«Кибет авыруы» ирләргә дә хас

«Кибет авыруы» ирләргә дә хас

Еш кына ирләрдән бер үк зар ишетергә туры килә: «Хатыным акча тота белми!» Хатын-кызлардан да шуңа тиңдәш борчу яңгырый: «Акчаны күп туздырасың, дип ирем зарлана, ләкин бит мин кирәксез әйбер алмыйм! Үзе кибеткә йөрмәгәч, күпме тотылганны, йортка күпме әйбер кирәген ул белми дә!»

Әле узган атнада гына, Казанның зур сәүдә үзәкләренең берсендә, каршымда ук бер ир үз хатынына: «Яраткан шопоголигым, әйдә кайтыйк», – дип, аны кибеттән җитәкләп алып чыгып китте. Кулларындагы пакетларга караганда, бу сүзләрдә хаклык бар шикелле. Акча туздырырга, үз-үзенә матур бүләкләр ясап шатландырырга яратмаучы хатын-кызлар юктыр да, тик аларның барысы да шопоголикмы соң? Алай дисәң, кибетләрдә йөрергә яратучы ирләр дә очрый. Алар арасында да шопоголиклар бармы? Шушы һәм башка сорауларга Ләлә Бәһрамшина белән берлектә җавап эзләдек.

– Ләлә ханым, әйдәгез, иң элек «» төшенчәсенә аңлатма бирик әле.

– Кеше бар әйберне рәттән сатып алырга тели икән, шушы әйбер шопоголизм, икенче төрле әйткәндә шопомания дип атала да, ягъни бу – «кибет авыруы». Менә син кибеткә керәсең һәм бар ошаган әйберне кассага алып килеп, хезмәт хакыңны шунда калдырасың икән, бу инде шопоголизмның беренче күрсәткече.

– Элек бит бүгенге кебек күпсанлы кибетләр дә, сыгылып торган киштәләр дә булмаган, димәк, шопоголизм – ул хәзерге заман авыруы. Үз күзәтүләремнән чыгып шундый нәтиҗә ясадым: Советлар союзындагы җитмәүчелектән соң пәйда булган товарлар күплеге шул күчеш чорында яшәгән хатыннарда шопоголизм барлыкка китерде. Озын-озак чиратларда торып, үзенә берничә размерга зур булса да, ләкин матур күлмәк алу бәхетенә тиенгән хатыннар, хәзерге күпсанлы ялтыравык, купшы киемнәр арасында югалып кала, бөтенесен дә алырга, киеп карарга тели кебек. Чөнки кайчандыр, дефицит товарны иң беренче булып эләктереп калырга өйрәнелгән һәм шул гадәт хәзергә кадәр онытылмый.

– Әйе, нәкъ шулай. Шопоголизм, чагыштырмача, яңа төшенчә һәм ул нибары 20 гасырда, супермаркетлар, «распродажа»лар белән бергә барлыкка килгән. Әлбәттә, электән үк акчалы кешеләр бер кирәксез, артык әйберләр сатып ала торган булган, ләкин моны шопоголизм дип атап булмый, чөнки ул кешеләрнең кибеткә йөрердәй вакыты да, акчасы да булган, димәк мөмкинлеге ташып торган. Бу акча туздырудан беркемгә дә зыян түгел икән, нишләп әле үз күңелеңне күрмәскә ди?! Әгәр син үзеңне аерым бер кысалар эчендә тотып, билгеле бер суммадан артыгын тотмыйча, үзеңне тыеп кала аласың икән, кибеткә йөрергә яратуның бернинди начарлыгы юк. Ә шопоголиклар алар үзләренә генә түгел, тирә-яктагыларга да зыянга эшли. Алар үз хезмәт хакын гына түгел, бурычка алган акчаны да туздырып бетерә, үз-үзләрен контрольдә тота алмаулары аркасында гаиләдә проблемалары барлыкка килә…

– Беркем дә үзенең икәнен танырга теләмидер. Әйе, мин , дип әйтү өчен нинди сыйфатларны аерып карап була?

– Сыйфатлар бик күп, ләкин аларга бармак төртеп күрсәтсәң дә, шопоголик үзен авыру дип таный алмаячак. Шулай да, ул сыфатларны карап, кечкенә генә тест уздырып алыйк.

