Язмышыңа язылган булса…

Язмышыңа язылган булса…

Алар, көтмәгәндә-уйламаганда, шәһәрдән район үзәгенә кайта торган автобуста очраштылар. Башта бер-берсенә озак карап торганнан соң, елмаешып күрештеләр. Моннан 20 ел элек араларында берни булмагандай, хәл-әхвәлләр сорашып, сөйләшеп кайта-кайта авылларына кайтып җитүләрен сизми дә калдылар һәм яңадан очрашырга сүз куешып аерылыштылар. Шул очрашудан соң яшьлектәге мәхәббәт хисләренә чорналуларын сизми дә калдылар.

Нияз белән Гөлия авылдашлар, бер мәктәптә белем алалар, кичәләргә бергә йөриләр. Икесе дә бер-берсенә тартылсалар да, Нияз Гөлияне ошатуын бары чыгарылыш кичәсендә генә әйтә. Төрле шәһәрдә укысалар да, очрашырга вакыт табалар. Ныклы дуслыклары олы мәхәббәткә әверелә. Озын ялларда бер-берсенә килеп-китеп йөрүләр ешая.

Өченче курста укыганда, Гөлия Яңа елны каршы алырга Түбән Камадан Әлмәткә Нияз янына тулай торакка килә. Яшьлек яшьлек инде ул, тулай торак гөрләп тора. Яшьләр шау-гөр килә, музыка, җыр-бию, көлешүләр, мәзәкләр сөйләү… «Белый танец»та Нияз белән бер курста укучы Кадрия егетне биергә чакыра. Гөлиядән рөхсәт сорап, бии башлыйлар. Шулвакыт һәр өлкәдә дә көнләп йөрүче Таһир Гөлия янына килә дә: «Күрәсеңме, ничек көлешеп, кочакланышып бииләр. Алар бүген генә түгел, һәрвакыт бергә, укуда да, дәресләрдән соң да. Кичәләргә дә бергә йөриләр, араларында мәхәббәт җепләре бардыр, мөгаен, мин генә түгел, группадагы барлык кызлар, егетләр шулай уйлый», – дип, кызның колагына пышылдый. Бик тиз кызып китүчән кыз яшен тизлеге белән әйберләрен эләктереп, урамга чыгып йөгерә һәм караңгылыкка кереп югала. Нияз, аның артыннан чыгып эзләсә дә, кызны таба алмый. Ә Гөлия, таныш кызларында кунганнан соң, авылына кайтып китә. Нияз аңлашырга теләсә дә, кыз аңа уңай җавап бирми, ә егетнең бернинди дә гаебе булмый бит. Билгеле, бик хурлана, ялваруларын туктата. Юллары аерыла. Укулары тәмамланганнан соң, икесе дә шул шәһәрләрендә калалар. Нияз үзе белән эшләүче Марияга өйләнә. Матур гына яшәп китсәләр дә, соңга таба дини мөнәсәбәтләр аркасында гел каршылыклар чыга. Кызлары тугач, бу каршылыклар тагын да тирәнәя. Өстәвенә, Ниязның әти-әниләре улларының рус кызы белән яшәвенә каршы. Тиздән алар аерылышалар. Ә Гөлия берничә ел шәфкать туташы булып эшләгәч, машина йөртүче Искәндәргә кияүгә чыга. Ул һәм кыз үстерәләр. Матур гына башланган тормыш тәмугка әйләнә. Ире гел көнләшеп, тавыш чыгара, эчә башлый. Гөлия иреннән аерыла. Нияз да, Гөлия дә яңадан тормыш корырга ашыкмыйлар. Тормыш сукмаклары аларны янәдән очраштыра, бергә тормыш корып җибәрәләр, уртак балалары да туа.

Р.S. Язмада исемнәр үзгәртелде.

Фәризә ГАЛЯУТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Комментарии