Көнче хыянәтче

Көнче хыянәтче

Ирем белән 15 ел яшим инде. Очрашып йөргәндә дә көнләшеп җәфалый иде. Әнием моны күреп, тормышларың бик авыр булыр, әллә кавышканчы яхшылап уйлап карыйсыңмы, дисә дә, аңа кияүгә чыктым. Ни генә булса да мин аны яраттым. Әнием хаклы булып чыкты. Ирем белән тормыш көтүләре җиңел түгел. Бер гаебем булмаса да, мине хыянәттә гаепләп, мине фаш итәргә теләп яши. Хәтта балаларыбыз туу да аны акылга утыртмады. Шул улыбыз белән кызыбызны да, кемнекеләр, дип интектерә. Миңа беркем белән аралашырга ярамый, әгәр берәр ир кеше белән сөйләшергә туры килсә, мәхшәр. Кунакка барсак та, минем хыянәтем «фаш ителә». Бу эзәрлекләүләр авыру төсен алды инде. Ирем саташып, мине дә сырхауга әйләндерде. Аерылышу турында берничә тапкыр сүз кузгаттым. Ул бу хакта ишетергә дә теләми. Еш кына җәнҗал кул күтәрүләргә кадәр барып җитә, аннан озак гафу үтенүләр… Яратам, шуңа көнлим, дип аңлата ирем үз гамәлен. Ләкин бу сүз генә. Мин аның үзенең намуслы булмаганлыгын белдем. Үзе йөргән кеше генә, үзе хыянәт итүче генә башкалардан көнләшә. Мөгаен, башкаларны да үзе шикелле дип белә торгандыр. Менә минем ирем өчен дә бар хатын-кыз фахишә, барысы да хыянәтче… Моның шулай түгеллеген бик озак аңлатырга тырыштым, барып чыкмады. Ә менә иремнең нигә шулай саташуын аңладым. Ул үзе хыянәтче икән. Һәм аның белән наз бүлешүчеләр аркасында, бар хатын-кыз да хыянәтче. Мин гафу итә алырмынмы, юкмы иремне. Әмма тормышыбыз юк инде хәзер.

Мине фаш итәргә азаплана торгач, ирем үзе дә аңышмыйча үзен фаш итте. Хыянәтемне аңа әйтсәм, ул мине гафу итәсе иде. Беркемем дә булмады, булганы да юк, син минем өчен беренче ир кеше, дип аңлатырга тырышсам да, ул үзенекен тукый. Янәсе шулай ачыктан-ачык сөйләшеп, аңлашырга да, тормышны яңабаштан корырга. Шунда ул, мин көтмәгәндә үзенекен сөйләп атты. Ул командировкаларга йөри, ялгыз булмаган, безнең шәһәрдә дә сөяркәләре бар. Мин иңрәп киттем. Ничек инде, мине көнләп, мине талап, мине әллә нинди пычраклыкларда гаепләп, үзең шундый пычрак булырга мөмкин. Үзем дә сизмәстән аның яңагына чылтыраттым. Балаларымны җитәкләп урамда бик озак йөрдем. Кайтканда ул кухняда инде хәйран гына мәлҗерәп утыра иде. Өстәлдә яртылаш эчелгән аракысы тора. Балаларны залда калдырдым да, каршына килеп утырдым:

– Алга таба ничек яшибез? Гомер буе мине газапладың, ә үзең хыянәт баткаклыгына чумып яшәгәнсең. Мин сиңа гомер буе антлар итеп үземнең сафлыгымны аңлатырга тырыштым. Менә соңгы тапкыр, тагын бер тапкыр ант эчәм: балаларым, газиз әнием белән раслыйм: син минем беренче һәм соңгы ирем. Саф килеш сиңа кияүгә чыктым, син моны беләсең, әмма белергә генә теләмәдең. Синең белән үткән гомерем кызганыч. Мин синнән җирәнәм, дидем дә залга чыктым. Чыгып киткәндә, күз кырые белән генә карап алдым: иремнең күзләре яшьле иде.

Инде хыянәтләрдә гаепләүләр бетте. Ирем үзен гаепле сизеп яши. Ләкин мин инде уртак тормышны җайлап җибәрә алмыйм. Ирем күп тапкырлар гафу сорый, тормышны яңадан башларга үтенә. Ләкин ничек? Ничек итеп аны гафу итәсе? Аның хыянәтләрен генә түгел, минем тормышымны да тәмугка әйләндергәне, нахакка туктаусыз гаепләүләре белән сәламәтлегемне какшатканы, кеше арасында башкалар кебек аралаша да алмавым өчен, ничек гафу итәсе?! Әгәр ул үзе намуслы булып, шулай көнләшкән булса бер хәл. Мин бит кеше белән телефоннан да сөйләшә алмый идем, кем ул, аңа синнән ни кирәк ише сорауларга җавап бирә бирә алҗып бетә идем. Телефондагы номерлар, шалтыратучылар өчен хисап бирүләр коточкыч газапка әйләнгән иде.

Ул бит инде үзенең маразматик эзәрлекләүләре белән балаларга да тискәре йогынты ясый бит. Кайтып кергәч, балалардан, безгә кемнәр килде, әниегез чит абыйлар белән сөйләштеме, ише сорауларга алардан да җавап таптыра иде. Инде балалар да аңларлык яшьтә. Мәктәптә укыйлар. Мондый сорауларның ни өчен бирелгәнен аңлыйлар.

Инде нишләргә? Аерылып китсәм, балаларны әтисез итәм, бергә булсак та, мин ялгыз: җаным өшегән инде. Мин аны гафу итә алмыйм. Үземдә ничек көч табасы? Киңәш бирегез миңа. Бәхетле гаиләләр бар бит. Бәхетне ничек корасы? Мин инде башкалар белән гаилә кору турында да уйламыйм. Бу ирем белән тормышыбызны саклап калып булырмы?

Сәкинә.

Комментарии