  1. Соңгы вакытта фатирыгызда аунап ятучы, бер кирәксез әйберләр артса, ә хезмәт хакыгыз каядыр эреп югалса һәм аның нәрсәләргә сарыф ителүен төгәл генә аңлатып бирә алмасагыз;
  2. Матур кием кигән маникеннарга, кибет витриналарына, ялтыравыклы бизәнү әйберләрен карап, үзегезне бәхетле тойсагыз;
  3. Кибет бусагасын атлап кергәндә ару-талчыгуыгыз, ялгызлык, башка проблемалар онытылган кебек булса;
  4. Әйберләр сатып алганда нәрсә алуыңны, аны кайда киясеңне һәм аның синең стильгә туры килү-килмәвен уйлап тормасагыз;
  5. Кибеттән өйгә кайткач, алган әйберләргә карап аны ник алганга үкенеп утырган очракларыгыз булса;
  6. Стресс кичергәндә, сагынганда, үзеңне ялгыз хис иткәндә, ачуланганда, кибеткә барып нәрсәдер алырга теләсәгез;
  7. Ял көнендә кинога яки паркка барырга тәвәкәлләп, ахыр чиктә берәр сәүдә йортында көнегез үтсә;
  8. Әгәр нәрсәдер сатып алмыйча озаграк торып, тормыш бушка үтә кебек тоелса;
  9. Әгәр сатып алган әйберләрегез аркасында йортта, гаиләдә, дуслар арасында, эштә тавыш-гауга чыга башласа…

Шушы санап кителгән сыйфатларның бишесе сезгә туры килә икән, димәк, инде сез чып-чын шопоголик. Психологка барып, моның ни өчен килеп чыгуын ачыкларга һәм акча янчыгын кысып тотарга өйрәнергә вакыт.

– Кешеләр шопоголизм белән игътибар, ярату җитмәүдән авырыйдыр дип әйтеп буламы?

Әйе, бу һичшиксез шулай. Психологлар арасында: «Бар шопоголиклар да – балачактан», дигән фикер бар. Кибетләргә мәхәббәт һәм акча туздыруга хирыслык балачакта җитми калган игътибар, ярату, хуплау аркасында килеп чыгарга мөмкин. Әгәр ата-ана баланы артык контрольдә тотса, кырыс тәрбияләсә, наз һәм җылылык тоймаган бала инде үсеп җиткәч, моны кибетләр аша алып бетерергә омтыла. Финанс бәйсезлек булгач та, ул үз-үзен төрлечә бәхетле итәргә тели. Ә моның иң гади ысулы, әлбәттә, шопинг.

Кибетләрдә йөрүнең мөһим үзенчәлеге шунда – кеше үзенә ошаган ниндидер әйберне сатып алса, аның канында серотонин (бәхет гормоны) артып китә, ә бу депрессияне җиңәргә ярдәм итә. Шуңа күрә дә кибетләрдә йөрү кешенең үзбәясен, ышанычын арттыра, үз-үзенә карата хөрмәт уята.

Мондый хисләр бигрәк тә авырлы чакта бик кирәк. Бәлки, шуңадыр, күпчелек хатын-кызлар шопоголизм белән декрет ялында очраша да.

– Яшь буенча караганда, шопоголиклар кайсы буын арасында күбрәк?

– Алай аерып карау мөмкин дә түгел. Хәзерге заманда бу күренеш бик тиз тарала, чөнки «товар түгел, бәхет сатабыз» принцибында ясалган рекламаның күплеге, кибет итеп ясалган телевизион каналлар барлыкка килү, кредит алуның җиңеллеге – болар бар да шопоголизмның тагын да ныграк тамыр җәюенә китерә.

– Ләлә ханым, нишләптер шопоголик дигәч, иң беренче хатын-кызлар күзалдына килә. Ә шопоголик ирләр дә буламы?

Әлбәттә, була. Ирләр өчен булган модалы кибетләрнең артуы да шуның хакында сөйли. Хәзер метросексуал дигән төшенчә дә барлыкка килде, ирләр дә матур-матур киемнәр алырга омтыла, үзен карый, салоннарга йөри. Хатын-кызлар арасында косметика, парфюмерия, аяк киеме сатып алу очраклары киң таралса, ирләр галстук, сәгать, кыйммәтле ручка, төрле техник гаджетлар сатып ала. Үзенә рөхсәт итә алганы, кыйммәтле машина алып, шул рәвешле үзбәясен күтәрә. Дөресен генә әйткәндә, ирләрнең шопоголиклыгы хатын-кызларга караганда да иртәрәк барлыкка килгәндер әле, чөнки алар табучы, алар йортка кирәк-ярак алып кайтучы булган. Тагын бер сәбәп бар: ирләр үзләрен һәрвакыт өстен тоярга ярата. Ә кибет аларга бу мөмкинлекне бирә. Кибеткә бәйлелекне ониомания дип тә атыйлар һәм бу үзен-үзе яратмаучы, югары бәяләмәүче кешеләрдә була. Кибеттә кеше үз хыялларының хуҗасына әверелә, ул үзенә канәгатьлек алырдай карарлар кабул итә, аның тирәсендә йөгереп кенә йөрүче сатучылар аның коллары кебек күзаллана… Шуңа да бу күренеш ирләр арасында киң таралган. Психиатриядә шопоголик-ирләрне дәвалау технологияләре дә барлыкка килде инде.

