- 09.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №26 (5 июль)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Мин ул ирне кызы белән паркта еш күрәм. Җитәкләшеп йөриләр, уйныйлар... Аларның ихлас аралашуларына карап, ирексездән, бәхетле ата, бәхетле бала, дип куясың. Тик никтер хәтергә кереп кала торган үзенчәлекле бу баланы мин әнисе белән күргәнем юк. Эштәдер, өй мәшәкатьләренә чумгандыр, ә ул табын корган арада, кызын әтисенә ияртеп чыгарып җибәргәндер, дип уйлый идем. Әмма беркөнне очраклы рәвештә ике әбинең сөйләшеп торганын ишеттем. Әбиләр мең дә берне белә бит ул, алар күзеннән, колагыннан берни дә сиздерми узып китә алмый. Әбиләрнең берсе әлеге әти белән кызга минем кебек сокланып карап, нидер әйтеп куйды булса кирәк, ахирәте аны бүлеп түбәндәге тарихны бәян итте. Мин кадакланган кебек алардан ерак китми, бу бәянне ахырына кадәр тыңлап бетердем. Яшермим, ишеткәннәремнән шок хәлендә калдым.
Бу ир әле яшь булса да, шактый җитди авыру кичергән. Хәтта гомере кыл өстендә калган булган. Диагнозы иртә, очраклы рәвештә ачыкланып кына һәм үзенең яшәргә омтылышы көчле булу аркасында гына исән калган.
Яраткан кызына өйләнгән ул. Сөеклесе үзеннән шактый яшь, әле 19 яшьлек кенә булган. Яши торгач, ир кеше бала теләгән. Әмма хатыны бик нык карышкан, янәсе, әле аның үзе өчен яшәп каласы, яшьлеген бала чүпрәге юып үткәрәсе килми... Ләкин ирнең карары катгый булганлыктан, ул ризалашырга мәҗбүр була. Тик көтелгән бала гына күренми. Шуннан соң тикшеренү үтәләр. Хатын белән бар да әйбәт. Ә менә ирнең җитди авыруы барлыгы ачыклана. Анда яман шеш. Табиблар да тел шартлаткан, янәсе бу яшьтән шундый авыру. Мөгаен балачагында бик нык туңган булгандыр, әллә армия эземе, чөнки егет су асты атом көймәсендә хезмәт иткән. Больница сукмакларын таптаулар берничә елга сузыла. Әмма ир шушы авыр вакытта үзенең ялгызлыгын тоя, хатыны аның хәленә керергә, аңа терәк булырга атлыгып тормый, үзе чыгып та китми. Ни өчен чыгып китмәве соңрак аңлашыла. Аңа ирнең байлыгы, фатиры гына кирәк булган икән. Чөнки ир җитешле тормыш булдыра алган, эше төшемле, үз фирмасы...
Ир савыга, әмма әти булу бәхетен беркайчан да татымаячак, дигән диагноз белән килешергә мәҗбүр була. Менә шул чакта ул ятим балалар йортларына йөри башлый. Үзенә бала эзли. Таба ул аны. Игътибарын башкалардан аерылып торган, аралашудан тартынучы, йөзендә елмаю әсәре күренмәгән күңелсез, моңсу карашлы 6 яшьлек кыз бала җәлеп итә. Аның язмышы белән кызыксынган ирне шушы кечкенә кызчыкның кичергәннәре турындагы хәбәр аяктан ега яза.
Ул балалар йортына әле яңа гына килгән. Әти-әнисе исән, әмма эчкечеләр. Үз әтисе каядыр чыгып киткән. Әнисе икенче ир алып кайткан. Анысы да сәрхуш. Көн саен үз ишләре җыелып эчү, ызгыш-талаш, тәртипсезлек... Ачлык, типкәләүләр... Алай гына да түгел, үги әти баланы теләнергә мәҗбүр иткән. Ә әнисе яңа ирен куәтләп кенә торган. Исереп айнып торгач, баш авыртуыннан чыдаша алмаган хәсрәт ана белән үги әти баланы куып ук чыгара торган булганнар. Бала кем якты чырай күрсәтә, шуның янына барып ипи валчыклары белән тукланган. Бу хәлне күреп торган күршеләре полициягә хәбәр итеп, ана хокукыннан мәхрүм ителгән әти-әнидән алып, баланы шушы йортка урнаштырганнар. Балалар бакчасының да ни икәнен белмәгән балага, биредә бик кыен, ул һәркемгә шикләнеп карый, курка.
