Парлы яшәүләргә ни җитә…

Парлы яшәүләргә ни җитә…

ТР Фәннәр академиясе һәм Татарстан ЗАГС идарәсе республика районнарында буйдак ир-атлардан сораштыру үткәрергә җыена. Аларга, әйтик, «Ни өчен гаилә кормадың?», «Моңа комачаулаучы нинди сәбәпләр бар?» яисә инде «Өйләнеп тә, ни өчен аерылышырга карар кылдың?» кебегрәк сораулар белән мөрәҗәгать итәчәкләр. Сораштыру нәтиҗәләренә таянып, танышу клублары ачарга ниятлиләр.

Сер түгел, буйдак ир-атлар авыл җирендә күп. Моның сәбәпләре дә күп төрле булырга мөмкин: өмет-хыялларны акламаган җавапсыз мәхәббәт, эчкечелек корбаны булу, яшь кызларның бәхет артыннан төрле шәһәрләргә китүе һ.б. Авыл җирендә тагын шунысы да бар бит әле аның: үз авылыңда, тирә-як авылларда яшәүче гаиләләр турында азмы-күпме хәбәрдар булганлыктан, җиде буын бабаңны тикшерергә дә күп сорап тормыйлар. Кызлары карт кыз булып калса кала, әмма да ләкин, егет алтынга тиң булса да, «Фәләннең улына» яисә «Төгәннәр нәселенә бирерлек кызым юк әле», дип уйлап, ата-ана үз кызларын гомердә дә үзләренә ошамаган кешегә кияүгә бирмәячәкләр. Бер танышым, 25 яшькә дә җитмәгән төпчек улының салгаларга яратуын белгәч: «Өйләнми дә ичмасам. Немец кызы алып кайтса да, сүзем юк. Эчеп, кешелектән чыкмаса гына ярар иде», – дип өзгәләнгән иде. Ананың теләкләре Аллаһы Тәгаләнең «Амин!» дигән сәгатенә туры килде, ахрысы, өйләнде егет. Немец кызына түгел түгелен, ә марҗа белән ике малай үстереп яталар. Монысы инде, әлбәттә, икенче мәсьәлә. Килен-каенана мәсьәләсе дә төп фактор булып торадыр, минемчә. Бер перспективасыз, эшсез авылга, каенаналы йортка килен булып төшми хәзер кызлар. Хәер, авыл тормышына ияләшкән егетләребез дә кызлар артыннан шәһәргә китәргә ашкынып тормыйлар.

Беркөн «ВКонтакте»дагы буйдак дусларым арасында «Нигә син әле һаман өйләнмәгән? Нәрсә комачаулый?» кебек сораулар биреп, социаль сораштыру үткәреп утырдым. Җаваплар болайрак: 23-26 яшьлекләр: «Яшь бит әле мин. Кая ашыгырга», – дип җавап бирде. 27-30 яшьтәгеләре: «Юләр мәллә мин өйләнергә?! Миңа болай да рәхәт», – дип җавап кайтарды. Үзем өчен генә, кызыксынып, «Нигә син һаман кияүдә түгел? Моңа нәрсә комачаулый?» дигән сораулар белән кияүгә чыкмаган танышларыма да мөрәҗәгать иттем. Алар арасында, ни кызганыч, якын арада гаилә корырга теләк белдерүчеләр табылмады. 23-27 яшьлекләрнең җаваплары: «Мин укып бетереп, мөстәкыйль яши башладым гына әле. Хәзер үзем өчен генә яшисем, чит илләр күрәсем килә. Иремә ашарга пешереп, керен үтүкләп, гомумән, аның «Әпипә»сенә биеп, хезмәтче ролен үтәргәме? Юк инде, бу минем өчен түгел». Ә утыздан узганнарның җавабы бөтенләй сагайта: «Кияүгә чыгарга бер теләгем дә юк. Мин үз аягымда шактый нык басып торам. Кечкенә генә булса да, үз бизнесым, йөрергә машинам, торыр урыным бар. Ир хатыны исемен күтәрү өчен генә тормыш корасым килми. Тик әни булу бәхетен татый алмау гына бераз куркыта». Хатынсыз тормыш – хата, баласыз тормыш – хафа дигәндәй, танышу клублары эшләп китеп, нәтиҗәсе булсын иде дә бит…

Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне парлы итеп яраткан. Парлы яшәүләргә ни җитә!

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Комментарии