– Шопоголиклар да үз-үзен тотышы буенча аерыла бит әле. Мәсәлән, бер иптәш кызым гел табак-савыт җыя, тагын берсе бөтен хезмәт хакына алтын бизәнү әйберләре генә ала…

– Шопоголикларның төп бәласе дә шунда – алар нәкъ менә аерым бер төр әйберне җыя. Ә үз-үзен тотышы буенча караганда, аларның үз бүленеше бар. Әйтик, очраклы шопоголиклар. Алар кибеткә кирәкле әйбер эзләп бара һәм юл өстендә, очраклы рәвештә, кирәкмәгән әйбер җыеп кайта. Аңлылары стресстан арыну өчен кибеткә барып акчаны махсус туздыра. Максатчаннары, хезмәт хакын бер селтәнүдә туздырып, ни рәвешле акчасыз калуын, бу супермаркетка ник керүен аңламый да. Ул кулына кергән һәр тиенне сарыф итә.

Адекватлык ягыннан караганда да алар акыллыга һәм хак шопоголикларга аерыла. Акыллы дигәннәре кирәкле әйберләр ала, ләкин сарыф итәргә планлаштырган акчаны артыгы белән тота. Әйтик, ул сабын алырга чыкты ди. Беррәттән ике шампунь (чөнки исе тәмле), биш мунчала (төрле төстәге), дүрт сөлге (рәсемнәре кызык), ванна өчен тоз һәм башкаларны да эләктерәчәк. Һәр алган әйберен исе, төсе, рәсемнәре аша аклый да әле ул. Ә хак шопоголиклар нәрсә алуын бик карап та тормый. Ташламалы әйберләр булса, бигрәк тә!

– Интернет-шопоголиклар да бар бит әле. Миңа калса, боларның күпчелеге ирләрдер…

– Алай дип әйтү бик үк дөрес булмас, чөнки соңгы сораштыруларга караганда, интернет-шопоголиклар арасында да хатын-кызлар алдынгы. Бары тик ирләр рациональ фикер йөрткәнгә күрә, кибетләрдә сайланып йөреп вакыт уздырмау, акчаны янга калдыру өчен (төрле сайтларга кереп сайлап алу мөмкинлеге күбрәк һәм тизрәк) интернет аша эш йөртүне хуп күрә. Фатир өчен түләүләрне дә интернет аша күбрәк ирләр башкара, хәтта ки эш буенча сөйләшүләрне дә алар шул рәвешле генә алып бару яклы. Ә хатын-кызларга күбрәк шәхсән очрашып аралашу, рухи контакт кирәк.

– Ләлә ханым, шопоголизм белән ничек көрәшергә?

– Иң беренче чиратта, үзегезнең шопоголик булуны танырга һәм моннан арынырга теләргә кирәк. Шушы адым иң авыры! Аңлаганнан соң аңлы рәвештә бу гадәтегез белән көрәшә башлагыз. Әйтик, беренче вакытларда (2-3 атна чамасы), өйдән чыгып киткәндә, үзегез белән бары тик юллык кына акча алыгыз. Бу бюджетыгызның тотрыклы саклануына китерер һәм нәрсәдер сатып алырга теләсәгез дә булдыра алмассыз. Әгәр кибеттә ниндидер әйбер ошаган икән, аны шунда ук сатып алмагыз, ә берникадәр вакытка алып куярга кушыгыз да, башка кибетләрне әйләнеп килегез. Берничә сәгатьтән бу әйбернең алай ук кирәк булмавына төшенерсез. Азык-төлек кибетенә барсагыз да, кирәкле ризыкларның исемлеген төзегез һәм тамагыгыз туйганчы ашап чыгарга онытмагыз, чөнки бер кирәксез, файдасыз әйберләр ач карынга күбрәк сатып алына. Әгәр шушы киңәшләр генә ярдәм итми икән, психологка барырга кирәк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии