- 10.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №17 (5 май)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Бер кат эшләрен бетергәч, Ландыш тагын күңел төшенкелегенә бирелеп, яраткан радиосын кабызып җибәрде. Ә анда Салават моңлы итеп җыр суза: “Яратканнар гына аңлар мине, яратканнар керер хәлемә”.
Алмазның да яраткан җырчысы бит Салават. Бергәләшеп тыңлыйлар иде аны. Ә бүген, әнә, Ландышка, якты үткәннәрне барлый-барлый, ялгыз гына моңланырга туры килә. Гомергә бергә булырга дип антлар иткән бу ике яшь йөрәкнең аерылу сәбәбен һаман аңлый алмый Ландыш. Дөресрәге, ышанып бетә алмый. Ә бит барысы да искиткеч матур башланды.
Алар танышкан елның октябре бик җылы килде. Танышулары да әллә ничек көтмәгәндәрәк килеп чыкты. Ландышның якын дусты Эльмираның район егете белән очрашып йөргән чагы. Беркөн егет үзе белән каратутлы, озын буйлы, зәп-зәңгәр күзле бер дустын алып кайтты. Алмаз исемле әлеге егет Ландышка гашыйк булды да куйды. Ә Ландыш, ни өчендер, Алмазны бер күрүдә үк ошатмады. Я сөйләшүеннән, я елмаюыннан гаеп табарга тырышты. Ләкин үзен озата кайтырга рөхсәт бирде. Алмаз атна саен сөйгәнен күрер өчен авылга ашкынды, ә Ландыш, киресенчә, Алмаз белән очрашмас өчен шәһәрдән сирәгрәк кайтырга тырышты.
Ул елны алар яңа елга бергә керделәр. Сәгать уникене суккан мизгелдә бер-берсенең күзләренә карап, теләкләр теләделәр. Әлеге Яңа елдан бер-ике ай чамасы үткәч, Ландыш Алмаз белән арасын өзәргә булды. «Мин сине яратмыйм. Тынычлыкта калдыр мине. Эзәрлекләмә”, – диде ул ачыктан-ачык. Бу минутта Алмаз нинди хисләр кичергәндер, Ландыш сөенде генә. Дуслары белән күңел ачты, укыды. Ә Алмаз югалып калмады, өч-дүрт ай гына күренми йөрде дә Ландышның дуслары, танышлары аша телефон номерын эзләптабып, кыяр-кыймас кынашалтыратты. Ландыш та бик матур, ягымлы итеп сөйләште аның белән. Ә менә Алмаз белән күрешкәч, үзенең ялгышканлыгын аңлады кыз. Бу мизгелдә шундый якын булып тоелды аңа Алмаз, күрешмичә торган ярты ел өчен үзен битәрләде. «Мин бит аны үлеп яратам. Ничек шуны элек аңламаганмын”, – дип, сөйгәненнән күзләрен дә алмады.
Кайчандыр һәр хәрәкәтеннән гаеп эзләгән Ландыш өчен Алмаз яшәү чыганагы, сулар һавага әйләнде. Икесе ике шәһәрдә булса да, сәгатьләр буе телефоннан бер-берләренә әйтелгән матур сүзләр, сырлап-сырлап язган хатлар алар арасын якынайтты гына. Ике якның әти-әнисе дә әлеге мөнәсәбәтләрдән хәбәрдар иде.
Шулай ямьле җәйләр үтеп китте. Әмма Ландышка Алмазның хисләре суына барган төсле тоелды. Чөнки егет күрешмәс өчен төрледән-төрле сәбәпләр таба башлады. Күрешсәләр дә, очрашу мизгеле бер сәгатьтән артмый торганга әйләнде. Ландыш сөйгәненә артык сораулар бирмәде, барысы да җайланыр әле дип, сабыр гына көтте. Менә-менә өзелергә торган араларны Ландышка килгән кайгы якынайтты. Һич көтмәгәндә әтисез калды Ландыш… Алмазның иңнәренә сарылып, ачы күз яшьләрен түгү, сөйгәненең юату сүзләрен ишетү аны янәдән тормышка кайтарды. Ләкин кызгану хисе кайнар мәхәббәт түгел икәнлеген яхшы аңлый иде ул.
