ул кызын. Моннан соң кайгы-хәсрәт китермәсен Ходай, – дип дога укып, Ходайдан сорый. Менә шулчакта әнисенең төп терәк икәнлеген аңлый, изгелеккә нык ышана Нурия. Шулвакыт әнисенең: «Тегүчелек – кирәкле һөнәр», – дигәне исенә төшә. Ул бит тегүчелек һөнәре алды. Рәхәтләнеп шул эшкә бара ала. Әнисе белән киңәшеп, Казанның 4нче тегү фабрикасына эшкә урнаша. Бәхетенә, тулай торакта бик тиз бүлмә бирелә. Бөтен белемен, осталыгын эшенә бирә ул. Иң җаваплы эшләрне төгәл, сыйфатлы итеп башкара. Озак та үтми, читтән торып, Казан җиңел сәнәгать (промышленность) техникумына укырга керә.
«Вакыт үзе дәва», – ди халык. Булган күңелсез хәлләр бераз онытыла. Аны эштә бик яраталар, үз итәләр. Тормыш дәвам итә. Ә йөрәк барыбер тыныч түгел. Муса… Мусага ни дияргә?! Намусы саф кызны бик борчый әлеге уйлар. Тагын 6 айдан Мусаның кайтыр вакыты җитә, аны ничек каршы алырга? Ул бит: «Син минем бердәнберем, гомерлегем», – дип көн саен хат яза. Чынын язса, солдат хезмәтенә уңайсыз итмәсме?! Юк, болай булмый… Ялган яки дөреслек кайчан да булса, ачылырга тиеш. Муса – бик сабыр, төпле акыллы, Нуриягә чынлап ышанган егет, дөреслекне белсен. Озак уйлаганнан соң тәвәккәлләп, барысын ачыклап хат юллый кыз аңа. Менә газаплы хат, җавап көтү көннәре… Чама белән тиешле хат килү көннәре җитә һәм хәтта узып та китә. Кыз билгесезлектә, йөрәген, миен бер сорау борчый: «Хатны алгандыр һәм араны өзгәндер», – дигән куркыныч уйлар аның башында. 2 ай вакыт уза, инде Мусаның солдат хезмәте бетәр вакыт җитә. Ә хат юк та юк. Ябыга-сула кыз… Бар да беттеме?! Ниһаять, хат килеп җитә. Елый-елый, куллары калтырап, куркып хатны ача ул. Һәм беренче зур хәрефләр белән язылган кызыл-каралы сүзләр: «Син минеке, ничек булса да кайгырма, көт, кайтып җитәм», – дигән. Ә озак хат язмавының сәбәбе, аларның отряды ерак тайга эчендә яшерен хәрби заданиеда булганга күрә икән. Укыганнарына үзе ышанмый, елый-елый кабат-кабат укый Нурия. Өнме бу, төшме, чын сүзләрме? Яңадан туган кебек була кыз. Йөрәге түзми, шатлыклы хәбәрне әнисенә дә җиткерә, әнисе дә бик шатлана. Һәм менә ул шатлыклы көн килеп җитә. Казан тимер юл вокзалында «Мәскәү-Владивосток» поезды килеп туктый. Менә солдатлар төшә. Әнә иңнәрендә старшина погоннары булган төз гәүдәле, тулыланып матурайган Муса. Бик тиз танып ала ул халык арасында чибәрлеге белән аерылып торган Нурияне. Елау, сөенечле күз яшьләре, кочаклашу, еш-еш әйтелгән сөю сүзләре, исәнлек белешү. Әле күптән түгел бу шатлыклы мизгелнең булуына ышанмаган Нурия өчен бу инде икенче кат туу, икенче дөнья. Нурия яшәгән тулай торакта бераз сөйләшеп, аңлашып чәй эчкәч, алар икәүләшеп үз авылларына кайта. Нурия үзләренә, ә Муса туган авылына. Муса бер көн авылда әти-әнисе, туганнары янында була. Ә кичен, әти-әни рөхсәте белән, Нурияләр авылына килә.
Олылар фатихасы белән яшьләр Казанга килә. Никах укытып, ирле-хатынлы булып, тулай торак бүлмәсендә яши башлыйлар. Нурия – тегүче, Муса төзүче булып эшлиләр, икесе дә хезмәтләрендә макталып, эшләрен яратып башкаралар. Тиздән аларның ике игезәк малайлары да туа. Көннәр үтә тора, малайлар үсә. Яшьләр алдагы көннәрне искә алып, әти-әниләр белән киңәшеп, Таулар бистәсеннән йорт алырга булалар. Өлкәннәр ярдәме белән йортны алып, шунда күченәләр. Нурия дә, Муса да укуларын тәмамлап, диплом алалар. Нурия инде тегү цехы башлыгы, Муса прораб булып эшли. Бу тату гаилә бик тә бәхетле, тату гомер итеп, гаилә өч тапкыр ишәеп, инде аларның алты малайлары үсеп җитеп килә. Әти-әниләре кебек матур, таза, сүз тыңлаучан, спорт яратучы бу балалар әтиләре-әниләре эшен лаеклы дәвам итүчеләр булсыннар дигән теләктә калам, аларга уңышлар телим.
Бәдамша ВӘЛИЕВ.
Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылы.

Комментарии