Шушы язмышны ишеткән ир, аның янына ешрак килеп йөри башлый. Бала акрынлап булса да аңа ияләшә, хәтта аны көтеп торганлыгы да сизелә, йөзендә елмаю чаткылары күренә, ачылып сөйләшә... Тәрбиячеләр дә уңай үзгәрешләрне күрәләр, иргә баланы үзенә алырга ярдәм итәргә тырышачакларын әйтәләр. Ирнең максаты да шул бит. Ул үзе дә бик ияләшә әлеге балага. Әмма хатыны гына карыша. Ахыр чиктә ул да ризалашырга мәҗбүр була, ирен югалтасы килми. Ләкин балага эреп китми, аны төрлечә гаепләргә, аңа нахак бәлаләр тагарга, ирен кире илтергә күндерергә тырыша. Югыйсә, балалар бакчасында да баланы мактап кына торалар. Тәртипле булуы күренеп тора. Хатын эшләми, ире тапкан акчага типтереп яши бирә, аңа бала комачау гына, аны тәрбияләргә теләми. Хәер, иренә дә рәтле тәрбия кылмый бит ул.
Шулай бервакыт ир капыл кайтып кергәндә, ул хатынының баланы кыйнавына тап була. Бала ачыргаланып елый, үксеп беткән. Йөгереп килеп иргә елыша. Хатын һаман тынычлана алмый, йолкып алып баланы бәргәләмәкче була. Янәсе, бу карак шайтан, исерек калдыгы, аның акчасын урлаган. Иргә дә эләгә. Кычкырыш, талаш... бу хәлгә күршеләр түзми, полициягә шалтыраталар. Киләләр, әлбәттә, алар беренче чиратта хатын-кызга ышаналар бит. Ә тегесе ирен гаепли, ул баланы җәзалый, кыерсыта, дип аңлата, һич аралар хәл юк, дип сөйли... Ирне алып китәләр, кызны елатып кире приютка озаталар. Ирнең хәстәрле булуы гына аңа акланырга ярдәм итә. Ул бүлмәгә яшерен видеокамера куйган була, максаты – баланы тикшерү, белмәссең, начар гаиләдән, характерын белеп булмый бит... Шул язмаларны карагач, аның хатынының чын йөзе ачыла. Ата кеше бала белән бик йомшак, шәфкатьле мөгамәләдә. Ә хатыны киресенчә, иренең өйдә юклыгыннан файдаланып кызны гел җәберләп торган. Бала әтисенә зарланырга курыккан, аны кире приютка илтеп куярлар, дип уйлаган.
Ир аннан баланы тартып алуларын шикаять иткән. Ә хатынын аерган. Ул ирен авырулардан үләр, аның байлыгы үзенә калыр, ә бала булса, ул аңа тияр, дип уйлаган. Баладан бу гаиләгә кире кайтырга телисеңме, дип сорагач, ул минем әтием, мин аны бик яратам, мин аның белән яшәргә телим, дип җаваплаган. Менә хәзер ир кызы белән генә яши, күрәсез, алар ничек бәхетле, дип сөйләде әби үзенең ахирәтенә. Ул бу гаилә белән бер подъездда яши икән.
Кыз әтиле булып бәхетле булса, ир әти бәхетен кичереп яши, шуның белән бәхетле бүген. Гомерләре генә булсын да, бәхетләренә күз тимәсен, дип теләргә генә кала. Гаилә таркалуда еш кына ирләрне гаеплиләр, янәсе алар җавапсыз, эгоистлар. Әмма бу очрак башкасын сөйли. Ирләрнең дә алтын бәһасенә торырлык геройлары бар.
ФАИЛХАК
Комментарии