Кешене мәхәббәт яшәтә

Конкурс: “Нишләттең син мине, мәхәббәт?!”

Бик чибәр, акыллы, уңган, булган кыз Гөлнар авылда туып үсә. Бик яшьли тегүче һөнәрен үзләштерә, авыл халкына кием-салым тегеп, барча халыкны шатландыра, колхоз эшеннән дә читтә калмый. Билгеле, шундый гүзәл, тырыш кыз артыннан егетләр дә йөри, бигрәк тә Искәндәр исемле авыл егете аны аптыратып бетерә. Ләкин йөрәккә әмер биреп булмый бит, кыз берсен дә ошатмый.

Җәй көннәренең берсендә шәһәрдән артистлар концерт күрсәтергә килә. Билгеле, башка яшьләр белән бергә Гөлнар да клубка концерт карарга бара. Тамаша халыкка бик ошый. Азактан яшьләр уенга кала. Озак та үтми, ишектән бер төркем күрше авыл егете килеп керә. Гөлнар читтә басып торган егетнең үзенә текәлгәнен сизә һәм аңа күтәрелеп карый. Кызның йөрәгенә ут капкандай була, ул егетне бер күрүдә ошата. Гөлнар беренче булып егетне биергә чакыра һәм алар шул рәвешле таныша. Егет Илгизәр исемле икән, алдынгы механизатор. Ул кызны озатып кайтмакчы була, ләкин Искәндәр комачаулый. Хурланган кыз төне буе елап чыга, күз алдында гел күрше авыл егете. Озак уйланганнан соң, ул Илгизәрләр авылына, яшьләр уенына китә. Анда егетне күреп, аңлашып сөйләшәләр. Илгизәр кызны авылларына хәтле озата кайта. Шул көннән башлап, алар җае чыккан саен очраша, бер-берсенә булган мәхәббәтне яшермиләр. Көз көне, кыр эшләре тәмамлангач, өйләнешергә вәгъдә бирешәләр. Бу хәбәр Искәндәргә дә барып ишетелә һәм ул Гөлнарны урлап кайту уе белән йөри башлый. Җае килеп чыккач та, бу гамәлен тормышка ашыра. Гөлнарга нишләргә? Яратмаган кешесе белән тормышын бәйләргәме? Кыз уйлый-уйлый да хәйләгә керешә. Ул Искәндәргә: “Язмыштан узмыш юк, язмышым синдер инде, әйдә, чакыртыйк, никах укытыйк”, – ди. Тиз генә һәм якын туганнарын чакырып, никах укытып, мәҗлес үткәрәләр. Кунаклар таралгач, Гөлнар кулына комган тотып, тышка чыккан булып, бакча артына төшә һәм елга буйлап Илгизәрләр авылына юл тота. Кыз атлый-йөгерә шактый юл үткәч кенә, өйдәгеләр аңнарына килеп, тыз-быз килеп, кызны эзли башлый. Билгеле, иң беренче булып кызның туган йортына баралар, якын туганнары өендә дә булалар. Аннан соң күрше авылга Илгизәрләр йортына китәләр. Ә бу вакытта Гөлнар Илгизәрләрнең лапас башында печән өемнәре арасына яшеренгән икән. Илгизәр исә төнге сменада ашлык суктыра, кызны егет яныннан да таба алмагач, ничек килсәләр, шулай китеп тә баралар. Илгизәр иртән төнге сменадан кайткач, сөйгәнен күреп бик шатлана. Бер атна яшеренеп торгач, кыз белән егет халыкка сиздерми генә никах укыталар. Һәм озак та тормый төнлә белән авылдан еракка – Себер якларына китеп баралар. Шәһәргә барып урнашкач, никахларын рәсмиләштерәләр. Гөлнар – тегү мастерскоена, ә Илгизәр автомеханик булып эшкә урнаша. Башта тулай торакта яшиләр, көттереп кенә кызлары Әдилә тугач, ике бүлмәле фатир алалар. Алар бик бәхетле, һәр яңа туган көнгә шатланышып, бәхетле мизгелләр кичереп яшиләр. Кызлары араларын тагын да якынайта. Олы мәхәббәтләренә тугрылыклы булып яшиләр. Шулай итеп, 10 ел вакыт үтеп китә. Ә хатын йөрәгенең бер чите бик еш сулкылдый, бу бәхет аның өчен артык күп кебек тоела. Күп уйлаганнан соң, ир белән хатын тагын бер бала алып кайтырга дигән карарга килә.

Менә Гөлнар бала тудыру йортында. Ул ир бала таба. Бу хәбәрне ишеткән Илгизәр үзен күкнең җиденче катында кебек хис итә. Шифаханәдән чыкканда да бәхеттән күзләре томалана аларның. Бер кочак ап-ак чәчәкләр күтәргән Илгизәр артын-алдын карамыйча юл аша чыкканда, астында калып вафат була. Бу кара Гөлнарны аяктан ега. Ап-ак чәчәкле көннәр Гөлнар өчен тоташтан кара төнгә әверелә. Илгизәрне авылларына кайтарып җирлиләр. Гөлнар савыгып, аякка баскач, бар әйберен сатып, фатирын калдырып, иренең авылына кайтып китә. Әле бу вакытта каенанасы исән була. Алар бер-беренә терәк булып, бер-берсен хөрмәт итеп, кыз һәм әни кебек яшиләр. Гөлнар тегү мастерское ачып җибәрә. Халыкны сөендереп яши. Уллары Илгиз нәкъ әтисе төсле. Моңа белән каенана бик сөенә.

