- 10.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №31 (7 август)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Зирекле авылында 30-35 яшьләрдәге Сәмигулла ике хатынга уртак ир булып тора. Сәмигулла – зур гәүдәле, бик куәтле кеше, ул тимер ломнарны көянтә кебек бөгә ала, ике кулында икешәр пот герләрне бик җиңел чөеп уйный. Әмма ул бик күндәм, юаш холыклы ир.
Кайберәүләр ике хатын белән торуның нинди ис китәрлеге бар, мөселман иренә, хәленнән килсә, дүрт хатынга өйләнергә ярый, диярләр. Гарәп, төрек солтаннары, әмирләре, ханнарының гаремнарында хатыннары йөзләгән булган бит.
Сәмигулла гап-гади авыл ире, күмәк хуҗалыкта тимерче булып эшли. Әти-әнисеннән аерым, яңа булмаса да, әле төзек, нык өйдә яши.
Җәй башы иде, егет армиядән кайтты. Сәмигулланы авылларыннан өч чакрым ераклыктагы Кадермәткә үзе белән бер частьта хезмәт иткән дусты кунакка чакырды. Анда Сабантуе да икән. Дусты кыстагач, көрәшергә мәйданга чыкты. Беренче тапкыр җиңү яулады, батыр исемен алды. Бу уңыш көрәшә белүдән түгел, көчле булудан иде. Көрәшү осталыгы Сәмигуллага тора-бара килде. Бүген ул авылларда гына түгел, район үзәге Камышлыда да алты ел рәттән батыр калган көрәшче, хәтта Казанда да берничә тапкыр призлы урыннар алды.
Кадермәттә Сабан туе көнне ул шушы авылның иң чибәр, уңган кызы Мәфрүзә белән танышты һәм бу сары чәчле, зәңгәр күзле кызга гашыйк булды. Мәфрүзә авылның имамы Исламгәрәй абзый белән Зөһрә абыстайның алты кызы арасында иң өлкәне, аңа 25 яшь иде. Инде дүрт сеңлесе дә кияүдә, балалары да бар. Мәфрүзәне егетләр туры сүзле, ачы телле, чая кыз булганга өнәп бетермиләр иде. Мәфрүзә иң өлкәне һәм гаиләдә кызлар гына булгач, ир-ат эшен эшләп үсте. Ул әтисе белән печәнен дә чапты, утынын да әзерләде.
Мәфрүзә белән Сәмигулла клубтан чыкканнан соң Кадермәт авылының урамнары, инеш-күлләре буенда таң атканчы диярлек кулга-кул тотынышып озак йөрделәр.
Сабантуйлары узгач та, Сәмигулла эштән соң бишекле мотоциклында Мәфрүзәне күрергә дип, Кадермәткә көн саен барды. Күл тирәсендә, чишмә янында йөрделәр. Бер айдан алар кызның әтисе Исламгәрәй карттан никах укытып, Сәмигулла Мәфрүзәне өйләренә алып кайтты. Икенче көнне бик зурлап яшьләр туе уздырдылар. Анда Сәмигулланың дуслары, Мәфрүзәнең сеңелләре ирләре белән катнашты. Мәфрүзәнең кияүгә чыкмаган сеңлесе Фәнүзә дә бар иде. Ул да Мәфрүзә кебек сары чәчле, зәңгәр күзле, сылу кыз.
Мәфрүзә белән Сәмигулла бер-берсен бик яратып, матур гына яшәп киттеләр. Бер ел бер көн кебек үтте, әмма аларның балалары булмады. Булыр әле дия-дия тагын ике, аннан өч ел узды. Алар дарулар да эчтеләр, өшкертеп тә карадылар, тик бар да файдасыз иде. Шуннан шәһәр табибларына күренергә булдылар.
Табиблар Сәмигулланың сау-сәламәт булуын, ә Мәфрүзәнең балага уза алмаячагын ачыкладылар. Ир белән хатын юл буе сөйләшми кайттылар. Әмма аерылышу турында башларына да китермәделәр.
– Әллә, гөлкәем ятим бала алыйкмы? – дип сорады Сәмигулла, өйгә кайткач. Мәфрүзә, озак кына уйланып торгач:
– Чит кеше баласына дөрес тәрбия бирә алмабыз да гөнаһлы булырбыз дип куркам. Әнә түбән очтагы Гөлкәйләр бала алганнар иде, бер көнне күреп исләрем китте: нарасыйның өсте сәләмә, үзе бертуктаусыз йөткерә. – Мәфрүзә бераз тынып торганнан соң өстәп куйды: – Алай ач-ялангач йөрткәнче, кеше баласын алып интектермәвең хәерле. Сәмигулла, әйдә иртәгә үк Үзидәге карчыкка күренеп карыйк, ул бик яхшы дәвалый дигәннәр иде.
