Каргыш җыйдым…

Бәхет пыяла, тиз уала, диләр. Хак икән. Менә мин дә аның бик уалчан булганын бик соң аңладым. Шуның аркасында ялгыз калдым да.

Яшьрәк чакта игътибар үзәгендә булдым. Чибәре дә, ямьсезе дә булды, бае да, очын-очка ялгап яшәүчесе дә очрады. Әмма мин алардан бик тиз туя идем. Һаман эзләндем, яхшырагы очрар дип уйладым. Юк, бу минеке түгел дип, һаман нокта куя идем. Егетләрнең күз яшьләре белән елаганнарын да күрдем. Күпме каргыш алдым. Яраттылар мине. Ярата торган идем шул. Игътибар үзәгендә идем, сөйләшә белә идем. Чая булдым. Мине аңламады егетләрем, тик торганда ник ташлаганымны үзем дә аңлатыйм бирә алмадым. Ниләр генә эшләп карамады егетләрем арабызны җылыту өчен. Ә мин, бер кискән икмәк, кире ябышмый, дип үземнекен такылдадым, кудым барын да янымнан. Тора бара егетләрем кими башлады. Арада инде чынлап та салмыш кыяфәтле, булдыксызлар арта башлады. Боларына чынлап та якын килергә ярамый иде.

Инде мин ялгыз, карт кыз булып утырып калдым. Шыпырт кына элекке егетләремнең тормышлары белән кызыксынам, бар да гаиләле, балалар үстерәләр. Бар да бәхетле. Инде мин аларга кирәк түгел. Заманында шул мин куган егетләрем бүген яныма кабат килсә, мин нишләргә кирәклеген белер идем. Кызганыч, хәзер инде миңа игътибар итүче дә, сүз катучы да юк. Беркөнне урамда булган вакыйгадан соң өемә кайтып гарьләнеп еладым. Урамда тәмәке тартып торган бер ир эндәште. Борылдым моңа. Кара, арттан пионерка, алдан пенсионерка, дип черек тешләрен ыржайтып мыскыл итте. Сүз дәшә алмадым. Сәрхүшлектән төсе-чырае качкан үзенең. Шулай булса да мыскыл итеп тора. Махмырдан интегәсеңме, дип кенә әйтә алдым һәм тизрәк китеп бардым. Ул артымнан сөйләнеп калды. Менә нинди көнгә калдым. Ә ялгыз каласым килми. Өемдә ныклы терәк булырлык кайгыртучан ир, матур балалар булса, мин нинди бәхетле булыр идем. Юк, ычкындырганмын шул бәхетемне. Каргыш җыйганмын. Менә шуның әҗерен күрәм инде хәзер. Яшьләргә сүзем шул. Бәхетегезне таный белегез. Хыял дөньясында яшәмәгез. Ә мин реаль чынбарлык белән фантазиямне, әкияти тормышны бутадым. Ниндидер принц көттем. Хәзер үз яшемдәге тыйнак кына тормышлы кеше булса да ярар иде.

Гүзәл. Казан.

Комментарии