Илгизәр каберенә кышын да, җәен дә эз суытмый алар. Аның кабер өстендә гел тере чәчәкләр күрергә була. Гөлнар һәр көнне Илгизәре янына барып, аңа эч серләрен сөйли, иренең тавышын ишеткәндәй була, зираттан күңеле тынычланып кайта. Илгизәр белән үткән бәхетле көннәренә сөенеп яши. Инде каенанасы да вафат, балалары да үз тормышлары белән яши. Гөлнар үзе дә лаеклы ялда. Йөрәге дә үзен сиздерә. Ул соңгы көннәре якынлашканын сизә, ләкин хатын үлемнән курыкмый, киресенчә, шатлана гына. Чөнки теге дөнья барлыгына ышана һәм беренче мәхәббәте, сөйгәне белән күрешүгә өмет белән яши. Шул өмет аны рухландыра, тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәтә.

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Кайтаваз

Акылыңа кил, Гөлгенә!

Гөлсирә Вилданованың “Катнаш никах галәмәте”н укыгач (12 август, 2009 ел), җавап язмый булдыра алмадым. “Гөлгенә, акылыңа кил, нишлисең син?” – дип кычкырасым килде.

Уйлап карасаң, Гөлгенә, син һич тә хаклы түгел. Ул егет, бәлки, Гөлиянең язмышыдыр. Язмыштан узмыш юк, диләр бит. Аннары шуны да уйла: рус милләтеннән булган егет тә, Гөлия яисә синең кебек үк, шул ук бер Аллаһы бәндәсе.

Әйе, һәркем үз милләтен якын итә. Әмма бу дәрәҗәдәге кара милләтчелек һич тә ана кешегә хас сыйфат түгел. “Үзе сайлады, яшәсен хәзер шуның белән”, – дип әйтүне мин кызының бәхетеннән көнләшү, сине ялгыз калдырган өчен гафу итмәү дип кенә аңлый алам. Әмма бу зур гөнаһ бит. Мөселман кешесе таш белән атканга да аш белән җавап бирергә тиеш.

Синеңчә, Гөлия егетенә чыгып, бәхетсез булып аерылып, хәсрәтеннән тайгак юлдан китсә һәм бер-бер артлы уйнашлар кайтарып сиңа ташласа, яхшырак булыр идемени?

АКЫЛЫҢА КИЛ, АННАН БӨТЕНЛӘЙ ЯЗМАГАН БУЛСАҢ

Менә сиңа тере мисал. Галия апаның кызы Казанда укыганда чит егетенә кияүгә чыга. Ана хәтта туйга да бармый. Алар кушылып тормыш итә башлыйлар, торак та алалар. Озак та үтми, ана кешенең күзләре сукырая. Шул чит милләттән булган кияү әбисен үзенә алып соңгы юлга озатканчы тәрбияләде. Хәтта кызыннан да авыр сүз әйттермәде. Ә бит Галия апаның үз фатиры бар иде. Анда анасын карарга авырсынган улы яшәп калды.

Катнаш никах галәмәте түгел бу, ә сезнең үзсүзлелек галәмәте.

Диндә бит хәтта үзеңне кимсеткән, сиңа ниндидер кыенлыклар тудырган чит кешене дә гафу итә белергә кирәк диелә.

Ана – бик зур исем, Гөлгенә. Моңа лаек булырга тырышырга, үз балаңны чын күңелдән ярата белергә, авыр минутларда аны аңларга һәм кыенлыкларны мөмкин кадәр үз өстеңә алырга, балаң бәхете өчен көрәшергә кирәк.

АНА ӨЧЕН БАЛАНЫ ГАФУ ИТҮ МӘҖБҮРИ УЛ

Гөлгенә, эчке һәм тышкы каршылыкларыңны җиңеп, кызыңны эзләп бар, башыңа сукмаслар. Гафу үтен, ул сине аңлар. Оныгыңны бер генә күр, бер генә сөй, шуннан соң син аннан һич аерыла алмассың. Бу дөньяда үпкә, усаллык, үч белән яшәү ул – тәмуг дигән сүз.

Бу очракта күңелгә шундый уйлар килә: ирегез начар кеше булмаган. Чөнки ул кызын аңлаган. Сезнең холкыгызга түзә алмаганга гына Гөлияне ятим итәргә мәҗбүр булган.

Тупасрак әйткән сүзләрем өчен гафу ит. Мин үзем дә әни һәм әби кеше. Дөньяның ачысын да, төчесен дә татыдым.

Соңга кала күрмә, акылыңа кил. Юкса бик үкенерсең.

Клара СӨЛӘЙМАНОВА.

Бөгелмә шәһәре.

Тормыш сабагы

(Әбием сөйләгәннәрдән)

Зәйтүнә апа безнең авылга 19 яшендә килен булып төшә. Сафия апа аны үз кызы кебек каршы ала. Хәниф абый да бик ярата, “Зәйтүнәм дә Зәйтүнәм” генә дип тора. Хәниф абый тракторчы вазифасын башкара, ә Зәйтүнә апа фермага сыер савучы булып урнаша. Шундый матур гаиләгә сокланып та, көнләшеп тә караучылар була.

Зәйтүнә апаның балага узганын белгәч, Хәниф абый: “Миңа малай кирәк, бер иптәш кирәк”, – дип янып йөри башлый. Әллә кеше күзе тия, әллә Ходай шулай язганмы… Аяк өсте йөреп торган Сафия апа гүр иясе була. Тиздән дөньяга аваз саласы нарасыйны да кулына тотып сөя алмыйча кала.

Зәйтүнә апа кыз бала алып кайта. Ярар, беренчесе кыз булса, икенчесе малай булыр дип үз-үзен юата. Кайгы артыннан шатлык килгәч, алар бераз тынычлана. Тик… Шатлык артыннан алар ишеген кабат кайгы шакый.

Зәйтүнә апаның әти-әнисе һәм сеңлесе Миләүшә юл һәлакәтенә очрап, өчесе дә күзләрен мәңгелеккә йома. Ничек кенә авыр булса да, Зәйтүнә апа үзендә көч табып, алга карап яши башлый. Иң якын кешеләре булып ире һәм кызчыгы гына кала аның.

Хәниф абый бик тә малай теләгәч, Зәйтүнә апа бер-бер артлы тагын ике бала алып кайта. Әмма алары да кызлар. Ходай безгә кызлар язгандыр инде дип, матур гына яшәүләрен дәвам итәләр. Хатыны өстендә өч бала, мал-туар булса, Хәниф абый гел эштә. Тик күпме генә эшләсә дә, акчаны бик аз алып кайта. Гаилә хәлен бераз булса да яхшырту нияте белән Зәйтүнә апаның да эшкә чыгасы килә, тик ире өйдә балалар гына карап утырырга куша. Зәйтүнә апа аның сүзенә каршы төшми. Әмма аздан да канәгать булып, ризалашып өйдә ятканда, Зәйтүнә апага кайгылы хәбәр ирештерәләр. Имеш, Хәниф абыйның башка хатыннан баласы бар. Әлбәттә, ул моңа ышанмый. “Хәнифем кайткач, үзеннән сорармын”, – дип уйлый. Эченнән бу имеш-мимешләрнең дөрес түгеллеген күпме генә кабатласа да, шикләнерлек нәрсәләр дә бар шул. Эштән соң кайтуы, акчаны аз алуы…

Тик кайткач та, Зәйтүнә апа яудырган сорауларга Хәниф абый сөендерерлек хәбәр әйтми. Аның, чыннан да, башка хатыннан улы бар икән. Ире гафу үтенә, Зәйтүнә апа бер сүз дә дәшми. Йокларга яталар. Ә иртән Хәниф абый үз янәшәсендә хатынын күрмәгәч, гаҗәпкә кала. Аны эзләп тышка чыга. Ә анда үзе кояш, үзе яңгыр сибәли. Маллар янына керсә, хатынының суынып та өлгермәгән гәүдәсенә тап була. Күрәсең, бу хурлыкка түзә алмыйча, үз-үзенә кул салган ул. Хәниф абый өч баласы белән ялгыз кала. Ул барысына да үзен гаепли. Әмма эш үткән, үлгәнне кайтарып булмый.

Соңрак ул өч баланы ялгызы тәрбияли алмавын аңлап, булачак хатынын улы белән бергә үзе янына яшәргә алып кайта. Ул хатын Зәйтүнә апа кызлары белән уртак тел таба. Кызлар да яңа әниләрен ярата башлый.

Тора-бара алар җирләрен сатып калага күченә. Шуннан соң бер хәбәрләре дә ишетелми.

Бу дөньяда без кунак кына. Шул кыска гына гомерне матур һәм үкенмәслек итеп уздырырга кирәк.

Айгөл СӘЛАХОВА.

Актаныш районы.

Теләк

Бүген, иркәм, башка берәү белән

Бәйлисең син гомер юлларын.

Мин белмәдем. Иртән иртүк сиңа

Сагынычлы хәбәр юлладым.

Хатирәләр, никтер, яңардылар.

Күңел елый, ташый мөлдерәп.

“Язмыш биргән югалтуың белән

Килешергә кирәк, әй, йөрәк.

Көзге җилләр алып китә алмас,

Яңгыр юмас минем сагышны.

Кулларыма бер аласы иде

Дилбегәсен кырыс язмышның.

Таныш сукмаклардан атлыйм бүген,

Сары яфрак җәйгән келәмнән.

Җаннарыңа сагыш уралмасын,

Шушы минем соңгы теләгем.

Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.

Комментарии