- 10.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №9 (10 март)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
(Булган хәл, исемнәр үзгәртелде.)
“Әни, ачуланма, мин гаепле. Балаларның рәнҗеше төшәр инде миңа. Бу дөньяда яшәргә бер кызыгым да калмады хәзер. Балаларымны ташлап киттем, хәзер бик үкенәм, тик соң шул инде…”
Хәтимә карчык дерелдәгән куллары белән хатны ачуга, йөрәге “жу” итеп китте. “Йөри торгач, тәки башын төрмәгә тыккан икән!” – дип уйлап куйды. Балалар гына түгел, үзе дә бик рәнҗегән иде ул юлдан язган килененә. Кем уйлаган бит, җиде бала үстереп, мондый хурлыкны күрергә язган дип. Идән уртасында мәш килүче берсенә – ике, берсенә өч яшь тулган сабыйларга карап, әкрен генә булган вакыйгаларны күз алдыннан кичерде ул.
Калган балалары башлы-күзле булып беткәч, иң өлкән улына хатын табуны үз кулына алырга булды ана кеше. Улының ара-тирә “сала” торган гадәте булгангадыр, авылдагы кызларның әллә-ни исе китмәде егеткә. Дөрес, эчмәгән вакытында Рәистән дә эшчән, тыңлаучан ир юк. Абзар тулы мал-туар, яшелчә, бәрәңге бакчасы да аның кулында. “Һичьюгы, янында кеше булса, тормышының мәгънәсе булыр иде”, – дип уйлады әнисе дә.
Каян белешкәннәрдер, беркөнне телефон шалтырады. Ятимнәр йортында тәрбияләнүче бер кыз белән танышкан булып чыкты Рәис. “Тормышның авырлыгын күреп үскән, иркә кыз түгелдер, тимерне кызуында сугып калырга кирәк”, – дип уйлап, Хәтимә карчык та улын өйләнергә кыстады. Бер-ике ай чамасы үтте микән, кызга унсигез яшь тулуга, никах та укытып куйдылар. Башта, ничектер, барысы да яхшы кебек тоелды. Рәис тә дәвалану курсы үтеп, эчми башлады. Эх, тормыш дигәнең бер җайга гына барсын иде ул, юк шул, әллә нинди сикәлтәләр әзерләп куя язмыш дигәнең.
Әллә җеннәр котыртты тагын, тора-бара килен дигәнебез югалып кайта башлады. Алты айлык көмәне булган килеш тә, атналар буе кайтмый йөрде. “Барыр җире дә юк бит, кайда йөри икән?” – дип нәрсә уйларга да белмәде өйдәгеләр. Аннары гына күрше районда апасында булганлыгы беленде. Бернәрсә дә булмаган сыман, өйгә кайтып керер иде үзе тагын. “Үги бозау асрасаң, авызың тулы май булыр, үги бала асрасаң, авызың тулы кан булыр”, – дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Авылда төрле гайбәт сүзләре йөрсә дә, үзе дә тормышның кара якларын күп күргән Хәтимә апа кешегә белдермәскә тырышты.
Бер-бер артлы тупырдап торган кыз белән малай алып кайтты Раилә. Шул балаларның да кадерен белмәде хатын, югыйсә үзе дә ятимнәр йортында үскән бала. Өйдән чыгып китүләр, таң алдыннан гына кайтулар туктамады шул. Җитмәсә, авызыннан хәмер исе дә килә башлады. Бу хурлыкка түзә алмыйча, Рәис тагын шешәгә үрелде. Менә шуннан башланды инде мәхшәрле көннәр…
Этле-мәчеле тормышта бер кешегә дә тынгы булмады. Рәис хатынының болай йөрүендә ата-анасын гаепли башлады, Янәсе, сез аны гел өйрәтеп, тормышка кысылып яшәдегез. Буталчык тормышның сәбәбе берәүгә дә аңлашылмый иде… Бергә яшәгәндә фермага эшкә дә чыгып караган иде Раилә, тик анда эшлисе бар шул, ә ул эшләргә күнекмәгән иде. Хәтта балаларының өс-башын да юып кидерә белмәде хатын. Качып-посып ниндидер такси йөртүче белән очрашканын белгәннән соң гына, өметен җуйды ир кеше.
“Рәиснең хатының район үзәгендә лыгыр исерек килеш кулдан-кулга йөрергә күчкән”, – дигән хәбәр авылда яшен тизлеге белән таралды. Әлеге хурлык теләсә нинди ирне дә аяктан ега шул. Тик ике нарасыйның гына монда бер гаебе дә юк. Ата белән ананы сайлап алып булмый. Икесе дә шундый матур, зәп-зәңгәр күзле бу сабыйлар инде әниләрен хәтерләми. Кечкенә генә шатлыгы, әз генә авырткан җирләре булса да “Әби!” – дип йөгереп киләләр. Әнә бит, бакчадагы тәрбиячеләре дә әниләр көненә әбигә багышланган шигырь биреп кайтарган.
Әби пәрәмәч песерә
Күп итеп, тәмле итеп…
Кечкенә Рамил әтисе артыннан кабатлый. “Әйе, шул, улым, әниең пешерми безгә пәрәмәчләрне…” – дип көрсенеп куя Рәис. Әниләрен әллә ничә тапкыр эзләп алып кайтып карады ул, башка чыгып та торып карадылар, тик барып чыкмады. Нигә, нигә? Әлеге сорауга да җавап табылмады.
Югыйсә күп кеше аерыла, кушыла… Тик ирне, балаларны мондый хурлыкка төшермәскә иде. Аларның бит әле шушы авылда гомер буе яшиселәре бар.
“Әни, син үпкәләмә, монда болай да бик авыр, монда күп кеше китә теге дөньяга, тик, нигәдер, миңа гына чират җитми… Мин сезне борчымам, бу хатым соңгысы булыр. Балаларны саклагыз…”
Сакламыймы соң? Оныкларын күз карасыдай саклый Хәтимә. Авырсалар төннәр буе яннарыннан китми. Тик аларның үсеп җиткәнен генә күрә алса иде. Үзенең җиде баласы өстенә бу сабыйларны да ятим итмәгән ананы күктәге фәрештәләр саклап, ярдәменнән генә ташламасын…
ГазизәБәхетсезлек,

Комментарии