Үзигә баруны озакка сузмадылар, ләкин андагы карчыкка күренүнең дә файдасы булмады.
Май аеның җылы, матур бер көнендә аларга Мәфрүзәнең сеңлесе килде. Ул бәрәңге утырту, алу һ.б. эшләрдә һәр елны булыша. Ә чынлыкта Фәнүзә җизние Сәмигуллага гашыйк булган һәм аны күрергә килә иде. Аның егете бар иде. Ул чибәр, көрәшче егет иде. Ләкин узган җәй бик эссе бер көндә буада батып үлде. Фәнүзә бу кайгыны бик авыр кичерде.
Сәмигулла ятып тора иде, эштә үтәли җилдә салкын тигән. Бөтен тәне ут булып яна. Температурасы күтәрелеп саташып ятканда, аның янына Фәнүзә керде. Сәмигулла хатыны дип уйлап кызны кочагына алды, назлады. Кыз каршы килмәде. Сөеп, яратышып туктагач, кыз тизрәк бүлмәдән чыгып чапты. Шунда гына Сәмигулла аның хатыны түгеллеген аңлап алды, кем булыр дип баш ватты. Фәнүзәнең кунакка килүен искә төшереп, йөзенә тир бәреп чыкты. Хәле китеп тагын караватына ауды.
Икенче көнне иртән Сәмигулла балдызының чәйгә чыгуын түземсезлек белән көтсә дә, кыз чыкмады, изрәп йоклый иде. Сәмигулла эштә вакытта, балдызы өенә кайтып киткән иде. Шушы китүеннән сеңлесенең ике айга якын аларга килмәвенә, әти-әниләреннән бер хәбәр дә булмавына Мәфрүзә бик борчылып, үзе аларга барды. Хатын яңалык белеп кайтты: Фәнүзә авырлы, шуңа оялып беркая да чыкмый икән.
– Җизни мине ачуланмасын, үзем гаепле, әниләр әле белмиләр, баланы үзем карап үстерермен, Аллаһы Тәгалә ярдәм итәр, – дигән Фәнүзә.
Шуннан соң Сәмигулла хатынына барысын да сөйләп бирде. Мәфрүзә аны бүлдерми генә тыңлап торды да:
– Әйдә, Сәмигулла, әтиләргә. Сеңлемнең баласының ятим үсүен теләмим. Әтидән никах укытабыз да үзебезгә алып кайтабыз. Өчәү яшәрбез, – диде.
Сәмигулла каршы килмәде. Алар Кадермәткә киттеләр. Исламгәрәй карт, Зөһрә карчык кызларын, кияүләрен игътибар белән тыңлагач, күршедән ике шаһит чакыртып, никах укыттылар. Кичен өчесе дә Зиреклегә кайтып киттеләр. Туйны көзгә үткәрергә килештеләр.
Шулай итеп алар бер гаилә булып яшәп киттеләр. Монда Сәмигулланың да, Мәфрүзәнең дә оста, сабыр эш итә белүләре дә зур роль уйнады. Ә Фәнүзә күптән яраткан җизнәсе белән берәүдән дә качмый яши алуына, туачак баласының чын әтисе булачагына сөенде. Сәмигулла хатыннарын тигез күрде, берсен дә рәнҗетмәде.
Март башларында Фәнүзә игезәкләр: малай белән кыз тапты. Малай әтисе кебек кара чәчле булса, кыз Фәнүзә кебек сары чәчле, зәңгәр күзле иде. Өйдә шау-шу, мәшәкать артты. Әмма бу күңелле мәшәкатьләр иде. Гаилә ишәйсә дә, матди яктан авырлыклар кичермәделәр. Сәмигуллага күмәк хуҗалык идарәсе печәнен, саламын, ашлыгын биреп торды. Бу исә йорт тулы мал-туар, кош-корт асрарга мөмкинлек бирде. Сәмигулланың әти-әнисе дә, Исламгәрәй абзый да акчалата ярдәм итәләр иде. Әмма авыл Советы Фәнүзә белән Сәмигулланың балалары Ирек белән Наиләне рәсми теркәргә теләми, янәсе, Русиядә ике хатын белән тору канунлы түгел, шуңа күрә Фәнүзә балаларына акча ала алмый.
Салих ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы,Иске Ибрай авылы.
Уртак ир,

Комментарии