Җиңү

Яңгыр елыймы диярсез… Елый икән шул. Эре-эре күз яшьләре белән елаган яңгырның башыннан сыйпаучы юк. Кешеләр аңа гамьсез. Кем инде яңгырны елый дип белә? Мәхәббәтнең дә елый алганын күпләр белмидер әле.

(Чын хикәя)

Ә менә Камилә яңгырның елаганын белә. Икесе дә көйсез бала кебек үксепме үксиләр. Күз яшьләрен юлдаш иткәннәр.

…Иртә кабынды Камилә белән Гамил арасында мәхәббәт. Беренче сөю чаткылары шулхәтле көчле булды ки, чәчкә чал кергән чорда да яндырып тора. Пешереп торган сөю хисләренә чиләкләп су сипте гашыйклар. Ул гына сүнмәде, сүрелмәде, каяндыр яшәү көче табып башын күтәрде. Егет тәрәзә аша күз кысса – кыз калын пәрдә корды, кулыннан тотса – бияләй киде, кочаклый башласа, кыргый кебек качты. Ә үзе төннәр буе егетнең сурәтен үбеп чыкты. Күзен ача – “яратам”, тәрәзәгә бага – “яратам”…

Башкалар янында басып торганын гына күрсә дә үлеп терелгән кыз яшьтәшләре сөйгән ярлары белән күрешкән вакытта мендәргә “яңгыр яудырды”. Әнә Сәриянең күзләреннән ут чәчелә, Алия сөйгәне белән болыннарда тәкыя үргән, Ләйсән белән Булат төннәр буе ай яктысында “Ромео һәм Джульетта”ны укыган. Я Ходаем, Гамил кыргый Камиләне биек койма башыннан гына күзәтергә мәҗбүр. Бу көнгә кадәр күзләренә тутырып бакканы, сөю сүзләрен пышылдаганы, озын толымыннан сыйпаганы юк әле. Егет белә: Камилә аны ярата. Иртәме-соңмы ул үзе аның кочагына ташланыр дип уйлый. Кыргыйны күзәтмәгән көннәрдә яшьтәшләре белән күңел ача, кыз-кыркын белән бии, кинога ялгызы йөри. Бу – яшьлек хатасымы? Әллә ара ераклыгы саклаган “салкын” кыз гаеплеме?

Гамилнең телефон номерын җыя – эндәшми, бит тутырып хат яза – яндыра. Мәңге яулап ала алмас таш кыя сөю чаткыларына салкын сулыш өрә, әллә шушы кыргыйлык мәхәббәтне үтерергә дә сәләтлеме, Ходаем?! Тфү-тфү…

Егет Камиләне өзелеп ярата, ләкин аның “пешеп авызына төшкәнен” көтәргә теләми. Җиңел холыклы кызлар белән бер көнлек мәхәббәт уены уйнаганда, Камиләнең йөрәгенә кан тамганын тоймады, бугай.

Кем елларны тезгенли алган да кем мизгелләр кулына богау салган. Әнә бер якынайган, бер ерагайган гашыйклар вәгъдә биреште – пар балдаклар киелмәде.

Армиядән ялга кайткан егет, гадәтенчә, буш тормады. Төрле сүзләр ишеткән кыз елап арды да тынычланды: “Мин аны беркемгә дә бирмәячәкмен”. “Армиядән өйләнеп үк кайта, баласы да бар”, – диде егетнең абыйсы. “Үземне дә, аны да юк итәм”, – диде эчендә ут янган Камилә. Ничек инде берәүне яратып, башкалар белән “болай гына сөешеп була”?

“Бердәнбер бит ул бер генә була. Бер түгәрәк мәхәббәттән бөтен кешегә дә өлеш чыгарып буламы? Башкаларны нәкъ шулай ук шашып үбеп буламы? Берәү өчен янып-көясең, башкаларга күтәрелеп тә карамыйсың. Юк, мин сине беркемгә дә бирмим, Гамил”, – дип дөнья яңгыратып кычкырасы килә кыргый йөрәкнең.

