Ә егетләр ярата беләме?

Захриның “Кызлар, сезгә нинди егет кирәк?” хатындагы (29 октябрь, 43нче сан, 2008 ел) фикерләр, уйлар мине дә бик борчый. Әйтерсең үз хатымны укыдым. Ә бит кайбер кызлар егетләр турында да нәкъ шушындый хат яза, “Егетләр, сезгә нинди кыз кирәк?” – дип сорый ала. Күп кенә егетләр дә эчми-тартмый торган кызларны дөньядан артта калган, ди. Билгеле, сынап кына караучылары да бар. Баш тарткан очракта, кыз мактауга лаек була.

Һәркем үзенә тиң кешене күз алдында йөртәдер ул: кемдер масаеп, үзен күрсәтеп йөрүче чая егетне хуп күрә (һәм аларга бу егетнең характеры, эчке дөньясы, начар гадәтләре булу-булмавы мөһим түгел, бары тик тышкы кыяфәте, буй-сыны булсын да дус кызлары арасында мин матур егет белән йөрим”, – дип әйтерлек булсын). Ә кайберәүләр, шул исәптән мин дә, тышкы кыяфәтенә игътибар итмичә, эчке дөньясына өстенлек бирә.

Минем өчен егетнең мине аңлавы, уртак сөйләшер сүз булу, хөрмәт итүе, кайгыртуы, җылы карашы, хәтта интонациясе дә бик мөһим. Егетләрнең матурлыгына игътибар итмичә, аларның уңай һәм тискәре сыйфатларын эзлим. Синең белән аның фикере туры килмәсә, бер-береңне аңламасаң, бу минем өчен бер газап һәм мин үземне үлемгә хөкем ителгән кеше кебек хис итәм.

Бәлки, мин артык хыялый, бик таләпчәндер. Идеал эзлимдер?… Мин моңа кадәр чын мәхәббәт бар, дип уйлый идем, ә хәзер уйга калдым. Булырга тиеш ул. Мин дә артык хыялый түгел. Ни өчен соң алайса күп кенә кешеләр ире яки хатынының эчеп йөрүен дә, кул белән уйнауларны, хәтта хыянәтләрне дә кичерә? Ул кешеләр мәхәббәт хакына дип кабатлый бит. Балаңны ярату көче дә әтисен яратуга бәйле, диләр. Әгәр кеше яхшы, шәфкатьле икән, аңа карата да саф хисләр сүнә микән? Мондый кешегә карата мәхәббәт хисе белән хөрмәт үрелеп барырга тиеш – моны аңламаганнар, гафу итегез, чын тиле.

Захри, син: “Әле бер тапкыр да күңелемә үтеп кереп, йөрәгемдә ут яндырырдай, акылымны җуеп, дөньямны оныттырырдай кыз тапмадым”, – дигәнсең, һәм мин дә егетләр турында шушы ук сүзләрне әйтә алам. Кайвакыт: “Әллә егетләр бөтенләй ярата белми, үз мәхәббәтләре белән кызны да мәхәббәт утында яндыра алмыймы?” – дип уйлыйм.

Әйе, уйлар төрле-төрле. Алар артыннан җитеп, аларны кешегә җиткереп бетереп булмый…

Энҗе

Ташладың син, җаным, ташладың

Уйладым-уйладым да сезгә язарга булдым әле. Мин хәзерге вакытта армиядә хезмәт итәм. Тагын алты ай гына калды инде. Беркөнне уку бүлмәсендә “БГ”ны күреп укыдым да сезгә шигырь җибәрергә уйладым. Бастырсагыз, бик рәхмәтле булыр идем.

Нигә, бәгырем, алай эшләдең син,

Нигә шулай телдең йөрәкне.

Газапларга салдың, кызганмадың,

Нигә өздең шулай үзәкне?!

Синең өчен янып-көеп йөрдем,

Инде төшкә нигә керәсең?

Газаплыйсың нигә, нигә шулай?

Үзәгемне һаман өзәсең.

Оныталмыйм сине теләсәм дә.

Яшим икән кайсы дөньяда?

Ташладың син мине, хәзер инде

Мин бу якта, син – аргы ярда.

Еллар үткәч, бәлки, онытырмын,

Исемеңне, синең үзеңне.

Төшләремдә әле еш күрермен

Синең шомырт кара күзеңне.

Ф.Ф.САФИН. (“Муса”)

, в/ч 5561, 3 пр-р.

Комментарии