- 09.11.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Мин бу хатымны ачынып язам. Бәхетем юк, беркайчан да булмады да. Белә башлаганнан бирле үземне таза дип беләм. Бала чакта да миңа яшьтәшләрем белән уртак тел табу җиңел булмады. Малайлар да мине гел котыртырга гына торалар иде. Исемемне бик сирәк ишетә идем. «Кабартма», «булка»… Таза булуыма мин гаеплеме инде. Безнең токымыбыз шундый бугай. Әнием дә, әтием дә эре сөяклеләр. Абыем да таза гәүдәле. Ир кешегә ул килешә дә торгандыр. Күпме күз яшьләремне түктем. Нинди генә ач торулар аша үтмәдем. Имеш, күп ашаганнан симерәләр… Бер дә алай түгел. Ваемсызлар гына тазара дигән дә дөрес түгел. Минем кадәр чуар йөрәкле кешене табарга кирәк әле. Яшьтәшләремнең барысы да егетләр игътибары үзәгендә булды. Бары мин генә ялгыз идем. Ниндидер игътибар сизсәм дә, ул бозык нияттән генә иде. Тора-бара үз эчемә бикләнеп яшәргә күнектем. Яшәгән, туган җиремнән, әти-әниемнең ай-ваена да карамыйча китеп, бөтенләй яңа җиргә урнаштым. Белем алдым, әйбәт кенә эшкә урнаштым. Хәзер Чаллыда яшәп ятам.
Шулай бервакыт коллективыбыз белән чираттагы бәйрәмгә җыелдык. Мине коллективта бик яраталар, анда кыенсыну сизмим. Ярый әле ямьсез балачагымлы урыннан күчеп киткәнмен. Әти-әнием янына кайтасым килми, кайтсам да урамга чыкмыйм, аралашмыйм беркем белән дә. Мәктәптә классташлар очрашуларына да бармадым. Нәрсә калган анда миңа?! Вакытында мине яратмаганнарның, хәзер генә хөрмәтләре артырмы? Юк, билгеле. Бер төшеп калганнардан түгеллегемне күрсәтәсем килә, анысы. Вакыты җитәр әле.
Тик минем менә ярты ел инде тормышым үзгә. Бөтенләй башка кешегә әйләндем. Бая сүз башлаган бәйрәмне бер ресторанда үткәрдек. Анда без генә түгел идек. Шунда, мине аптыратып бер егет миңа аерым илтифат күрсәтте. Моңа минем белән ял итүчеләр дә аптырады бугай. Ул беркемгә дә игътибар итми, бары мине генә биергә дәште, һәм янымнан китмәскә тырышты. Ул дәрәҗәле, акчалы кеше булып чыкты. Озатып куярга рөхсәт сорады. Мин андый игътибарны күргәнмени?! Әлбәттә шатланып ризалаштым. Затлы машинага утыртып, шоферы безне кайтарып та куйды. Тыйнак кына ул миңа кофе белән сыйлавымны сорады. Мин каршы килмәдем. Ирләр белән мондый очрашулар шушы рәвешле булыр дип һич кенә дә уйламаган идем. Башымны, аңымны җуйдым. Менә әле һаман да айный алмый йөрим. Юк, без әле һаман бергә. Ул мине ташларга җыенмый да. Әмма үземне түбән зат итеп хис итәм.
Эш шунда, без инде аның белән ярты ел очрашсак та, аның ягыннан беркем белән танышканыбыз юк. Хәтта дуслары булган җиргә дә барганыбыз юк. Аның туган көнен дә ул минем катнашында уздырмады. Мине яратуын һәрчак тәкрарлап торса да, чәчәкләрен, бүләкләрен, игътибарын кызганмаса да, мин бәхетле түгел. Ник без гел шулай яшерен аралашабыз дип сорагач, ул серен чиште. Аның дуслары, туганнары белән арлашу даирәләре дәрәҗәле кешеләрдән генә тора. Аннан көләчәкләр, чөнки бар дусларының да кызлары журналларга төшерерлек модельләр. Ә аның алай көлкеле хәлдә каласы килми. Аннан соң бизнесы да шул дуслары белән бергә бит. Мин әнә шулай яшертен мәхәббәт иясе генә булып чыктым. Минем башкага хакым юк. Ул егетне ташлый да алмыйм. Миңа аның белән бик яхшы. әллә барына да төкереп бүгенге көн белән генә яшәргәме? Сизәм, гел шулай бара алмый. Иртәме соңмы, юлларыбыз аерылачак. Озын буйлы, чибәр, барына да ирешкән егет минем кебек «кабартма» белән тормышын бәйләргә, дәвам итәргә теләр микән?! Мин аның кулындагы чираттагы уенчык кынадыр. Барын да аңлыйм, әмма берни дә эшли алмыйм. Аны югалтудан куркып яшим. Минем бит беркайчан да мондый илтифат күргәнем булмады. Ялгыз калудан бик куркам. Таза кешене яраткан, әмма аннан оялмаганнар да бардыр инде ул. Әмма алар аздыр һәм минем юлыма очрар микән?! Егетемнең акчасы да бар, әйдә миңа ярдәм ит, мин бит ябыга алам, дип карыйм, ә ул ризалашмый. Мин аңа нәкъ менә шушы хәлемдә кирәк. Ләкин аның үзенә генә кирәк. Ул минем белән бергә кеше күзенә күренергә хурлана. Әнә шундый түбән зат инде мин. Миңа нишләргә, яраткан гәҗитем аша шул сорауны бирәм. Болай яшәп булмый. Татар егете ул. Язмам чыкса, аңа укытыр идем, бәлкем үзен таныр, бәлкем, аңлар мине. Яраткан кешеңнән оялмыйлар. Димәк, ярата микән ул мине?!
С.Чаллы шәһәре.
Комментарии