“Юк, өйләнеп кайтса, үләм мин, күтәрә алмаячакмын”, – ди күңел. Мең төрле уй белән көрәшкән Камилә Наил белән дуслашты һәм… кияүгә чыгып куйды. Тормыш без уйлаганча гына барса иде дә бит… Ул тоташ хаталардан гына тора икән ләбаса. Борылмалы сукмакларда адашмас өчен, ышанычлы кеше кирәк диделәр. Менә ул… Каршыңда… Ләкин ятакка “Гамил өчен” өченче мендәр салынды. Солдат Гамил ялгыз кайтты, бер кочак хатларын әнисе каршына куйды да туйганчы елады. Тора-бара салгаларга өйрәнде. Начар даны чыккан, инде бәби дә көткән Илсөягә өйләнде. Шушы урында бу парның сукмаклары аерылды дип дәү генә өндәү куеп булыр иде. Бихисап тарихлар шулай тәмамлана. Шашкан мәхәббәт белән көрәшеп, җиңеп торасы юк – аяк астына салып таптыйсың да бетте-китте.

Бил алышырга мәхәббәт бит ул – көрәш мәйданы түгел. Ә менә җиңеп кара син аны! Туй көнне Гамил өйдә кунмаган. Кемдер аның Камиләләр өе турысында басып торганын күргән…

Гамил очрашулар эзләде, ә тегесе юлның икенче ягыннан үтеп китә торган булды. Гамил көтте, атналар буе югалып йөрде. Бик сирәк хатын түзә ала торган сынауларда сынатмады Илсөя. Чөнки Гамил уртага “Камилә өчен” өченче мендәр түшәде. Илсөя сукыр түгел – иренең читне сөйгәнен аңлады, җавап итеп агу эчте… Коткардылар… Ир вакытлыча йомшарды, читкә китеп, эшкә урнашты. Үзен корбан итү бәрабәренә булса да, беренче мәхәббәтен уйлап көйгән ирне янында йоклата алды Илсөя.

…Әнә тагын яңгыр елый, күкләр ыңгыраша. Камиләнең күңелендә дә яшен яшьни, ул да еларга әзер. Ләкин бу юлы бәхеттән, чөнки Гамил очрашуга чакырган. Кырык елдан соң!!! Кырык ел утлы табага басып йөргәннән соң!!! Ярабби, нинди бәхет! Кырык еллык бәхетне бер мизгеллек очрашу бәхете баса ала икән үлчәүләрдә.

Чәченә чал кунган ир белән хатынны каен кызлары, егетләре каршы алды. Әйдә, Камилә, күзләренә туры кара, хәлләрен сораш, тының беткәнче кочакла, иреннәреннән үп. Мәхәббәтнең бөтен нәрсәдән көчле икәнлеген, аны берничек тә җиңеп булмаганын күрсәт! Бар гомерең беренче мәхәббәтең белән күкләргә менү турында хыялланып үтте түгелме соң? Тиздән әби булып онык сөярсең, бер күрергә тилмергән мәхәббәтеңә “Мин бит сине генә яраттым” дип әйтә алмыйча үлеп китәрсеңме?! Мәхәббәтемне җиңдем диеп яшәдең, җиңдең пычагым. Әнә, аның шәүләсен күрүгә, яңа кайнар дулкын егып сала язды үзеңне. Ярый әле Гамил тотып өлгерде. Икегезгә дә ток бәргәндәй булды. Я Ходаем, шуның хәтле дә хисләр көчле була алыр икән! Йөрәк күкрәк читлегеннән очып чыгар төсле кылана. Сусаган иреннәр сөйгәнеңнең татлы дымын көтә. Тыеп кара син ул хисне! Чит ярлар сайлаганда, әби булгач та беренче ярны тилереп сөярбез дип уйладыкмы соң? Мәхәббәт бер генә булмый ул, тагын башкасы килер дип фикер йөрттек. Әнә Сәрия ай саен алмаштыра ул мәхәббәт дигән нәрсәне. Ләйсән дә яшьлегеннән койрык булып ияреп йөргән сөю хисеннән исереп йөрми. Алия генә тәкыя үреп йөргән болынга рәхмәт йөзеннән яз саен чәчәк орлыгы сибә… “Яратам” сүзен Камилә өзелеп көтте, ә ишетсә, йөрәге ярылыр кебек тоелды. Унсигездә шул сүзне ишетүдән куркып, колакларын томалады. Шәп битлек киде, битараф булып кылана иде. Чын кыргый инде менә. Югыйсә Наилнең таш коймасын кузгатып сукмак салган иде Гамил бәгырь.