Яңа елга аяк басканда әле кайгыдан айнып бетмәгән Ландышны ялгыз калдырмады Алмаз. Бергәләшеп бәйрәмне каршыларга авылга кайтты. Кайчандыр бер булып типкән бу ике йөрәк бер-берсенә элеккечә сөеп карамады, киләчәккә планнар корып, теләкләр теләмәде инде бу кичтә.
Бер ай вакыт үтте. Алмаз Ландыш янына кайтып, пыскып торган өмет чаткысын сүндереп, яраларына тоз салып китте.
– Безнең мөнәсәбәткә нокта куярга кирәк. Ни өчен, дип артык сораулар бирмә. Үзем дә әлеге сорауларга җавап бирә алмаячакмын, – диде ул.
– Димәк, бөтен әйткән сүзләрең, миңа булган хисләрең ялган булган? Ләкин мин ышанмыйм. Күзләремә карап, мин сине яратмыйм, дип әйт, – дип өзгәләнде Ландыш.
– Ландыш, мин сине яратмыйм. Оныт мине һәм бәхетле бул, – дип күзләренә карап, соңгы сүзен әйтте Алмаз һәм китеп тә барды.
Ландыш исә Алмаз киткән юлга карап, тораташтай катып калды. Эчендә ярату белән сугарылган ачу кайный иде аның. Мөнәсәбәтләрне өзгәне өчен түгел, ә әтисе үлеменнән соң төзәлеп бетмәгән күңел яраларына тоз салып китеп барганы өчен күрә алмый иде ул аны. Ләкин шул ук вакытта өзелеп-өзелеп ярата иде. “Нигә бераз сабыр итмәдең соң, Алмаз? Бу ике кайгыны ничек күтәрермен?” – дип кабатлады кызның яшьтән чыланган иреннәре.
Бәхетле була алмады Ландыш. Бер генә ир-атны да Алмазны яраткан кебек яратмады. Һаман өзгәләнде, кавышырбыз, дип уйлады. Еллар үтә торды, Ландыш үз хыяллары белән, ә Алмаз үз тормышы белән яши бирде. Район белән авыл арасы өч дистә чакрымга гына якын булса да, инде менә ике елдан артык күрешкәннәре юк. Ә Алмазы белән күрешеп сөйләшәсе килгән чаклары күп булды аның.
Хәер, әлеге сөйләшүләрнең мәгънәсе булыр иде микән. Алмаз инде күптән өйләнде. Алай гына да түгел, ул хәзер әти кеше инде. Ландышның гына тормышы барып чыкмады. Алмазны оныту максатыннан кияүгә чыкты. Тик ир хатыны булып яшәү бәхете озакка бармады: гаилә башлыгы аңа хыянәт итте. Ландыш исә шушы көннән соң бүтән кияүгә чыкмаячакмын дип, үз-үзенә сүз бирде. Укып бетереп, диплом алды. Тик күңелендә Алмазына булган чиксез мәхәббәте аңа, газаплар китереп, яшәргә комачаулый иде. Ничә еллар үтсә дә, Алмазны уйлап, күңелсезләнде. Әмма гомерлеккә бергә булырбыз дип вәгъдәләр биреп, авыр вакытында сөйгәнен язмыш кочагына ташлап, гомерлеккә бәхетсез иткән Алмаз лаекмы соң мондый мәхәббәткә?
Һәркөн саен Ландыш Ходайдан бары тик бер изге теләгенең генә үтәлүен тели: Алмазга булган олы хисләре сүрелсен, юкка чыксын, челпәрәмә килсен иде…
Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.
Комментарии