Үзебез сайлаган язмыш

Миңа 39 яшь. Үзем кияүдә, кызым мәктәптә укый. Ирем миннән 22 яшькә олы. Килешәм сезнең белән, әйе, бик олы ул миннән. Әмма язмыш булгандыр инде. Вакытында күзләрем күрмәгән, телләрем бәйләнгән, баш белән уйламаганмын инде. Бергә яшәвебезгә тиздән ун ел була. Ә бит артыма борылып карасам, күпме сулар аккан, бихисап озын юллар үтелгән, җилләрнең дә кырысы да, салкыны, йомшагы да искән икән. Шушы күренешләрне күрелгән, күрелде һәм күрәчәкмен дә. Чөнки көн туган саен, хәтта минут узган саен, мин аларның ничек узганын, гомеремнең һәр секундын ничек уздырганымны уйлап, анализлап яшим. Шушы гомеремнең бары тугыз елын гына бер кайгы-хәсрәтсез, сау-сәламәт килеш уздырдым, дип әйтәсем килә. Инде 20 елдан бирле җилкәмдә инвалид исемен күтәреп йөрим. Бүген-иртәгә җир куенына керермен, дип борчылам. Борчылуым үзем өчен дә, ирем өчен дә түгел, бары балам өчен. Мин үлеп китсәм…

Инде киләчәктә кем белән дә булса тормыш корып яшәргә бернинди өметем калмаганда, шушы ирем очрады, дөресрәге, мине кияүгә алды. Без авылдашлар. Ул да сау-сәламәт кеше димәс идем, шулай да ул үз аягында нык басып йөри, эшли ала. Ә мин алай түгел. Хәзер генә аяк өстендә йөрсәм, секунд эчендә шапылдап егылырга мөмкинмен. Балага узгач та, табиблар йөклелекне өзәргә киңәш иттеләр. «Баланы тугыз ай буе түгел, бер-ике ай да күтәреп йөри алмаячаксың. Үзеңнең гомерең куркыныч астында булачак», – диделәр. «Мин берни дә югалтмыйм, үлсәк, балам белән икәү үләчәкбез. Әгәр дә бала белән берәр нәрсә килеп чыгып, ул яшәрлек булмаса, мине коткарырга кирәкми. Мин дә аның белән китәргә тиеш», – дидем. Яшермим, йөклелек вакыты бик авыр узды. Бала җиде айдан туды…

Ирем миңа карата бик үзгәрде. Дөресрәге, ул болай да җитди, көлә белмәс кеше. Еллар узган саен, кырыслана гына бара. Кияүгә алганда, мин бит гарип дигәч тә, барысы да яхшы, үзеңне эшләтмәм, кулымда гына күтәреп йөртермен, дип бик матур сайраган иде үзе. Хәзер исә бәрәңгесен утыртканда да, алганда да мин кирәк, печәнен дә ташыта… Хатын кеше өйдә барысын да эшләргә тиеш, ди. Аерылып китәргә уйлаган чакларым бик күп булды. Тик кая барыйм, кайда яшим, дип уйландым, чөнки әти-әнием мәрхүмнәр. Бер туганым да юк. Бәлки яшәргә дә бик аз вакыт калгандыр. Тик шулай да яшисе килә бит. Кызым өчен яшисем килә. Сүз дә юк, иремә дә минем белән авырдыр. Тик бу үзебез сайлаган язмыш.

Авыру хатын зарын Чәчәк НУРСАФИНА язып алды.

Комментарии