Әнә хәзер, шул хәлендә дә синең яныңа килергә көч тапкан. Рәхмәт Илсөягә, коляскада утырган ирен чалара башлаган каен ышыгында калдырды да китеп барды. Җилбәзәклекнең эзе дә калмаган Илсөядә. Ул Камиләнең капма-каршысы. Сүнеп барган мәхәббәткә ялкын өстәп торды, гөлнең коелган таҗларын ябыштыра алды.

Наил дә ялгышты. Картаеп беткәч, нинди ярату диеп нәтиҗә ясагандыр. Тәндәге бер тамыр сизелер-сизелмәс кенә тибә әле. Хәер, Камилә иреннән моны оста яшерде. Шик төшәрлек түгел иде аңа.

…Коляска төрткән Камилә дә, авыруы онытылган Гамил дә чиксез бәхетле иделәр. Әйтерсең тулы бер гомер яшәгәннәр, алсу таңнарны бергә каршылаганнар, ә бүген ял итәргә генә чыкканнар. Парктагы каен халкын гаҗәпләндереп, Камилә Гамилнең аякларын, кулларын, коляскасын, ак чәчләрен үпте. Ә иреннәргә кагылмады. Кагылса, ул мәхәббәтне җиңмәячәк иде. Иң тирән хисләрне яшереп кала алса, мәхәббәте җиңелер дип уйлады. Ә үзе туктаусыз: “Рәхмәт, Илсөя, рәхмәт. Бу очрашу өчен мең рәхмәт. Синең өлешеңә тимим. Гамил өчен гомерең буе көрәштең. Ул синең дә бәхетең. Син аның өчен үзеңне корбан итәргә әзер идең. Мин үзем гаепле – битарафлык битлеге бик килеште шул миңа. Коляскасы белән күтәреп алып китәр идем мин аны! Кеше бәхетен урлап кем бәхетле булган соң?”

Гамилне сискәндереп Камилә кире чал каен төбенә килеп туктады.

…Ирнең иреннәрен ишелеп яуган яңгыр үпте. Я, кем әйтә ала моннан соң, яңгырлар еламый дип. Камилә унсигездә үк “Яңгырлар елый ала” дигән иде. Гамил хәзер генә моны аңлады: “Камиләм, гафу ит мине, мин сине генә яраттым, мәңге үлмәс мәхәббәтебез хакына гафу ит”.

…Бер атнадан соң Гамилнең кабере өстендә Камиләнең үзәк өзгеч тавышы ишетелде: “Нишләттең син мине, мәхәббәт! Мин бит сине җиңдем диеп уйладым! Мин бит сине генә яраттым, Гамил, ишетәсеңме-е-е-е?”

Әлфирә ГАЛИЕВА.

Аксубай районы.

Бер мәхәббәт тарихы

Мәхәббәт!… Нәрсә соң ул? Эчкерсез, саф күңелле ике гашыйкның бер-берсен сөешүен мәхәббәт дип атарга була. Ләкин һәр очракта да шулаймы соң?

Гүзәл Айрат белән мәктәптә укыган чакта танышты. Күрше авылга күченеп килгәннәр икән. Дуслаштылар. Тора-бара әлеге дуслык мәхәббәткә әйләнде. Мәктәпне тәмамлагач, икесе дә югары уку йортына керде. Матур гына йөргәндә, Айратка кызыгып йөрүче Гөлназ хат аша араларын бозды. Икесе дә горур, бер-берсенә ышанмадылар. Бер ел үтсә дә, Айрат Гүзәл янына барырга ашыкмады. Бүтән кызларны озата башлады. Гүзәл аны һаман көтте. Ә беркөнне аңа кичке сәгать тугызлар тирәсендә Марат исемле егет шалтыратты. Гүзәл аны болай белсә дә, аралашып, сөйләшеп йөргәне юк. Ә ул исә кызны күзәтеп йөргән икән. “Гүзәл, классташың Лилия хат биреп җибәргән иде. Вакытың булса, шуны чыгып алсаңчы. Өеңә кадәр бармыйм, буралар янында көтеп торам”, – диде. “Кайда хат?” – диюгә, егет шаярганлыгын, Гүзәлне күрәсе килүен әйтте. Гафу үтенде. Яшьләр төрле вакыйгалар турында сөйләште.

Икенче көнне клубта спектакль иде. Марат Гүзәлне озатып куйды. Көн саен очраша башладылар. Кыз да Маратны ошата башлады кебек. Күпмедер вакыт шулай йөргәч, Марат еракка китеп, акчалы эшкә урнашты, сатып алды. Гүзәлгә тәкъдим ясады. Кыз тиз генә ризалашмады: “Мин сине белмим дә бит әле” – диде ул. “Үзем генә торам, ашарга пешерүче, керләремне юучы юк. Кияүгә чык инде”, – дип ялварды Марат. Яратуын адым саен искә төшереп торды. Ә бер кайтуында исә: “Соңгы тапкыр сорыйм. Чыкмасаң, бүтәнгә өйләнәм”, – дип китеп барды.

Туена санаулы гына көннәр калганда Марат авылга кайтып, Гүзәлне күрергә ашыкты. Кыз аңа борылып та карамады. Күпме тапкыр: “Кит юлдан!” – дисә дә, егет китмәде. – Яратам дигән идең, шушы булдымы яратуың?” – диде дә елый-елый йөгереп китте. Марат куып җитеп гафу үтенде, хатасын аңлавын әйтте: “Өйләнмичә булдыра алмыйм” – диде.

Марат өйләнде. Байлыклары булса да, тынычлык табылмады. Гүзәлгә бик авыр иде. Менә шундый көннәрнең берсендә гафу үтенеп Айрат килде. Кыз нишләргә дә белмәде. Килеп йөри торгач, егетне гафу итте. Сүнгән хисләр яңадан кабынды. Алар хәзер бик бәхетле.

“Йөрер иде хәзер кыздан кызга. Ходай саклады”, – дип Маратның үзен ташлавына сөенеп туя алмый Гүзәл.

Йолдыз

Казанда “Насыйп ярым” яучылык клубы

Үз бәхетен эзләгән, әмма моның өчен чара таба алмаган ялгыз җаннар! Сезгә ярдәмгә киләбез.

Хатын-кызлар – 25, ир-егетләр 35 яшьтән башлап (яше чикләнмәгән) Казандагы “Насыйп ярым” клубына рәхим итегез. Сезне Лобачевский урамындагы 4нче йортта (Ленин бакчасы тукталышы) “Ностальгия” пицца кафесында һәр якшәмбе 17 сәгатьтә көтәбез. Тел.: 236–82-11

Белдерү

Юбилейларны, туйларны татарча күңелле итеп уздырабыз. Тел: 89274083786, 89625636255

Эзләдем

Яшел төс – язның билгесе.

Ә минем көзләр җиткән.

Көз артыннан кышлар килә

Бу гомер үзе микән?!

Икәү сыйган тар сукмакны

Кабат килеп эзләдем.

Тик үткәнгә кайтып булмый,

Еллар күмгән эзләрне.

Гомәр ШАКИРОВ.

Әтнә районы, Иске Җогып авылы.

Комментарии